«Саба» аланы 🌲
Статистика«Саба» аланы – милли дизайн юнәлеше белән кызыксынучы сәлкешләрне туплаган җәйге профильле Сәләт аланы 💚 ⏳ Үткәрелү вакыты: 22.06.2026 – 11.07.2026 📍 Үткәрелү урыны: «Кояшкай» базасы (Саба районы, Икшермә авылы) 💫 Катнашучылар яше: 13-18 яшь
- Последний пост
- 2 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 22
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Дизайн
- В каталоге с
- 14 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 255
- 1/48двое суток
- 292
- 1/72трое суток
- 315
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Фирдүс Тямаевтан Сәләтчеләр өчен шәп бүләк! 🤩 Сәләт Биләр Форумда танылган җырчы бүләк ясарга вәгъдә иткән иде, һәм ул үз сүзендә торды: Фирдүс Тямаев Сәләтчеләргә Татнефть аренада узачак зур тамашасына билетлар бүләк итә! 📣 Әлеге акция бары тик сәлкешләр, әйдаманнар һәм башҗитәкләр өчен. Билетларны шушы сылтама аша алып куй (форманы бүген 22:00 гә кадәр генә тутыру мөмкин) һәм дусларыңны да шушы чарага чакыр 🙌 Бу кабатланмас хисләрне янәдән бергәләшеп кичерик 😉
«Санак» аланында ял итәргә телисеңме? Гаризаңны җибәрергә ашык, дустым: санаулы урыннар калды! 🔔 💙4 - 21 август 💙«Сәләт - Батыр» базасы Заманча технологияләр мохите + җанлы кичке чаралар + яңа дуслар + яраткан әйдаманнар = идеаль җәйге ял! Көтәбез сине 😉
☁️ «Аркадаш» халыкара яшьләр лагере — Татарстан Республикасыннан һәм чит илләрдән җыелган 14-17 яшьлек укучылар өчен оештырылучы өр-яңа проект 💙24 - 30 август 💙«Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәге Әгәр дә синең иҗади казанышларың бар, инглиз телен белү дәрәҗәң В2 һәм югарырак икән, тизрәк гаризаңны җибәр! Мондый шәп мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма 🙌 📑Тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтыбызда танышырга мөмкин #Аркадаш
«Безне бер юл берләштерде, Сәләт безне гаилә итте. Бу язмыш бүләге диде» Бергә үткәргән һәр мизгел өчен рәхмәт сиңа, сәлкешем! 💚
Белемгә омтылучы һәм татар теленә гашыйк сәлкешләр бары тик безнең аланда! 🌲 Күптән түгел генә тәмамланган Сәләт Биләр Форумда Саба балалары искиткеч җиңүләргә лаек булды! Татар теле һәм «Биләр.Тамырлар» олимпиадалары җиңүчеләре арасында безнең сәлкешләр ✨ Гел шундый максатчан һәм көчле рухлы булып калыгыз, сәләтлеләр. Сез – үрнәк! 💚
☁️ «Аркадаш» халыкара яшьләр лагере — Татарстан Республикасыннан һәм чит илләрдән җыелган 14-17 яшьлек укучылар өчен оештырылучы өр-яңа проект 💙24 - 30 август 💙«Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәге Катнашучылар: 📎 иҗади казанышлары булган; 📎 инглиз телен В2 һәм югарырак дәрәҗәдә белгән; 📎 14-17 яшьлек балалар. Гариза җибәрергә 📑Тулырак мәгълүмат
«Саба» аланы гел алда! Егетләребез һәм кызларыбыз Биләр форумда үткәрелгән спорт уеннарында урыннар яулап, аланыбыз данын тагын да күтәрделәр! 🏆 Волейбол – 1 урын Стритбол – 2 урын Мини-футбол – 3 урын Джем сессияләр: 🥇Флорбол 🥇Городки 🥇Бочче 🥇Корнхол 🥇Теннис (егетләр һәм кызлар арасында) Рәхмәт сезгә, сәлкешләр! Сез – безнең горурлыгыбыз 🌲
«Саба» аланы сменасы рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде! 🔥 18 көн дәвамында бергә үткәрелгән мизгелләр, елмаюлар һәм җылы сүзләр һәрберебезнең күңелендә уелып калгандыр, мөгаен 🥹 Бу җәен безнең белән булганың өчен рәхмәт, сәлкешем! 🌲
Хөрмәтле әти-әниләр, «Саба» аланы Биләр җиреннән кузгалды! 🥰 Безне әлеге геолокация буенча күзәтеп бара аласыз 🫶
без подписи
Сменабыз инде ахырына якынлаша, ләкин без моңсуланмыйбыз, чөнки алда әле ябылу тантанасы көтә! 🥰 🌲 11 июль 🌲 12.30 сәгатьтә 🌲 «Оста Саба» иҗат үзәге (Байлар Сабасы, Муса Җәлил урамы, 3А) Казанга кайтучы балаларга килгәндә, автобус 15.00 сәгатьтә Сәләт Йортында булачак (Островский урамы, 23 йорт) 🫶 Бу көнне аланыбыз белән бергә үткәрергә ашыгыгыз! 💚
Бер тында узды бу чыгыш. Илһамлану, соклану һәм уйлану хисләре кинәт берләште. Рәхмәт, «Саба» аланы 🥹
Һәр сүздә — тирән мәгънә. Һәр хәрәкәттә — аланга карата олы мәхәббәт. Сүз «Саба» аланы чыгышы хакында 🌟
без подписи
Сәләт Биләр Форумның иң зарыгып көтеп алынган вакыйгасы – аланнар презентациясе кичәсе! ❤️🔥 Грандиоз чараны экраннар аша күзәт — Вконтакте төркемебез һәм Rutube каналыбыз аша «Җанлы Сәләт» студиясенең туры эфирына кушыл! 📺
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи