tgindex
Бары тик Баязит

Бары тик Баязит

Статистика
@bayazitZказахский

Канал тасвирламасы.

Последний пост
16 июн.
Последнее чтение
12 авг.
Постов за неделю
0
Всего постов
20
Тип
открытый
Язык
казахский
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
194
0 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
378
19 постов
Вовлечённость
194,8%
к подписчикам
Постов в день
0,0
всего 20
Упоминаний
1
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
1/48двое суток
1/72трое суток

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • Дәүләт көннән-көн миңа бизнес-коучны хәтерләтә: гел мине комфорт зонасыннан чыгарып маташа.

  • Бу ялларда «Смена» китап фестивалендә булырга насыйп булды әле. Чараның форматы да, атмосферасы да бик ошады. Әмма бер нәрсә күңелдә бераз күңелсез тәэсир калдырды. Скроллинг чорында футбол темасына багышланган лекция исә миндә бөтенләй аерым тәэсир калдырды. Соңгы вакытта бер генә дискуссиядән дә мондый рәхәтлек алганым һәм чыгыш ясаучыларның һәр сүзенә шулкадәр игътибар белән колак салганым булмагандыр. Кайчак үземне зыялы, югары мәдәниятне аңлаучы кеше итеп күрсәтергә тырышсам да, күрәсең, эчемдә барыбер Азинодан чыккан быдло булып калам мөгаен. Рус телендәге нәшриятлар стендларында, гадәттә, китаплар белән чын күңелдән кызыксынучы кешеләр эшли иде. Алар китаплар турында сөйләп бирә, киңәш итә, укучыга туры килгән китапны сайларга ярдәм итә беләләр. Аларның энтузиазмы сизелеп тора һәм аралашырга этәрә. Татар телендәге стендларда исә хәл еш кына киресенчә булды. Кайбер сатучылар китап тәкъдим итәргә генә түгел, хәтта ассортимент яки бәяләр буенча да төгәл җавап бирә алмады. Берничә тапкыр нәрсә укырга мөмкин икәнен сорагач, «сугыш турында укырга яратсагыз, тышында сугышчы сурәтләнгән китапны алыгыз» яки «ир-атлар әдәбияты кызыксындырса, ир-ат автор язган китапны сайлагыз» кебек җаваплар ишетергә туры килде. Бәлки, бераз арттырып әйтәмдер, әмма мондый мөнәсәбәттән күңелдә уңайсыз хис калды. Шуңа да карамастан, фестивальне оештыручыларга рәхмәт яусын. Лекцияләр дә, китаплар сайланышы да, гомумән, чараның атмосферасы да бик югары дәрәҗәдә иде.

  • ТӘКЪДИР ИТҮ Гарәп теленең قدر/қдр тамыры үтә продуктив. Аннан берничә дистә сүз ясалган. Шулардан байтагы татар теленә дә алынган һәм яңа сүзләр ясалуга нигез булып киткән: кадер, кадәр, кодрәт 💪, кадир, микъдар. Болар рәтенә тәкъдир сүзе дә керә. Тәкъдир…

  • 11 июн.18842из rinatsafarov

    ТӘКЪДИР ИТҮ Гарәп теленең قدر/қдр тамыры үтә продуктив. Аннан берничә дистә сүз ясалган. Шулардан байтагы татар теленә дә алынган һәм яңа сүзләр ясалуга нигез булып киткән: кадер, кадәр, кодрәт 💪, кадир, микъдар. Болар рәтенә тәкъдир сүзе дә керә. Тәкъдир шактый аңлаешлы сүз кебек, аны язмыш дип тә кулланырга мөмкин, тик менә тәкъдир итү формасына килгәндә, бераз мөгез чыгарулар күзәтелә (хәер, соңгы вакытта кимегән кебек тә күренә). 📌 Нәрсә әйтмәкчемен? Мөгаен, колагыгызга чалынганы бардыр: ниндидер китап 📖 яки фәнни хезмәт 📚 чыгу уңаеннан безне шуның таныту, күрсәтү чарасына чакыралар. Шул чараны нәрсә дип атыйлар? Тәкъдир итү. Имеш, «русча» сүзнең татарча эквивалентын кулланалар. 📌 Ярар, «презентация» сүзен кулланасыбыз килмәсен дә. Ләкин бит аның бераз төбенә төшәргә буладыр да адекват эквивалентын табарга буладыр. Латин теленнән praesento дигән сүз «тәкъдим итәм» дигәнне белдерә. Димәк, чараны да тәкъдим итү дип атау дөрес була. Безгә кардәш телләрдән кайберләре презентация сүзеннән җирәнми, кайберләре үз вариантларын тапкан (мәс., уйг. سۇنۇم/сунум, төр. sunum, үзб. taqdimot). Иң кызыгы исә: гарәп телендә дә бу төшенчәне тәкъдим сүзе белән бәйлиләр (العروض التقديمية/әл-‘уруд‌ әт-тәқдимиййә), ягъни аларда да бу очракта бернинди дә тәкъдир юк. 📌 «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» тәкъдир итү сүзенә өч мәгънә бирә: 1) алдан билгеләү, язу (Аллаһы Тәгалә тур.); 2) берәүнең эшләгән эшен тану; уңай бәя бирү; 3) ихтирам итү, кадерле күрү. Болар арасында «презентация» мәгънәсенә туры килгәне юк. Кыскасы, тәкъдир итү дигәнне «презентация» урынына куллану тупас хата. Ялгышмасам, ул әлеге дә баягы 90 нчы елларда туган бер имгәклек.

  • Моң – Татарстанда була торып та, Татарстаннысагындыра торган хис.

  • Безнең "Тукайн"ны укырга вакытыбыз юк. Без аның белән горурланабыз!

  • Кунаклар килгән саен мине табуреткага бастырып шигырь сөйләтәләр иде, өйдән кунак өзелмәде, шуңа мин 13 яшькә кадәр табуреткадан төшмәдем. Шигырь бәйрәме котлы булсын! Шигырьләр язылсын һәм укылсын!

  • Матур булачак, килегез)

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • 24 апр.25922из klubsharyk

    ШӘМДӘЛ | ШИГЪРИ КИЧӘ | 24 АПРЕЛЬ 19:00 Шәмдәл үзе яктылык тудырмый, ул ялкынны саклый, ягъни яктылыкка озаграк һәм яктырак балкырга мөмкинлек бирә. Шагыйрьләр дә нәкъ шулай - алар үзе бер яктылык. Сүзләре яшеренне күрергә ярдәм итә, күңелне тулыландыра, юл күрсәтә… Ә «шәмдәл» - яктылык җыела, саклана һәм башкаларга тапшырыла ала торган киңлек... Мохит. ・12+ ・24 апрель 19:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билетлар

  • Channel photo updated

  • Кәеф: татар теленең һәм халыкның киләчәге турында сөйләшергә, ягъни берни эшләмичә үземне лаеклы кеше итеп тоярга.

  • 7 апр.1 284132

    Мемнар сөйләшер сүз булмаганда да җанлы әңгәмә тәэсире тудыру өчен кирәк нәрсә.

  • Минем гениальлегемнең кабынуы – үземнең талантсызлыгымны аңлау мизгеле булды.

  • Профсоюзная урамы буйлап йөреп чыккан идем. Урам уртасына җиткәч тәһарәт югалды, ә ахырына таба, хәтта кесәдәге флаердагы «хәләл» билгесе дә юкка чыкты.

  • Рамазан аенда шайтаннар богауланган иделәр, шулай да күп нәрсәләр булды. Инде хәзер аларга ирек бирелгәч, мин никтер киләчәк турында борчыла башладым.

  • Өйләнергә вакыт җиткәнен аңладым: уңса — бәхетле булырмын, уңмаса — стендапка яңа материал булыр.

  • Кадерле әниләр, әбиләр, хатыннар, кызлар бәйрәмегез котлы булсын! Чәчәк атсын сезнең тормышлар!

Бары тик Баязит — tgindex