Әллүки | ӘИБ
Статистикабез иҗат белән янучыларны берләштерү юлында! 🌸🌱 сораулар һәм тәкъдимнәр буенча: @khkhShkh 🤵🏼♀️
- Последний пост
- 20 июл.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 21
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 15 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 40
- 1/48двое суток
- 45
- 1/72трое суток
- 49
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Әллә ямьле җәй үтеп тә бара инде... Күреп калдыгызмы соң? Әле соң түгел) Бу видеога башка бернинди музыка кирәкми. Монда - тау, урман вә кыр симфониясе... ❤️
Әллүкиебезнең асыл егетләренең берсе - Айзат Вахитов! 👏🔥
Шәлперәймәсләр! 💯
Кергәннәр иде алар... Инде менә чыктылар... Чыгарылдылар) Үзләренчә, үзенчәлекле итеп. Тыңлагыз әле, никадәр мәгънәле сүзләр сөйләнде, җырлар җырланды... Чыгарылыш 2026! Без сезне онытмабыз! ❤️❤️❤️
Муса Җәлил «Шагыйрь»🖊️ Төн утырып шагыйрь шигырь язды, Ак кәгазьгә тамды яшьләре. Тышта давыл иде; бертуктаусыз Күк күкрәде, яшен яшнәде. Җил ишектән кереп өстәлдәге Кәгазьләрне чәчте, туздырды. Аннан чыгып тышка, йөрәк яргыч Ачы тавыш белән сызгырды. Тау-тау булып дәрья дулкынланды, Яшен сукты калын имәнне. Эчпошыргыч шомлы тынлык басты Тирәдәге карсак өйләрне. Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә Ут балкыды көннән яктырак. Давылланып, аның йөрәгеннән Ак кәгазьгә хисләр актылар. Шагыйрь торды тынып таң алдыннан, Язганнарын җыйнап яндырды. Үзе китте чыгып... Җил басылды, Давыл тынды, ал таң кабынды. Төн утырып шагыйрь нәрсә язды? Нинди хисләр аны ярсытты? Язганнарын биреп җил иркенә, Таңда үзе кая ашыкты? Давылланып, көчле җилләр исәр Йокыгызны бүлеп кичләрен, Давыл белән туган таң нурлары Сөйләр сезгә аның хисләрен.
Роберт Миңнуллин «БУГЕН ШУНДЫЙ РӘХӘТ...»🩵 Җәйне дә уздырды бу көн, Җәй болай ук булмас... Бүгенге тынлык җанымда Бик тиз генә узмас. Төнлә яуган яңгырдан соң Көн чистарып калган. Кояш та үз урынында Балкый иртә таңнан. Тик кояшка карап булмый - Күзне чагылдыра... Җил дә исми, исе китми, Никтер ялындыра... Күзләрен ачкан чәчәкләр, Күз алмыйлар миннән. Чәчәкләрнең күзләренә Мең гүзәллек иңгән... Пыяладай зәп-зәңгәр күк... Су өсләре - көзге. Шатлыкларым жәйге иде, Сагышларым - көзге. Шатлыкларга да биргесез Көзге халәтләрем. Үзем беләм, үзем генә Аның сәбәпләрен... Шушы гузәл көне өчен Гомеремә рәхмәт!.. Шигырь дә язасы килми, Бүген шундый рәхәт...
Гүзәл Идрисова «Бәхет булсын бүләгем» 🐦🎁💓 Бүләк итәсем килә Сиңа бәхет кошын. Һәрчак яныңда булыр Җәен һәм кышын. Мин аны тоттым инде, Син эзләмә, уйланма. Очып китмәсен тагын, Нык тот, ычкындырма. Бәхетне эзләмәгез, Ул бит югалмаган. Янәшәдә көтеп тора Тик үрелеп ал гына. Сиңа бирсәм бәхет кошын — Үземә калмый инде. Нишләп калмасын, кала, Мәхәббәт парлы була. Син бәхетле елмайсаң, Күңелем тынычлана. Икебезгә бер кош җитә — Мәхәббәтем, булыйк бергә. Бәхетне эзләмәгез, Ул бит югалмаган. Янәшәдә көтеп тора Тик үрелеп ал гына. Сайлама син, сайланма, Яхшыракны эзләмә. Синең бәхет минем кулда, Ышан әйткән сүземә. Вәгъдә итмим йолдызлар, Бу – сүзләр генә. Мәхәббәттә яшәтермен Назлап, иркәләп кенә.
Гүзәл Идрисова «Артка карама» 🌷 Карама артка борылып, Бар син тик алга. Сине яктылык көтә Юлның теге башында. Артка борылып карама, Үткәннәрне барлама. Бүген, әлеге мизгелдә Бәхетле яшә, әйдә. Гомер кыска, уйлар озын, Уйлата да моңлата. Җырлап җибәр, уйландырса — Җыр күңелне юата. Уйлама киләчәкне дә, Ул әле ерак шундый. Бүген яшә, бүген шатлан, Гомеркәй ике килми.
Марат Кәбиров «Син миңа кирәк әле» Күкрәкләрдә янар йөрәкләр бар, Йөрәкләрдә - якты моңнар бар. Бер-беребезне яктылыкка күмеп, Бергә үтәр моңлы юллар бар. Таулар-ташлар ярып узган чакта Гомер дигән авыр юллардан, Минем белән булсаң - югалмассың. Синең белән булсам - югалмам. Бер-беребезгә без кирәкбез әле, Бергә яшик әле шуңа без. Бергә булсак кына сынауларның Ниндиен дә җиңеп чыгарбыз. Күземә кара әле, Күземә кара әле. Сиңа булган сөю уты һаман да яна әле. Син миңа кирәк әле, Мин сиңа кирәк әле. Миндә һаман син яраткан Шул моңлы йөрәк әле.
Марат Кәбиров «Китмик әле яшьлек иленнән» 💕 Еллар да һәм гасырлар да уза, Картаябыз без дә, дисеңме?! Ә мин бер дә картаймыймдыр кебек, Яшәрәмдер генә шикелле. Күзләреңне алма, алма күзләремнән, Кулларыңны алма, алма билемнән...- Гомер үтә бирсен, ә без синең белән Китмик әле, китмик яшьлек иленнән. Яшик әле яшьлек илләрендә, Саф хыяллы гүзәл дөньяда. Иртә язда уяналмый калган Хисләр әле яңа уяна. Яктылыклар алып яшик әле Яңа туган һәрбер көннән без. Без гомернең татлы мизгелләрен Озайтырга җиргә килгәнбез.
Гәрәй Рәхим «Мин бүген дә сине сагындым» 💐 Язның моңсулыгын сылтау итеп, Мин бүген дә сине сагындым. Җилләр булып исте хатирәләр — Җилдә учак булып кабындым. Ул көннәргә инде чыклар төшкән, Чык астында яна чәчәкләр. Бүген инде тәрәз каршысында Шаулап үсә яңа чәчәкләр. Язның моңсулыгы сылтау гына, — Мин сагынам узган кышларны. Узган җәйләр, көзләр сагындыра — Сагынулар никтер ешлады. Бу моңлану, бәлки, кыендыр да, Тик теләгем минем саф, әйбәт — Кешеләрдә булсын моңлану да, Киләчәккә барсын мәхәббәт.
Нәҗибә Сафина «Әй, дөнья!»🌷 Әй, син дөнья, дөнья, дөньякаем! Синдә балкый моңсу айкаем, Синдә яңа минем кояшкаем, Сөю белән тулы җанкаем! Минем өчен язлар алып килдең, Миңа алып килдең ташулар. Минем җанда сиңа мәхәббәт тә, Анда минем, синең ярсулар. Бу дөньяның иң зур баедыр мин, Җир оҗмахы - урман-кырларым. Миллион-миллион яфрак теле белән Урман җырлый минем җырларым. Елгалары җаным аша ага, Җанга бәрә дәрья сулары. Сагышларым җыеп ай моңая, Шатлыкларым — кояш нурлары. Иң бәхетле миндер бу дөньяда - Дөнья мине шундый ярата! Минем сөюемне яңгыр итеп, Ак кар итеп жиргә тарата. Һәр бөредә минем садә хисләр, Җилләрендә - минем офтану. Арыганда бөтереп ала вакыт, Гомерләрдә, юк, дип, тукталу. Мин җир белән, мин җыр белән бергә Әйлән-бәйлән уйныйм галәмдә! Дөньялыкта сүзем калдырырга Хода биргән, шөкер, каләм дә. «Мин - иң зур бай, мин бәхетле!» - диеп, Оран яңгыраган бер мәлдә, Җаны кайтып, яфрак ярыр сыман Шатлыгыннан яшел әләм дә!☀
Татарча Reading club!📚 Безнең институтта бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган очрашу - Reading club була! Анда шагыйрьнең танылган әсәре, андагы матур образлар, кызыклы темалар һәм әкиятләрнең чын символына әверелгән геройлар турында фикер алышачакбыз. Әсәр: «Шүрәле» Габдулла Тукай Кайчан: 5 май, 15:50 Кайда: Аудитория 445 Килегез, кызык була!💓 Барлык сораулар буенча @raraisovna мөрәҗәгать итегез 🌷Китап клубы КФУ ИФМК🌷
без подписи
Кадерле дуслар! Сезне ел саен уздырыла торган «Җиңү уты — буыннар хәтерендә» («Огонь Победы в памяти поколений») дип исемләнгән әдәби-иҗади конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурска рус һәм татар телләрендә язылган шигырьләр, эсселар, интервьюлар кабул ителә. Конкурс номинацияләре: «Университет сугыш елларында» – Казан университеты укытучыларының һәм хезмәткәрләренең Җиңүгә керткән өлеше турында очерклар, хикәяләр, рефератлар, шигырьләр; «Республика – фронтка!» – Бөек Ватан сугышы чорындагы вакыйгалар, Татарстан Республикасы халкының фидакарь хезмәте турында очерклар; «Ветераннар күңеле картаймый» – сугыш ветераннары, аларның яшьлеге, Бөек Ватан сугышыннан соңгы һәм бүгенге тормышлары турында материаллар; «Бөек Ватан сугышы минем гаиләм язмышында» – гомуми Җиңүгә үз өлешен керткән туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында истәлекләр; «Сугышның хатын-кыз йөзе» – фронтларда сугышкан хатын-кызлар, тол калганнар, солдат аналары һәм хатыннары, тыл хезмәткәрләре турында хикәяләр. Катнашу өчен гаризалар 2026 елның 10 маена кадәр patriotdmpkfu@gmail.com электрон почтасына кабул ителә. Конкурс турындагы нигезләмәне (Положение) беркетеп җибәрәбез. «Әллүки» тамгасын куярга онытмагыз, зинһар 🙏🫶 Иң яхшы конкурс эшләре җыентыкта басылып чыгачак, ә җиңүчеләр тантаналы бүләкләү чарасына чакырылачак. Хөрмәтле укучылар, студентлар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, әлеге конкурста актив катнашырсыз дип өметләнәбез!
Гәрәй Рәхим «Ай яктысы төшә тәрәзәмә» 🌕✨ Ай яктысы төшә тәрәзәмә, Инде кошлар күптән тындылар. Болгатылган чишмә сулары да Көзге кебек булып тондылар. Көзге кебек булып тондылар. Ай яктысы төшә тәрәзәмә, Язгы төннәр бигерәк матурлар. Шундый төндә ерак далалар да Кунасыңдыр корып чатырлар. Кунасыңдыр корып чатырлар. Ай яктысы төшә тәрәзәмә, Рәхәтләнеп йоклый калалар. Ачуланма, барам яннарыңа, Килештерер безне далалар. Килештерер безне далалар.
Әллүкичеләр - Шигърият бәйрәмендә! Афәрин! 👏👏👏
без подписи
без подписи
ТУКАЙ — 26.04.2026 Бу видеоязмада без татар халкының бөек шагыйре — Габдулла Тукай күңеленә тагын да тирәнрәк үтеп керергә тырышабыз. Аның шигырьләрендә чагылган сагышны, өметне һәм халкына булган чиксез мәхәббәтне тоярга омтылабыз. 💔 видео: @kh_ilas