Ришат Курамшин
Статистика- Последний пост
- 13 авг.
- Последнее чтение
- 05:44
- Постов за неделю
- 4
- Всего постов
- 20
- Тип
- открытый
- Язык
- русский
- В каталоге с
- 16:44
- 1/24сутки в ленте
- 41
- 1/48двое суток
- 46
- 1/72трое суток
- 50
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Ассаляму алейкум, дорогие братья и сёстры! 🌙 Пятница — лучший день для садака! Посланник Аллаха, мир ему и благословение Аллаха, сказал: «Милостыня ничего не убавляет от имущества» (Муслим) Общая цель — 200 000 ₽. На сегодняшний день собрано 13 055 ₽, остаётся собрать 186 945 ₽. 💫 Каждое ваше пожертвование — это вклад в духовное развитие общины, поддержку образования и благоустройство медресе. Не упускайте возможность сделать доброе дело в благословенный день Джума! 📿 Сделайте садака и защитите себя от пламени Ада прямо сейчас: https://kukmor-medrese.ru/
🤲🏻Әссәләмү гәләйкүм, газиз дин кардәшләребез! 🕌Инде игълан ителгәнчә, хәзерге вакытта мәдрәсәбез бинасында ремонт эшләре бара. Яңгырдан зыян күргән өске каттагы класслар ремонтланды, хәзер беренче каттагы фойедаһәм ашханәдә төзекләндерү эшен башлап җибәрергә ниятләп торабыз. 🤲🏻Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итү мөмкинлеген файдаланып, саваплы булыйк! Аллаһның рәхмәте белән бу айда инде 13 мең сумнан артык җыелды. Бу – динебезгә битараф булмаучыларның юмартлыгы нәтиҗәсе! 🌿Әлеге хәйрия эшендә һәр көнне катнашырга була, шулай да Җомга көнендә кылынган изге гамәл Аллаһ Раббыбыз каршында аеруча кыйммәтле санала. 🔗Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru 🤍Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм хәдисләреннән билгеле булганча, сәдака бирү авыруларны дәвалый һәм бәла-казалардан саклый. (Әбү Давыд, Тәбәрани).
МӘҮЛИД АЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! 13 август кояш баеганнан соң һиҗри календаре буенча Рабигуль-әүвәл ае башлана. Мәгълүм булганча, бу айда Аллаһның соңгы илчесе Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм туган. Шуңа күрә мөселман халкы аны Мәүлид ае дип атый. “Мәүлид” сүзе гарәп телендә “туу, туган вакыт” дигән мәгънәне белдерә. Ә инде динебездә “Мәүлид” дип сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнеңтуу вакыйгасын атыйлар. Быел Рабигуль-әүвәл аеның беренче киче 13 август Җомга киченә, ә беренче көне 14 август Җомга көненә туры килә; ахыргы киче һәм көне дә шулай ук Җомгага туры килә. Рәсүлебез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу айның 12 сендә туганын исәпкә алсак исә, быел аның туган көне белән бәйле төп чаралар августның 24-25 сендә билгеләп үтеләчәк. Шулай да пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шәхесенә өстәмә игътибар юнәлтү, аның эш-гамәлләрен, күркәм әхлагын бер-беребезгә үрнәк итеп белдерү максатыннан Мәүлид белән бәйле чаралар гадәттә ай дәвамында үткәрелә. Пәйгамбәребез хөрмәтенә дини мәҗлесләр оештыру,вәгазьләр сөйләү, салаватлар әйтү, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу файдалы һәм саваплы мөстәхәб гамәлләрдән санала. “Әнбия” сүрәсенең 107 аятендә Аллаһы Тәгалә ахыргы илчесенә мөрәҗәгать итеп әйтә: “(Йә Мөхәммәд,) Без сине бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек” (21 : 107). Ә “Әхзәб” сүрәсенең 56 аятендә мөэмин-мөселманнарга дәшеп, Аллаһ Раббыбыз: “Дөрестән дә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр. Йә иман китерүчеләр! Сез дә аңа салаватлар әйтегез һәм сәламнәрегезне җиткерегез!” – дип боера. Шулай итеп, Мәүлид вакыйгасы белән бәйле чаралар үткәрүнең максаты ул – пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмне искә алу, аның турындагы мәгълүматны яңартып башкаларга җиткерү. Мондый чаралар мөселманнарның, гомум халыкның ислам дине тәгълиматын, тарихын үзләштерүенә, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм сөннәтенә якынаеп, күңелләребезне аның күркәм әхлагы, нәсыйхәтләре илә яктыртуына хезмәт итә. Аллаһның ахыргы илчесе тормышыннан үрнәк алып, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп әйләсен!Аллаһның яраткан илчесе, ахырзаман пәйгамбәре туган Рабигуль-әүвәл ае мөбарәк булсын! Ришат хәзрәт Курамшин.
без подписи
kukmor-medrese.ru
АЛЛАҺКА ЫШЫНУЧЫ ДҮРТ ТӨРКЕМ Иман, ягъни Аллаһны тану – иң зур байлыктыр... Иман ул – үзенә күрә бер рухи халәт. Кешеләрнең Аллаһка ышанулары берничә төрле булырга мөмкин. БЕРЕНЧЕ ТӨРКЕМ – үзләренә нәрсәдер кирәк булганда гына Аллаһны искә төшерүчеләр: мәсәлән, кайсыдыр әйбергә ия булырга теләгәндә яисә нинди дә булса дөньяви максатка ирешәсе килгәндә. ИКЕНЧЕ ТӨРКЕМ – ниндидер куркуга төшкәндә, үзләренә нәрсәдер янаганда Аллаһны искә төшерүчеләр: андый кешеләр, гадәттә, бәла-каза вакытында, ниндидер куркыныч хәлдән имин калыр өчен Аллаһка мөрәҗәгать итәләр. ӨЧЕНЧЕ ТӨРКЕМ – Аллаһка рәхмәт белдерүчеләр, һәрвакыт шөкер итеп яшәүчеләр: бу төркем әһелләре Аллаһы Тәгаләгә барысы өчен дә – эшләгән куллары, йөргән аяклары, күргән күзләре, ишеткән колаклары, ашаган ризыклары, хәтта сулаган һава өчен дә Аллаһка һәрдаим рәхмәт белдереп яши, шуңа күрә рәхмәт йөзеннән Аллаһ кушканнарны үтәп, Ул тыйган нәрәсәләрдән тыелып яшәргә тырыша. ДҮРТЕНЧЕ ТӨРКЕМ – Аллаһны ихлас яратучылар төркеме: бу кешеләр шатлык булса да, кайгы килсә дә, тормыш тыныч барса да, борчу-мәшәкатьләр килеп чыкса да – бернигә карамастан АЛЛАҺНЫ ЯРАТА, Аңа ихлас гыйбадәт кыла. Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
🕌Сафәр ае һәм аның беренче Җомгасы мөбарәк булсын! 🌱Әлхәмдү лилләһ! Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм туплау дәвам ителә. Аллаһның рәхмәте белән июль аенда инде 40 мең сумнан артык җыелды. Бу – дин эшенә битараф булмаучыларның юмартлыгы нәтиҗәсе. 🤲🏻Кукмара мәдрәсәсе – халыкка иман нигезләрен өйрәтүче, күркәм әхлак һәм Аллаһ китабына мәхәббәт тәрбияләүче белем үзәге. Җәйге чорда мәдрәсәдә ел саен балалар өчен көндезге лагерь үткәрелә, ремонт эшләре һәм башка эшләр башкарылып, яңа уку елына әзерлек бара. 🎯Шушы ай максаты – 200 мең сум. Җыеп бетерәсе кала – 159000 сум. 🔗Ярдәм итәргә: kukmor-medrese.ru 💚Шәригать буенча Сафәр аенда ниндидер аерым гамәлләр кылу каралмаган булса да, сәдака һәрвакытта да иң олы гыйбадәтләрдән санала. Ә мөбарәк Җомга көне моның өчен бик олы форсат булып тора. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә барча изге гамәлләребезне кабул итсен!
без подписи
Ә СЕЗ КЕМГӘ ЫШАНАСЫЗ? Хәсән әл-Бәсри исемле хикмәт иясе (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: “Аллаһы Тәгалә Үзе бар кылган бөтен мәхлуклары өчен ризыкларын һәм башка нәрсәләрдән торган өлешләрен тәкъдирләп, шуларны аларга һичшиксез бирәчәге турында мин Коръннең 90 лап аятендә укыдым, һәм фәкать бер аятьтә генә: “Шәйтан сезне фәкыйрьлек белән куркыта һәм яманлык эшләргә боера”, – дип язылганын беләм (2 : 268). Ә без нишлибез соң? 90 урында китерелгән Хаклык иясенеңсүзләрендә шикләнәбез, ә бер урында китерелгән ялганчы мәлгуньнең сүзен дөрескә чыгарабыз...
без подписи
без подписи
🕌Зөлхиҗҗә ае – изгелек эшләү өчен яхшы форсат 🤲🏻Әлхәмдү лилләһ! Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм туплау дәвам ителә. Аллаһның рәхмәте белән май аенда инде 30 мең сумнан артык җыелды. 💚Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне – аеруча бәрәкәтлеһәм савабы күп булган вакыт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Игелекле гамәлләр эшләнгән көннәр арасында Аллаһ өчен шушы ун көннән дә сөеклерәк көннәр юктыр”. 📚Кукмара мәдрәсәсе – халыкка иман нигезләрен өйрәтүче, күркәм әхлак һәм Аллаһ китабына мәхәббәт тәрбияләүчебелем үзәге. Биредә эшләүче мөгаллимнәр хезмәтенең җимеше – шәкертләрнең күңелендә гомерлеккә калучы нур. 🎯Шушы ай максаты – 200000 сум. Җыеп бетерәсе кала – 169000 сум. 🔗Ярдәм итәргә: kukmor-medrese.ru 🤲🏻Зүлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә Коръән уку, зикер, сәдака кебек саваплы гамәлләр Аллаһ юлындагы бөек иҗтиһад-тырышуга тиңләшә.
БУ ДӨНЬЯНЫҢ ДҮРТ ТАЯНЫЧЫ Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгалә барча галәмнәрне һәм бу дөньяны юктан бар кылган һәм шулар белән идарә итә. Галәмдә эленеп торган җир шары фәкать Аллаһның әмере вә рөхсәте белән билгеләнгән урында торып беркая күчми, каядыр очып китми. Аллаһ Раббыбыз Үзенең Кадирлеге белән шушы бөек тәртипне урнаштырган һәм шул тәртип Аның олуг Рәхмәте илә саклана. Алай булмаса, җир шары кояшка якынаеп, биредәге бөтен нәрсә янып бетәр иде, һәм киресенчә – без яшәгән җир шары кояштан ерагайса, биредәге бөтен нәрсә өшеп һәлак булыр иде. Димәк, безне бөек Яратучыбыз – Аллаһ Сүбехәнә үә Тәгалә генә яшәтә... Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу дөньядагы тормышта кешелек җәмгыяте гадел, тыныч, уңышлы, бәрәкәтле яшәсен өчен Аллаһы Тәгалә аерым шартларын да билгеләгән. Алар хакында төрле хәдисләрдә мондыйрак мәгълүмат китерелә: قوام الدنيا بأربعة أشياء، بعلم العلماء وعدل الأمراء وسخاوة الأسخياء ودعوة الفقراء “Фани дөньяның дүрт таянычы бар: галимнәрнең гыйлеме, әмирләрнең гаделлеге, бай кешеләрнең юмартлыгы һәм фәкыйрьләрнең догасы”. Әлеге фикернең мәгънәсе шундый: бу тормыш алга барсынөчен, галимнәр гыйлем таратырга, байлар зәкят-сәдака чыгарырга, әмирләр гаделлек белән идарә итәргә, ә гади халык догада булырга тиеш. Дөрестән дә, галимнәр дөрес итеп гыйбадәт кылырга, ягъни Аллаһ хөкемнәре буенча яшәргә өйрәтсә, байлыкка ия булучылар мохтаҗларга ярдәм итсә, җитәкчеләребез илгә файдалы булырга тырышып, гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсә, ә гомум халык гел догада булып Аллаһтан муллык, бәрәкәт һәм тынычлык сораса, бу дөнья тормышыгадел дә, матур да, тыныч та булыр иде... Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
без подписи
🕌Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм – әҗер-савап тупларга бер форсат! 🎯Кукмара мәдрәсәсе эшчәнлегенә ярдәм итү дәвам ителә! Шушы айга максат – 200 мең сум. Җыелган акча мәдрәсәнең счетына кереп, соңыннан коммуналь чыгымнарны каплауга, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләүгә тотылачак. 🤲🏻Сезнең ярдәмегез тотрыклы эшләргә мөмкинлек биреп, мәдрәсәгә бер терәк булыр. 📚Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бәрәкәт теләүче бер кешегә шундый киңәш биргән: “Сәдака бирүне туктатма. Алай итсәң, Аллаһы Тәгалә дә сиңа бәрәкәтен бирүне туктатмас”. (Бохари җыентыгы). 🔗Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru 🌿Мәдрәсә эшчәнлегенә керткән өлешегез – тормышта бәрәкәт артуга бер сәбәп булыр ин шәә Аллаһ.
без подписи
https://kukmor-medrese.ru/
🕌Әссәләмү гәләйкүм, газиз дин кардәшләребез! 💚Шәүвәл аеның мөбарәк Җомга көнендә сезгә нык иман, саулык, иминлек, тынычлык һәм бәрәкәт теләп, изгелек эшләргә чакырабыз: Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итү мөмкинлеген файдаланып, саваплы булыйк! 🤲🏻Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: «Сәдака {кешенең} мал-мөлкәтеннән бернәрсә дә киметми». 🌿Белем йортына бирелгән матди ярдәм ул – милләтебезнең рухи үсешенә һәм әхлакый тәрбиясенә бер мөһим өлеш. Изге Җомга көнендә шушы изгелекне эшләү мөмкинлеген кулланыйк! Айлык максат – 200 000 сум. Шушы ярдәмнәрегез мәдрәсә бинасын тотуга, остазларга хезмәт хакы түләүгә тотылачак. 🔗Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru 🤲🏻Дин белеме юлына бирелгән сәдака ул – Җәһәннәм утыннан саклаучы калкандыр.
без подписи
🕌Кукмара мәдрәсәсенә бергәләп терәк булыйк! Әлхәмдү лилләһ! 💚Аллаһның рәхмәте белән инде 124885 сум җыелды. Кукмара мәдрәсәсе – дини белем бирелеп, әдәп-әхлак һәм исламга мәхәббәт тәрбияләнә торган гыйлем үзәге. Биредә иман нуры яктысында бүгенге һәм киләчәк буын тәрбияләнә. 🌿Мәдрәсәгә ярдәм итеп, без өммәтебезнең киләчәге игелекле, гыйбадәтле, сәгадәтле булуына үз өлешебезне кертәбез. 🎯Айлык максат – 200 000 сум. Җыеп бетерәсе кала – 75115 сум. 🔗Ярдәм итү өчен: kukmor-medrese.ru 🤲🏻Һәрбер сәдака ул – милләттәшләребезнең дини белем алу мөмкинлегенә бер өлеш.