tgindex
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ

*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ

Статистика
@anilar_klybuказахский

Әниләр турында! Әниләр өчен! Әниләрдән!

Последний пост
22 июл.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
0
Всего постов
22
Тип
открытый
Язык
казахский
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
464
0 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
81
22 постов
Вовлечённость
17,5%
к подписчикам
Постов в день
0,0
всего 22
Упоминаний
1
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
22
1/48двое суток
25
1/72трое суток
27

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • 22 июл.171из sabantuyj

    Август саны тышлыгында "Сабантуй" журналының якын дуслары - абыйлы-сеңелле Динар белән Динә Миннекаевлар! Бик актив, тырыш балалар! Шөгыльләре дә шактый. Иҗади, сәләтле укучыларыбыз белән август ае санында якынрак таныша алырсыз, дуслар!

  • Хәзер зуууур түземсезлек белән «Сабантуй» журналын көтәбез🥰🙏🏼

  • 21 июл.252из sabantuyj

    Редакциябездә иртәдән кызу🔥 Журналыбызның август саны тышлыгына фотосессия📸

  • 21 июл.251из sabantuyj

    без подписи

  • Дуслар! Роберт абый Миңнуллинның туган көне уңаеннан «Сабантуй» журналы белән «Әниләр клубы» 1 нче июльдән онлайн-марафон игълан итә. Катнашырга чакырабыз! Тулырак мәгълүмат биредә 👇 https://vk.ru/wall-33407343_34184

  • 8 июл.511из sabantuyj

    Дуслар! Роберт абый Миңнуллинның туган көне уңаеннан «Сабантуй» журналы белән «Әниләр клубы» 1 нче июльдән онлайн-марафон игълан итә. Катнашырга чакырабыз! Тулырак мәгълүмат биредә 👇 https://vk.ru/wall-33407343_34184

  • 💃🏼Сөмбел Галимуллина – иң актив әниләребезнең берсе. Ике бала әнисе: Сәфинә (9 яшь) белән Әминәне (2 яшь) үз үрнәгендә бик матур итеп үстерә. Аның тәрбия өлгесенең нигезендә – дин! Иң беренче чиратта, баланы иманлы, миһербан-шәфкатьле, тәүфыйклы, итагатьле итеп тәрбияләүне алга куя💯

  • Минзәлә театры Фәнис Яруллин пьесасы буенча язылган спектакль премьерасы тәкъдим итә 🔥 Александр Далматовка рәхмәт! Фәнис Яруллин пьесалары сәхнәдә яшәргә тиеш! 🔥 Кстати, мин – Фәнис Яруллин драматургиясен фәнни яктан өйрәнеп, диплом эше һәм магистрлык диссертациясе язган бердәнбер кеше.

  • Сезнең өчен "Әниләр клубы" нәрсә ул? 🥰👇🏼

  • Булдыралар кызлар! Журнал да чыгаралар, атна саен бәйрәм оештыралар! 🥰

  • Хөрмәтле әниләр! Сезне тагын бер матур чарага чакырып игълан куям әле. Балаларыгызга бәйрәм ясагыз! 17 июнь 12:00 сәгатьтә без сезне «Салаватик» төркеме җырчылары һәм «Салават күпере» редакциясе белән күңел ачарга чакырабыз!🥰 Бергәләп: 🌈«Салаватик»лар белән биербез һәм җырларбыз; 🌈Табышмаклар чишәрбез, уеннар уйнарбыз; 🌈Мастер-класста матур һәм шаян битлекләр ясарбыз!   Ә тагын программада: 📚«Салават күпере» журналы редакциясе чыгарган китаплар ярминкәсе; 🎨Китап сатып алучыларга бүләккә АКВАГРИМ!   Бәйрәмдә катнашу өчен, теркәлергә онытмагыз!👇 https://forms.yandex.ru/u/6a2fe17f49af47b51c74e685

  • без подписи

  • «Әниләр клубы» рухландыргыч очрашуга чакыра! Казан шәһәрен ХХ гасырда яшәгән күренекле татар хатын-кызлары күзлегеннән күрергә телисеңме? Алайса Казан үзәге буйлап узачак экскурсиягә кушыл. Бу урамнарда Фатиха Аитова кызлар мәктәбе ачу турында хыялланган, Гөлсем Болгарская "Сәйяр" труппасы актерлары белән очрашкан, Сара Садыйкова беренче көйләрен иҗат иткән, Вафирә Гыйззәтуллина милләт язмышы дип көенеп йөргән. Сине бу экскурсия файдалы эшләргә рухландырыр, яңа кешеләр белән таныштырыр. Казан үзәгендә башланган очрашу Салих Сәйдәшев музеена экскурсия һәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланачак. Экскурсияне Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее фәнни хезмәткәре Алсу Хафиз үткәрә. 📅 28 июнь ⏰ 15.00 🎟️ Катнашу 1000 сум 📱 Язылу өчен телефон +7 917 921 5065

  • без подписи

  • Беребезгә дә сер түгел, бүгенге көндә безнең тормышта хәрәкәт әз. Күпчелек транспортта хәрәкәт итү, көн дәвамында утырып тору күзәтелә. Бу, үз чиратында, сәламәтлек ягыннан гына түгел, психологик яктан да билгеле бер проблемаларга китерергә мөмкин, дип саный балалар психологы Ильмира Муфтахова. Хәрәкәтле уеннар исә бу проблемаларны чишүдә яки булдырмый калуда зур роль уйный. Уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйдәп баручы эшчәнлеге булып тора, ягъни бу яшьтә бөтен әйбер балага уен аша сеңдерелә. Җәй көне өстәл янына утырып үсеш дәресләре уздырганчы, баланы хәрәкәтле уеннар аша үстерү отышлырак. Хәрәкәтле уеннарның файдасы нәрсәдә соң? Уеннарның төренә карап, тән сәламәтлеген ныгытудан алып, бер-берсе белән аралашырга, килешергә, куркуны җиңәргә, социаль җирлектә үзеңне тотарга, кагыйдәләр белән уйнарга өйрәнүгә кадәр атарга була. Быелгы җәйдә «Әниләр клубы» хәрәкәтле уеннарга зур игътибар бирә. Трендка әйләнгән нейроуеннар – без уйнап үскән хәрәкәтле уеннар. Димәк, балаларыбызга аларны күрсәтү, өйрәтү мөһим. Балаларны гаджетлардан хәрәкәтле уеннарга бергәләп күчерик.

  • «Татмедиа»гы беренче һәм иң яраткан җитәкчем... Бер теләгемә каршы килмәгән, барасы килгән җиремә җибәргән, язасы килгән темага язарга рөхсәт биргән җитәкчем... Өйдән эшләргә, иртәрәк кайтып китәргә, соңга калып эшкә килергә рөхсәт иткән җитәкчем... Шулкадәр кешелекле, гади, ярдәмчел җитәкче иде... Радик Рәшитович дигәч, әйтмә әле шулай, дия иде. Телефонда ШЕФ дип язылган һәм эштән киткәч тә үзгәртелмәгән бердәнбер җитәкче Радик абый. Соңгы сөйләшү узган атнаның пәнҗешәмбесендә булды. Әдәби кафе янында күрештек. Хәл сорашкач: «Динара, Дагестанга баруыгыз турында яз инде, әйдә. Отпусклар чоры башлана бит. Андый матур сәяхәт, машина бн ял итәргә бару турында язарга кирәк»,–дип, тагын канатландырды... Канатлар сынасы килгәндә дә җаен тапты Радик абый... Догада булырбыз. Урыны оҗмахта булсын 🤲🏼

  • 3 июн.755из matbugat

    Без сүзсез калдык ((( Дустыбыз Радик Сабиров вафат. "Татар-информ" хәбәр итте. Хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә "Татмедиа"да.

  • «Әниләр клубы»ның бу очрашуын балаларыбызның җәйге ялдагы куркынычсызлыгына багышладык. Кызганыч, каникулда алар белән бәйле аяныч хәлләр арта... Очрашуда спикерыбыз – балаларның да, әти-әниләрнең дә яраткан табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Илдус Җәудәтович Лотфуллин статистик мәгълүматлар белән, ләкин куркытмыйча гына сөйләде. Балаларны суда, эсседән, уен мәйданчыгында, машинада кызудан, хәтта балтырганнан саклау турында тәфсилләп аңлатты. Юк вакытын бар итеп, җентекле презентация ясап, тыгыз эш графигында безгә хөрмәтен күрсәткән Илдус Җәудәтовичка рәхмәт. Бәйрәм алдыннан балаларын, ирләрен калдырып килгән әниләргә дә рәхмәтем чиксез. Башка көнгә дә күчерүемне үтенделәр. Ләкин без шулкадәр тиз режимда яшибез. Алдан планлаштырылган эшне күчерү бик авыр. Ике баласы белән автобуста Салават күпереннән килгән Сөмбел дә, няняга кечкенә Әминәбезне калдырып килгән Алсу да, калган әниләр дә кичә миңа терәк булды. Балаларыбызны саклыйк. 0 секунд кагыйдәсен башка сеңдереп куйыйк.

  • Хөрмәтле әниләр! «Әниләр клубы»ның җәйге сезонын барыбыз өчен дә актуаль булган очрашу белән башлап җибәрәбез. Сезне балаларның җәйге куркынычсызлыгына багышланган очрашуга чакырабыз. Очрашуның спикеры – педиатр, доцент, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин. Җәйге яллар алдыннан балаларны нинди куркынычлар көтүе, эсседән саклану, суда, урамда, кояш астында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшәчәкбез. Чарага әтиләрне дә чакырып калабыз. Балаларның иминлеге – уртак эшебез! 📅 Вакыты: 26.05.26, 17:30 сәгать. 📍 Урыны: ТАТМЕДИА бинасы, «Кәеф» студиясе. Очрашуда катнашу өчен 8 965 604 19 85 номеры буенча теркәлү сорала. Проект авторы – Динара Әхмәт.

  • Майда икенче тапкыр кычыткан ашы. Беренчесен май бәйрәмендә Казан кычытканыннан үзем пешердем. Бүген Азнакайныкыннан Азнакай кешесе пешереп торган мин эштән кайтуга. Кычытканны турап, йомырка белән туглап салган шулпага. Искиткеч тәмле. Әллә авыл кычытканыннан булганга, әллә ирем пешергәнгә минекеннән дә тәмлерәк иде. P. S. Монда югалткансыз. Приятно, малай. Но мин бөтен соц.челтәрләрдә дә керделе-чыккылы. То там, то сям, дигәндәй. Шулай да югалышып бетмик инде.