- Последний пост
- 1 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 20
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 874
- 1/48двое суток
- 1 001
- 1/72трое суток
- 1 080
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
яшьлекнең иң тупас хатасы: башкалар яшәешен күзәтеп, үзеңнекен ашыктыру.
күрше дөньяга ял итәргә очасым килә.
әйдә бу җәйне бергәләп онытылмаслык итик әле.
өлкән яшьтә искә төшерерлек хатирәләр булсын өчен, ул хатирәләрне хәзер барлыкка китерә башларга кирәк. аннары соң булырга да мөмкин.
бу дөньяда иң авыры - үз-үзеңә хезмәт итү. башкалар өчен ниләр генә эшләмисең: борчымаска тырышасын, очрашуларга вакытында киләсең, ашарга пешерәсең - кайгыртасың, бер сүз белән әйткәндә. ә үзеңә бер дә яхшылап хезмәт иткәнең юк. нишләп?
язгы кояш сиңа килешә.
йөрәгең типсен. калганы булыр.
яшьлек белән картлык очрашмый шул.
өлкән буын вәкилләре яшьләрне беркайчан да аңламаячак. без дөньяны киңрәк күрәбез. бездә курку хисе юк. ә аларда безне аңлау теләге юк. алар куркалар, без аларны алмаштырырбыз, дип куркалар. ә безнең, моны аңлагач, аларның урынына тагын да тизрәк менеп утырасы килә башлый. алар безне аңласалар, аңларга теләсәләр, без (яшьләр) алар белән узышмас та идек.
дөнья кыю кешеләрне ярата.
мин хәзәр "мин үзем белән шундый горурланам" һәм "җитми, тагын да күбрәк эшләргә кирәк" арасында.
минем күңел әле дә чын кышны көтә. буранлы салкын тылсымлы кышны.
яраткан язылучыларым, унсигез «иң шәп телеграм-канал» номинациясендә җиңү яулый ала! тавышыгызны монда калдыра аласыз: https://idel.top/vote/in-sap-telegram-kahal рәхмәт!
әни авылдан төреп җибәргән май, әти күптән түгел аерткан, сыек тәмле бал, йомшак ак ипи һәм мәтрүшкәле чәй. бәхетле җылы көз-кыш.
бу дөнья мәми-авызлар өчен барлыкка китерелмәгән. син һәрвакыт үз фикереңне дәлилли алырга әзер булып торырга тиеш. кирәк вакытта "юк" дия белергә тиеш. син үз уйларыңны, фикерләреңне, идеяларыңны курыкмыйча яңгырата белергә тиеш. моны эшләргә өйрәнмәсәң, син кечкенә генә бер кортка әйләнәчәксең дә, өстеңдә мең дә бер кара олы карга очып йөри башлаячак. дөнья сине көн саен изәчәк. син, көч җыеп, каршы сүз дәшкәнче, әлбәттә.
кемдер булса да минем никадәр арганымны күрсен һәм аңласын иде.
минем сезгә ошыйсым килми. минем үз-үземә ошыйсым килә.
иң көчле ялгызлык кешеләр арасында гына сизелә икән.
бүген йокы көнен игълан итәм.
хәзер томанлы диңгез буенда утырасы иде.