«ТЕЛ» АЛАНЫ
Статистика«Тел» аланы – ул фән һәм белем, иҗат һәм рух мохите! ♦️01-18 июнь ♦️«Йолдызлы» базасы ♦️телләр һәм илләр мәдәнияте Директор @sellina24 Йортыбызга рәхим ит ♥️🦁
- Последний пост
- 20 июл.
- Последнее чтение
- 13 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 20
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 13 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 276
- 1/48двое суток
- 316
- 1/72трое суток
- 341
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
☁️ «Аркадаш» халыкара яшьләр лагере — Татарстан Республикасыннан һәм чит илләрдән җыелган 14-17 яшьлек укучылар өчен оештырылучы өр-яңа проект 💙24 - 30 август 💙«Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәге Әгәр дә синең иҗади казанышларың бар, инглиз телен белү дәрәҗәң В2 һәм югарырак икән, тизрәк гаризаңны җибәр! Мондый шәп мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма 🙌 📑Тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтыбызда танышырга мөмкин #Аркадаш
Әйләнеп кайтам еллар үтсә дә, чөнки бәхетем — Телдә 🥹 Сменабыз тәмамланганына шактый вакыт үтсә дә, безнең сезгә кечкенә бүләгебез бар 🎁 Йортыбызның тавышы безнең күңелләрдә мәңгегә саклана, шуңа күрә барлык җырларны без әлеге Телеграм-каналда тупладык!❤️ Йөрәк җылысы белән, «Тел» аланы 😎
☁️ «Аркадаш» халыкара яшьләр лагере — Татарстан Республикасыннан һәм чит илләрдән җыелган 14-17 яшьлек укучылар өчен оештырылучы өр-яңа проект 💙24 - 30 август 💙«Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәге Катнашучылар: 📎 иҗади казанышлары булган; 📎 инглиз телен В2 һәм югарырак дәрәҗәдә белгән; 📎 14-17 яшьлек балалар. Гариза җибәрергә 📑Тулырак мәгълүмат
«Тел» аланы бәйрәмнәргә бик бай! Бүген өлкән әйдаманыбыз Динә апаның туган көне! 🎂 Без сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Көннәрең кояштай якты, хисләрең океандай тирән, ә хыялларың йолдызларча балкысын! 🫂 Син – үзенчәлекле, уникаль һәм бәяләп бетергесез кеше. Кечкенә Динә синең белән горурлана! «Тел»ең сине бик ярата!🥹
Шушы матур кояшлы көнне безнең медиа-белгечебез Динара апаның туган көне! 😍 Сине чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Һәрвакыт ачык күңелле, зирәк һәм тырышчан булып кал! Исән-иминлек һәм балачактагы кебек якты бәхет телибез! Синең матур карашың белән безнең соц. челтәрләребез гөрләп тора! «Тел» аланы сине бик ярата ❤️
2026 елның грандиоз вакыйгасы — «УРАМ»да узачак Яшьләр көне 💥 27 июнь көнне «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң яшь вәкилләрен берләштерәчәк! Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак. Программада: 🧡танылган артистлар белән концерт программасы; 🧡белем бирү лекторие; 🧡спорт ярышлары; 🧡карьера мәйданчыгы; 🧡партнерлардан интерактив зоналар һәм ял итү, танышу, яңа эмоцияләр туплау да! Алдан теркәлү буенча керү ирекле! Үз билетыңны шушы сылтама буенча алып куй! «Яшьләр көне фестивале «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. #ЯшьләрКөне2026 #ТатарЯшьләре #ЯшьлекМәңгелек
Сәләт «Тел» сменасы 2026 тәмам! 😎 Ябылу тантанасында сәлкешләр, әйдаманнар һәм башҗитәкләр зур өлеш керткәне өчен диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде! Котлыйбыз, алар безнең горурлыгыбыз 😏
«Тел» аланы 2026 рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде! 😏
видео или голосовое, без подписи
Бәхет кайда дисеңме? Бәхет ул Телдә! Сменага килгәч, тагын бер тапкыр аңлыйсың: бәхет — монда, бу урында, бу кешеләрдә. Һәр ел саен яңа шатлык һәм бәхетле истәлекләр тулыланып тора…😏 Күп сүз әйтәсе килми: сез безнең бәхетне үзегез дә күрә аласыз 🥹
видео или голосовое, без подписи
Без «Ачык микрофон» кичәсен башлап җибәрдек🥹 Йортыбызда шундый җылы!
видео или голосовое, без подписи
Безнең уку-укыту программасы да ахырына якынлашты 🥹 Биредә сәлкешләр смена дәвамында тупланган белемнәргә нәтиҗә ясады. Воркшоп форматында алар 8 телдә үзләре ясаган креатив чыгышларын күрсәтте 🔥 Остазларга зур хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез ♥️
видео или голосовое, без подписи
Бүгенге көнне Воркшоп чарасыннан башлыйбыз, сәлкешләрнең иҗат җимешләрен карап китик әле ☺️
видео или голосовое, без подписи
😭 Шушы урынга һәрбер килгән кеше белә — Йортыбыз ул бары тик сүзләр генә түгел... ... ул онытылмаслык бер зур мизгел. Смена 18 көн генә булса да, аның һәр көне дистәләгән тарихыбызда кала ... ул күңелне җылыта торган урын. Моннан алып кайткан җылылык мәңгегә җитәрлек ... һәм ул сез. Әйе, сәлкешме, әйдаманмы, остазмы, башҗитәкме — нәкъ менә сез Йортыбызның дәвамчылары. Күпме үтсә дә, сез үскән урыныгызга кайтасыз һәм елдан-ел тарихыбызны баетасыз Без һәрберегезгә зур рәхмәт җиткерәбез! Кайчандыр нигез генә салган урыныбыз бер зур гаиләгә әверелде һәм сезнең Йортыгызга керткән өлешегез бары тик дәвам ителә 🦁 Яратып, «Тел» аланы ♥️
видео или голосовое, без подписи
Без «Бу — минем сәлкеш» кичке чарасында гөрләтергә әзер 😍 Карагыз әле биюдә нинди көчле энергия!