«Шәхес» аланы 💜
Статистика«Шәхес» аланы – балаларның сәхнә сәнгате һәм ШТК өлкәсендә сәләтләрен үстерү өчен уңайлы мохит тудыручы җәйге смена 📅Үткәрелү вакыты: 3-20 август, 2026 ел 👜 Үткәрелү урыны: «Йолдызлы» базасы (Лаеш районы) 🫂 Катнашучылар яше: 9-18 яшь
- Последний пост
- 23:15
- Последнее чтение
- 09:02
- Постов за неделю
- 20
- Всего постов
- 29
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 251
- 1/48двое суток
- 287
- 1/72трое суток
- 310
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Бүген бездә «Сабантуй» исемле кичке чара узды!🔥 Сәлкешләребез төрле күңелле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын һәм тапкырлыкларын сынадылар. Шулай ук иҗади чыгышлар, җырлар һәм биюләр кичебезгә аерым ямь өстәде.💃🎶
Бүген бездә «Шәхес»нең «Хан һәм Ханбикә» исемле кичке чарасы узды! 👑🔥 Сәлкешләребез интеллектуаль сорауларга җавап биреп, белемнәрен һәм эрудицияләрен сынадылар, ә иҗади чыгышлары белән үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. 🦔
Уку-укыту программасының 3️⃣нче циклы дәвам итә! 💜✨
Бүген бездә «Топ спикер» исемле кичке чара узды! 🎤✨ Сәлкешләребез үз фикерләре, кызыклы карашлары һәм үзенчәлекле чыгышлары белән барыбызны да шаккатырдылар. Һәр чыгышта үзгә фикер һәм ихлас хисләр чагылды. 💜 Кичебез бик җылы һәм үзенчәлекле атмосферада узды! ✨
Бүген бездә кызык уены узды! 🏠🔥Сәлкешләр төрле һөнәрләрне сайлап, үз кандидатураларын тәкъдим иттеләр һәм килеп туган ситуациягә карап, ни өчен нәкъ менә аларның уенда калырга тиешлеген дәлилләделәр.
Бүген бездә кичке цирк чарасы узды! Һәр төркем үзенең үзенчәлекле тамашасын тәкъдим итте, ә цирктагы җәнлекләр төрле гаҗәеп трюклар күрсәтеп, барыбызны да шаккатырды!🎪 Кич бик күңелле һәм истәлекле узды! Ура! 💜🎉
Бүген бездә чын зоопарк квесты узды! 🐾💜 Җәнлекләр көтмәгәндә качып киттеләр, ә сәлкешләр аларны эзләргә юл тоттылар! Алар барлык «качуыларны» да таптылар, алар белән күңелле вакыт үткәрделәр һәм һәрберсенә кире өенә кайтырга ярдәм иттеләр.
без подписи
Бүген бездә КВНның икенче уены узды!Бу юлы сәлкешләр үзләрен яңа форматта сынап карадылар — шаяртуларны алдан әзерләмичә, барысын да шунда ук уйлап табарга туры килде. Көтелмәгән шаяртулар, күп көлү — кичебез бик күңелле узды!🔥
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
Иң якты мизгелләр монда! 💜
Бездә менә шундый шәп остаханәләр узды! 🔥
без подписи
Бүген бездә «Эшмәкәр көне» гөрләп узды! 💼 Сәлкешләр үз бизнесларын булдырып, үз идеяләрен тормышка ашырдылар һәм осталыкларын күрсәттеләр! 💡📈 Алар сату-алу алып барып, үзара хезмәттәшлек итәргә һәм эшмәкәрлек серләрен сынап карадылар. Ә кичен төрле призлар белән күңелле аукцион узды! 🎁
Хәзер сәлкешләребез аланыбызның биюен өйрәнәләр! 💃🕺💜
без подписи
Кичә бездә «Бию пэрие» исемле кичке чара узды! 💃🔥 Сәлкешләр соло һәм дуэт форматында импровизациядә көч сынаштылар, ә һәр төркем үзләре әзерләгән биюләрен тәкъдим итте. Шулай ук кичнең иң кызу мизгелләренең берсе — рэп-баттл булды!🎙️ Кич бик күп эмоцияләргә, көлүгә һәм күтәренке кәефкә бай булды! Һәркем үзенең иҗатын күрсәтеп, сәләтен сынап карады һәм бу кичне күңелле итеп үткәрде!💜