✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨
Статистика«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы saf-radio.ru 📩Хезмәттәшлек һәм мөрәҗәгатьләр өчен контакт @saf_radio 🌐Kid's radio in Tatar, Made in Kazan ——— market-affiliate
- Последний пост
- 10 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 20
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 72
- 1/48двое суток
- 82
- 1/72трое суток
- 88
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
«Елмай» 😊 балалар паркында 🎬 ачык һавада кино кичләре дәвам итә: «Мулан» мультфильмы (2006), 12 август, 19:00. Казан Кирмәнендә: 🎧 «Простая история» аудиоспектакле – балалар өчен Кремль урамы буйлап квест-сәяхәт (12+). 12, 14 август, 17:00; БИЛЕТЛАР; 💃🏻 Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Бергә биибез! — Танцуем вместе!» татар халык биюләре буенча остаханә. 15 август, 14:00, 15:00, 16:00. 🎭 Гавәми урыннар ишегалдында Руслан Риманасның «Пассажир свидания: станция Она» спектакле (14 август, 18:00; 15 август, 13:00, 17:00) һәм «Сахтиан» спектакле (16 август, 17:00). Казан циркында 🎪 «Без носков» клоуннар триосының 🤡 «Давай играть!» интерактив гаилә спектакле (0+). 14 август, 18:00. БИЛЕТЛАР. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 Альбина Абдулованың «Трудности перевода. Шекспира ли мы читаем и как на самом деле зовут Гарри Поттера?» лекциясендә (12+) массакүләм мәдәният әсәрләрен тәрҗемә итүнең нечкәлекләре, кыенлыклары һәм үзенчәлекләре турында сөйләшү узачак. 14 август, 18:30. Теркәлү өчен СЫЛТАМА. Казан зоопаркында 🐘 Бөтендөнья фил көне уңаеннан зур чаралар көтелә. Программада: остаханәләр, филләр турында лекция һәм квиз, «Замбези елгасы» буйлап экскурсия, хайваннарга азык әзерли торган «Кипер» кулинария станциясе, диджей-сетлар, китап зоналары һ.б. 16 август, 13:00–20:00. Керү билетлар буенча. ТУЛЫРАК. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🎭 «Туган Батыр» спектакле – балалар һәм олылар өчен музыкаль фэнтези (6+). 16 август, 17:00; БИЛЕТЛАР. «Әкият» курчак театрында 🎎 спектакльләр сезоны ябылса да, экскурсияләр 19 августка кадәр дәвам итә (6+). Әкият дөньясына чумарга теләүчеләр театр фойесы, тамаша заллары һәм музей белән таныша ала. Экскурсия 30-40 минут бара, көн саен 11:00, 14:00, 16:00 сәгатьтә башлана. БИЛЕТЛАР.
Хәерле август иртәсе белән, дуслар!☀️ Ничек кәефләрегез?💛 Афишабызга күз салсагыз, бу атнада кайларга барып булганын белерсез🤗 «Хобби-бокс» яшүсмерләр клубы ⚽️ актив чаралар программасын дәвам итә: кызыклы остаханәләр, спорт уеннары, бию флешмоблары һәм күңелле конкурслар көтелә. 10-11 август– Абу Даби поселогы (Волшебная урамы, 20); 12-13 август – Чебакса (С.Соколов урамы, 18); 14-15 август – Дәрвишләр бистәсе (Станция урамы, 9), 10:00-13:00. Керү ирекле (0+). ТУЛЫРАК. «Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 бу атнада биш чор белән танышу мөмкинлеге булачак. ⚔️ «Рюриковичи: 862-1598» экскурсиясе (6+), 11 август, 14:00; БИЛЕТЛАР; 👑 «Романовы: 1613-1917» экскурсиясе (6+), 12 август, 14:00;БИЛЕТЛАР; 📖 «По страницам истории Татарстана: от Волжской Булгарии до Казанской губернии» экскурсиясе (12+), 12, 15 август, 16:00; БИЛЕТЛАР; 🏅«От великих потрясений к Великой Победе: 1914-1945» экскурсиясе (12+), 13 август, 14:00; БИЛЕТЛАР; 🇷🇺 «Россия–Моя история: 1945–XXI век» экскурсиясе (12+), 14 август, 14:00; БИЛЕТЛАР.
«Черек күл» паркында 🌳📚 «По краям» дип аталган китап туры узачак. Программада – лекцияләр, яңа чыккан китапларны тәкъдим итү, ярминкә. 31 июль – 2 август. ТУЛЫРАК. «Шәрык клубы» комплексында 🎥 «Әрем исе» видеоспектакле (12+). 31 июль, 18:30. БИЛЕТЛАР. Кремль яр буенда🍦җәйнең иң тәмле чарасы – Туңдырма фестивале узачак. Өч көн дәвамында 14 резиденттан төрле туңдырмалар алып ашарга була. 31 июль — 2 август. «МИЛЛЕНИУМЛЕНД» күңел ачу паркының (Фатыйх Әмирхан урамы, 1Е) 🎡 1 августта рәсми ачылышы булачак. Иртәнге 10нан төнге 10га кадәр бәйрәм программасы көтелә: 🎨 иҗади остаханәләр, 🫧 төрле шоулар, 🎩 фокуслар, ✍🏻 граффити, 💃 дискотека һ.б.! Биредә баулар паркы, «Топиари» парк-музее, альпакалар, аттракционнар, уен зоналары урын алган, килеп карагыз!✨ ТУЛЫРАК. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 Л.И.Алексееваның «Круг замкнулся: как "Смешарики" впитывали культуру и стали её частью» лекциясе (12+). «Смешариклар» мультфильмында урын алган Пушкин шигырьләре, Тарковский әсәре, Винни-Пух, «Прощание славянки» һ.б. турында сөйләшү. 2 август, 14:00. ТЕРКӘЛҮ. «Әкият» курчак театрында 🎎 спектакльләр сезоны ябылса да, экскурсияләр 19 августка кадәр дәвам итә (6+). Әкият дөньясына чумарга теләүчеләр театр фойесы, тамаша заллары һәм музей белән таныша ала. Экскурсия 30-40 минут бара, көн саен 11:00, 14:00, 16:00 сәгатьтә башлана. БИЛЕТЛАР.
Хәерле көн, дуслар!☀️ Ничек хәлләрегез?🤗 Кызу июль ае да ахырына якынлаша, августка аяк басабыз. Бу атнага нинди планнарыгыз бар? Афишабыз белән танышып чыгыйк💃🏻 «Елмай» 😊 балалар паркында: 🎶 «Звуки лета» балалар музыкаль концерты, 28 июль, 18:00-21:00; 🎬 ачык һавада кино кичләре кысаларында «Мост в Террабитию» фильмы (2006), 29 июль, 19:00. Казан Кирмәнендә: 🎧 «Простая история» аудиоспектакле – балалар өчен Казан буйлап квест-сәяхәт (12+). 29, 31 июль, 17:00; БИЛЕТЛАР; Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда: 💃🏻 «Бергә биибез! — Танцуем вместе!» татар халык биюләре буенча остаханә узачак. 1 август, 14:00, 15:00, 16:00. 🎵«Вдохновлённые Татарстаном» чаралар программасы кысаларында «Сорнай» фольклор ансамбле, «Каравон» фольклор ансамбле, «Риваять» төрки-татар этно-төркеме чыгышлары. 2 август, 14:00. «Калейдоскоп» паркында 🎸 яшүсмерләр өчен гитара киче узачак. «Ачык микрофон» да көтелә: чыгыш ясарга теләсәң, СЫЛТАМА буенча теркәл, гитараңны алып кил һәм яраткан җырыңны башкар. 30 июль, 17:00.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🎭 Брест академия драма театры гастрольләре: 21 июль, 19:00 – «Трибунал» спектакле (12+), БИЛЕТЛАР; 22 июль, 19:00 – «Маскарад» спектакле (16+), БИЛЕТЛАР. Казан Кирмәнендә: 🎧 «Простая история» аудиоспектакле – балалар өчен Казан буйлап квест-сәяхәт (12+). 22, 24 июль, 17:00 (алдан язылып барырга кирәк); БИЛЕТЛАР; 🕺🏻 Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Бергә биибез! — Танцуем вместе!» татар халык биюләре буенча остаханә узачак. 25 июль, 14:00, 15:00, 16:00. 🎭 Руслан Риманасның «Пассажир свидания: станция Она» спектакле, 25 июль, 13:00, 17:00; 26 июль, 12:00, 15:00. «Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре дәвам итә: 🎬 «Как стать принцессой» фильмы (2001), 22 июль, 19:00; 🎬 «Кунг-фу панда» мультфильмы (2008), 26 июль, 19:00. Очрашу урыны – парк сәхнәсе. ТУЛЫРАК. Татарстан Республикасының Милли музее ишегалдында 🎶 «Летний словарь» шигъри-музыкаль концерты (6+) узачак. Казанга багышланган иҗади очрашуда Олеся Балтусова һәм Альбина Әпсәләмова шигырьләрен, Эльмира Галиева һәм Дмитрий Бикчәнтәевның музыкаль чыгышларын тыңлап булачак. 22 июль, 19:00. Керү ирекле. «Шәрык клубы» комплексында 🎥 «Сөясеңме, сөймисеңме...» видеоспектакле (12+). 23 июль, 18:00. БИЛЕТЛАР. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 төрле яшьтәге балалар өчен квизлар – китап сөюче яшь детективлар маҗаралар аша үтеп, китап шифрларын чишәчәк, яшерен исемнәрне беләчәк һәм яраткан әкиятләрен яңа, яктан ачачак: 📚 «Шуршим-листаем» квизы (12+), 25 июль, 11:00; БИЛЕТЛАР; 📚 «Әкият артыннан әкият» квизы (6+), 26 июль, 11:00; БИЛЕТЛАР. «Әкият» курчак театрында 🎎 спектакльләр сезоны ябылса да, экскурсияләр 19 августка кадәр дәвам итә (6+). Әкият дөньясына чумарга теләүчеләр театр фойесы, тамаша заллары һәм музей белән таныша ала. Экскурсия 30-40 минут бара, көн саен 11:00, 14:00, 16:00 сәгатьтә башлана. БИЛЕТЛАР.
Хәерле иртә, дуслар!💚 Кыздыра бүген☀️ Җәйнең яртысы инде үтеп тә китте, каникулларда кайларга бардыгыз? Бу атнада нишләргә уйлыйсыз? Белмәсәгез, афишабызга күз салыгыз🤗 «Казан» гаилә үзәге янында 🛕 20 июль көнне чәкчәктән 10 метрлы манара төзиячәкләр. Проект кондитер Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә 70 белгеч тарафыннан тормышка ашырылачак. Манара төзегәнне көн дәвамында сәгать 10нан алып кичке 6га кадәр күзәтеп булачак. 16:00 сәгатьтә Россиянең гастрономия рекордлары китабында рәсми рәвештә теркәлгәннән соң, кунаклар аны авыз итеп карый алачак. Керү ирекле. Иске Татар бистәсендә (К.Насыйри урамы, 26) ☀️ «Җанлы бистә» программасы: 💃🏻 21 июль, 18:30 – җәйге сәхнәдә татарча зумба киче (0+). Теркәлү өчен СЫЛТАМА. 🪡 Күннән төрле эшләнмәләр ясау буенча остаханә (7+). 24 июль, 19:00. Теркәлү һәм тулырак мәгълүмат алу өчен СЫЛТАМА. 🐱 «Казанские котята» интерактив балалар программасында уеннар, иҗади остаханәләр. 27 июль, 17:00, җәйге сәхнә. Теркәлү өчен СЫЛТАМА.
Казан Кирмәнендә: 🎧 «Простая история» аудиоспектакле – балалар өчен Казан буйлап квест-сәяхәт (12+). 15, 17 июль, 17:00 (алдан язылып барырга кирәк); БИЛЕТЛАР; 🕺🏻 Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Бергә биибез! — Танцуем вместе!» татар халык биюләре буенча остаханә узачак. 18 июль, 14:00, 15:00, 16:00. «Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре дәвам итә: 🎬 «Ловушка для родителей» (1998), 15 июль, 19:00; 🎬 «Моана» мультфильмы (2016), 18 июль, 19:00. Очрашу урыны – парк сәхнәсе. ТУЛЫРАК. Татарстан Республикасының Милли музее ишегалдындагы җәйге сәхнәдә 🎶 Эльмир Низамов һәм Эльмира Кәлимуллина концерты узачак (6+). 17 июль, 19:00. БИЛЕТЛАР. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚✍🏻 каллиграфия буенча остаханә (12+) узачак. Рәссам Мидәт Вәлиев модерн чоры шрифтлары турында сөйләп, плакат каләм белән эшләүнең төп алымнарын күрсәтәчәк. 18 июль, 16:00. БИЛЕТЛАР. Лядской бакчасында 🌳 «Октава» музыкаль кичәсе узачак. Чараның кунаклары – җырчы TERELYA һәм SASHA AND THE LANDS инди-рок төркеме. 18 июль, 19:00. Керү ирекле. ТУЛЫРАК. «Әкият» курчак театрында 🎎 спектакльләр сезоны ябылса да, экскурсияләр 19 августка кадәр дәвам итә (6+). Әкият дөньясына чумарга теләүчеләр театр фойесы, тамаша заллары һәм музей белән таныша ала. Экскурсия 30-40 минут бара, көн саен 11:00, 14:00, 16:00 сәгатьтә башлана. БИЛЕТЛАР.
Хәерле иртә, дуслар!☀️ Ничек хәлләрегез, каникуллар гөрлиме?☺️ Бу атнада кайларга барабыз? Афишабыз белән танышып чыгыйк 📌 «Черек күл» паркында 🎨 «Мастерская дизайна» мәктәбе укытучылары ачык пленэр (6+) үткәрә. Биредә Казан парклары тарихына һәм легендаларына бәйле иллюстрацияләр ясап, конкурста катнашу мөмкинлеге булачак. 13 июль, 17:00. Теркәлү өчен СЫЛТАМА. «Хобби-бокс» яшүсмерләр клубы ⚽️ актив чаралар программасы белән Казанның Совет районы буйлап сәяхәткә чыга. Сезне һәм гаиләгезне кызыклы остаханәләр, спорт уеннары, бию флешмоблары һәм күңелле конкурслар көтә. 13-14 июль – Яңа Царицыно (Ялан урамы, 2); 15-16 июль – Троицк Ноксасы (Нокса урамы, 31); 17-18 июль – Дәрвишләр бистәсе (Кооператив урамы, 23). Керү ирекле (0+). ТУЛЫРАК. Иске Татар бистәсенең җәйге сәхнәсендә (К.Насыйри урамы, 26) ☀️ «Җанлы бистә» программасы: 💃🏻 14 июль, 18:30 – татарча зумба киче (0+). Теркәлү өчен СЫЛТАМА. 🎬 15 июль, 20:00 – «Мулла» кинофильмын (2019) карау. ТЕРКӘЛҮ.
«Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре дәвам итә: 🎬 «Дети шпионов» фильмы (2001), 8 июль, 19:00; 🎬 «Монстры на каникулах» мультфильмы (2012), 10 июль, 19:00. Очрашу урыны – парк сәхнәсе. ТУЛЫРАК. Татарстан Республикасының Милли музее ишегалдындагы җәйге сәхнәдә 🎷30-нчы еллар джаз музыкасы концерты узачак. Юрий Щербаков җитәкчелегендәге «Фантазия» шәһәр хатын-кызлар джаз-оркестры популяр композицияләрне, шулай ук Татарстан композиторлары әсәрләрен джаз стилендә башкарачак. 9 июль, 18:00. Керү ирекле. ТУЛЫРАК. «Урам театры фестивале» 🎭 – атнаның төп вакыйгаларының берсе. Ул 10 – 12 июль көннәрендә Казан Кирмәнендә һәм «Черек күл» паркында узачак. Программада: клоунада жанрындагы спектакльләр, курчак театрлары, балалар өчен остаханәләр. Керү ирекле, әмма остаханәләргә алдан теркәлергә кирәк. ТУЛЫРАК. Иске Татар бистәсендә 🌞 «Җанлы бистә» җәйге программасы: 🪡 Күннән төрле эшләнмәләр ясау буенча остаханә (7+). 10 июль, 19:00. Теркәлү һәм тулырак мәгълүмат алу өчен СЫЛТАМА. 🐱 «Казанские котята» интерактив балалар программасында уеннар, иҗади остаханәләр. 13 июль, 17:00, җәйге сәхнә (К.Насыйри урамы, 26). Теркәлү өчен СЫЛТАМА. «Казан» гаилә үзәгендә (С.Хәким урамы, 4) 📺 10 - 19 июль көннәрендә «Союзмультфильм» киностудиясенең 90-еллыгы уңаеннан «Фабрика чудес» интерактив күргәзмәсе (0+) булачак. Программада: аудиогид, экспонатлар, мультфильмнар, квизлар һәм уеннар, остаханәләр. Керү ирекле, әмма алдан теркәлергә кирәк. ТУЛЫРАК. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 китап бастыру буенча остаханә (6+) узачак. Биредә һәр катнашучы үзен урта гасыр язучысы итеп хис итә алачак! 📜 11 июль, 13:00. БИЛЕТЛАР. Казан Кирмәнендә: ⚜️ Гавәми урыннарның Күргәзмә залларында «Культурный код Казани: духовное наследие и традиции» күргәзмәсе эшләп килә. Әлеге масштаблы проект татар халкының мәдәни мирасына багышланган һәм үз эченә 500дән артык экспонат (кулъязмалар, археологик табышлар, ювелир эшләнмәләре, костюм комплекслары, сәнгать әсәрләре һ.б.) алган. БИЛЕТЛАР. 🪡 Күргәзмә кысаларында шулай ук төрле остаханәләр көтелә. ТУЛЫРАК. 🕺🏻 Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Бергә биибез! — Танцуем вместе!» татар халык биюләре буенча остаханә узачак. 11 июль, 14:00, 15:00, 16:00.
Хәерле көн, дуслар!💛 Ямьле җәй дәвам итә, июль ае да башланып китте🍓 Бакча эшләреннән, җиләк җыюдан бушаган арада кая барырга дип баш ватсагыз, афишабызга күз салыгыз – атна дәвамында нинди шәп чаралар көтелә🤗 Аксенов исемендәге скверда 🎸🎬 «Гитара һәм кино» дип исемләнгән музыка һәм кино киче узачак. Кунаклар музыкаль өлештә гитарага яраткан җырларын җырлап, соңыннан ачык һавада «Татаркино»дан фильм карый алачаклар. 7 июль, 18:30. ТУЛЫРАК. «Әкият» курчак театрында 🎎 спектакльләр сезоны ябылса да, экскурсияләр (6+) дәвам итә. Әкият дөньясына чумарга теләүчеләр театр фойесы, тамаша заллары һәм музей белән таныша ала. Экскурсия 30-40 минут бара, көн саен 11:00, 14:00, 16:00 сәгатьтә башлана. 8 июль - 19 август. БИЛЕТЛАР. А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә (Карл Маркс урамы, 26)🪆 «Мы игрушку смастерили» күргәзмәсе (0+) эшләп килә. Уенчыкларның күбесен балалар үз куллары белән ясаган. Барыгыз, күрегез, уйнап карагыз☺️ Керү ирекле! Күргәзмә сишәмбе – шимбә көннәрендә 13:00-19:00 сәгатьләрдә эшли.
«Черек күл» паркында 🎶 «Караоке с хором» дигән яңа форматтагы музыкаль чара көтелә. Кичәнең махсус кунагы – Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры. Тамашачылар бергәләп җырлый алсын өчен, җыр текстлары махсус экранда чыгып барачак. Очрашу урыны – амфитеатр. 30 июнь, 20:00. Керү ирекле. ТУЛЫРАК. «Әкият» курчак театрында: 🎎 «Сказочка про Козявочку» спектакле (0+), 1 июль, 11:00, 13:00; БИЛЕТЛАР; 🎎 А.С.Пушкин әкиятенә нигезләнгән «Сказка о царе Салтане» спектакле (0+), 2 июль, 11:00, 13:00; БИЛЕТЛАР; 🎎 «Аленький цветочек» спектакле (0+), 3 июль, 11:00, 13:00, БИЛЕТЛАР; 🎎 Г.Тукай әкияте буенча куелган «Су анасы» музыкаль спектакле (0+), 3 июль, 12:00, БИЛЕТЛАР; 🎎 «Волк и семеро козлят» әкияте (0+), 4 июль, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР; 🎎 Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте (0+); 4 июль, 12:00, БИЛЕТЛАР; 🎎 Бертуган Гриммнар әкиятенә нигезләнгән «Белоснежка и семь гномов» спектакле (0+); 5 июль, 12:00, 14:00; БИЛЕТЛАР. Казан Кирмәнендә: 🎧 «Простая история» аудиоспектакле – балалар өчен Казан буйлап квест-сәяхәт (12+). 1, 3 июль, 17:00 (алдан язылып барырга кирәк); БИЛЕТЛАР; 🕺🏻«Бергә биибез! — Танцуем вместе!» татар халык биюләре буенча остаханә (Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда); 4 июль, 14:00, 15:00, 16:00; 🎭 «Легкие крылья» Әлмәт урам театрының «Тукай» спектакле (Гавәми урыннар ишегалдында); 5 июль, 17:00. «Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре дәвам итә: 🎬«Бетховен» фильмы (1992), 1 июль, 19:00; 🎬 «101 долматинец» фильмы (1996), 5 июль, 19:00. Очрашу урыны – парк сәхнәсе. ТУЛЫРАК. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🎭 «Туган Батыр» спектакле премьерасы – балалар һәм олылар өчен музыкаль фэнтези (6+). 3 июль, 19:00; 4 июль, 17:00; БИЛЕТЛАР. «Буревестник» стадионында ⚽️«Рубин» футбол клубы җанатарлары өчен ачык тренировка үткәрәчәк. Программада: баш тренердан сәламләү сүзе; төп команданың ачык тренировкасы; балалар һәм олылар өчен күңел ачу зоналары; уенчылар белән фотога төшү һәм автограф алу. Мондый мөмкинлек сирәк була, кулдан ычкындырмагыз! 4 июль, 10:00. Тулырак мәгълүмат һәм түләүсез билет алу өчен СЫЛТАМА.
Хәерле көн, дуслар!☀️ Ничек хәлләрегез, каникуллар гөрлиме? Атна дәвамында нишләргә белмәсәгез, афишабыз белән танышып чыгыгыз: бик матур чаралар көтелә👍🏻 Барабызмы?🤗 Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ольга Улемнова үзенең лекциясендә Татарстанның әйдәп баручы рәссамнары эшләре мисалында «Әлифба»ны бизәү турында сөйләячәк (12+). 30 июнь, 18:00. ТЕРКӘЛҮ. Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда 🎼 «Скрипка / альт» концерты (6+). Башкаручылар: Сергей Матвеенко - альт, Азат Нургаянов - скрипка. 30 июнь, 18:00. БИЛЕТЛАР. Горький исемендәге паркта 🌳💃 «Танец — душа народа» концерты узачак (6+). Программада: Татарстан Республикасы Дәүләт җыр-бию ансамбле һәм Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле чыгышлары; интерактив мәйданчыклар, фотозоналар һ.б. 30 июнь, 18:00. Керү ирекле.
Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее 🎼 25 июньдә 33 еллыгын үткәрә. Шул уңайдан зур бәйрәм программасы көтелә: 🖼️ 18:30 — Анна Вексельман белән музей экспозициясенә куратор экскурсиясе; ТЕРКӘЛҮ. 🎶 19:30 — «Солисты Казани» камера оркестры концерты, БИЛЕТЛАР; 🎭 20:30 — «Сайдашев зовет на улицу» театральләштерелгән концерты (12+). БИЛЕТЛАР. «Әкият» курчак театрында: 🎎 С.Я.Маршакның «Кошкин дом» әкияте (0+). 25 июнь, 11:00, 13:00, 26 июнь, 11:00; БИЛЕТЛАР. 🎎 Чыңгыз Айтматов повестенә нигезләнгән «Материнское поле» спектакле (12+), 26 июнь, 18:30; БИЛЕТЛАР. 🎎 Р.Киплинг әсәре буенча куелган «Маугли» спектакле (0+), 27 июнь, 11:00, 13:00, 15:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 «Мактанчык әтәч» музыкаль әкияте йорт кош-кортлары һәм аларның маҗаралары турында (0+), 27 июнь, 12:00; БИЛЕТЛАР. 🎎 Габдулла Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә һәм Сарык» спектакле (0+); 28 июнь, 13:00, БИЛЕТЛАР. Казансу яр буендагы «УРАМ» экстрим-паркында 🛴🛹🚴🏻 27 июнь көнне (10:00-22:00) «Яшьләр көне» узачак! Программада: спорт активлыклары, остаханәләр, лекторий, һ.б. ТУЛЫРАК мәгълүмат, чараларга теркәлү өчен СЫЛТАМА. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 🎭 «Бәхетле көнем» – бәбиләр һәм әти-әниләр өчен релакс-спектакль (0+), 27 июнь, 11:00; БИЛЕТЛАР. Казан Кирмәненең Татарстан табигать тарихы музеенда 🖼️ йон сүсләреннән рәсем сәнгате техникасында «Чалмабашлар» картинасы ясау буенча остаханә (10+). 27 июнь, 15:00. ТУЛЫРАК. Горький исемендәге парк 🌳🎊 28 июнь көнне 90-еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан зур бәйрәм программасы көтелә: иртәнге 8дән спорт турнирлары, тарихи экскурсия, лекторий, остаханәләр, кич белән – «Милли музыка» концерты. Балалар өчен 12:00-18:00 сәгатьләрдә аерым иҗади зона каралган: өстәл уеннары, остаханәләр. ТУЛЫРАК.
Хәерле көн, дуслар!🌦️ Ничек кәефләрегез, яңгыр дип боегып утырмыйсыздыр бит? Җәйге каникуллар дәвам итә!💚 Афишабызга күз салыгыз: атна дәвамында берсеннән-берсе шәп чаралар көтелә🤗 Татарстан Республикасының Милли музее филиалы – Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында 🌟 Халыкара әтиләр көне уңаеннан 23 июньдә гаилә программасы узачак: экскурсия, музей экспозицияләре белән танышу, остаханә (6+). ТУЛЫРАК. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 КФУ педагоглары китап карикатуралары жанры турында сөйләп, остаханә үткәрәчәк (12+). Биредә һәркем үзен рәссам ролендә сынап карый ала. 23 июнь, 18:00. ТЕРКӘЛҮ. «Елмай» балалар паркында: 🎬 Ачык һавада кино кичләре дәвам итә: 24 июнь, 19:00 сәгатьтә «Кудряшка Сью» (2019) фильмы. ТУЛЫРАК. 😊 «Город, открытый для всех» инклюзив фестивале узачак. Программада: спорт, иҗади остаханәләр, цирк, театр, аквагрим һ.б. бик күп сюрпризлар! 27 июнь, 11:00-18:00, барлык чаралар түләүсез. ТУЛЫРАК мәгълүмат һәм чараларга язылу өчен СЫЛТАМА.
«Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest – 2026» халыкара курчак театрлары фестивале башлана. Программада: 🎎 Мордовия Республикасы дәүләт курчак театрының «Зимние чудеса» спектакле (6+). 17 июнь, 15:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 Сербия Республикасы (Босния һәм Герцеговина) балалар театрының «Забытая история» спектакле (3+). 18 июнь, 9:30, 11:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 Алмата шәһәре дәүләт курчак театрының «Ортеке» спектакле (6+). 18 июнь, 17:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 «Әкият» курчак театрының Чыңгыз Айтматов повестенә нигезләнгән «Материнское поле» спектакле (6+). 19 июнь, 10:30. БИЛЕТЛАР. 🎎 Чаллы дәүләт курчак театрының «Я родился завтра. Защитник» спектакле (12+). 19 июнь, 17:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 Мәскәү курчак театрының «Паустовский – детям» спектакле (6+). 20 июнь, 11:00, 17:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 Благовещенск шәһәре (Амур өлкәсе) курчак театрының «Миргачан или тайна тунгусского метеорита» спектакле (6+). 20 июнь, 11:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 Белгород дәүләт курчак театрының «Сказки Поднебесной» спектакле (6+). 20 июнь, 19:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 А.Н.Афанасьев исемендәге Киров курчак театрының «Ястребок» (Сказка о бумажном самолетике) спектакле (6+). 21 июнь, 11:00. БИЛЕТЛАР. 🎎 «Sogolon» Африка (Мали) курчак театрының «Маленький Сиу» спектакле (6+). 21 июнь, 11:00, 13:00. БИЛЕТЛАР. Казан ипподромы территориясендә 🐎 Сабантуйның ат чабышлары узачак. Программада: татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары, мавыктыргыч ат чабышлары һәм бөтен гаилә өчен күп төрле күңел ачу чаралары (тематик остаханәләр, атларда һәм пониларда йөрү, тракторларда узышу, аквагрим, конкурслар, һөнәрчеләр ярминкәсе, тематик фотозоналар һ.б.) 19 июнь, 17:00. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй исә 🎊🎈🎏 20 июньдә өч мәйданчыкта узачак: Тынычлык бистәсе Каенлыгында, Аккош күле урман аланлыгында һәм Дәрвишләр торак массивы Каенлыгында. ТУЛЫРАК. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында🎵 Нәниләр өчен «БӘБИ-КОНЦЕРТ» (0+), 21 июнь, 10:00, 11:30. БИЛЕТЛАР. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле «Позывной «Победа!» квесты (12+), 21 июнь, 15:00 (ТЕРКӘЛҮ) һәм «ПроЧти Победу» квиз-лотосы (6+), 21 июнь, 16:00 (ТЕРКӘЛҮ). Казан Кирмәнендә 🎶 «Музыка башни» халыкара проекты концерты (6+). 20, 21 июнь, 17:00. БИЛЕТЛАР. БИЛЕТЛАР. «Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре кысаларында 🎬«Стюарт Литл» фильмын (1999) карау. 21 июнь, 19:00. Очрашу урыны – парк сәхнәсе. ТУЛЫРАК.
Хәерле көн, дуслар!🌞 Ничек кәефләрегез, каникуллар гөрлиме?🤗 Бу атнада сезнең өчен нинди матур чаралар бар? Афишабызны карап чыгыйк📌 «Татмедиа» агентлыгы бинасы янында урнашкан Фестиваль бульварында 🌈«Салаватиклы җәй» бәйрәме көтелә. Программада: «Салаватик»лар белән җыр-биюләр, уеннар, остаханә, китап ярминкәсе, аквагрим һ.б. 17 июнь, 12.00. ТУЛЫРАК. Теркәлү өчен СЫЛТАМА. Татар китабы йортында 🎲 «Татарча өстәл уеннары киче» (16+). 17 июнь, 18:00. ТУЛЫРАК.
«Союзмультфильм» легендар киностудиясенә 10 июньдә 90 яшь тула. Юбилей уңаеннан «Ак Барс Арена» стадионындагы «Союзмультпарк»та бәйрәм программасы: 🔅 Матроскин, Печкин, Дюймовочка, Шапокляк, Фрекен Бок һ.б. мультфильм геройлары белән очрашу, тематик экскурсияләр; 🔅 асфальтта рәсем ясау конкурсы; 🔅 Шапокляк белән җыр-биюләр; 🔅 карнавал маскалары ясау буенча остаханә; 🔅 бүләкләр һәм сюрпризлар. ТУЛЫРАК. Казан Кирмәнендә 🎧 «Простая история» аудиоспектакле – балалар өчен Казан буйлап квест-сәяхәт (12+). 10 июнь, 17:00 (алдан язылып барырга кирәк). БИЛЕТЛАР. «Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре: 🎬 10 июнь – «Каспер» фильмы (1995); 🎬 14 июнь – «Алиса в стране чудес» (2010). Очрашу урыны – парк сәхнәсе, очрашу вакыты – 19:00. ТУЛЫРАК. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Кечкенә Мирза»🤴🏻 — Антуан де Сент-Экзюпериның бөек «Нәни Принц» әсәре белән илһамланудан туган спектакль (0+). 11 июнь, 13:00; БИЛЕТЛАР. Татарстан Республикасының Милли музее ишегалдында 🎷🥁🎺 якынлашып килүче Россия көне уңаеннан Росгвардия, төрле хәрби уку йортларының тынлы оркестрлары концерты узачак. 11 июнь, 18:00. ТУЛЫРАК. «Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 Россия көне уңаеннан махсус программа: «Государственные символы России» викторинасы; «История Российской государственности IX–XIX вв.» экскурсиясе; «Татарстан. Путешествие в прошлое» квесты; «Блеск и величие империи: церемониалы Российского двора» экскурсиясе. 11–14 июнь. ТУЛЫРАК.
Сәлам, дуслар, хәерле кичләр!💚 Зарыгып көткән җәйге яллар да башланып китте☀️ Каникулларны ничек үткәрәсез? Кая барырга дип баш ватсагыз, афишабыз белән танышып чыгыгыз. Киттекме?💃🏻 Казан циркында 🎪 яңа программа – «Акварель»: цирк һәм рәсем сәнгате берләшүе 🎨 Программада клоуннар, гимнастлар, акробатлар, диңгез хайваннары, шаржлар ясаучы рәссам Надежда Соколова һ.б. катнаша. 6 июнь – 30 август. БИЛЕТЛАР. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында: 🎭 Г.Кариевка багышланган «Габдулла — яктылык» спектакле (6+). 9 июнь, 18:30; БИЛЕТЛАР; 🎭 Г.Исхакый хикәясе буенча «Кәҗүл читек» спектакле (6+), 10 июнь, 13:00, БИЛЕТЛАР; 🎭 «Әлифба: хәрефләр дөньясында» интерактив лингвистик спектакле (3+); 13 июнь, 11:00, БИЛЕТЛАР. Габдулла Тукай әдәби музее 10 июнь көнне 40 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан музейның бакчасында зур бәйрәм концерты узачак. Программада: «СалаваТик»лар вокал төркеме, театр артистлары чыгышлары, татар халык уеннары һ.б. Керү ирекле. 10 июнь, 10:00. ТУЛЫРАК.
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 🎭 бәйрәм уңаеннан 11:00 сәгатьтә мавыктыргыч тамаша: «Кәҗүл читек» спектакле һәм аның геройлары белән танышу, җыр-биюләр, интерактив уеннар, аквагрим. ТУЛЫРАК. «Әкият» курчак театрында: 🎎 Гарәп әкиятенә нигезләнгән «Аладдин» спектакле (0+), 11:00, 13:30, БИЛЕТЛАР. 🎎 Г.Тукай әкияте буенча куелган «Су анасы» музыкаль спектакле (0+), 12:00, 14:00, БИЛЕТЛАР. Шулай ук бәйрәм уңаеннан аквагрим һәм махсус программа көтелә. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 11:30 сәгатьтә 8-12 яшьтәге балалар өчен «Читательский гербарий» программасы. Керү ирекле. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА. «Елмай» балалар паркында 😊 (12:00-21:30) бәйрәм программасы: төрле чыгышлар, 17 остаханә, футбол турниры, крафт уеннары. ТУЛЫРАК. Татар китабы йортында 📖 «Киребеткән көн — День наоборот» үтәчәк. Ел саен бу көнне музейга балалар һәм яшүсмерләр хуҗа булып ала. Быел экскурсияләрне «Тархан» интеллектуаль бәйгесе җиңүчесе, Казанның 27 нче гимназиясе укучысы Әмирхан Исхакый үткәрәчәк. 12:00 сәгатьтә балалар, яшүсмерләр һәм әти-әниләр өчен махсус экскурсия көтелә. Керү ирекле, СЫЛТАМА аша теркәлергә кирәк. KazanMall сәүдә-күңел ачу үзәгенең 3 катында 🪅 13:00 сәгатьтә «Аладдин» интерактив мюзиклы (0+). «УРАМ» экстрим-паркында 🛴🛹 14:00 сәгатьтә балалар һәм яшүсмерләр өчен зур фестиваль: ярышлар, остаханәләр, интерактив уеннар һәм бүләкләр. ТУЛЫРАК. Мәскәү базарында (Ш.Усманов урамы) 🎏 балалар көне уңаеннан бәйрәм (16:00-18:00): лекцияләр, остаханәләр (6+), 18:30 – «Практика» Мәскәү театрының «Хорошо, что я такой» спектаклен, 20:00 сәгатьтә «Рататуй» мультфильмын карау. Шулай ук балалар өчен махсус меню. ТУЛЫРАК. 🎈 Район паркларындагы бәйрәмнәр: 🔅 «Калейдоскоп» (10:00-13:30) - крио-шоу, сабын куыклары. 🔅 «Ак чәчәкләр» (10:00-13:30) - төрле чыгышлар һәм остаханәләр. 🔅 «Крылья Советов» (11:00-13:00) — спорт турниры. 🔅Урицкий исемендәге парк (12:00) — бәйрәм концерты. 🔅Аксенов исемендәге сквер (12:00-14:00) – концерт программасы. 🔅 «Салават Күпере» торак комплексы (15:00) – шоу-программа. 🔅 Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае янындагы парк (17:00-19:00) – бәйрәм программасы. 🔅Горки-Әмәт урманында (17:00-20:00) интерактив программа. 🔅«Яз» торак комплексы янындагы парк (17:30-19:00) – «Широка моя Россия!» концерты. ТУЛЫРАК 🎈 «Туган авылым» ресторанында 2 июнь көнне (16.00 — 19.00) 👫🏻 «Алмаш» гаилә җыены (6+) узачак. Программада: әти-әниләр өчен остаханәләр, Квизмафия уены, психологтан лекция, балалар өчен микробиология, кул эшләнмәләре ясау буенча остаханәләр, һөнәр сайлауга юнәлтелгән комикслар ясау, фәнни һәм башка бик күп төрле интерактивлар булачак. Бәйрәм истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә - бәрәкәт» биюләре белән тәмамланачак. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА. Казан яшь тамашачы театрында 🎭 2 июнь 17:30 сәгатьтә яшүсмерләр өчен «Прайм тайм» мәктәбе диджейлары белән бию киче, 18:30 – Фонвизин комедиясенә нигезләнгән «Недоросль» спектакле (12+) булачак. ☝🏻«ИДУВТЮЗ» промокоды белән ташлама каралган. БИЛЕТЛАР. А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә 🇷🇺 1-6 июнь көннәрендә «Пушкинфест-2026» рус мәдәнияте фестивале үткәрелә. Программада: концерт чаралары, әкият-балет, театраль ребуслар, интеллектуаль программа, лекцияләр, күргәзмә эшчәнлеге һ.б. 3 һәм 6 июньдә программа «Черек күл» паркында тематик фольклор көне буларак узачак (музыка, театр, биюләр, квест һәм уеннар, ярминкә). ТУЛЫРАК.
Хәерле иртә, нәни дусларыбыз!☀️ Матур бәйрәмнәр белән сезне!🌈 Җәйнең беренче атнасын бик матур чаралар белән башлап җибәрәбез, афишабызга күз салыгызчы, кайларга барабыз☺️ 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан: 🚊 Балалар тимер юлы ачылу (9:00-15:00) – аниматорлар белән махсус программа. Бәйрәм уңаеннан поездда йөрү бушлай. ТУЛЫРАК. 🎊 «АРТ» комьюнити-үзәгендә (Н.Ершов урамы, 62) махсус программа (10:00-14:00) – «Цветной патруль» спектакле (6+), «Пингвиненок Ди» бәбиләр спектакле (2+), 5 остаханә зонасы, бүләкләр. ТУЛЫРАК. ⚜️ Уникаль осталык үзәгендә (Мәскәү урамы, 2) бәйрәм чаралары (10:00-15:30): инклюзив концерт, фильмнар карау, төрле чыгышлар, «Татарстандагы һөнәрләр белән танышу» квест-уены һәм аның кысаларында остахәнәләр, яңа ачышлар, кызыклы биремнәр, уникаль эшләнмәләр. ТУЛЫРАК. 🔆 Казан Кирмәнендә (10:00-21:00) «Татарстанда җәй» балачак фестивале: фотозона, интерактивлар, фәнни театр, күбәләкләр паркы, ярминкә, остаханәләр, концерт, яшүсмерләр өчен «БиЮ» программасы. ТУЛЫРАК.