tgindex
уйлагач, язам ✍️

уйлагач, язам ✍️

Статистика
@yazam_minВидеоказахский

исемем – Рәфидә (🦉) каналда: ▫️мин ▫️театр ▫️кино ▫️авыл ▫️китап ▫️кайчак(гел) моң-зар ▫️журналист тормышы ▫️бүләкләр уйнату 🫧 минем фикер сезнеке белән туры килмәскә мөмкин 🫧 элемтә өчен: @yabalak_min

Последний пост
14 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
1
Всего постов
25
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Видео
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
684
−2 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
458
25 постов
Вовлечённость
67,0%
к подписчикам
Постов в день
0,1
всего 25
Упоминаний
1
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
70
1/48двое суток
80
1/72трое суток
86

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • «Шүрәле»нең кыскача эчтәлеген эзләгән булсагыз — менә ул 🤝 Сафия версиясендә «теки-теки итә торган мөзекле Шүрәле»😅

  • яраткан эшем — яшелчә бакчасында чүп утау икән минем. авылга кайткач, гел бакчага чыгам да, үз дөньяма чумам: чүп утаганда артык-портык уйлар да чыгып китә кебек. яки тынлыкта эшлим, я булмаса берәр подкаст кушам. бу пост төнлә керергә тиешле булмагандыр инде ул, әмма төн җиткәч язарга ярата торган гадәтем дә бар. ябалак бит 🦉

  • без подписи

  • Барон абыйның: «сиңа бу авылда нәрсә ошады?» дигән соравына «Гөлияләрнең гараж өстендә куну!» дип җавап биргәнемне сизми дә калдым😂 Альберт абый аптырап китте — бер камерага карый, бер миңа, акыллырак җавап көтте бугай 🤭 ә миңа чыннан да монда гараж өстендә куну ошый! Гөлиянең гаиләсенең кунакчыллыгы, гадилеге, юмор теллелеге турында әйтеп тә тормыйм — кайткан саен үз кызлары кебек кабул итәләр. әле монысында кодагыйлары белән дә таныштым — туганнар кебек аралаштык. чиксез рәхмәтем шундый мөгамәлә өчен ❤️ ә гараж… ул мине яшүсмер чакта чит ил киноларыннан чормада яшәүгә кызыгып үскән чагыма алып кайта. хәзер инде Гөлияләргә кайтып бу теләкне баса алам, шөкер 💃 ә Барон абый бу авылда нишләп йөрде соң дисәгез, монысы инде аерым тарих 😅 тиздән әйтермен, шәп тарих ул✍🏼️☺️

  • китап чыгарам, җәмәгать 🤓 тышлыгы әзер, китабын язасы бар... ничек соң сезгә тышлыгы? шуны бәяли торыгыз😂

  • 24 июл.2 005287

    Дуслар, яшь IT-белгеч Нурислам дигән егет татар сөйләмен текстка әйләндерү буенча сервис эшли. Ул аны журналистларга, блогерларга уңайлы сервис итеп куллану өчен эшләргә тели. Аңа ярдәм итик әле — опросны тутырыйкчы🤍 https://docs.google.com/forms/d/1IIYzZ4nc2kUvbIgDJKhNn-zAJQly8Xp5dSQbpwuWkYM

  • Бүген сине йөрәгемнән Алып аттым Һәм шаккаттым: Җирләр тетрәмәде, Күкләр күкрәмәде, Кояш каралмады, Йөрәк канамады. Ә мин, юләр, күпме вакыт Куркып йөрдем. Йөрәгемне кулым белән Тотып йөрдем. Бәрелеп китсә — Канар, дидем. Очкын төшсә — Янар, дидем. Таулар өскә Авар, дидем. Бүген сине йөрәгемнән Йолкып аттым Һәм шаккаттым: Таулар тетрәмәде, Дөнья үзгәрмәде — Узды бар да тып-тын. Калды бары күңелемдә Бер уч бушлык, Бер уч сагыш Һәм таралмас бер моң... #ФЯ

  • сезнеңчә, чиратта кайсы артист русча җыр яздырыр икән? 🌝😅

  • Чулпан апайның шушы постын укыдым да, уйлап алдым: без әни белән гел нидер эшләгәндә гөр-гөр килеп сөйләшәбез икән: чеби чистарту булсынмы ул, бакчада чүп утау, ашарга пешерү, тагын башка эшләр. болар арасында иң яратканы — мин шәһәрдән кайткач, чәй эчә-эчә сөйләшү 😍 аш бүлмәсенә керүгә, әни кап-кайнар итеп чәй ясап куя да, мин аны эчә башлаганчы, сап-салкын була инде ул. үзе инде эчеп бетереп, эшләргә чыгып китә — мин ялгызым салкын чәй белән калам 😂 ләкин шул вакыт эчендә сөйләшүебез — иң кадерлесе! әни миңа Гайҗан бабай дигән кушаматны шуңа такты да инде 🌝 Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли... Чәе суына, — аны сизми ул; Куанычы эченә сыймаганга, Һаман сөйли, һаман сөйли ул.

  • без подписи

  • бигрәк матур инде безнең Казан🌃 бүген шәһәр үзәгендәге урамнарда йөрдек — берәр йортында яшәп каласым килде: анда тыныч, кошлар сайраганы гына ишетелә, шундый рәхә-ә-әт! яратып караган бер сериал мохитен тоеп, шушы ишек каршында озак басып тордым әле... калган фотолар — комментарийда булыр☺️

  • 14 июл.294333из idel_tatar

    Профилеңдә бернинди мәгълүмат юкмы? Борчылма. Кызлар барыбер синең җиде буыныңа кадәр эзләп табачак 🔎

  • әби җырлый 🌷 тауга җиләк җыярга менсәк, моңланмыйча кайтмыйбыз. еллар узган саен, ул моңның тирәнәя барганын сизәм...🌿

  • Иптәшләр Татарларга ияреп, кызык өчен генә, «Сколько ты должен своей маме?» калькуляторына кергән идем...кызык булмады бу... 🥹 үзегезнекен чутлагыз әле, әйдә🌝 без әниләргә гомер буе бурычлы 🤍

  • студент чакта татар телендә подкаст яздырган чаклар бар иде безнең...

  • 8 июл.35418из cheguglittatarkyzy

    без подписи

  • без подписи

  • Әтәч тоттым! дип сөенеп язар идем, Сабан туенда кабул итми торган уеным бу🫠 әтәчне кызганып үләм инде😭 шуңа фотога гына төштем. әтәч дигәннән! хатирә искә төште, сөйлим! туганым Илгиз кечкенә чакта безнең тавык чыгарган чебиләрне алып үстергән иде: ул аларны яклап-саклап кына торды. алар әтәчләр булып чыкты һәм Илгиз аларга исемнәр кушты, бик яратты, кыскасы. аннары нишләде дип уйлыйсыз? шуларның берсен безгә 150 сумга сатты! әле кибет ишегенә «Әтәч сатам, кем ала?» дип игълан язып элде, өй телефон номеры белән😂 хәзер әтәч күргән саен шуны искә төшерәм. үз әтәчеңне үзең сатып ал инде 😅 ә юк, ул бит үстереп сатылган әтәч — монысы башка ☝🏼️

  • 3 июл.368301из idel_tatar

    Сәлам! Без Чирмешәндә! Бүген Медиа Сабантуйда күңел ачабыз 😍💃🏻 Кызларга күп итеп реакцияләр калдырыгыз әле 💕

  • 2 июл.429434

    ура, «кайчан кияүгә чыгасың?» диючеләргә күрсәтергә справкам бар хәзер🤝🏻 моңа кайсы табиб пичәт куйды икән?🫢 неврологтыр. ул гадәттә нервыланмаска куша😅