Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп
Статистика- Последний пост
- 15 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 62
- Всего постов
- 65
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 13 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 19
- 1/48двое суток
- 21
- 1/72трое суток
- 23
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
«Тышлыкта үзебезнекеләр» сәхифәсенең чираттагы герое – «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары машина йөртүчесе Рафаиль Җәләлетдинов! 🚘 Журнал битләрендә урын алачак вакыйгалар, гаиләләр, мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр янына нәкъ менә ул исән-имин илтеп җиткерә. • Юлга чыкканда дустың үзеңнән яхшырак булсын ди. Рафаиль абый турында бу сүзләр. Соңаруны белмәс, күп сөйләшмәс, исән-имин йөртеп кайтыр! Үз гомеренә үткән чакрымнары исәпләп бетергесез. • Дүрт оныкның яраткан бабасы, тагын бер дәрәҗәле вазифасы – каһарман әтисе ул! «Зола» позывнойлы улы Алексей дүртенче ел хәрби операциядә. Гуманитар ярдәм җыюда иң актив хезмәткәрләребезнең берсе дә Рафаиль абый.
Хәерле иртә! Килешәсезме? @magarifgaile
🏫 Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга эш сәфәре барышында Тукай районындагы «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагеренда һәм Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбендә булды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Следопыт» лагере быел июльдә капиталь төзекләндерүдән соң кабат эшли башлаган. Шуннан бирле анда 600 дән артык бала ял иткән. Рөстәм Миңнеханов лагерьның торак корпуслары, медицина пункты һәм ашханәсе белән танышты. Ул биредә балаларның имин ял итүе һәм төрле чаралар үткәрү өчен кирәкле шартлар тудырылганын билгеләп үтте. Сәфәр дәвамында Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбе белән дә танышты. Ул сыйныф бүлмәләрен, лабораторияләрне, интерактив актлар залын, китапханәне, скалодромны һәм ашханәне карады. 📖 ТР Рәисе шулай ук мәктәптәге уку программасы һәм балалар өчен тудырылган шартлар белән кызыксынды. Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте @magarifgaile
📄Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә өй эшләре гамәлдән чыкмаячагын белдерде. Аның сүзләренчә, өй эшләре дәрестә үтелгән материалны ныгыту һәм кабатлау өчен кирәк. Шул ук вакытта өй эшен бирү тәртибен камилләштерү планлаштырыла. @magarifgaile
без подписи
Викторина! Сезнең җавапларыгызны комментарийларда көтәбез ⬇️
📕 Казанда 29 август көнне Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Чара вакытында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен уздыра – республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак. Акциядә һәркем катнаша ала, моның өчен акчаларны zakyatrt.com сайты аша җибәрергә мөмкин. ✏️ Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш – 13:00 сәгатьтә. @magarifgaile
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
🎾 Спорт сәламәтлекме? Кайсы очракта файда китерәм дип зыян салырга мөмкин? Физик активлыкның төрләрен аерырга һәм тормышыбызга дөрес итеп кертергә өйрәник.Тренировкалар вакытында җәрәхәтләрне булдырмау кагыйдәләрен барлыйк. Игътибар - безнең карточкаларга! #карточкалар 📝 Ясалма фәһем ярдәмендә Гүзәл Закирова ясады @magarifgaile
Хәерле иртә! Бүген, 14 август көнне, Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Кайбер районнарда яңгыр явуы ихтимал. 🌡 Һава температурасы: +12°... +17°
🥇 «Ана даны» медаленә Яр Чаллы шәһәренең 96нчы «Умничка» балалар бакчасы тәрбиячесе Анна Комарова лаек булды. Фото һәм видео: Гөлүсә Закирова @magarifgaile
🥇 Дүрт бала әти-әнисе — Татьяна һәм Виктор Видмановлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. @magarifgaile
без подписи
📜 «Татарстан Республикасының халык укытучысы» мактаулы исеменә лаек булдылар: — Ильясов Фаварис Зиннур улы — Азнакай муниципаль районының 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе физик культура укытучысы; — Әхмәтшина Татьяна Иван кызы — Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
без подписи
Викторина! 📄 Сезнең җавапларны комментарийларда көтәбез!