- Последний пост
- 14 авг.
- Последнее чтение
- 13 авг.
- Постов за неделю
- 13
- Всего постов
- 21
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 13 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 10
- 1/48двое суток
- 11
- 1/72трое суток
- 12
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
без подписи
Хәерле сәгатьләрдә булсын! Аллаһы Тәгалә белем ачкычлары, тел ачкычлары бирсен!🤲🤲🤲
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
12 август көнне Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте "Нур-Ихлас" мәчетендә МХО-да катнашучы, анда һәлак булган хәрбиләр һәм аларның гаилә әһелләре өчен Корбан ашы уздырылды. Чарада Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасарлары Илдар хәзрәт Зияров белән Фаат хәзрәт Мөхәммәтов, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин, хәрбиләр һәм башка кунаклар катнашты. Мәҗлес өйлә намазыннан соң Илдар хәзрәт Зияровның кунакларны сәламләү сүзләре һәм динебездә ватанны саклау белән бердәмлек турында кыскача нәсыйхате белән башланды. Әлфәс хәзрәт авыр хәлдәге кешенең хәлен белешү, мәрхәмәтлелек һәм безнең Аллаһ каршында торган бурычларыбыз турында вәгазь сөйләде. Рөстәм Галиуллин МХОда якыннары катнашкан, вафат булган ата-аналарга һәм ханымнарга шәһәребез мэры Наил Мәһдиев исеменнән сәламләп рәхмәт сүзләрен җиткерде. МХО ветераны Айрат кардәшебез сугыш кырындагы авырлыклар һәм андагы төрле милләт халкының бердәмлеге турында сөйләде. Үз чыгышында ул шулай ук туганнар һәм шәһәрдәшләр ярдәме хәрбиләр өчен зур терәк булуын да искәртте. Соңыннан Коръән аятьләре укылды һәм ватанны саклау юлында вафат булганнар өчен дога кылынды. Мәҗлес дәвамында башка кунаклар чыгышлары да булды. Мөхтәсибәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нәризә ханым МХОда якыннарын югалтканнарның кайгыларын уртаклашты, җыелган халыкны “Намаз уку җиңел ул” проектында катнашырга чакырды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры ярдәме белән хаҗ кылып кайткан ата-аналар һәм ханымнар сәфәр хәтирәләре белән бүлеште һәм Республикабыз Рәисенә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Мәҗлес җылы мохиттә үтте. Анда барлыгы 90га якын ата-ана, ханымнар һәм хәрбиләр чакырулы иде.
7.08.26. Сәфәр кылу. Җомга вәгазе. Илдар хәзрәт Зияров. Чаллы Яр мәчете.
❗️Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә. 📍Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. 📍Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5нче майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. 📍Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. 📍Яр Чаллы шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 7нче августка туры килә: бу көнне ястү сәг. 21:57-дә укыла. 8нче августның исә иртәнге намаз вакыты 7нче август сәг. 23:46-да керә. 🌙Игътибарлы булыгыз!
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи