Эльмир Илькәй ведущий-певец, организатор мероприятий. 🎤
СтатистикаЭльмир Илькаев — талантливый ведущий🎤 и будущий актёр🎭! В его канале душевные татарские и русские песни❤️, творческие эксперименты и искренняя энергия✨. Подписывайтесь за вдохновением! 🎄🔥
- Последний пост
- 13 авг.
- Последнее чтение
- ещё не заходили
- Постов за неделю
- 1
- Всего постов
- 24
- Тип
- открытый
- Язык
- русский
- В каталоге с
- 13 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 55
- 1/48двое суток
- 63
- 1/72трое суток
- 67
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Эле генә язган идем кебек, инде клип чыгу вакыты да килеп җитте! «Аклыш кичләре» җырының клибы якын көннәрдә дөнья күрәчәк. Бик нык тырыштык, төшерү төркеменә зур рәхмәт — барысы да искиткеч матур килеп чыкты дип ышанам. Сезнең дә түземсезлек белән көтеп торуыгызны беләм. Клипта нәрсәләр күрергә телисез? Комментарийларда фикерләрегезне языгыз! Тиздән барысын да үз күзләрегез белән күрерсез. Көтеп калам! ❤️
без подписи
Барда районында Яшьлек тавышы дип исемләнгән программасы җырлады! 🎤 Ике көн дәвамында Барда районында Төнгүк һәм Сараш авылларында «Яшьлек тавышы» проекты белән беренче тапкыр концертлар үтте. Бу чараларда Татарстанның атказанган артисты Мөнир Рахмаев белән бергә, районның киләчәк йолдызлары — Эльмир Илькаев һәм Наргиз Мунасипов да катнашты! Концертларда халыкны бик күп танылган һәм мәхәббәтле җырлар белән күңелләрен күтәрдек. Тамашачылар җырчыларны матур кабул иттеләр: кулларын күтәрделәр, аларга өстәмә көч бирделәр. «Яшьлек тавышы» проекты ярдәмендә талантлы җырчыларыбызның дөньяга чыгуы башланды! Әйдә, бу проектта катнашучыларны яклап һәм аларның карашына өмет белдереп яшик! 🔥 📸 Фотосыннан күренгәнчә, җырчылар арасындагы рухият һәм бердәмлек сезелеп тора. Концертлар зур уңыш белән тамамланды! #яшьлектавышы #бардарайоны #җырчылар #талант #концерт
«Яшьлек Тавышы» дип исемләнгән программасы Сараш мәдәният йортында узды!!✨ Кичә бик күңелле, шәп үтте 🎭 3августа Кичке сәгәт 20:00да Төнгүк мәдәният йортында көтеп калабыз!!!🔥😎
Табигатьтә начар чак юк У природы нет плохой погоды. Рус халык әйтеме. Кирәксә-кирәкмәсә дә Сүзне шуннан башлыйбыз: Йә яңгыр дип, йә аяз дип, Каргап, тиргәп ташлыйбыз. Эссе булса, яңгыр көтеп, Яңгыр яуса - кояшын. Сүз юктан сүз булсын дип тә Кайчак әйтеп куясың. Ни хәлдә дә табигатьнең Булмый начар һавасы. Сөйлибез еш бары шуңа: Без - табигать баласы.
Хәерле иртәләр белән!!! Сәгәт 4:37 ә мин йокламыем, сезгә бүләк эзерлим 😁
Исәнмесез, кадерле дуслар! ❤️ Без бүген студиядә генә бикләнеп ятмадык, тагын да зуррак эшкә тотындык. Сезнең өчен махсус, күптән көтелгән яңалык әзерлибез — үзебезнең авторлык җырыбызга КЛИП төшерә башладык! 🎬🎸 Күңелдән чыккан моңнарны, сүзләрне визуаль рәвештә күрсәтер вакыт җитте. Бик нык тырышабыз, уттай кайныйбыз! Команда белән көне-төне бер фикердә: сезгә ошаячак. Әлегә кадрлар артында ниләр барганын сер итеп саклыйбыз, ләкин тиздән барысы да ачыкланачак. Без инде түземсезлек белән премьераны көтәбез! ❓ Сез ничек уйлыйсыз, клибыбызның сюжеты нинди темага багышланыр икән? Комментарийларда фаразларыгызны языгыз! Иң кызыклы идея авторын бүләк көтә! Көтеп калыгыз! Якын арада очрашканга кадәр! ✌️
без подписи
Исәнмесез, кадерле дуслар! Менә без тагын сезнең белән! Тик бу юлы — яңа составта. Сезне «Яшьлек тавышы» дип исемләнгән концерт программасына чакырабыз! Бу кичтә сәхнәдә сезнең белән бергә булачакбыз: Татар эстрадасы йолдызы — Мөнир Рахмаев; Шулай ук киләчәк йолдызлар — Наргиз Мунасипов һәм Эльмир Илькаев. Кичәбез күңелле, дәртле һәм онытылмаслык була. Очрашканга кадәр! #ЯшьлекТавышы #Концерт #МөнирРахмаев #НаргизМунасипова #ЭльмирИлькаев
кызынып кайтырга кирәк. Жәй буе бакчада эшләмәгән дип уйларлар тагын
без подписи
без подписи
Сәләм сәләм дуслар!!!!! Йә, нәрсә генә әйтим инде... Бүген без Пермь теплоходын аяктан ектык! 🤪😎 Мунир абый белән палубада рәхәтләнеп күңел ачтык. Дискотека утлары суны да яктыртты бугай! Биюдән туктамадык та. Тарих битләренә язып куегыз: бу концерт көчле булды! 🔥⛴️
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
Кадерле дуслар! Кичә сәгать 20:00дә Башкултаево авылында «Яшьлек тавышы» дип исемләнгән бик бай эчтәлекле концерт программасы узды. Тамашачылар белән бергә зур сәхнәдән җыр-моңнарны бүләк иттек, күңелләрне җилкендердек. Хөрмәтле тамашачыларыбызга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм — сезнең алкышлар иҗатка яңа көч бирә! Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт! *** Кичне дәвам итеп, бүген үк безне тагын бер матур очрашу көтә! Сәгать 18:00дә Пермь шәһәрендә теплоходта очрашабыз. Кама елгасы буенча йөзеп, кичке манзаралардан ләззәтләнеп, кабатланмас кич үткәрергә чакырам. Пермьдәге очрашуга да көтеп калам! Күрешкәнче!
без подписи
без подписи