tgindex
ХОЗУР ТВ телеканалы

ХОЗУР ТВ телеканалы

Статистика

🖥Беренче мөселман телеканалы 🌙 Ислам турында - татарча 📲Онлайн карау👇🏻 http://huzurtv.ru/tat

Последний пост
28 июн. 2024 г.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
0
Всего постов
21
Тип
открытый
Язык
tk
Категория
Религия
В каталоге с
15 авг.
Подписчики
416
0 за 1 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
1 011
21 постов
Вовлечённость
243,0%
к подписчикам
Постов в день
0,0
всего 21
Упоминаний
0
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
1/48двое суток
1/72трое суток

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • 28 июн. 2024 г.1 91043из huzurmedia

    Какие вопросы волнуют мусульман? 🤔 У муфтия Татарстана спросили о следовании мазхабу, о подготовке к жизни после смерти, размере махра, о том, как помочь мусульманке, которая сняла хиджаб и многом другом. 👉 Что ответит Камиль хазрат Самигуллин – смотри в большом интервью! Ссылка будет доступна на нашем канале! Следите за новыми постами! Подпишись и смотри на Ютуб-канале Хузур ТВ.

  • 28 июн. 2024 г.1 72322из dvmhuzur

    📣📣Алло! Без талантлар эзлибез! ✅✅Яшь һәм креатив мөселманнар игътибарына! 💫💫Сез өммәткә файда китерерлек идеяләр белән янасызмы? Кызыклы проектларыгыз бармы? 👉Димәк, сезне Мөселман яшьләре форумында көтәләр! 🏹🏹Монда сез үз социаль проектыгызны тормышка ашыру өчен грант ота алачаксыз 📈📈Иң яхшы стартаплар бәйгесендә катнашыгыз! ✅✅ 18 нче Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен гариза һәм проектыгызны җибәрегез! ☎️Белешмәләр өчен телефон: (843)237-97-61

  • 2 июн. 2024 г.1 27021из tatyaz

    без подписи

  • Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин провожает первых паломников в Хадж.

  • без подписи

  • 17 мая 2024 г.1 1501из dvmhuzur

    19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак.

  • 16 мая 2024 г.1 00312из dumrt_tatar

    Дуслар, бу вакыйгадан читтә калмагыз! Килсәгез - үкенмәссез! Сезнең өчен без әзерләдек: 🧑‍🧑‍🧒‍🧒🕋Нәзарәт тәүге тапкыр гаилә парлары арасында хаҗга 3 юллама уйната (һәр юллама 2 шәр кешелек). Төп шарт — Изге Болгар җыенына хәләл җефетең (ирең/хатының) белән килү һәм теркәлү урынында ЗАГС мөһере булган паспортыңны күрсәтү 🤲📿 Тәүбә кылу чарасы. Бу елдан җәмәгать белән тәүбә кылу Изге Болгар җыенының төп чарасына әйләнәчәк. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин нигез салган бу күркәм гадәт бик күпләрне үзенә җәлеп итә: “Тәүбә” чарасына Татарстан Нәзарәте һәм Россиянең Үзәк мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык имамнары һәм башка кунаклар җыелачак! Сез дә читтә калмагыз!

  • АЛЛАҺТАН КУРКЫРГА КИРӘКМЕ? Гаять мөһим һәм катлаулы сорауга Солтан хәзрәт Морадыймов җавап бирде. #хозур #хозуртв #җомга #җомгавәгазе #әхлак

  • 24 апр. 2024 г.8972из dumrt_tatar

    📺 “Хозур ТВ”ны тагын да күбрәк төбәкләрдә карарга мөмкин! 🌙 Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләр дә телеканал тапшыруларын карап хозурлана ала! “Хозур” нәшрият йорты һәм “Ростелеком” җәмгыяте арасында килешүгә кул куелды ✨ ☪️🕌📿 Бүгенге көндә “Хозур ТВ” каналы илебездә 13 төбәктә – Татарстан, Башкортостан, Мәскәү өлкәсе, Севастополь, Дагыстан, Чувашия, Түбән Новгород өлкәсе, Тында (Амур өлкәсе), Волгоград өлкәсе, Пенза өлкәсенең кабель челтәрләрендә, 755нче төймәдә Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә күрсәтелә. Телеканал тапшыруларын huzurtv.ru сайтында, шулай ук бушлай мобиль кушымталарда карарга мөмкин. 📺 Узган елны “Хозур ТВ” 200дән артык тапшыру әзерләде, шулай ук Чечня, Дагыстан, Төркия, гарәп илләренең нәфис фильмнарын, сериалларын, балалар тапшыруларын тәкъдим итте.

  • ❗️ИГЪТИБАР ❗️ АВЫР ТЕМА❗️ «Мәслихәт» тапшыруының бүгенге чыгарылышында Казан шәһәренең «Мәрҗани» мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов ҖАН ЧЫГУ темасын аңлата.

  • Әхлакны ничек булдырырга? Ислам дине нинди өлешләр бар? Әхлакны булдырып буламы? Бу һәм гыйлем белән бәйле башка сорауларга җавапны бүгенге җомга вәгазендә Инсаф хәзрәт Ибатуллин бирә. #хозур #хозуртв #җомга #җомгавәгазе #әхлак

  • 4 КЫЗ ҮСТЕРҮЧЕ ӘТИДӘН КИҢӘШЛӘР 👇🏻 Дүрт кыз атасы, «Иман Нуры» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров һәм өч бала анасы, «Хозур» НЙ нәшрият бүлеге җитәкчесе Гөлназ Ситдикова «Балалар тәрбиясе» темасына фикер алыша. Балаларны ничек тәрбияләргә? Ата-анага хөрмәтне ничек булдырырга? ❓ Балалар тәрбияләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә? ❓ Ничек тәрбияле бала үстерергә? ❓ Бу һәм башка сорауларга җаваплар «Фикер» тапшыруының «Балалар тәрбиясе» темасына багышланган чыгарылышында. #хозур #хозуртв #фикер #тәрбия

  • Кеше тормышы алдан язылганмы? Нәрсә соң ул язмыш һәм аннан узып буламы? «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев һәм танылган җырчы Иркә «Язмыш» темасына фикер алыша. Алар язмышка ышаналармы? Язмыш киртәләрен ничек җыңеп чыгалар? Бу һәм башка сорауларга җаваплар «Фикер» тапшыруының «Язмыш» темасына багышланган чыгарылышында. #хозур #хозуртв #фикер #язмыш

  • 10 апр. 2024 г.641из rustamminnikhanov

    Чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм! Иминлек, бәхет, сәламәтлек телим. С благословенным праздником Ураза-байрам!

  • Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы✨ Раббыбыз безнең уразаларыбызны, гыйбадәтләребезне һәм игелекле гамәлләребезне кабул әйләсен! #рамазан #уразагаете #ураза #хозур #думрт

  • Остазбикә — кем ул? Остазбикә булу җиңелме? Казан шәһәренең «Гадел» мәчете остазбикәсе Фәниябикә абыстай Җәләлиева һәм танылган дини блогер, замана остазбикәсе, хәләл эшмәкәр Альбина Фазлыева «Остазбикә» темасына фикер алышалар. Остазлык нәрсәдән башлана? Остазбикә булуның уңай һәм тискәре яклары кайда? Остазлык эшендә иң кирәк сыйфат нинди? Бу һәм башка сорауларга җаваплар «Фикер» тапшыруының «Остазбикә» темасына багышланган чыгарылышында яңгырый. #хозур #хозуртв #фикер

  • Бүгенге чыгарылышта Раил хәзрәт Әхмәтов Рамазан аеның фазыйләтләре, аерым алганда ФИТР һәм ФИДИЯ СӘДАКАЛАРЫ турында сөйли. #хозур #хозуртв #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап

  • «Фикер» тапшыруының яңа чыгарылышы инде әзер👌 Тапшыруга сылтама кирәкме? #хозур #хозуртв #фикер

  • 23 мар. 2024 г.74569из dvmhuzur

    Күңел тынычлыгын югалтканда укыла торган дога Мәскәүдә булган вакыйгалардан соң, күпләребез күңел тынычлыгын югалттык. Борчу, кайгы күңелегезне били башласа, бу доганы укыгыз👇 Пәйгамбәребез ﷺ бу доганы күп укый торган иде: 🤲🏻 «Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл». 🤲🏻 «Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам». Пәйгамбәребез ﷺ әйтүенчә, кайгы-хәсрәт яйсә борчу биләп алганда, кеше: 🤲🏻 «Аллаһүммә инни габдүк, үәбнү габдик, үәбнү әмәтик, нәсыяти биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гадлүн фийә када‘үк, әс‘әлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк, әү әнзәлтәһү фи китәбик, әү галләмтәһү әхәдән мин халкыйкь, әүистә‘ҫәртә биһи фи гыйлмил-гайби гыйндәк, ән тәҗгаләл-Куръәнә рабигә калби үә нүра садри үә җәлә‘ә хүзни үә ҙәһәбә һәмми», − дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аны сагышыннан коткарыр һәм кайгыруын сөенечкә алыштырыр. 🤲🏻 «Әй, Аллаһ! Хакыйкатьтә, мин Синең колың, Синең колың булган ир-атның угълы һәм Синең колың булган хатын-кызның угълы. Мин тулысынча Синең кулыңда, Синең хөкемең минем өчен мәҗбүри тиешле, ә Синең миңа билгеләгән карарың гадел. Мин Синнән, Үзеңә Үзең исемләгән яки Китабыңда иңдергән яки мәхлукларыңның берсенә белгерткән яки Үзеңдә яшереп калдырган һәрбер исемең белән сорыйм; Коръәнне минем калебемнең язы ит, күкрәгемнең нуры ит, кайгымның бетү сәбәбе ит һәм тынычсызлыгымның китүе ит!» #ислам #дин #динтурында #борчу

  • Рамазан аенда кеше нинди гамәлләргә игътибар итәргә тиеш? Бүгенге чыгарылышта Төньяк төбәк казые, Теләче районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйли. #хозур #хозуртв #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап