Ачык Университет
СтатистикаТатар телле онлайн-университет: https://linktr.ee/univertatar
- Последний пост
- 20 июл.
- Последнее чтение
- 12 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 21
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 1 792
- 1/48двое суток
- 2 053
- 1/72трое суток
- 2 214
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Яңа курс! Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар 1. Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек 👩🦰Гөлназ Бәдретдин, сәнгать белгече, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы 2. Татарлык һәм упкын: милләт вә миллияткә бер караш 🧑🦰Илдар Шәфыйков, бәйсез тикшерүче, үзэшчән 3. Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 нче еллар тәҗрибәсе 🧑🦰Рәдиф Кашапов, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры 4. Дискуссия. Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли? 👩🦰🧑🦰Катнашалар: Илдар Әюпов, Гөлназ Бәдретдин, Резедә Әгълиуллова, Регина Ягъфәрова. Модератор — Рәдиф Кашапов.
Иртәгә Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) узачак лекторийга чакырабыз!🙂 Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар ПРОГРАММА: 11:00 Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек 👩🦰Гөлназ Бәдретдин сәнгать белгече, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы 12:00 Татарлык һәм упкын: милләт вә миллияткә бер караш 🧑🦰Илдар Шәфыйков, бәйсез тикшерүче, үзэшчән 13:00 Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 нче еллар тәҗрибәсе 🧑🦰Рәдиф Кашапов, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры 14:00 Дискуссия. Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли? Катнашалар: Илдар Әюпов, Гөлназ Бәдретдин, Резедә Әгълиуллова, Регина Ягъфәрова. Модератор — Рәдиф Кашапов. Кайчан һәм кайда? 11:00-15:00 Мәскәү ур., 2 2 нче кат 230 нчы павильон @univertatar @tatardesign_official
без подписи
💙 «Фәттах фест» фестиваленә чакырабыз! 💙 7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә язучы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» фестивале узачак. Чара әдәбият, кино, музыка, тарих һәм заманча татар мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр өчен оештырыла. Аның максаты - яшьләрне татар әдәбияты, Нурихан Фәттах иҗаты, татар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру. 🤩Кайчан: 7 февраль, 10:00–21:00 🤩Кайда: Татарстан Язучылар берлеге, Казан, Мөштәри ур., 14 🤩 Керү ирекле ТЕРКӘЛҮ/РЕГИСТРАЦИЯ @yaz_tatar
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыру өчен гариза бирүгә 8 көн калды! 11нче сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыра ала. Имтиханга 2026 елның 1 февраленә кадәр сыйныф җитәкчесе аша язылырга мөмкин. Интертат язуынча, 2025 уку елында татар теленнән Бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның күбесе (19 укучы) Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар. 2024 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын нибары 7 укучы тапшырган. Азмы-күпме үсеш булса да, Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны белән чагыштырганда, бу — аяныч күренеш. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан мәктәпләрен 2025 елда 15 060 укучы тәмамлаган.
без подписи
⚡️«Шанлы татар музыкасы» дип исемләнгән яңа онлайн курс тәкъдим итәбез!⚡️ Татар музыкасы – күп гасырлар дәвамында шомартылган традицияләрдән тупланган хәзинә ул. Бүгенге көндә аның бихисап күп төрләре мәгълүм. Борынгы музыкадан килгән кагыйдәләр төрле заман әсәрләре аша бүгенге көнгә кадәр үрелеп бара. Курста Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы мәдәнияте, милли музыка кораллары, җырлау сәнгате, заманча музыка һәм татар музыкаль сәнгатенең башка күп яклары турында сөйләнәчәк. 👤Лектор: композитор, музыка белгече, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Фәрһад Бәхтияри Курсны тыңларга👇 VK Video RUTUBE
Муса Бигиевның 150 еллыгына багышлап Казанда экскурсия үткәрелде https://tatar-inform.tatar/news/musa-bigievnyn-150-ellygyna-bagyslap-kazanda-ekskursiya-utkarelde-5917066
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
Сегодня наш музей стал частью маршрута мероприятия «По казанским следам Мусы Бигиева», организованного Национальным музеем РТ и «Ачык университет». Поскольку сейчас у нас проходит выставка «С надеждой на Божественное милосердие», посвящённая 150-летию великого богослова, мы с радостью приняли гостей и провели для них экскурсию по экспозиции. Участники увидели личные вещи Мусы Бигиева, архивные документы, фотографии и прижизненные издания его трудов. Особый интерес вызвала визитная карточка, на обороте которой мыслитель написал предложение руки и сердца своей будущей супруге — Асьме Камаловой. Благодарим Национальный музей РТ, «Ачык университет» и всех гостей за возможность стать частью этого важного события! Выставка продлится до 31 марта — ждём каждого, кто хочет ближе познакомиться с наследием Мусы Бигиева!
Муса Бигиев ислам дөньясында һаман да бәхәсле шәхес булып кала. Сәяхәттә без аның турында гына сөйләшербез дип уйламагыз. Бәхәсле фактларны читкә куеп, аның тормышы һәм эшчәнлеге аркылы халкыбызның интеллектуаль мирасы белән дә танышырбыз. Шул исәптән түбәндәге сорауларга да җавап табарга тырышырбыз: 🔴Ислам дөньясында Казан элек нәрсә белән дан тоткан? 🔴Муса Бигиевның хезмәтләре хәзер дә актуальме? 🔴Казандагы иң данлыклы мәдрәсәдә кемнәр укыган һәм аның белән Муса Бигиев ничек бәйле? 📎 Фото Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды Чара турында тулырак
ТР Милли музее һәм Ачык университет «Муса Бигиевның Казандагы эзләреннән» дип аталган сәяхәткә чакыра! 🌷Яңа 2026 елны без Муса Бигиевның тууына 150 ел тулуга багышланган махсус сәяхәт белән башлап җибәрергә булдык. Сәяхәттә без галимнең Казан белән бәйле кайбер әһәмиятле урыннарына тукталырбыз һәм ХХ гасыр башындагы татар дини-интеллектуаль тормышы белән танышырбыз. 🕌Шулай ук 13:00 сәгатьтә теләүчеләр белән Ислам мәдәнияте музеена Муса Бигиев тормышы һәм мирасына багышланган күргәзмәгә бару да планлаштырыла. Анда Бигиевның тормыш юлына кагылышлы кызыклы фактлар, архив документлары һәм китаплар белән танышырбыз. 🗂Кайчан: 10нчы гыйнвар (шимбә) көнне 11:00 сәгатьтә 🔍Очрашу урыны: Габдулла Тукай музее янында (Г. Тукай урамы, 74) 💬Алып баручы: Г. Тукай музееның фәнни хезмәткәре Лена Тябина ✏️Катнашу ирекле, әмма теркәлү кирәк: https://forms.yandex.ru/u/695e35c695add51537a7b265 Ачык һавадагы сәяхәт якынча 40 минут дәвам итәчәк, шуңа күрә җылырак киенергә һәм яхшы кәеф белән килергә киңәш итәбез!💖
Бүген татар әдәбиятының классик язучысы Шәриф Камалны искә алу көне. Язучы 1942 елның 22 декабрендә Казанның Островский урамы, 15 нче йортында урнашкан фатирында вафат була. Шәриф Камалның кызыклы тормыш юлы турында сез көн саен музеебызда уза торган экскурсияләрдә белә аласыз. «Ачык университет» өчен әзерләнгән видеолекциядән исә Ш.Камалның татар мәдәнияте тарихында урынын күзалларга мөмкин. 📆 Сегодня день памяти классика татарской литературы Шарифа Камала. Писатель скончался 22 декабря 1942 года. Ему было всего 58 лет. О жизни и творчестве писателя мы рассказываем ежедневно: приходите на наши обзорные экскурсии. А еще вы можете послушать запись лекции Айдара Шайхина в ЦСК «Смена» о том, как Шариф Камал создавал татарский соцреализм.
«Шүрәле — урман хуҗасы: фольклор, фән һәм хыял чигендә» дип аталган лекция-әңгәмәгә чакырабыз! Шүрәле чынлыкта кем ул? Куркыныч затмы, мифик образмы, әллә халык хыялыннан туган символ гынамы? Бу сорауларга җавапны Камал театры уздырачак лекция-әңгәмәдә табарсыз! 🔣Шүрәле образының килеп чыгышы һәм аның татар мәдәниятендәге урыны 🔣Фольклорның фәнгә һәм иҗатка йогынтысы 🔣Ни өчен бу образ бүген дә язучыларны һәм рәссамнарны илһамландыра? Катнашучыларны лектор белән турыдан-туры аралашу, кызыклы фикер алышулар һәм фольклор дөньясына тирән сәяхәт көтә. 🗓 18 декабрь, 19:00 📍 Камера залы 🧑🦰 Лектор: Галимҗан Гыйльманов — язучы, шагыйрь, әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Лекция Резеда Гобәеваның Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов катнашында куелган «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле премьерасы кысаларында узачак. 🎫 Билетлар монда
без подписи
без подписи
Дуслар, ПЕЧӘН БАЗАРЫ кысаларында узачак лекцияләргә чакырабыз! 🚩13 ДЕКАБРЬ 13:00.Татар халкының традицион кышкы уеннары һәм күңел ачулары 👩🦰Лектор: Фәнзилә Җәүһәрова — баш фольклорчы, «Татар ядкәрләре» проекты авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3714341/ 15:00.Совет бистәсе Иске Татар бистәсенең тарихы 1917 елдан соң да дәвам итә: үзгәрә, яңара, шаккатыра. Югалтулар, табышлар, индустриализация, күп катлы йортлар, мәчетләр язмышы һәм яңа шәһәр коды — лекциябез нәкъ менә шул хакта булачак. 🧑🦰 Лектор: Рәдиф Кашапов — «Реальное время» интернет-гәзите баш мөхәррире урынбасары, режиссер, төбәк тарихын өйрәнүче. Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3714355/ 🚩14 ДЕКАБРЬ 16:00.Совет чорында татарлар һәм Тукай Ул заманда Габдулла Тукайны кем итеп күргәннәр, аның турында дәреслекләрдә ничек язганнар, туган көннәрен ничек бәйрәм иткәннәр — бу хакта лекциядә сөйләячәкбез. 👩🦰 Лектор: Гүзәлия Гыйматдинова — тарихчы, экскурсияләр алып баручы. Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3714364/ ❗Лекцияләр Муллин йортында (К. Насыйри ур., 11) узачак❗ @tatardesign_official