- Последний пост
- 14 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 6
- Всего постов
- 31
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 127
- 1/48двое суток
- 145
- 1/72трое суток
- 156
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
😎 ПЕЧӘН БАЗАРЫ волонтерлар эзли! 🙂 Фестивальнең бер өлеше булырга, кызыклы кешеләр белән танышырга һәм онытылмас тәҗрибә тупларга телисеңме? Безнең волонтерлар командасына кушыл! 📝Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/6a7de0f31f1eb562a70deb28/ ☕️ Гаризалар 23 августка кадәр кабул ителә. Сине ПЕЧӘН БАЗАРЫ командасында көтеп калабыз!
видео или голосовое, без подписи
Татарстан муралы «ФормART» бәйгесендә җиңү өчен көрәшә Проект кысаларында яшь рәссамнар Идел буе шәһәрләрендәге йорт фасадларын мураллар белән матурлыйлар. Татарстан быел да «ФормART» урам сәнгате фестиваль-бәйгесендә катнаша. Республикабызны бу юлы яшь рәссам Александр Попов тарафыннан иҗат ителгән мурал тәкъдим итә. Александр Попов үз эшендә әби белән оныкның бергәләп өчпочмак әзерләвен сурәтләгән. Биредә горыф-гадәтләр һәм буыннар бәйләнеше символлаштырыла. Идел буе федераль округында иң яхшы мурал өчен халык тавыш бирүе тиздән тәмамлана. «Гаилә традицияләре» муралы өчен тавыш биреп өлгерик! 4-нче эш: pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/... *тавыш бирү 16 августка кадәр дәвам итә.
🙂 ПЕЧӘН БАЗАРЫ МАХта! 😎 Фестивальнең иң кызыклы хәбәрләре, яңалыклары, атмосферасы – барысы да МАХ каналында. Син дә безгә кушыл! ❤️
Кадерле дуслар! Бездә көтелгән яңалык: музеебыз мөдире итеп Айдар Ниязов билгеләнде Айдар Динар улы — музыкант, дирижер һәм татар музыка сәнгатенә битараф булмаган яшь белгеч. Ул И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең вокал бүлеген тәмамлаган, хәзерге вакытта Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә симфоник дирижерлык белгечлеге буенча белем ала. Шулай ук ул «Милли музыка» оркестрының сәнгать җитәкчесе булып тора. Айдарның һөнәри тәҗрибәсе, милли музыкага мәхәббәте һәм мәдәниятне үстерүгә яңача карашы музейның иҗади тормышына яңа сулыш өрер, яңа проектларны тормышка ашырыр һәм музейга тагын да күбрәк кунаклар җәлеп итәр дип ышанабыз. Айдарны җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлыйбыз, иҗади уңышлар, илһам һәм музей коллективы белән бергә күп матур эшләр башкаруын телибез! Новым заведующим Музея Салиха Сайдашева назначен Айдар Ниязов Айдар — музыкант, дирижер и специалист, чья профессиональная жизнь неразрывно связана с татарской музыкальной культурой. Он окончил вокальное отделение Казанского музыкального колледжа имени И.В. Аухадеева, в настоящее время обучается по специальности «Симфоническое дирижирование» в Казанской государственной консерватории им. Н.Г. Жиганова и является художественным руководителем оркестра «Милли музыка». Уверены, что профессиональный опыт, любовь к музыке и современный взгляд на развитие культуры руководителя помогут музею открыть новые творческие горизонты, реализовать интересные проекты и привлечь еще больше посетителей.
Мин елыйм! Комикс "Татар хатын-кызлары" включили в Коллекцию ЮНЕСКО выдающихся книг для детей и подростков на языках коренных народов мира!!! Ребята это супер новость для нас - маленького семейного издательства🫶 Книги как сила возрождения языка Куратором которой являются ЮНЕСКО и Международный совет по книгам для молодежи (IBBY), эта новая коллекция объединяет почти 170 выдающихся книг на более чем 150 языках, отобранных из более чем 500 заявок со всего мира. Книги включают иллюстрированные книги, романы, биографии, графические романы и научно-популярные произведения, опубликованные в период с 2018 по 2025 год на одном или нескольких коренных или исчезающих языках. Они были отобраны не только за литературное и художественное качество, но и за то, как они вносят вклад в Глобальный план действий по Международному десятилетию коренных языков (2022–2032). Помогите нам распространить эту хорошую новость🙏 Безнең өчен зур шатлык һәм чын күңелдән эшләнгән эш❤️
📣 Гаризалар кабул итү вакыты кыскартыла! 🧰 Катнашырга теләүчеләр саны бик күп булу сәбәпле, гаризалар кабул итү вакытын кыскартабыз. 🙂 ПЕЧӘН БАЗАРЫ — 2026га кушылырга өлгер! 🧣 Үз иҗатыңны, брендыңны һәм хезмәтләреңне тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек! 💐 25–30 август 🏠 Кабан күле яр буе 🕰 Гаризаларны 10 августка кадәр генә кабул итәбез! ☕️ Вакыт аз — гаризаңны тутыр һәм Печән базарында катнашырга өлгер! @tatardesign_official
ТАРАФ | Акустик электрон концерт | Булат Шәйми белән Алсу Шәйми | 19 август 20:00 Сез аларны "Ярату", "Утрау", "Матур бит" кебек җырларны ишетеп таныйсыздыр. Ике егет, гитара һәм электрон музыка – болар барысы да "Тараф" төркеме. 19 август көнне Шәрык клубында Тараф концерты үтәчәк. Беренче "Унсигез" альбомыннан да, "Икенче" альбомыннан да җырлары көтелә, шуңа күрә концерт ахырында биергә әзерләнегез! Шулай ук блогер-музыкант Булат Шәйми үзенең кавер җырларын башкарачак. Алар арасында Булат татарчага тәрҗемә иткән Билли Айлиш, Эйбел Макконен кебек артистларның популяр җырлары да булачак. Алсу Шәймиева, Булатның сеңлесе, дә кушылып җырлап кичәне ямьләндерәчәк. ・Шәрык клубы (Татарста ур., 8 йорт) ・Билет бәясе 600 ₽ ・12+
😎 Гаризалар кабул итәбез! Печән базары-2026! 😎 25-30 август: ПЕЧӘН БАЗАРЫ 🧰 Катнашу өчен бары тик үзегез җитештергән һәм татар милли үзенчәлекләрен (айдентикасын) чагылдырган әйберләр кабул ителә. 🏠 Очрашу урыны – Казан, Кабан күле яр буе 💎 Сәүдәгәрләр, дизайнерлар, рәссамнәр, волонтерлар һәм тарихчылар игътибарына: теркәлү формасы әлеге СЫЛТАМАДА 🕰 Гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә. @tatardesign_official
Подкастның икенче ачык съемкаларына чакырабыз! Приглашаем на вторую открытую съемку подкаста🦋 Кыскасы: ике кунак, бер фамилия һәм... татарча нишевый сәхифәләр. Кунакларым — Рәмис абый Латыйпов һәм аның кызы Айгизә Латыйпова. Монда темаларны да билгелисе түгелдер, просто килегез, карагыз! Теркәлү — сылтама буенча. Вкратце о съемках: два гостя, одна фамилия и... татарские нишевые блоги. Мои следующие гости — папа и дочь Рамис и Айгиза Латыповы. Будем говорить не только о блогинге, но и воспитании, рекордном муравейнике в Гиннессе, профессии. Нужна регистрация. ✨ 2 август 18:00 🖼️ Мәскәү базары / Московский рынок (беседка со стороны ул.Энергетиков) Ачык яздыру «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында уза. «Күрше. Мирас» — ТР Рәисе ярдәмендә ТР шәһәрләрен үстерү институты гамәлгә ашыра торган «Күрше» фестиваленең бер өлеше.
1–2 август көннәрендә Казанда «ТАРИХ ФЕСТ» тарихи фестивале узачак! Ике көн дәвамында кунакларны Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына багышланган бай мәдәни белем бирү программасы көтә. Фестиваль кысаларында галимнәр һәм медиа-авторлардан лекцияләр, музей экспозицияләре, перформанс, иммерсив һәм авторлык экскурсияләр, концертлар, тарихи дефиле, квиз һәм һөнәрчеләр ярминкәсе узачак. Чара Татарстан Республикасы Милли музее территориясендә (эчке ишегалды, җәйге сәхнә һәм музей заллары) үтәчәк. «ТАРИХ ФЕСТ»ны Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Миллиард.Татар» медиапроекты оештыра. Проектның партнёрлары: «Тархан» һәм «ТН-Мирас». 📎Фестиваль программасы һәм тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tatmuseum.ru/events/tarikh-fest-2026/
Казанда «Зуля Камаловага багышлау» трибьют концерты узачак! 8 нче август көнне 19:00 сәгатьтә Казанда Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зуля Камалова иҗатына багышланган «Зуля Камаловага багышлау» трибьют-концерты узачак! Зуля Камалова — татар музыкасын дөньяга таныткан иң әһәмиятле артистларның берсе. Ул татар халык музыкасына заманча яңгыраш биреп, аны халыкара сәхнәләргә чыгарды һәм бүген дә аның иҗаты яшь буын музыкантларын яңа эзләнүләргә илһамландыра. Концертта татар инди- һәм этно-сәхнәсенең танылган вәкилләре, популяр башкаручылар, шулай ук махсус кунаклар — Геннадий Лаврентьев һәм Марат Taturas чыгыш ясаячак. Алар Зуля Камалова репертуарындагы җырларны үзләренең яңача интерпретациясендә тәкъдим итәчәк. Проект концерт белән генә чикләнми, аның кысаларында шулай ук лекция (паблик-ток) һәм проект презентациясе дә узачак.
Яңа курс! Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар 1. Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек 👩🦰Гөлназ Бәдретдин, сәнгать белгече, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы 2. Татарлык һәм упкын: милләт вә миллияткә бер караш 🧑🦰Илдар Шәфыйков, бәйсез тикшерүче, үзэшчән 3. Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 нче еллар тәҗрибәсе 🧑🦰Рәдиф Кашапов, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры 4. Дискуссия. Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли? 👩🦰🧑🦰Катнашалар: Илдар Әюпов, Гөлназ Бәдретдин, Резедә Әгълиуллова, Регина Ягъфәрова. Модератор — Рәдиф Кашапов.
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
Бүген безнең «Мирас» аланында кунакта Татар яшьләре форумының җаваплы сәркәтибе Эльмира апа Валиева Һәм Бөтендөнья Татар яшьләре форумы активисты Алинә апа Фалахова❤️
Казанда татар мәдәнияте турында «Tartaria: милләт коды» очрашулар циклы башланды Проектның максаты – мәдәниятне традицион тарихи күзлектән генә түгел, ә көнкүреш, символлар, гореф-гадәтләр, әйберләр һәм аларның мәгънәләре аша ачу. Очрашулар кысаларында татар мәдәнияте җиде төрле юнәлештә тикшерелә: йорт, әйбер, бизәк, фольклор образы, музыка, кулъязма һәм шәһәр. Программаның кураторы булып тарихчы, мәдәният белгече Энже Дусаева тора. Циклның беренче очрашуы 8 июльдә узды. Ул «Мәдәният хәтере буларак музыка» темасына багышланган иде. Алда тагын алты очрашу көтелә: 🌿16 июль – «Архетиплар һәм образлар: татар фольклорын сәнгатьчә үзләштерү». Спикер: сәнгать белеме кандидаты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән укытучысы Светлана Авдошина. 🌿22 июль – «Дөнья моделе буларак йорт». Спикер: язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова. 🌿12 август – «Татар шәһәр кешесе: кем ул?». Спикер: тарихчы Илдар Шәфыйков. 🌿19 август – «Китап һәм кулъязма: татарлар дөньяны ничек саклаган һәм күчереп язган». Спикер: Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. 🌿26 август – «Текст буларак әйбер: хәтерли торган әйберләр — сандык, самовар, сөлге, көзге, китап». Спикер: Алия Салихова (КФУ, Муллин йорты). 🌿17 сентябрь – «Хат кебек бизәк: татар орнаменты һәм визуаль хәтер». Спикер: Елена Гущина (КФУ). 📎Әлеге очрашуларда теләгән һәркем катнаша ала.
Салих Сәйдәшев музеенда винил атнасы дәвам итә 💿 Бүгенге кичә «миньоннар» һәм «сыек пластинкалар»га багышланачак. Музей ишегалдында Рымбаеваны, Магомаевны, Ленинны, аз танылган башкаручыларны, шулай ук сирәк очрый торган татар һәм башкорт музыкасын да тыңларбыз, фикер алышырбыз. «Матур музыкадан тыш, Айгөл Усмановадан күп төрле тәмлүшкәләр көтә», – диделәр оештыручылар. ⏰Башлана: 18:30 сәгатьтә 📍Адресы: Горький урамы, 13 🎫 Бәясе: 300 сум. Билетларны моннан алып була. 13-19 июль көннәрендә музей ишегалдында винилга багышланган берничә чара үткәрелә. Программада төрле жанрдагы кичәләр бар, һәркем үзенә кызыклысын таба ала. 🎶15 июль, 18:30 – «Шүрәле. Балачактан өлкәннәр тарихы» Куратор – Александра Елагина. 400 сум. 🎶 16 июль, 18:30 – «ГрамПерформанс» Грампластинкалар астында хореография перформансы. Куратор – Альбина Ногманова. 300 сум. 🎶 17 июль, 18:30 – «Сәйдәшев кунак бүлмәсе: музыка, дуслык һәм мәхәббәт» Дресс-кодлы, чәй эчүле һәм вальслы иммерсив кичә. Кураторлар – Исмаил Сафиулов, Зәрринә Азимова. 1000 сум. 🎶 18 июль, 18:30 – «Әти-әниләребезнең «ниша»лы 90нчы еллары» Стриминглар булмаган чорда өйдә нәрсә тыңлаганнар? Куратор – Элина Ситдикова. 300 сум. 🎶 19 июль, 20:30 – Ретро-дискотека Бу кичне ВИА башкаруындагы хитларга биибез. Куратор – Ләйсән Миңлебай. 500 сум. 🚩Шулай ук музей винил проигрывательләр ясау буенча мастер-класслар да оештыра (5-10 кешелек төркемнәр өчен). Катнашырга теләгәннәр алдан язылырга тиеш.
видео или голосовое, без подписи
🎶 16 июля приглашаем вас на летний концерт «Музыка нашей улицы»! 📍 Двор Дома татарской книги (ул. Островского, 15) Этот музыкальный вечер откроет новый культурно-исследовательский проект «Күрше. Мирас», посвященный истории и памяти одной из старейших улиц Казани. В программе: 🎤 открытый микрофон 🎵 живая музыка 🤝 теплые встречи ✨ особая атмосфера летнего двора Приходите провести вечер вместе, услышать истории улицы и стать частью большого проекта по сохранению культурного наследия города. 🕡 Начало в 18:30 🎟 Вход свободный 🎶 16 июльдә сезне «Безнең урам көе» җәйге концертына чакырабыз! 📍 Татар китабы йорты ишегалды (Островский ур., 15) Бу музыкаль кичә Островский урамының тарихына һәм мәдәни хәтеренә багышланган «Күрше. Мирас» мәдәни-тикшеренү проектына старт бирәчәк. Программада: 🎤 ачык микрофон 🎵 тере музыка 🤝 җылы очрашулар ✨ җәйге кичнең күңелле мохите Бергәләп урам тарихын яңача ачыйк һәм шәһәр мирасын саклау проектының бер өлеше булыйк! 🕡 Башлана — 18:30 🎟 Керү ирекле.