Арск-Информ 📝
СтатистикаАрская районная газета «Арча хәбәрләре» («Арский вестник»).Будь в курсе новостей района! Читай первую газету города! 89393186582 - фотоларны, мөһим хәбәрләрне әлеге номерга юллый аласыз. 16+
- Последний пост
- 15 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 67
- Всего постов
- 223
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Новости и СМИ
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 111
- 1/48двое суток
- 127
- 1/72трое суток
- 137
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Хәерле иртә, дуслар☁️🌧️🕊️ #хәерлеиртә #доброеутро
Новый Кырлай является одним из популярных мест для знакомства с наследием Тукая, семейного отдыха и открытия туристических возможностей в республике. 📹Во время пресс-тура мы еще раз убедились в этом #пресстур
Авыл хуҗалыгы үсештә 🥔Заманында бәрәңгене зурлап икенче икмәк дип атыйлар иде. Аны барлык хуҗалыклар икте. Бер "Северный" совхозында гына да бәрәңге 500 гектар иде. Бөтен Казан, Арча оешмалары, студентлар, укучылар шул басуларда иде инде. Хәзер районда гына түгел, республикада да иң күп бәрәңге Арча районы игә. "Игенче" ширкәте, кайбер фермерларныкын бергә кушсаң 1500 гектар чамасы. - "Кырлай", "Игенче" ширкәтләрендә бәрәңгенең торышы әйбәт, - ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. - Казып үлчәп карадык, бер төптә уртача бер килограмм бүлбеләр бар. Бу гектардан уртача 400 центнер уңыш дигән сүз. Әле үсү дәвам итә. Ике хуҗалыкта да җитен, көнбагыш өлгереп килә. "Игенче"дә соя кузаклары бик күп төшкән. Орлыкка дигән кукурузлар да бик матур. 🌻"Кырлай" ширкәтеннән алып кайткан бер көнбагыш кәрҗиненә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре "РСЦ" (Россельхозцентр) дип тә язып куйганнар
Көтү… Ана йөрәге өчен иң авырыдыр ул Алсу һәм Рәдиф Шәйхиевларның ике улы да махсус хәрби операция зонасына китә. Кече уллары Инсаф 2025 елның октябрендә хәбәрсез югала, соңрак аның һәлак булуы турында хәбәр килә. Ә энесе артыннан олы уллары Рафил дә контракт төзи. Аның дүрт баласы бар. «Машина үтсә, ул кайткандыр, капка ачылса, ул килеп керер, телефон шалтыратса, улыбыздыр, дип көтәбез», – ди Алсу ханым. Бу сүзләрдә – ана йөрәгенең чиксез сагышы, өмет һәм көтүе. Барлык аналарга да сабырлык, ә балаларын көтүчеләргә сөенечле хәбәрләр насыйп булсын. 🤍
видео или голосовое, без подписи
Апас районында урып-җыю эшләре дәвам итә 🌾 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре вакытында кырлардагы урып-җыю барышы белән танышты. Хәзер авыл хуҗалыгы эшләренә 76 комбайн җәлеп ителгән, уртача уңдырышлылык гектарыннан 38 центнер тәшкил итә. Районда сөт җитештерүне дә арттыру планлаштырыла. 400 сыерга исәпләнгән яңа сөт комплексы төзелеше 2025 елда башланган. Проект куәтенә чыккач, биредә елына 4 380 тонна сөт җитештерү көтелә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хуҗалык җитәкчеләре, комбайнчылар, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
Грибы — одни из самых загадочных обитателей леса 🪵 Они не относятся ни к растениям, ни к животным, а образуют отдельное царство. В наших лесах можно встретить и ароматные белые грибы, и яркие лисички, и скромные опята — каждый по‑своему хорош. ❗Но помните: собирать грибы стоит только если вы точно знаете, что перед вами съедобный вид. В наших карточках - полезные советы☝
🏆 Казанда менталь арифметика буенча халыкара олимпиада узды Ярышта 50 шәһәрдән 270 катнашучы һәм 40 команда көч сынашты. 🎉 Арча шәһәренең 1 нче мәктәбе укучысы Ибраһим Фәттиев P-4 категориясендә 1 нче урынны яулады! Бу категориядә 7–8 өч урынлы санны күңелдән кушарга һәм алырга кирәк иде. Бирем зур игътибарлылык, көчле хәтер һәм киеренке мохиттә тынычлыкны саклый белүне таләп итә. Ибраһим бу катлаулы биремне искиткеч башкарып чыкты 👏🏆 Чыганак: район матбугат хезмәте
Җ О М Г А иртәсе мөбарәк булсын📿 Күңелебезне изге уйлар гына биләсен🤲
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
Районда матбугат туры узды Яңа Кырлай авылына Татарстан Республикасы дәүләт комитеты хезмәткәрләре, федераль, төбәк һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, блогерлар һәм фотографлар килде. 🗺Сәяхәт барышында катнашучылар «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында төзелгән парк объектларын карадылар. Матбугат вәкилләрен районда туризмның торышы һәм киләчәккә планнар белән Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Филиппова таныштырды. «Без туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү өстендә эшлибез. Арча районына, бигрәк тә Яңа Кырлайга, Кыш бабай резеденциясенә, музей-комплексына, Татарстаннан гына түгел, Россиянең бик күп шәһәрләреннән киләләр. Әлеге җирлек туристлар өчен инвесторларыбыз белән берлектә үстерелә торган урын булып тора. Эшлисе эшләр әле күп, – диде ул.
Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге район агитбригадасы бүген "Кырлай" ширкәте игенчеләре алдында чыгыш ясады🎤 🍞 Икмәк булса, җыр да була
видео или голосовое, без подписи