Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
СтатистикаБу каналда Раил Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре һәм мәкаләләре урын алган канал. Безнең сайт: https://tatislam.com RuTube канал: https://rutube.ru/channel/38324482 ВКонтакте: https://vk.com/tat_islam_com Макс:https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSno
- Последний пост
- 12 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 3
- Всего постов
- 20
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Религия
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 633
- 1/48двое суток
- 725
- 1/72трое суток
- 782
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
💐 Кәефеңне күтәрәсең килсә... Үз-үзебезгә сорау бирик әле: очрашкан чакта дусларыбызның яки эшкә баргач хезмәттәшләребезнең безне ничек каршы алуларын телибез? Әйе, һичшиксез, ачык йөз белән, безне матур итеп елмаеп сәламләүләрен яратабыз. Ә ник шулай соң? Чөнки елмаю кешенең күңел халәтенә уңай йогынты ясый икән. Ул салкын көнне туңып, өши башлаган кешегә кайнар чәй биреп җылыткан кебек тәэсир итә. Хәтта галимнәр дә елмаюның файдасы күп, елмаеп карасаң, башкаларның гына түгел, үзеңнең дә кәефеңне күтәрергә булыша, күңелгә җылылык иңә, диләр. Бер табиб болай дип язган: «Кабул итү бүлмәсенә авыру кергәч, мин аны һәрчак елмаеп каршы алам. Елмаюның көче искиткеч зур, ахры, авырулар да миңа: «Сезнең көләч йөзегезне күргәч, үземне яхшырак хис итә башладым», – дип җавап бирәләр. Шул сүз белән минем дә кәефем күтәрелә, йөрәгемә рәхәтлек иңә». Карагыз, кардәшләрем, елмаю кебек гади һәм бик җиңел гамәл ике кешенең дә көнен нурландырып җибәрергә сәләтле икән. Елмаюның файдасы хакында психологлар әле соңгы елларда гына сөйли башлады, әмма елмаю хакында Пәйгамбәребез ﷺ XIV гасыр элек үк үзенең бер хәдисендә әйтеп калдырган: «Бер изгелеккә дә, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән елмаеп каршы алу кебек игелекле гамәлгә дә кимсетеп карама» 📚 (Мөслим риваяте). Кайбер риваятьләрдә кардәшеңне елмаеп, ачык йөз белән каршы алу да садака төренә керә, дип килә. Карагыз динебезнең күркәмлеген, бер генә хәерле гамәлне дә кулдан ычкындырма, эшләргә тырыш, ди. «Әй, бу кеченә генә гамәлнең савабы күп булмас», дип һич кимсетеп карама, ди. Имам Бохариның «Әдәбүл – Мүфрәд» китабында әйтелгәнчә, «Кардәшеңә елмаю – садака» дигән хәдисендә Пәйгамбәребез ﷺ безне шушы игелекле гамәлгә этәрә, психологларча әйтсәк, «мотивация» ясый. Ике кеше бер-берсенә карап елмайса, аларның икесенең дә кәефләре күтәрелә, кояш кебек җылылык сизәләр алар һәм, иң мөһиме, ахыйрәтләре өчен дә садака биргән кебек әҗер языла. Кая гына барсак та, безне якты йөз белән каршы алуларын яратабыз, әмма үзебез кайчакларда шушы елмаю-садаканы бирергә кызганабыз. Үзебез башкалардан таләп итәбез, ләкин үзебез бирмибез. Димәк, без саран булып чыгабыз түгелме соң?! Үзебез башкалардан елмаюлы якты караш көткән кебек, башкалар да бит бездән шуны көтә. Шулай булгач, гади генә елмаю димик, аның көнебезнең генә түгел, хәтта күңелебезнең дә һава торышын үзгәртә ала торган бер сыйфат икәнлеген онытмыйк. ✏️ Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
Тулырак👇 https://rutube.ru/video/72a2e3886e684c8f51599773aeb8c24a/
🕌 Вәгазь 🎤 Коръән укуны һәм ятлауны калдырма! 🔈 Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
Язылырга 👉 +79393647149
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
https://rutube.ru/video/72a2e3886e684c8f51599773aeb8c24a/
Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Җитәрлек малы була торып, кешеләрдән соранучы, үзенә Җәһәннәм уты өстәүне генә сорый». Кешеләр: «Әй, Аллаһның Илчесе! Нинди күләмдәге мал булган очракта сорау тыела?» — дип сорадылар. Ул ﷺ: «Кешегә төшке һәм кичке ашына җитәрлек малы булса», — дип җавап бирде. 📜 «Сахих әт-Тәргыйб», 805.
🕌 Вәгазь 🎤 Файдалы эшләрдә тырыш булыйк! 🔈 Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
⁉️ Кем ул банкрот? Аллаһка чын күңелдән иман китергән һәрбер кеше игелекле гамәлләр кылырга омтыла. Чөнки ул Раббыбызның сүзләрен белә: “Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды – сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен” 📚(“Мөлек” сүрәсе, 2нче аять). Шушы сүзләргә инанып, нинди игелекле гамәл кылып була, көченнән килгәнчә барысын да эшләргә тырыша. Шулай булган очракта гына, ул ике дөньяда да уңышка ирешеп булачагын белә. Андый кешеләр намазын да укый, Рамазан аенда уразасын да тота, сәдакасын да бирә, авыр хәлдә калган кешеләргә дә ярдәм итә, туганлык җепләрен дә саклый. Әмма башка кешеләр белән аралашканда, кайчак үзебез дә сизмичә, мөселманга һич килешмәгәннәрне эшләргә мөмкинбез. Мәсәлән, кешеләр белән үзеңне дорфа тоту; башкаларны рәнҗетә торган сүзләр әйтү; ярдәм буларак сәдака бирсәң, гел төрттереп, шул хакта гел исләренә төшереп тору. “Теге вакытта мин сиңа ярдәм иттем. Әйдә, хәзер минем сүзләремне тыңла, буйсын миңа”, – дип, аның белән идарә итәргә тырышу. Бу мөселманны бер дә бизи торган эш түгел. “И-и, иман китерүчеләр! Биргән сәдакаларыгызны битәрләү һәм кимсетүләрегез белән (савабын) юкка чыгармагыз!” диелә бит һәркайсыбыз өчен тормыш кануны булган Коръәни Кәримнең “Бәкара” сүрәсендәге 264нче аятендә. Шулар белән беррәттән, кешеләрдән әҗәткә алып, аны кайтармыйча йөрү, кеше малын үзләштерү кебек начарлыклар да соңгы вакытта ешайды. Гайбәт сөйләү дә безнең әҗерләребезне киметүгә бер сәбәп була ала. Кыямәт көнендә кеше Раббысы каршына бик күп игелекләр кылган хәлдә килергә мөмкин, әмма кешеләр белән дөрес мөгамәлә кора алмавы һәм аларга карата гадел булмавы сәбәпле, рәнҗетелгән кешеләр аның барлык әҗер-савапларын үзләренә алырга мөмкиннәр бит. Моңа дәлил итеп бер хәдисне китереп үтәм: “Бервакыт Аллаһының Илчесе ﷺ сәхабәләрдән: “Сез банкротның кем икәнен беләсезме?” – дип сораган. Алар: “Безнең арада банкрот дип акчасы һәм малы булмаган кешене атыйлар”, – дип җавап биргәннәр. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Дөреслектә, минем өммәтемнең әһелләреннән банкрот – Кыямәт көнендә үзе белән намазын, уразаларын һәм зәкәтен алып килүче, ләкин шул ук вакытта аның моны рәнҗетүе, моңа яла ягуы, моның малын үзләштерүе, моның канын түгүе, моңа сугуы ачыклана, һәм шунда аның изге гамәлләреннән нәрсәдер – бу кешегә, ә нәрсәдер монысына бирелә. Әгәр бөтенесе белән дә хисаплашып бетергәнчегә кадәр аның изге гамәлләре бетсә, ул вакытта рәнҗетелгәннең гөнаһларыннан нәрсәнедер алып аңа йөклиләр, ә аннан соң аны Җәһәннәмгә ташлыйлар!” 📚(Мөслим риваяте). Без уйлаган бу дөнья банкроты әле алай ук куркыныч түгел икән. Бу дөньяда сәүдә бармыйча банкротлыкка чыксаң да, тормышың тукталды дигән сүз түгел. Шул уңышсызлыктан гыйбрәт алып, тиешле нәтиҗә ясап, яңадан бүтән тармакта эш башлап карарга була. Яки инде “миннән булмый дип”, сәүдәдән китеп, завод-фабрикага эшкә урнаша аласың – кыскасы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгу юлын барыбер табарга була. Әмма Кыямәт көнендә качып котылып, каядыр китеп булмый. Без бик күп игелекле, хәерле гамәлләр эшләп калдырсак та, әгәр берәрсен рәнҗеткән булсак, ул кеше Кыямәт көндә килеп, әҗерләребезне алачак. Ә андый кешеләр күп булса нишләрбез? Ахыр чиктә, савапларыбыз бетеп, кыерсытылган кешеләр үз гөнаһларын безгә тага башласалар? Кеше гөнаһын үзеңә алу иң куркыныч нәрсә, ул – чын хәсрәт, бәхетсезлек, хакыйкый банкротлык. Шуңа да бу хәдис кешеләр белән аралашканда телебезгә дә, кулларыбызга да һәм гамәлләребезгә дә игътибарлы булырга өйрәтә. Әйткән сүзләремдә кеше күңелен төшерә торганнары юкмы? Акча бүлешкәндә барысы да гаделме? Кеше өлешенә кермимме? Бер гаепсезгә гаепләмимме, дәлилләрне белеп, аңлап хөкем чыгараммы? Гомумән, бу хәдис тормышыбызга кешеләр белән мөнәсәбәт кылуны анализларга куша. Зыян салган булсак, бу дөньяда ук гафу сорап, бүләкләр биреп араны төзәтеп, өстебездә булган хакларны үтәп калырга тырышыйк. Шуны да онытырга ярамый: чын мөселман кешесе ул башкаларга зыян китерүдән ерак, Аллаһ Раббыбыз безгә дә шундыйлардан булырга насыйп әйләсен. Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
https://vatantat.ru/news/rail-xazrat-faizraxmanov-konlasu-oly-gonahlardan-sanala-116441
Тулырак 👇 https://rutube.ru/video/6ddb0561602c0eda8643d92c78775d82/?r=a
🕌 Вәгазь 🎤 Тормышыбызның максаты 🔈 Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam
Тулырак 👇 https://rutube.ru/video/private/834f1d49933a0cb93aada0c4720b893e/?p=tMqBVCpeyoEfcmOEdl92UQ
Синең Раббың сез эшләгәнгамәлләрдән гафил түгел». 📌(«Һуд» сүрәсе, 123нче аять) Бөтен эш-гамәл, уңыш, бәхет, иминлек, шифа, муллык, бәрәкәт – Аннан гына килә. Ул теләсә, Ул:«Бул!» дисә генә була.Моны Раббыбыз Коръәндә безгә белдерде: «Аллаһ бернәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул, дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр.Барча нәрсәгә хуҗалык, Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакьһәм Аңа кайтарылырсыз». 📌 («Йәсин» сүрәсе, 82-83нче аятьләр) Менә шушы аятьләр йөрәкләребезне тулысынча Аллаһ белән бәйләргә этәрә.Шуңа да, сәфәргә чыгабызмы, укырга керәбезме, гаилә корырга телибезме, яңа эшкә урнашабызмы, сәүдә белән шөгыльләнергә телибезме – нәрсәгә генә тотынмыйк, Аллаһтан ярдәм сорап һәм Аның Үзенә генә тәвәккәл кылып башларга кирәк.Нәтиҗәне дә Аннан гына өмет итәргә кирәк, шул вакытта хәерле һәм бәрәкәтле нәтиҗәләрен күрә башларбыз. Аллаһ әмереннән башка агачтан яфракта төшмәс, шуны онытмыйк! «Яшерен булган нәрсәләрнең ачкычлары – Аның хозурында. Алар турында Аннан башка һичкем белми. Ул җирдә дә, диңгездә дә ни барын белә. Хәтта агачтантөшкән яфрак турында да Ул белеп тора. Җир караңгылыгында –аермачык Китапта теркәлмичәкалган бер орлык юк, юк бер юешһәм юк бер коры нәрсә». 📌 («Әнгам» сүрәсе, 59нчы аять) ✏️ Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam