tgindex
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Статистика
@azatliqradiosiМузыкаказахский

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Последний пост
14 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
28
Всего постов
33
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Музыка (по похожим)
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
2 487
−1 за 3 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
215
31 постов
Вовлечённость
8,6%
к подписчикам
Постов в день
4,0
всего 33
Упоминаний
2
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
206
1/48двое суток
236
1/72трое суток
254

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • Кассация мәхкәмәсе Уфа журналисты Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен гамәлдә калдырды Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе бүген, 14 августта, RusNews каналы журналисты, Уфадагы элекке Навальный штабы волонтеры Ольга Комлевага чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. RusNews хәбәр иткәнчә, мәхкәмә утырышы видеоконференция аша узган. Комлева анда колониядән, ә аның яклаучылары Уфаның Киров районы мәхкәмәсеннән катнашкан. Утырыштан соң журналистның адвокаты Сергей Макаренко "җәмгыять челтәрендәге кыска пацифистик язма өчен рәхимсез хөкем карары чыгарылганын" белдерде. — Сүзгә-сүз: "Өч ай тәмуг! Өч ай элек Путин украиннарны бомбаларга һәм үтерергә әмер бирде, ә хәрбиләр аның әмерен үтәде. Дөньяга — тынычлык", — дип китергән Комлева язган сүзләрне Макаренко (Ул пост X социаль челтәрендә бар). Яклаучы хәзер хөкем карарының Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәген белдерде. 🔻Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны "экстремистик берләшмәдә катнашу" (ФБК белән бәйле) һәм "сугыш турында ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде. Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.

  • Чаллыда узган уку елында туган тел буларак татар телен өйрәнүне 70,9% укучы сайлаган. Бу хакта республиканың август киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерде. Туган тел буларак татар телен сайлаучылар саны артып бара, ди ул. 2023-2024 уку елында татар телен – 66,8%, 2024-2025 уку елында – 69,2% укучы сайлаган, 2017-2018 уку елында Мәскәү кушуы белән Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылудан туктады. Шуннан соң татар телен республикада "туган тел" предметы нигезендә ата-аналар гаризасы белән генә укып була. Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә татар телен атнасына 1-2 сәгать кенә укыйлар. Укытучылар һәм белгечләр бу тел үзләштерү өчен бик аз дип саныйлар. Татарстанда 2025-2026 уку елында татар телен ничә укучы сайлаганы билгесез, рәсмиләр бу санны әлегә атамады. 2024-2025 елда татар телен укучыларның 63,58 %-ы сайлаган иде. Республика буенча тенденция тискәре: 2017-2018 уку елында татар телен укучыларның 69% кеше сайлаган. Тулырак 👉 монда укыгыз. @azatliqradiosi

  • Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 август, әлеге сәгатькә ниләр бар, ниләр юк: 🔷Сумы өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә ана белән бала һәлак булган, дип хәбәр итте өлкә хәрби идарәсе башлыгы Олег Григоров. 🔷Япония Путинның Итуруп утравына сәфәр ясавына җавап итеп Русиягә каршы санкцияләрне катгыйландырырга җыена. 🔷Кыргызстан президенты Садыр Җапаров икенче мөддәткә дә президентлыкка намзәт буларак катнашырга җыена, дип хәбәр итте 24 Kg. 🔷Латвиядә беректәш илләрнең хәрби очкычы илнең һава киңлегенә кергән дронны бәреп төшергән, дип хәбәр итте Латвия Кораллы көчләре. 🔷Төркия 2027 елның беренче айларында Айга тикшерү аппараты җибәрергә җыена. Бу хакта илнең сәнәгать һәм технологияләр министры Мехмет Фатих Каджыр белдерде. 🔷Бүген иртәнге якта Ленинград өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә Усть-Луга портында янгын чыккан.

  • Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручыларның күбесе Казаннан булган Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Аның хисабына күрә, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында 79 укучы татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) биргән. Узган ел 32 кеше тапшырган. Татар теленнән БРИны бирүчеләрнең иң күбе —Казаннан. Башкаланың 58 укучысы татар теленнән БРИны тапшырган. 🔻"Туган тел" фәне БДИ системына керми. Бу республика эчендә генә тапшырыла торган имтихан. Ул татар белгечлеге буенча белем эстәргә теләүчеләр өчен генә калдырылды. 🔻Ни өчен Казанда татар теленнән имтиханны бирүчеләр саны арткан дигән сорауга, мәгариф өлкәсендәге белгечләр Азатлыкка "бу — беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучыларның хезмәте, тырышлыгы", дип аңлатты. "Димәк алар максатчан тырышыбрак эшли", ди алар. 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар. Алдагы елларда татар телен сайлаучылар саны бераз артты. ▪️2017 елда Русиядә милли телләр мәктәпләрдә ихтыярига калдырылганнан соң, аларга игътибар кимеде. Моннан тыш, БДИны бары тик урыс телендә генә тапшырып була. Шунлыктан ата-анадар мәктәптә милли телләрне укуга гариза язарга ашыйкмый. Тулырак 👉 монда укыгыз.

  • Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров вазифасыннан китә Башкортстан хөкүмәте башлыгы Андрей Назаров премьер-министр вазифасында алты елга якын эшләгәннән соң үз урыныннан китә. Республика башлыгы Радий Хәбиров бу мәгълүматны раслады. Ул Назаровның Башкортстан Дәүләт җыелышына — Корылтайга эшкә күчәргә һәм 1990нчы елларда сеңлесенең ире белән бергә нигез салган бизнесына игътибарны юнәлтергә җыенуын хәбәр итте. «Син депутат булып сайлан, анда карарбыз. Бәлки, бизнес. Ул сайлана әле. Калганын — яшәрбез, күрербез», — дигән Хәбиров журналистлар белән очрашуда. Республика башлыгы сүзләренчә, Назаров узган ел да ук арыганын һәм бераз ял итәргә теләвен аңлаткан булган. «БИЗНЕС Online» чыганагы белдерүенчә, премьер-министр булып хөкүмәт идарәсенең хәзерге җитәкчесе, 2020 елда Күштау шиханын яклаучыларны куып тараткан Азамат Абдрахманов билгеләнергә мөмкин. Ләкин бу хәбәрне башка чыганактан раслау юк. Андрей Назаров 1970 елда Баймакта туган. 2007 елда Русия думасына сайлана. 2014 елдан "Эшлекле Русия" рәистәше. Соңрак Crowne Plaza Ufa кунакханәсенә һәм "Мир" сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ия булган "Гранель" төркеменең мөдирләр шурасы рәисе була. Назаров гаиләсе Уфада РБК франшизасын контрольдә тота (телевидение һәм портал).

  • Башкортстанга дрон һөҗүме: Astra мәгълүматларына караганда, «Газпром нефтехим Салават»ка һәм Wildberries келәтендә янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Салават шәһәренә дроннар һөҗүм итүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дроннарның…

  • Башкортстанга дрон һөҗүме: Astra мәгълүматларына караганда, «Газпром нефтехим Салават»ка һәм Wildberries келәтендә янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Салават шәһәренә дроннар һөҗүм итүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дроннарның берсенең «калдыклары шәһәрнең сәнәгать зонасына төшкән». Astra басмасының OSINT-аналитигы дроннар һөҗүменнән соң «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан дигән нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш, дроннар Wildberries келәте җирлегенә һөҗүм иткән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Янгын чыкты. Вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшли. Иминлек таләпләре нигезендә объекттан кешеләр алдан ук эвакуацияләнде. Әлеге объектта тауар сакланмый», — дип ачыклык кертте Wildberries. Astra язуынча, сүз Башкортстанның Чишмә районындагы Wildberries логистика үзәге турында бара. Аны «Агротехнологияләр үзәге» агропаркы мәйданында төзү 2024 елда башланган иде. Соңрак Хәбиров республикага барлыгы 21 дрон һөҗүм итүен хәбәр итте. — Аларның 16сы Салаватта бәреп төшерелде. Калганнарының һәдәфе Чишмә районындагы логистика үзәге булды. Хәзер анда да янгынны сүндерәләр, шул исәптән безнең Ка-32 янгын сүндерү-коткару боралагы да катнаша, — дип язды Хәбиров. Аның сүзләренчә, «бүгенге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә ике кеше яраланган». «Аларның икесе дә хастаханәләрдә, кирәкле барлык ярдәм күрсәтелә», — дип белдерде ул. Тулырак 👉 монда укыгыз.

  • Бүген иртән дроннар Башкортстанга һөҗүм иткән. Телеграм-каналлар һөҗүмнең «Газпром нефтехим Салават» ширкәтенә ясалуы турында яза Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров дрон һөҗүменең кире кагылуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дроннарның берсенең «калдыклары» Салават шәһәрендәге сәнәгать мәйданына төшкән, шуннан соң янгын чыккан. Хәбиров дрон калдыкларының кайсы ширкәткә төшүен ачыкламады. Украинаның Exilenova+ һәм Supernova+ мониторинг телеграм-каналлары һөҗүмнең «Газпром нефтехим Салават»ка ясалуы турында яза. Бу — Русиядәге иң эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе. Ул Украина чигеннән якынча 1300 чакрым ераклыкта урнашкан. Ширкәткә моңа кадәр дә берничә тапкыр һөҗүм булды. 2026 елның 14 июленә каршы төндә Украина кораллы көчләре һөҗүменнән соң завод эшен вакытлыча туктаткан да иде.

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • Сөембикә Ханбикәнең Казаннан җибәрелүенә 475 ел. Мәскәү ультиматумына ышанып, 1551 елның 11 августында аны башта Зөягә, ә 12 августта Мәскәүгә озаталар. Ул анда мәҗбүриләп Шаһгалига кияүгә бирелә һәм 40 яше дә тулмастан вафат була. 1552 елда Казан ханлыгы җимерелә.

  • 🇰🇬Кыргызстанда барлык һава ширкәтләре мәгълүматны кыргыз телендә дә җиткерергә тиеш   Хәзер барлык һава ширкәтләре, илнеке дә, чит илнеке дә, юлчыларга мәгълүматны кыргыз телендә дә җиткерәчәк. Бу кагыйдәләр Кыргызстаннан очучы халыкара рейсларга да кагыла. Кыргызстан министрлар кабинеты каршындагы Гражданнар авиациясе дәүләт агентлыгы белдерүенчә, әлеге чара дәүләт теленең дәрәҗәсен күтәрү, юлчыларның мөһим мәгълүматка тигез мөмкинлекләр белән ирешүен тәэмин итү һәм гражданнар авиациясендә хезмәт күрсәтү стандартларын яхшырту максатын күздә тота.   Кыргыз телендә булырга тиеш: ➡️Иминлек кагыйдәләре ➡️Очып китү һәм төшү турында мәгълүмат ➡️Гадәттән тыш хәлләр вакытында коткару күрсәтмәләре ➡️Очыш вакытындагы башка мөһим игъланнар Шул ук вакытта кыргыз телендәге хәбәрләрнең эчтәлеге башка телләрдә җиткерелгән мәгълүматка тулысынча туры килергә тиеш. ▪️Элек "ЮВТ-Аэро", Nordwind һава ширкәтләре татарча сәламли иде. Гомумән, хәзер кайсы һава ширкәтләре татарча сәламли яки хезмәт күрсәтә, беләсезме? @azatliqradiosi

  • Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр кыскача: 🔷 Новороссийскида һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә сигез яшьлек бала һәлак булган, сигез кеше зыян күргән, дип хәбәр итте Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев. Губернатор сүзләренчә, 21 торак йортка һәм дүрт ширкәткә зыян килгән. Кондратьев шулай ук Темрюк районының Волна бистәсендә бер кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Украина телеграм-каналлары Новороссийски портында янгын чыккан дип яза. 🔷 Буа районында узган төндә Яңа Чәчкаб авылындагы ике катлы йортта янгын чыккан. Ике кеше — йорт хуҗасы һәм аның хатыны һәлак булган. Тагын өч кеше, шул исәптән бер яшүсмер, хастаханәгә җибәрелгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. 🔷 «Яндекс Пэй» кушымтасы App Store кибетеннән алынган. Бу хакта түләү сервисы үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. 🔷 Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсендә Русия хакимиятенең быел көз Дәүләт думасына сайлаулардан соң яңа мобилизация дулкыны башларга әзерләнүе турында мәгълүмат бар. Бу хакта 11 август кичендәге мөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский белдерде. 🔷 «Вёрстка» басмасы 2024 елдан бирле Русия саклану министрлыгының колонияләрдә җәза үтәүче хатын-кызларны сугышка җәлеп итүе турында язды. Хатын-кызларга килешү төзергә тәкъдим иткәннәр һәм аларны тактик медицина бүлекләренә җибәргәннәр. Басма белән сөйләшкән хатын-кызларның берсе фронттагы хәлләрен: «Без барыбыз да хокуксыз коллар», — дип тасвирлаган.

  • ТҮбән Камада дрон һөҗүмендә һәлак булган мигрантлар кайда яшәгән һәм кайда эшләгән? 10 августта Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды. Дроннарның берсе эшче мигрантлар яшәгән хостелга төште. Анда тугыз кеше һәлак булды, 20се яраланды. Корбаннарның сигезе Үзбәкстаннан, берсе Таҗикстаннан иде. Алар туган якларында җирәнәчәк. Әлеге хостел турында кыска ролик карагыз.

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы — tgindex