- Последний пост
- 14 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 30
- Всего постов
- 31
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 14 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 13
- 1/48двое суток
- 14
- 1/72трое суток
- 16
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
без подписи
🏛 Татарстан укучысы Нальчикта «Университет сменасы»нда катнаша 🎓 Теләче урта мәктәбе укучысы Диләрә Сабирҗанова «Университет сменалары» федераль белем бирү программасында катнаша. Ул конкурслы сайлап алуны уңышлы үтеп, Нальчиктагы Кабардино-Балкар дәүләт университетында 10 көнлек сменага кушылган. Программа кысаларында Диләрә лекцияләрдә катнаша, төрле һөнәрләр белән таныша, мастер-класслар һәм белем бирү квестларында күнекмәләрен үстерә. 🏔️✨ Смена вакытындагы иң истә калырлык мизгелләрнең берсе легендар Эльбрус тавын күрү булган. 👏 Диләрәне уңышы белән котлыйбыз! Яңа ачышлар, матур тәэсирләр һәм онытылмас мизгелләр телибез! 💫 📸 ТР Мәгариф һәм министрлыгы матбугат хезмәте
🍯 Бал дәвалый 🍯 Исмәгыйльнең тамагы шеште. Температурасы күтәрелде, хәтта колак яфракларына хәтле уттай яна. Исмәгыйльнең үзеннән бигрәк, әнисе хафага төште. Чөнки алар атна башыннан Чаллыга кунакка барырга тиешләр. Инде билетларны да алып куйганнар иде. ✨ Дәвамын укырга ✍ Альберт Хәсәнов 📷 Нейрочелтәр рәсеме
без подписи
без подписи
без подписи
🗓️ Бүген бөтен дөньяда Кәлтә көне билгеләп үтелә икән, дуслар! 🦎Кайбер кәлтәләр койрыгын калдырып кача ала! Бу күренеш автотомия дип атала. Соңрак койрык яңадан үсәргә мөмкин. 🧠 Кәлтәләр турындагы башка кызыклы фактлар – карточкаларда!😉
без подписи
без подписи
✨ Проектымны Татарстан Рәисенә күрсәттем ✨ ☀Хәерле кояшлы көннәр, дусларым! Минем үскәч архитектор буласым килә. Сызымнар hәм макетлар ясау белән мавыгам. “Гаилә паркы: шатлык, аралашу, актив ял киңлеге” темасына проект эшләдем. Кичә Яр Чаллы шәhәрендә мәгариф hәм фән хезмәткәрләренең август конференциясендә шушы проект белән Рәисебез Рөстәм Миннехановны таныштырдым. Проектның максаты – төрле яшьтәге шәhәрдәшләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек hәм гаилә ялы өчен уңайлы зона булырлык күпфункцияле иҗтимагый киңлек булдыру. 🙏 Шушы конференциядә катнашырга мөмкинчелек биргән Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиямә, директорыбызга, сыйныф җитәкчемә, хезмәт фәне укытучысына, әниемә hәм барлык ярдәм күрсәткән oстазларыма рәхмәтләремне белдәрәм. ✍ Әмирхан Ахунҗанов, Яр Чаллы шәһәре, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучысы
📢 «Апуш» балалар театр студиясе Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәттә филиалларын ача Күптән түгел Казан мэриясендә республика шәһәрләрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе филиалларын ачу мәсьәләсенә багышланган беренче очрашуы узды. Сентябрь аенда инде Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләрендә кастинглар узачак. ✍ Дәвамын укырга 📷 «Апуш» татар балалар театр студиясе
✨Җәйге мизгелем✨ Беркөнне китапханәгә Юл тотарга уйладым. Укытучымны очраттым, Хәлләремне сорашты. – Ничек, Алия, җәйләрең? Рәхәт уздырасыңмы? Сентябрьгә хәтле ныклап Көчләрең җыясыңмы? Бик теләп җавап кайтардым: – Әйе, рәхәт уздырам. Уйнарга да вакыт табам, Әнигә дә булышам. Бакчабызда чүпләр утыйм, Җиләк-җимешләр җыям. Әле әтигә ияреп, Печән җыярга барам. Су буена гаилә белән Барып кайтабыз кайчак. Тәмле итләр кыздырабыз – Их, күңелле балачак! Әбиләремә хөрмәтне Күрсәтергә тырышам. Якыннарым алар минем, Икесен дә яратам. Дус кызларым белән бергә Йөреп кайтабыз кичен. Саф һавада йөрүләре Рәхәт бит ул, һичшиксез! Менә шулай матур гына Җәйләрем узып бара. Мәктәбем дә сагындырды – Инде тиздән укырга! ✍️ Алия Фазлиәхмәтова, Әгерҗе районы, Исәнбай урта мәктәбе укучысы.
без подписи
без подписи
🔥 Яшь хәбәрчебез – Яр Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучысы Әмирхан Ахунҗанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны гимназиянең Мәскәүдә җиңү яулаган гаилә ял паркы проекты белән таныштырды. 📷 Зөлфия Галим.
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
⚡️Бүген Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясе уза. Аның эшчәнлегендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. ✅«Мастеровые» рус драма театры холлында зур күргәзмә оештырылган иде. Чаллы укучылары мәртәбәле кунаклар каршында чыгыш ясады. 📷 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте