Яшел Узэн Медиа🗞
СтатистикаНовости Зеленодольского района Республики Татарстан
- Последний пост
- 11:05
- Последнее чтение
- 11:39
- Постов за неделю
- 108
- Всего постов
- 203
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Новости и СМИ
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 42
- 1/48двое суток
- 48
- 1/72трое суток
- 51
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Кышка рассольник 😋😋 - Тормышыгызны җиңеләйтер өчен бер рецепт тәкъдим итим әле. Без бу ашны хәзердән күп итеп әзерләп куябыз да, кыш көне рәхәтләнеп тотабыз. Кич эштән кайткач, шулпага (аны да алдан ук күбрәк итеп кайнатып, туңдыргычта тотарга була) башта туралган бәрәңге салабыз, ул пешкәч, бер банка шушы ашны кушабыз. Бәрәңге белән бергә ит чумарлары да салырга була, алай тагын да тәмле, - дип яза Лилия Гәрәева. ➡️ РЕЦЕПТ
❓ Мунчада алган тәһарәт дөресме, кайбер чыганакларда мунча җенле урын диләр? Укучылардан килеп ирешкән сорауларга Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.👇👇 https://yashel-uzan.ru/news/widget/list/iman-nury
Уразлы авылы тарихчыларның игътибарын җәлеп итте! 🎉 Уразлы авылында тарих фәне белгечләре катнашында"Яшел Үзән тарихы: тарих һәм бүгенге көн" дип аталган мөһим конференция узды! Чарада Татарстан Республикасының төрле районнарыннан тарихчы галимнәр, архивистлар, мәгариф хезмәткәрләре һәм мәктәп укытучылары катнашты. Җыелган галимнәр, бергәләп төбәгебезнең бай тарихын, авылыбызның үткәнен сөйләп, киләчәккә карап фикер алыштылар. Конференциядә Уразлы, Яшел Үзән районы һәм башка төбәкләр тарихына кагылышлы кызыклы докладлар тыңланды, борынгы документлар һәм фотолар күрсәтелде. Катнашучылар авыл тарихын өйрәнүне дәвам иттерү, укучыларга һәм яшь буынга үз тамырларын белүнең әһәмиятен ассызыкладылар. - Авылыбыз күренекле тарихи вакыйгага әйләнде — һәрбер катнашучының үз өлеше бар. Уразлы тарихы яши, үсә һәм киләсе буыннарга тапшырыла, - дип яза мәдәният йорты мөдире Лилия Шәйхетдинова.
Бердәмлектә — көч! 🏆👨👩👧👦 «МАЯК» спорт комплексында "ПОЗиС" хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен зур спорт бәйрәме узды! Бәйрәмне "ПОЗиС" АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов ачып җибәрде. Ул сәламәтлек, спорт һәм гаилә иминлеге предприятиенең мөһим өстенлекләре булуын билгеләп үтте. Программада спорт ветераннарын һәм Спартакиада җиңүчеләрен бүләкләү, аркан тартышу, эстафеталар, мини-футбол, гаилә ярышлары һәм ГТО нормативларын үтәү булды. Балалар өчен дә күңелле активлыклар оештырылды. 🎈 Көн дәвамында мәйданда күтәренке кәеф, дуслык һәм командалык рухы хөкем сөрде. Һәркем үзен бердәм зур завод гаиләсенең аерылгысыз өлеше итеп тойды. 💪 Бу бәйрәм тагын бер кат шуны күрсәтте: көчле коллектив — ул һөнәри осталык кына түгел, ә үзара ярдәм, дуслык һәм уртак кыйммәтләр дә. Яңа хезмәт атнасына — көч һәм яхшы кәеф белән! ❤️ ✏️ ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Внимание! На территории Республики Татарстан режим «Ракетная опасность» ОТМЕНЕН. Режим « Беспилотная опасность» сохраняется.
✅Бернинди кыйммәтле ташлар да кеше күңелен җылыта алмый. Байлыгың күпме генә булмасын, ул сиңа бәхет китерми... Кешене бары тик кеше генә бәхетле итә ала... 👋Якшәмбе иртәсе хәерле булсын, дуслар! Сезне яраткан, хөрмәт иткән кадерле кешеләрегез һәрчак янәшәгездә булсыннар. Бүгенге ял көнегезне бергә-бергә күңелле итеп уздырыгыз! Исәнлек-саулык сезгә!
без подписи
🌙Хәерле тыныч төннәр барчабызга 🙏Кояшлы иртәне исәнлектә күрергә язсын🙏🙏
Яраткан командабыз өчен җан атабыз🫶
без подписи
Бу көнне бала белән үткәрер өчен нишләргә? Тулырак: https://intertat.tatar/news/ati-anilarga-1-sentyabrda-yal-kon-alu-ysullary-5880402 Интертат МАХта
🚗🚗🚗 Яшел Үзән юнәлешендә күпердә өч машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. 🚨Урында хәрәкәт тоткарлануы күзәтелә. #очлыкүзлекамерам
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
🎈 «Күңелле уеннар» — балаларга шатлык өләште! Каникуллар тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Җәйнең соңгы көннәрен дә балалар өчен күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү дәвам итә. ☀️ Олы Яке мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күңелле уеннар» дип исемләнгән күңелле чара узды. 🎲🤸♀️ Нәниләр төрле уеннарда катнашып, җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынадылар, бергәләп күңел ачтылар. Балаларның шат елмаюлары, күтәренке кәефләре чараның иң матур бизәге булды. 🥰 Җәйнең соңгы көннәре дә шулай шатлыклы һәм матур хатирәләргә бай булып калсын! 🌿☀️
без подписи
без подписи
без подписи