Гөлнур Сафиуллина
Статистика"Сөембикә" журналында, аның сайтында, блогымда чыккан язмалар. Хикәяләр.
- Последний пост
- 13 нояб.
- Последнее чтение
- 21:24
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 23
- Тип
- открытый
- Язык
- русский
- В каталоге с
- 15 авг.
- 1/24сутки в ленте
- —
- 1/48двое суток
- —
- 1/72трое суток
- —
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
без подписи
Яратам шушы вакытны: иртән урамга чыгасың, ә җилдән сирень исе килә...
Кирәк булса, саклап куегыз)
Минем хәлне балык күрсә, Күлен миңа бирер иде. Ул аңласа, суга керми, Утка үзе керер иде. Минем хәлне кошлар күрсә, Канатларын ташлар иде. Миңа биреп канатларын, Җәяү йөри башлар иде... Минем хәлне тик син генә Күреп тордың - җаның сукыр. Тик син салган яраларны Бер тотлыкмый сукыр укыр... Балык, кошлар минем хәлне, Минем хәлне белми әле. Аңлар иде Мәҗнүн үзе, Синнән алай булмый әле, Синнән... булмый... Нәҗибә Сафина (02.03.1949 - 11. 01. 2025)
без подписи
Салисә Гәрәева... Шигырьләре яшәгәндә, ул әле үзе дә безнең күңелләрдә яшәр. ...Бүген аны туган ягында – Минзәләсендә соңгы юлга озаттылар. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, Салисә апа... «Син ялгышкансың, Салисә апа!..» Шагыйрә турында Гөлнур Сафиуллина истәлекләре.
Күршем сөйли: - Миңа ул чакта утыз яшьләр булгандыр. Язва желудка дигән диагноз куйдылар. Ишеттем дә дөньялардан үттем... Хәзер минем белән нәрсә була инде, дим врачка. Минем әти шушы диагноз белән үлеп китте, диде ул... Сүз белән дә дәваларга укып кына өйрәнеп булмый шул. Әйтми торам: күршем инде күптән 70 нең өске ягында)
Көз билгеләре)
без подписи
без подписи
Кызык инде бу гөлҗимеш: бер ботагында җимешләр өлгерә, икенчесе чәчәк ата😍
Көннәрнең көзгә авышканын нигәдер гел сизми каласың. Быелгы җәйнең дә инде узуын күңелгә бер моңсулык кергәч кенә сизәсең. Башта әле бу күңел халәтеңне бик озак кына аңламый йөрисең. Бар да әйбәт бит, кайдан соң бу моңсулык дисең. Синең иң эчтә яткан күңел кылларына ул сизелер-сизелмәс кенә кагылып ала. Сак кына кагыла, әмма эзе кала! Нидер җитми, ниндидер бер кадерле әйбереңне югалткансың кебек тоела башлый. Кемдер (бик якын кешең!) сиңа әйтми-нитми юкка чыккан сыман. Саубуллашмый киткән... Бөтенләйгә киткән... Баксаң, тагын бер җәең узган икән. Инде көзләргә кереп барабыз икән...
Менә бу кечкенә матур кыз безнең яраткан җырчыбыз Зәйнәб Фәрхетдинова. Бүген аның туган көне! Танып була, әйеме)😍
("Мин сине шундый сагындым" төркеменә килгән хатлардан)
‼️Аноним‼️ Ул безнең мәктәпкә күрше авылдан йөреп укыды. Алар безнең 5 А классына 2 малай, 3 кыз килделәр. Яңа кластташларыбыз арасында ул үзенең матурлыгы һәм оялчанлыгы белән аерылып тора иде. Класс бүлмәсенә беренче килеп керүгә безнең күзләр очрашты... Мин кызыксынып карадым, ә ул таныш кеешсен күргән кебек елмаеп куйды. Иң беренче дәрестә үк укытучыбыз классны яңа укучылар белән таныштырды. Шунда аның исеме Илнар икәнен белдем. Шул көннән башлап, класска килеп керүгә аның күзләре иң беренче мине эзлиләр иде. Таба да, аннары тынычлангандай үз урынына барып утыра. Ул миңа сүз катырга бик озак кыйады. Оялып йөрүе булды бугай. Тора-бара ияләштек бер-беребезгә. Җай чыкса, сөйләшкәли башладык: уку турында, мәктәптән соң ниләр эшләве турында... Ул рәсем ясарга ярата иде. Бик оста ясый иде ул аны. Берсендә миңа көтмәгәндә бер кәгазь сузды. Ачып карасам – минем сурәт! Шунда ук үземне таныгач, күрәсең, охшатып ясаган булган инде. Кайбер көннәрне партага, минем алдыма конфет куеп китә. Миңа кызык! Рәхәт тә! Кызлар үртиләр, ә мин: «Без бит аның белән дуслар гына», – дип әйтәм. Шулай итеп без 8 нче класска да җиттек. Аның яныма килеп: «Әйдә, бүген сине озатып куям!» яисә «Әйдә, якын дуслар булыйк әле», – дигәне булмады. Бер тапкыр да. Бу аның тәвәккәлсезлеге, оялчанлыгы булдымы икән, белмим. Югыйсә үземне якын иткәнен сизә идем бит. Башка кызлар янына йөрүе, кемнедер озата кайтуы да ишетелмәде. Әгәр андый хәл булса, иң беренче миңа җиткергән булырлар иде. Минем инде яратышып йөргән егетем барын да белә иде ул. Моңсу күзләрен тутырып карый иде дә, башын аска ия иде... Андый минутларда үземне нигәдер аның каршында гаепле хис итә идем. Бары 10 нчы классны тәмамларга аз гына калгач, экзаменнарга әзерләнеп йөргәндә яныма килеп: - Әйдә, сине фотога булса да төшереп калыйм әле, истәлегең итеп саклармын, - диде. Мин дус кызым кызым белән матур урын сайладым да, аның белән фотога төшәргә киттек. Икебез генә дә төштек. Шунда ул беренче мәртәбә җилкәмнән кочты: фотога шулай төштек. Юллар шулай аерылды. Мин аның турында озак кына бер хәбәр дә ишетмәдем. Тормыш алга барды – еллар үтте. Бервакыт авылга җәяү гнеә кайтып барам (үзәк юлдан безнең авылга кадәр шактый гына керәсе бар). Каршы яктан килгән бер йөк машинасы минем турымнан узып китте дә, кинәт туктады. Миңа кемдер исемем белән дәште. Мин дә кире борылып, машина кабинасыннан төшкән кешегә каршы бара башладым. Үзем барам, үзем кабатлыйм: - Танымыйм бит... Танымыйм! Якынрак килсәм – Илнар! Үзгәргән, олыгайган. Күзләре генә шул... Килеп җитәрәк ул каршыма йөгерә башлады. Һәм йөгереп килеп кочаклап алды. - Сагындым! Ах, ничек сагындым мин сине! - ди. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә хәлләрне сорашабыз. Ул гаиләле булуын, нефть тармагында эшләвен, бу якларга эш белән кайтуын әйтте. Кире борылып, мине илтеп куймакчы булды. Мин, әлбәттә, каршы төштем: - Юк, юк, син мине утыртып кына җибәр берәр машинаны туктатып, - дидем. Озак та тормый, бер машина туктады – ул мине утыртып җибәрде. Әллә күп нәрсә сөйләшә дә алмый калдык. Берничә елдан, мин үзебез торган шәһәрдә якташлар кичәсе оештырып, шуны уздырып җибәрдем. Анда күп кенә видеолар, фотолар төшелде. Илнарның кече сеңлесе безнең шәһәрдә яши иде. Беркөнне ул минем эш урыныма килеп керде һәм шул кичәдә төшерелгән видеоларны һәм фотоларны сорады. - Абыйның сезне бик тә күрәсе килә, - диде. Мин үземдә булган берничә видеоны һәм фотоны биреп җибәрдем. Сеңлесе соңыннан шалтыратып: - Абый рәхмәт әйтергә кушты. Ул һаман да шул көе, бер дә үзгәрми дип әйтергә кушты. Аннары мин аны онытмадым, дип өстәде, - диде. Күңелдә бер моңсулык калды бу сүзләрдән соң. Әйтелмәгән мәхәббәт иде бу ахрысы. Тагын шактый гына вакыт узды. Һәм менә йөрәкне телеп, авыр хәбәр килде. Илнар үлгән... Мин бик озак фикерләремне җыя алмыйча йөрдем. Ничек... үлгән?! Әйтәсе сүзләрен дә әйтә алмыйча, әллә йөрәге янып, күңеле сызланып үлгәнме, белмим. Барысы да хәзер бер моңсу томан артында сер булып калды... Син мине өзелеп яраттың, Өметсез, җавапсыз, вакытсыз... Узса да көннәрем, күңелдә Калган шул ярату яктысы...
Рәсүлә Яруллинадан кичке сәлам😍
‼️Аноним‼️ Өч көн элек, исерек килеш ирем шундый авыр сүзләр әйтте. 😰😰😰 Берсен дә гомер онытылырлык түгел. Чынлап уйлап карасаң, гафу да итә торган түгел. Ә ул үзе мин бернәрсә дә хәтерләмим, андый сүзләр сиңа әйтә алмас идем, син аларны үзең уйлап чыгарасың ди. Исерек ни әйтмәс, аны тыңларга кирәкми ди. Ә мин киресенчә, кешенең синең турында нәрсә уйлаганын беләсең килсә, аны эчертеп кара дип ишеткәнем бар. Ничекләр яшәргәдер хәзер, белмим🫣🫣🫣 («Мин сине шундый сагындым" төркеменә килгән хатлардан)
‼️Аноним‼️ Өйләнгән ир белән кияүдәге хатын арасында дуслык булырга мөмкинме икән? Язышулар, тәртипсезрәк фотолар җибәрү дөрес түгел бит инде ул. Икесендә дә семья, балалар бит. Шушы соравыма ничегрәк җавап бирүче булыр икән. ("Мин сине шундый сагындым" төркеменә килгән хатлардан)
‼️Аноним‼️ Бу группада күбрәк хатын-кызлар утыра дип беләм. Күбегез әниләрдер, шуңа күрә хәлемне аңларсыз дип уйлыйм. Көннәрдән беркөнне кызыгыз кайтып, әни, мин гражданский брак белән яшәп карарга телим дисә ни дияр идегез? Күбегез каршы төшәм дип язачак инде. Мин дә каршы менә. Баш-аягым белән! Тик ул ишетергә дә, тыңларга да теләми. Теләсәң, никах укытырбыз, тик Загска бармыйм ди. Әгәр аның минем кеше түгел икәнен ярты елдан яки бер елдан аңласам, аннары аерылышыргамы ди. Ә минем кешеме, түгелме икәнен бергә яшәмичә белеп булмый ди. Сүз әйтә башласам, әтисе белән мине искә төшерә. Менә сезнең официальный брак булган, тик ул әтигә тагын әле гражданский брак белән дә яшәргә комачауламаган бит, шулай булгач аның нигә кирәге бар ди. Әтисе ул 10 нчы класста укыганда башка хатынга чыгып китте шул. Без бу хакта белгәндә аның ул хатында 5 яшьлек улы үсә иде инде. Бердәнбер кызымны мин дә ак күлмәкләр белән кияүгә бирү турында хыялландым. Бөтен әниләр кебек инде. Егетен дә начар дип әйтә алмыйм. Әниләре белән дә таныш. Ул як туйга бер дә каршы түгел. Ә минеке менә аягын терәгән, үз сүзеннән кире кайтырга уйламый. Кире бала да түгел кебек иде. Үз баламны бөтенләй белмәгәнмен икән. ("Мин сине шундый сагындым" төркеменә килгән хатлардан)
Атнаның иң авыры көне дип дүшәмбе санала. Бу чыннан да шулай. Дүшәмбе көнне без барыбыз да көчле стресс кичерәбез. Ике көн онытылып ял иткәннән соң кабат элекеге режимга керү бик авыр. Кемдер әле шимбә-якшәмбедә берәр бәйрәмгә барса, бигрәк тә. Алдагы эш атнасы шулкадәр озын тоела... Кайдан кәеф булсын инде?! Менә ни өчен атнаның беренче көнендә кешеләр бер-берсе белән ешрак сүзгә киләләр: эштә, өйдә, транспортта... Кортизол – ул стресс гармоны дип санала – йөрәк ритмын боза. Менә ни өчен дүшәмбе көнне инфаркт алу куркынычы 15 мәртәбәгә арта икән! Психологлар бу көнне ешрак елмаерга, ешрак мәзәкләргә куша. Һәм, әлбәттә, бернинди бәхәсләргә дә кермәскә! Аларны «ишетмәскә»! Үзегезне саклагыз!❤️ Матур көннәр барыбызга да!