tgindex
Islam_Adjmal
@Islam_Adjmalказахский

Алабуга шәһәре "Әҗмәл" мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Мөдәрриснең телеграм каналы ВКдагы сәхифәбезгә дә язылыгыз https://vk.ru/club229091488

Последний пост
14 авг.
Последнее чтение
13 авг.
Постов за неделю
3
Всего постов
22
Тип
открытый
Язык
казахский
В каталоге с
13 авг.
Подписчики
309
0 за 1 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
74
22 постов
Вовлечённость
23,9%
к подписчикам
Постов в день
0,4
всего 22
Упоминаний
0
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
25
1/48двое суток
28
1/72трое суток
30

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • 10 авг.51из dumrt_tatar

    Мөфти Камил хәзрәт Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгысын уртаклашты:   “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Түбән Камада коточкыч һөҗүм нәтиҗәсендә якыннарын югалткан гаиләләрнең, шулай ук зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Хөрмәтле түбәнкамалылар, бу хәсрәтне республика мөселманнары сезнең белән бергә кичерә. Без бу вакыйгаларның гөнаһсыз корбаннары – туганнарыгызны һәм якыннарыгызны югалту ачысын уртаклашабыз.   Раббыбыздан мәрхүмнәргә мәрхәмәт, аларның якыннарына бу кайгыны күтәрү өчен көч һәм сабырлык, ә җәрәхәтләнгән кешеләргә тизрәк савыгу өчен шифа сорыйбыз. Йә Рабби, җир йөзендә тынычлык урнаштыр!   Бүген Татарстан мәчетләрендә өйлә намазында мәрхүмнәр һәм зыян күрүчеләр өчен дога кылдылар. Барлык дин кардәшләребезне бу авыр мизгелләрдә догада булырга чакырам”.

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез🤍 гамәлләребездән иң хәерлесе — вакытында укылган намаз🤲🏻 ❗ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ — бүгеннән Татарстан җирлегендә янәдән караңгы төшә башлый, офык аклыгы югала, шул сәбәпле ЯСТҮ һәм ИРТӘНГЕ намаз вакытлары үзгәрә❗

  • видео или голосовое, без подписи

  • Өммәтебезнең бик күп кешесе күз тиюдән зарар күрә яки үлә, бу турыда без Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әйткән сүзләреннән беләбез. Үлем сәбәпләре карап торышка берәр чир яки һәлакәт булып күренсә дә, нигезендә күз тию ятарга мөмкин. Күз тию — хак һәм бик куркыныч нәрсә, Раббыбыз барыбызны да шушы афәттән саклап торсын🤲🏻 Кадерле кардәшләребез, күз тиюләрдән, төрле сихерләрдән, зарарлардан саклану өчен, иртә-кичен эленгән догаларны укып торыйк, көн дәвамында даими зикерләр белән йөрик. Йокларга ятканда, РасүлАллаһ сөннәте буенча, үз-үзебезне, балаларыбызны "әл-Ихлас", "әл-Фәләкъ", "ән-Нәс" сүрәләре, "Аять әл-Күрси" белән өшкерик. Үзебездән дә башкаларга зарар килмәсен өчен, нидер яки кемдер сокландырганда, "СүбхәнАллаһ!", "Мә шәә Аллаһ!" белән бергә күңелгә ошаган нәрсәне Аллаһтан бәрәкәтле итүне сорыйк: "ТәбәракАллаһ!" яки "БәракАллаһу фикүм!" яки "БәракАллаһ!" дип өстәп куярга күнегик🤲🏻

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез🤍

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, мөбарәк Җомга кичебез догалы, Коръәнле булсын🤲🏻 Әл-Хәлиим — Аллаһның Иң Гүзәл Исемнәреннән. Раббыбыз Иң Кодрәтле булса да, хата-гөнаһлар өчен җәзаны кичектерә, тәүбәгә килүне көтә, гафу итәргә омтыла🤍

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, игътибарыгызга — Җомга вәгазе, шушы сылтама буенча кереп карый аласыз, файдалы булсын⤵️ https://vkvideo.ru/video-229091488_456239312?list=552848feeb10e380cd&t=56s

  • https://vk.ru/club229091488 ✅ ВКдагы төркемебез, әле кушылмаган булсагыз, шушы сылтама буенча рәхим итегез ВК-сәхифәләр: ✨постлар тулаем татар телендә ✨видеоларда — Җомга вәгазьләре ✨клипларда Коръән аятьләре, салаватлар, кыска дини видеолар ✨төркем эчендәге каналда — русча мәгълүмат ВКга впнны сүндереп керәсе

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, нурлы Җомгабыз иң хәерле рәвештә күп саваплы эшләр белән үтсен🤲🏻 Бу мөбарәк көндә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватларыбызны тагын да арттырыйк, аңа Аллаһның рәхмәтен, сәламен телик, ихлас яратуыбызны белдерик❤️ РасүлАллаһка булган һәр салаватыбыз — Раббыбыз каршында кадерле🤲🏻

  • Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң яраткан, иң еш укыган догаларыннан берсе. Бер Аллаһ кына — калебләребезне Әйләндерүче, туры юлга Күндерүче, иман ныклыгы Бирүче🤲🏻

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез🤍 Кыямәт көнендә тәкәбберләр кеше кыяфәтендә, ләкин иң вак кырмыскалар үлчәмендә булачак. Һәм аларны һәр яктан хурлык каплар. Бу турыда безгә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтеп калдырган. Үз-үзебезне һәрвакыт хисап итеп торыйк, җаннарыбызга тузан бөртеге кадәр дә масаю, тәкәбберлек кермәсен, әәмиин🤲🏻

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, һәр мизгеле мөбарәк булган Җомга көнебездә зикерләребезне, догаларыбызны, салаватларыбызны, яхшы гамәлләребезне тагын да арттырыйк🤲🏻 Аллаһ Раббыбыз холыкларыбызны күркәм итсен, барыбызны да кеше хакларына керүдән һәм телләребезне яман, буш сүзләрдән сакласын🤲🏻

  • https://vkvideo.ru/video-229091488_456239298?list=461f39e82433467502&t=17m35s Вк төркемебездә шушы сылтама буенча карарга мөмкин, файдалы булсын🤲🏻

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, бүген мөселман календаре буенча икенче ай — Сафәр ае башланды. Исламга кадәр булган наданлык чорында гарәпләр арасында аны кайгылы ай дип санаганнар. Безнең халык арасында да Сафәр турында кайчак шундый ырым-шырымнар ишетергә туры килә, мәсәлән, имеш бу айда никахлашырга яки олы сәфәргә чыгарга ярамый. Болар барысы да ялган. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мондый уйдырмаларны тыйган, "Сафәр — бәхетсез ай түгел," дигән.

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, яңа атна игелекле эшләргә, сөенечле хәбәрләргә бай булсын, ИМИН БУЛГАН ҺӘР МИЗГЕЛНЕҢ кадерен белик, шөкер итик, көннең форсатын тулысы белән кулланып, булдыра алганча Аллаһ ризалыгын алып яшәргә тырышыйк🤲🏻

  • Хөрмәтлеләребез, телеграм начар эшли, шуңа вк төркемебезгә дә язылырга чакырабыз⤵️ https://vk.ru/club229091488

  • Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез🤍 Кеше һәрвакыт Аллаһка мохтаҗ🤲🏻 Моны без бигрәк тә күңелгә авыр булганда аңлыйбыз. Үз нәфесебезгә бирелеп яшәүдән арындыручы, барлык борчулардан Аллаһка сыендыручы бу доганы ешрак укыйк.

  • ☀️Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, мөбарәк Җомга көнебез имин, хәерле булсын, күп дога-зикерләр, салаватлар белән, изге ният-гамәлләр белән бәрәкәтле үтсен🤲🏻 Туганлык мөнәсәбәтләрен кадерләп саклау — Аллаһ Раббыбызның рәхмәтенә ирештерүче гыйбадәт🤍 Туганнар белән араны өзү — авыр гөнаһлардан. Нинди дә булса каршылыклар барлыкка килә икән, арадан иң игелеклесе беренче булып мөнәсәбәтләрне җайлый, бәйләнешне ныгыта башлый. Бу иман һәм ихлас күрсәткече! Явызлыкка яки битарафлыкка яхшылык белән җавап бирү — зур савап. Туганнарыбыз белән җылы мөнәсәбәтләрне саклыйк, хәлләрен белешеп торыйк, шатлыкларын бүлешик, авыр вакытларында ярдәм итәргә тырышыйк, таяныч булыйк🤲🏻

Islam_Adjmal — tgindex