tgindex
Движение Первых | Черемшанский район

Движение Первых | Черемшанский район

Статистика
@myperviecheremshanказахский

Местное отделение Российского движения детей и молодёжи «Движение Первых» Черемшанского района РТ Будь с нами! Будь в движении! Всё только начинается!

Последний пост
2 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
0
Всего постов
251
Тип
открытый
Язык
казахский
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
546
0 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
123
40 постов
Вовлечённость
22,5%
к подписчикам
Постов в день
0,0
всего 251
Упоминаний
4
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
102
1/48двое суток
116
1/72трое суток
126

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • ✨ «Ура, авылга!»проектының йомгаклау кичәсе —онытылмас мизгелләр! ✨ Кичә кич безне матур йомгаклау тантанасы көтте. Бу гадәти булмаган мөһим кунаклар белән үтте: 👨‍💼 Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Габдрәшит кызы Гүмерова 🏛️ Мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Василий кызы Иляева 🏡 Лашман авылы җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы Фәттахов Әлеге хөрмәтле кунаклар безнең проектның уңышлы үтүенә нәтиҗә ясап, башкарган эшебезне югары бәяләделәр. 🙏 Һәрбер катнашучы бала, Тимур Җәүдәт улы Сөләймановтан махсус таныклык алдылар. 📜 Ә безнең тырыш оештыручыларга исә, рәхмәт хатлары тапшырылды. 💌 Кичәбезнең матур бизәге, балалар өчен әзерләнгән сюрприз — танылган җырчы һәм музыкант Фәнзиль Шәрәфетдиновның концерты булды! 🎤🎸 Концерттан соң, хисләрне дәвам итеп, кайнар дискотека гөрләде! 💃🕺 Мөмкинлекләр тудырган өчен «Алдынгылар хәрәкәтенә» зур рәхмәт! 🙏 Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар! 👋 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • 🎉 «Ура, авылга!»проектында Сабантуе — балалар өчен зур бәйрәм! 🎉 Кичә безнең «Ура, авылга!»проектыбызда Сабантуе үткәрелде! 🥳 Балалар өчен бу чын-чынлап онытылмаслык көн булды. Без барлык гадәти Сабантуе ярышларын да уздырдык: 🤸‍♀️ Капчык киеп йөгерү 🥚 Кашыкка йомырка салып йөгерү 🐎 Ат чабышы (әлбәттә, уен атында! 😉) 🥛 Катыктан тәңкә эзләү 🤼 Көрәш (кечкенә батырлар өчен!) … һәм башка бик күп кызыклы уеннар! Балалар барлык ярышларда да актив катнашып, бик күп матур бүләкләр җыйдылар! 🎁 Шатлыклы авазлар, елмаюлар, көлүләр — моның барысы да кичәге көннең бизәге булды. Ә аннары, бәйрәмне дәвам итеп, Гөлнара апабыз коймак пешерү остаханәсе оештырды. 🥞 Тәмле-тәмле коймаклар пешереп, аларны рәхәтләнеп чәй яки сок белән бергәләп авыз иттек. ☕️🥤 Бу көн балаларга да, олыларга да бик күңелле, җылы хисләр бүләк итте. Без һәр мизгеленнән канәгать калдык! 😊 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • 🎉 «Ура, авылга!»проектында дүртенче көннең матур мизгелләре! 🎉 «Ура, авылга!»проектыбызның дүртенче көне дә истәлекле вакыйгаларга бай булды. Кичке сәгатьләрне без махсус рәвештә безнең проеет өчен төшерелгән татар телендә фильм карау белән башладык. 🎬 Фильм герое, Минтимер, безнең проектта катнашучы балалар кебек үк, авылга әби-бабасы янына кунакка кайткан. Бу бик мәгънәле һәм тирән хисләр уята торган фильм. Сезгә дә, дусларыбыз, бу фильмны карарга киңәш итәбез! 🌟 Бу көн безнең өчен икеләтә бәйрәм булды! Чөнки безнең Айзилә исемле матур кызыбызның туган көне дә шушы көнгә туры килде. 🎂 Аны ихлас күңелдән котладык, иң матур теләкләребезне юлладык! Ә кичнең тәмамлануы — ул инде чын-чынлап күңел ачу! 🎶 Рәхәтләнеп дискотекада биедек, һәрбербезгә шатлык, энергия һәм җылылык өстәде бу кич. Күңелгә дә, тәннәргә дә хуш килде бу матур, уйланырга этәрүче һәм шатлыклы кич. 😊 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • ☀️ Хәерле иртә, дуслар! ☀️ Бүген безнең «Ура, авылга!»проектында зур бәйрәм — Сабантуй! 🥳🎉 Чын милли бәйрәм мохите хөкем сөрәчәк! Ә кичәге көн дә истә калырлык булды! 🤩 Без сөлге җыйдык. Бөтен авылны бер итеп, җырлап-биеп, татар халкының борынгыдан килгән гадәтләрен башкардык. 💃🕺 Чынлап та, Әмир халкы бик игелекле, юмарт булып чыкты! 👏 Һәрберсе үз өлешен кертергә ашыкты, шактый гына бүләкләр җыелды. 🎁 «Алачык» чишмәсе 💧 белән дә танышырга өлгердек. Табигать кочагында, гүзәл чишмә янында ял итү, тәмле пикник оештыру — күңелгә бик үк рәхәт булды. 🌳🧺 «Бәхетле мизгел» уенын уйнарга да вакыт таптык. 🧩 Ә сезне, дуслар, бүген Сабантуйга чакырабыз! 🤩 Килегез, бергәләп күңел ачыйк, милли гореф-гадәтләребезне искә төшерик! 🎊 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • Хәерле кич, дуслар! 🌙 Бүген безнең көн маҗараларга бай булды! 🥳 Көнебез туры таяк, гимнастика, Алдынгылар флешмобы белән башланып китте. 🤸‍♀️✨ Шуннан соң безне әкиятләр турында кызыклы квиз көтә иде. 📚💡 Районыбызның китапханәчеләре Габдулла Тукайның әсәрләренә н гезьәнеп эшләнгән «Кәҗә белән сарык һәм башкалар» әкиятен күрсәттеләр. 🎭🐐🐑 «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы апалары безгә фольклор дәресе үткәрделәр. 🎶💃 Безгә әле бүген кунакка якташыбыз, танылган эшмәкәр һәм меценат Фазыл Әгъзам улы Әгъләмов килде! 🤩 Ул балаларга туган телнең мөһимлеген һәм татарлыгыбыз белән горурлану турында сөйләде. 🗣️❤️ Без бергәләп татар халык уеннарын да уйнадык! 🏹🪅 Көнне без балалар мәйданчыгында күңел ачып тәмамладык! 🧸🎈 Көнебез бик уңышлы узды! 👍✨ #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • 🌞 Хәерле иртәләр, кадерле дусларыбыз! 🌞 «Ура, авылга!» проектының Әмир ааылында икенче көне болаерак узды. Безгә кунакка Әлмәт шәһәреннән талантлы язучылар килде! 🖋️ Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, күренекле язучы Равил Сабыр 🌟, якташыбыз, күбебезгә таныш булган Рәмзия Габделхакова ✍️, һәм шагыйрә, җырчы, композитор Людмила Аланлы 🎤 белән бик күркәм очрашу уздырдык. 🤩 Кунакларыбыз балалар өчен күчтәнәчкә бик матур китаплар да алып килгәннәр иде. 📚 Очрашудан соң, «Ак калфак» оешмасы апалары белән бергә тарихи экскурсиягә юл тоттык. 👩‍🌾 Апаларыбыз иген игүнең, урак өстенең һәм көлтә бәйләүнең борынгы серләрен безгә күрсәттеләр — бу барыбыз өчен дә искиткеч, уникаль күренеш булды! ✨ Аннары «Тансык»чишмәсенең тарихы белән таныштык. 💧 Аннан чирәмлектә пикник оештырдык 🧺, туп уйнадык ⚽ һәм иң мөһиме — бер-беребез белән аралаштык, фикер алыштык.🤝 Бүген дә безне бик кызыклы көн көтә! 👋 Безнең белән булыгыз, дуслар! #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • 🎉 Кичәге кичтән истәлекләр! 🥳 Узган кичне без «Мин беләм» дигән музыкаль-интеллектуаль уен уздырдык! 🎶🧠 Акыллы башлар һәм зирәкләр җиңү яулап, бүләкләргә ия булдылар. 🎁 Узган ел балалар бик яраткан «Бәхетле мизгел»уеннарын да дәвам иттек. 🧸 Шактый малайлар һәм кызлар бүләкләр оттылар! 🏆 Аннан соң, «шәмчек» янында балалар үз хис-кичерешләре, уй-фикерләре белән уртаклаштылар, теләкләрен белдерделәр. 🙏 Сүз иреклеге, ачыклык —безнең приоритет! ✨ Көннең соңын кемнәрдер татарча дискотекада биеп, кемнәрдер туп уйнап үткәрде. ⚽💃 Шулай итеп, безнең хозур кичебез бик күңелле һәм истәлекле булып узды! 🥰 Киләсе көннәребез дә шундый мавыктыргыч, күңелгә хуш килерлек булыр, дуслар! #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • ✨ «Ура, авылга!» проекты старт алды! ✨ Сәләм, дуслар! 👋 Без кичә Әмир авылында үзебезнең «Ура, авылга!» дигән мавыктыргыч проектыбызны башлап җибәрдек! 🚀 Бу могжизалы чарада катнашырга 70тән артык бала җыелды! 🤩 Барсы белән дә якыннан танышып, бер-беребезгә эчкерсез елмаюлар бүләк итеп, без командаларга бүлендек. 🤝 Һәр команда үз исемен, девизын һәм хәрәкәтен уйлап тапты — бу мизгелләр бик көчле энергия белән тулы иде! 💪 Без татар халык уеннарына чумдык, аларның матурлыгына һәм тәрбиялелегенә тагын бер кат инандык. 🧸 Плакатлар ясау — бу безнең хыялларны, уй-фикерләрне кәгазьгә төшерү мөмкинлеге булды. 🎨 Ә татар халык орнаментларыннан брошьлар ясау — бу безгә борынгы сәнгатьнең серләрен ачты, һәрбер бала чын сәнгать әсәрен иҗат итте! 💖 Кыскасы, бер минут та буш вакытыбыз булмады! ⏱️ Без бик канәгать, чөнки бу көнне без бергәләшеп бик күңелле һәм файдалы итеп уздырдык! 🥳 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • 🎉 Дуслар! «Ура, авылга!»проектыбызда көннәр тиз узып китте! 🚀 Кичә без район үзәгендә узган бу гаҗәеп сәяхәтебезнең йомгаклау кичәсенә җыелдык. ✨ Проектыбызны йомгаклап, кичке тантанада барлык катнашучы балалар Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов исеменнән таныклыклар алдылар! 📜 🙏 Проектны оештыруда ярдәм иткән һәркем дә рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 💌 Сезнең тырышлыгыгыз аркасында бу көннәр искиткеч булды! Әти-әниләр белән бергәләп, халкыбызның күңелле күмәк уеннарын уйнадык. 👨‍👩‍👧‍👦 «Бәхетле мизгел» дип исемләнгән уенда да бик күп бүләкләр уйнатылды! 🎁 Бәйрәмебезгә кунак булып килгән Ди-джей Али 👍 иң шәп дискотека оештырды! 🎶 Биедек тә, күңел дә ачтык! 💃🕺 Без сезнең белән хушлашмыйбыз, кадерле балалар! 🥰 Бары тик «Киләсе очрашуларга кадәр!» дип кенә әйтәбез. Сезне бик яратабыз! ❤️ #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • ✨ Дуслар! ✨ Кичә безнең «Ура, авылга!» проектында Сабан туе гөрләде! 🎉 Мәйданчыгыбызда төрле уен-көлке, шаян ярышлар узды: капчык киеп йөгерү 🏃‍♂️, кашыкка йомырка куеп йөгерү 🥄🥚, чүлмәк вату 🏺💥, катыктан тәңкә эзләү 🥣💰, аркан тартышу 💪, ат чабышлары 🐎… Бөтен җир шау-гөр килде! 🥳 Малайлар, кызлар читтә калмады, бар да ярышларда катнашырга ашыкты! 🤩 Һәркем Сабантуе бүләген «эләктерде».🎁🏆 Азактан Гөлнара апа безгә тәмле коймак пешерергә өйрәтте! 🥞 Аланлыкта утырып, тәмле коймаклар белән сыйлануыбызга ни җитә! 😋 Җәй ☀️. Авыл 🏡. Рәхәт! 🙏 Әби-бабай, рәхмәт! ❤️ #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • Дуслар, кичәге кичке чараларыбыз белән уртаклашабыз. Кичебезне татар халык уеннарыннан башладык: «Капкалы», «Кулъяулык», «Түбәтәй» — бу уеннар безне берләштерде, күңелле мизгелләр бүләк итте! 😄🥳 Аннары «Ура, авылга!»проекты өчен махсус төшерелгән «Минтимер һәм аның дуслары» дигән фильм карадык. 🎥🍿 «Шәмчек»тә җыелып, уй-фикерләребезне, кичерешләребезне уртаклаштык. 🗣️ Бу мизгелләр безгә бер-беребезне тирәнрәк аңларга булышлык итте. Ә иң мөһиме —татарча дискотека! 🎶💃🕺 Биедек, җырладык, авыл мохитеннән ләззәт алдык! Җәй! Авыл! Рәхәт! Әби, бабай! Рәхмәт! Бу көннәрне онытырлык түгел! 🙏💖 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • Бүген безнең «Ура, авылга!»проектында - Сабантуй! 🥳🚀 Ә кичә, татар милләтенең иң матур бәйрәме алдыннан, без бер күркәм һәм гаҗәеп гореф-гадәтебезне — «Сөлге җыю» ны уздырдык! 🎊 Чирмешән урамнары буйлап, көйләп-җырлап, Сабантуйга бүләкләр җыя барганда, халкыбызның юмартлыгына, игелеклелегенә һәм бер-беренә булган хөрмәтенә тагын бер кат инандык. 🙏💖 Районыбыз үзәгендә мәдәният хезмәткәрләре безне кызыклы уеннар белән көтеп торалар иде. 🤩 Әлбәттә, арыганчы уйнап, кулдагы кәрзиннәребезне тәм-томга белән тутырып кайттык! 🍬🍪😋 Аннары, бераз ял итеп, «Әлмәндәр» дигән татарча мультфильм карадык. 🎬 Ә кичке чаралар хакында киләсе постта сөйләрбез! 😉 ✨ #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • 🎉 «Ура, авылга!» проектыбыз дәвам итә! 🏡 Кичә безнең яшүсмерләр клубыбызга бик күңелле кунаклар килде! 🤩 Районыбызның талантлы китапханәчеләре 📚 балалар өчен «Кәҗә белән Сарык» могжизалы әкиятен 🎭 сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу әкият, белгәнебезчә, бөек Габдулла Тукайның башка гаҗәеп әсәрләрен дә үз эченә ала 🌟. «Ак калфак» татар хатын—кызлары оешмасының уңган апалары 🧶 балалар өчен кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар һәм мавыктыргыч фольклор сәгате үткәрделәр 🎶. Уен-көлке, шаян моңнар 🎈 белән көнебез күз ачып йомганчы үтеп тә китте! 💨 Һәрвакыт шулай бергәләшеп, күңелле итеп яшик! ❤️ #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • ☀️ «Ура, авылга!» белән Чирмешән гүзәллекләренә сәяхәт! 🌳 Бүген «Ура, авылга!»балалары Чирмешән үзәгенә истәлекле сәяхәттә булды! ✨ «Хезмәт Батырлары»урамындагы һәр такта янында туктап, район тарихын, геройларын барладык 🗣️🌟. «Халыклар дуслыгы»йортында туган ягыбызның бай мирасы белән таныштык 🏡💖. Билгесез Солдат һәйкәле янында батырларны искә алып, венок салдык 🙏🕊️. «Җиңү паркы»нда, матур күл тирәсендә табигатькә сокланып, онытылмаслык пикник оештырдык 🧺🍓. Дусларча көлешеп, рәхәтләнеп уйнап, җәйнең матур көненнән канәгать булып кайттык! 🤩🥳 «Ура, авылга!» проекты һәркем өчен ачык! 🚀 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • 🚀 Хәерле иртә, кадерле дуслар! ☀️ Кичәге күңелле кичке чараларыбыз турында сезнең белән бүлешәсебез килә! 🤩 Без яңа дусларыбыз белән таныштык 🤗, бергәләп «шәмчек» уздык. 🕯️ Аннары, кызыклы музыкаль-күңел ачу уенын «Бас-бас»уйнадык! 🎶💃🕺 Тарихыбыз белән бәйле бу кызыклы уенны белмисезме? «Бас-бас» — бу татар халкының борынгы уеныннан чыккан, ул хәтта заманча «музыкаль кәнәфи»уенын да хәтерләтә. 🤩🎤 Уеннан соң татарча дискотекада биедек! 💃🔥 Дуслар белән җәйге кичне бергә үткәрү — ул чыннан да үзенчәлекле һәм истә калырлык мөмкинлек! ✨ Сез дә безнең белән булдыгызмы? Яисә киләчәктә кушылырга телисезме? 👇 Комментарийларда языгыз! 😉 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • Сәләм, дуслар! 👋 Бүген бездә зур яңалыклар! 🤩 «Ура, авылга!»проектыбыз тагын да ныгып, Чирмешән авылында үз эшен дәвам итә! 🚀 Шушы проектның барышын белмәгәннәр, ишетмәгәннәр булса, рәхим итегез! 🙌 Әле һаман да соң түгел! 😉 Сезне көтә: Кызыклы программа 🥳 Матур бүләкләр 🎁 Шәп кәеф һәм дулкынландыргыч мизгелләр! ✨ Бүген Чирмешәндә беренче көн бик матур узды! 😍 Таныштык, дуслаштык, бер-беребезне яхшырак белдек һәм төркемнәргә бүлендек. 🤝 Һәр төркем үзенең исемен 📛, девизын 🗣️ һәм хәрәкәтен 🕺💃 уйлап тапты! Татарстан Республикабыз турында кызыклы викторинада 🧠 җиңү яуладык, татар милли бизәкләреннән 👍 матур брошка ясарга өйрәндек 🧶. Ә соңыннан татарча мультфильмнар карап 🎬 күңел ачтык! Бер минут та буш вакытыбыз калмады! 💯 Ә иң мөһиме, без бүләкләр дә алып кайтып киттек! 🎁 Кичке мавыктыргыч чаралар турында исә киләсе постта укый алырсыз! 😉 Көтеп алыгыз! ❤️ #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • От тебя зависит победа отряда из Татарстана на «Зарнице 2.0» ‼️ Команда «Пираньи» из Лаишевского района сейчас представляет нашу республику на окружном этапе в Оренбурге. Мы можем помочь им с одним испытанием — нужно просто подписаться на их группу в ВК по ссылке. Давай поддержим наших ребят! #движениерт #ДвижениеПервых

  • Ә кичен безнең өчен махсус ябылу тантанасы булды. 🌟 Бу көнне без барлык оештыручыларыбызга һәм ярдәмчеләребезгә Тимур Сөләйманов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырдык. 🙏 Сезнең тырышлыгыгыз — зур ярдәм! ❤️ Шулай ук, безнең яраткан балаларыбызга һәрберсенә таныклыклар бирдек. 📜 Кичке чарабызның төп кунагы — Алдынгылар хәрәкәтеннән Фәнзил Шәрифуллин килде! ✨ Фәнзил сәхнәдә чын ут чыгарды, биюләре белән безне дә, балаларны да бик нык тәэсирләндерде. 🕺💃 Татарча дискотека 🎶, чын күңелдән чыккан сөйләшүләр 🗣️, Сайбуллашулар 🤝 — болар барысы да кичә кич булды! Менә шулай итеп, Бәркәтә авылында узган бу бик матур смена күз ачып йомганчы узды да китте. ⏳ Хәтердә калырлык мизгелләр күп булды! Без сезне, кадерле балалар, бик нык яратабыз! 🥰 Сез —безнең киләчәгебез! 💖 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • 🎉 Сәләм, дуслар! 🎉 Сабантуйлар күптән уздылар инде диеп уйлыйсызмы? Ялгышасыз! 😉☝️ Безнең «Ура, авылга!»проектында балалар Сабантуе кичә генә узды әле! 🥳 Балалар һәртөрле Сабантуй ярышларында актив катнашып, бик күп матур бүләкләр яуладылар! 🎁 🤼‍♂️ Менә шундый көч сынашулар булды: Капчык киеп йөгерү 🏃‍♀️ Кашыкка йомырка куеп йөгерү 🥚 Ат чабышы 🐎 Аркан тартышу 💪 Көянтә, чиләк белән су ташу 💧 Көрәш 🥇 Катыктан тәңкә эзләү 💰 … һәм, әлбәттә, башка бик күп кызыклы ярышлар! Шулай итеп, безнең бәйрәм гөр килеп узды! 🤩 Йөгерешеп, уйнап, арып беткәч, Гөлнара апа пешергән мич коймаклары белән сыйлануыбыз бик урынлы һәм искиткеч тәмле булды! 🥞😋 Шулай ук, Гөлнара апа балалар өчен коймак пешерү остаханәсен дә оештырды. 👩‍🍳✨ Кичәге көндезге чараларыбыз күз ачып йомганчы узды да китте. ⏳ Әмма һәр мизгеле шатлыклы, истәлекле булды! 🥰 #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхЧеремшанскийрайон

  • Важное напоминание: осталось 2 дня до окончания заявочной кампании на международный лагерь «Друзья»! Приглашаем всех, кто интересуется дипломатией, изучением иностранных языков и мечтает пообщаться с их носителями, любит путешествовать и хочет внести свой вклад в развитие международного сотрудничества. Уже 20 июля мы закроем сайт с регистрациями и запустим этап тестирований и собеседований. А пока ждем ваши заявки по ссылке) ПС: Успейте подать заявку и не забудьте рассказать всем друзьям 😉