Мөслим-информ / Муслюмово
Статистикаhttp://muslumirc.ru Татарстан Республикасы Мөслим районында булган актуаль яңалыклар.
- Последний пост
- 15 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 55
- Всего постов
- 225
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 54
- 1/48двое суток
- 61
- 1/72трое суток
- 66
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Хәерле иртә, дуслар! Шимбә көне һәммәбезгә уңышлар алып килсен! Лилия Шәймиева фотосы. #Мөслимбу
Бу көнне бала белән үткәрер өчен нишләргә? Тулырак: https://intertat.tatar/news/ati-anilarga-1-sentyabrda-yal-kon-alu-ysullary-5880402 Интертат МАХта
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
«Урман иле»ндә музыкаль фейерверк! Менә ничек күңелле һәм шау-шулы узды Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм театр, вокал-хор бүлеге укучылары катнашында 1 көн «Урман иле» лагереның дүртенче сменасында! Кунакка килүчеләр ял итүче балаларга чын музыкаль бәйрәм бүләк итте. Бу гади концерт түгел, ә чын музыкаль ярыш иде! Лагерьның ике отряды музыкаль батлда көч сынашты – кем кычкырыбрак, кем күңеллерәк, кем моңлырак таныш җырларны башкара? Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар җырладылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр – хәтта урман да алкышлардан уянды! Ярыш дустанә бәйрәмгә әверелде – әлбәттә, дуслык җиңде! Программаның иң күркәм мизгеле – «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе – Г.М. Юсупова). Аларның утлы ритмнары һәм йөрәккә үткән балладалары барысын да – кече яшьтәгеләрдән алып вожатыйларга кадәр – әсир итте! Укытучылар: А.Р. Шайгарданова, М.М. Ахметзянова, Г.И. Галиева, Г.М. Юсупова һәм Л.Р. Замалова иҗат белән бергә витаминлы бүләкләр дә алып килделәр – алма, груша һәм яшелчәләр. Бу көн күңелләрдә озак сакланыр: елмаюлар диңгезе, ачык тавышлар, чын күңелдән хисләр һәм безнең укытучыларның ял итүче балаларга карата кайгыртуы. Рәхмәт «Урман иле»нә кунакчыл кабул итү өчен, ә артистларыбызга – онытылмас музыка һәм изгелек фестивале өчен! Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане! Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье. Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год. Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий. Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи. Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00 #КонтрактМинобороныРТ
без подписи
Хуҗабикәләр өчен берничә файдалы киңәш. Тулырак - Марсель Гарифуллин ясаган карточкаларда. #карточки_МИ #карточки
Парк балалар тавышыннан гөрли. Мөслимдә А. Пушкин исемендәге ял зонасының төзекләндерелгән өлеше ачылды Яңа объектлар: памп-трек һәм уен мәйданчыгы Бүген район үзәгендә дистәдән артык ял паркы, скверлар бар. “Кояшлы Ык” ял зонасы үзе генә дә берничә аланны үз эченә ала. Спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган “Яшьлек” спорт комплексы да кич саен балаларның шат авазларына күмелә. Мөслимнең А. Пушкин исемендәге паркы 2015 елда төзелгән иде. Дистә еллар дәвамында мөслимлеләргә хезмәт иткән парк ремонт сорый башлады. 2025 елда паркта “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проекты ярдәмендә өч елга исәпләнгән төзекләндерү эшләре башланып китте. Биредә спорт сөюче, актив балалар өчен памп-трек мәйданчыгы ачылды. Анда балалар һәм яшүсмерләр скейтбордта, роликларда, самокатта һәм велосипедта йөри. Быел исә паркта балалар өчен заманча уен җиһазлары урнаштырылган мәйданчык пәйда булды. Аңа резин келәм җәелде. Рәхмәт сүзләре һәм киләчәккә планнар Шушы көннәрдә Пушкин исемендәге паркның төзекләндерелгән өлешен ачу тантанасы узды. Чарада район җитәкчелеге һәм төзүчеләр катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин ремонт һәм төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп һәм үз вакытында башкарган өчен төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. – Парк һәрвакыт балалар тавышыннан гөрләп тора. Безнең төп бурычыбыз – балаларга ял итү өчен имин һәм кызыклы шартлар тудыру. Өч ел элек паркны заманча итеп үзгәртү хакында карар кабул иткән идек. Быел да эш барды. Ул киләсе елда да дәвам итәчәк. Паркка үзгәрешләр кертү буенча фикер-тәкъдимнәрегез булса, без аларны тыңларга әзер, – диде Альберт Хуҗин. – Җәй – балаларның ял итү чоры. Шөкер, бүген районыбызда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Парк-скверларда балалар да, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә ял итә, спорт белән шөгыльләнә, кунакларын алып килә. Пушкин исемендәге паркны карап тотучы “Карлыгач” балалар бакчасы коллективына ихластан рәхмәт! Паркны төзекләндерүдә армый-талмый хезмәт куйган “Мост” җәмгыяте эшчеләренә дә рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә бу парк тагын да матуррак, уңайлырак булачак! Паркта балаларның шат авазлары тынып тормасын, ә әти-әниләр, өлкәннәр биредә күңелле ял итсен! Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 14 август саныннан укыгыз. Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Миңнеханов ятимнәрнең коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләвен контрольгә алырга кушты. Ул Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышында шулай дип белдерде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләвен контрольгә алырга өндәде. Ул Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышында шулай дип белдерде. «РФ Президенты Владимир Путинның социаль ятимлекне киметү буенча йөкләмәсе – даими контрольдә. Без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез, ләкин монда аңлаешсыз күренешләр күп әле. Ятимнәр үзләре кайчак үзләрен тиешенчә тотмый. Аларны торак белән тәэмин итүгә без бик зур акчалар бүлеп бирәбез. Ә алар коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә 97 миллион сум бурычы җыелган. Алар дәүләт пособиесендә яшәргә тиеш түгел бит», - диде республика җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлгә шәһәр һәм район җитәкчеләренең игътибарын юнәлтергә кушты. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелүен әйтте. Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, 4 меңнән артык кеше фатир алу реестрында тора. 2024 елдан аларга шулай ук күчемсез милек сатып алу өчен түләүләр бирелә. «Бурычлар артуга юл куймас өчен фатирлардан файдалануны һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүне контрольдә тотарга кирәк», – дип искәртте ул. Фото – Татар-информ
Виктория җиләкләрен көзгә тукландыру. Бакчачы Рәмзия Ахмадуллина тәкъдим итте. Яфракларны кисеп чистарткач, яхшылап сугарабыз. Шуннан сон, сыек кына итеп марганцовка эремәсе белән коендырабыз (бер төпкә 0,5-1 л тирәсе). Икенче көнне азотлы ашлама кертәбез. Мочевина (10 л суга 1 аш к., бер төпкә 0,5-1 л (төпнең зурлыгыны карап) яки тирес әчетеп сибәбез. Бераз су кушып әчеткән тиресне, тавык тизәген 10 л суга 0,5 л, сыер тизәген 10 л га 1 л салып сыеклыйбыз. Алдан су сипкән җиргә һәр төпкә 0,5-1 л итеп салып чыгабыз. Әгәр җиләкләрдә корткыч боҗәкләр күзәтелгән булса, алдан агулыйбыз. Нинди агу куллансак та ярый. Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар Фото – Мөслим-информ архивыннан
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
В Татарстане всё честно, в отличии от некоторых других регионов При наборе на контрактную службу часть рекрутеров не из Татарстана могут приукрасить свои условия или вообще соврать. Разбираемся в деталях. Отправить заявку: @heroestatarstan_bot #Татарстан #СлужбаПоКонтракту #КонтрактВТатарстане