tgindex
Әйтсәң - сүз, әйтмәсәң - түз

Әйтсәң - сүз, әйтмәсәң - түз

Статистика
@eittem_suzказахский

Яшерен кызның ачык язмалары 🌝 Мин Гөлия, без монда кайчак көләбез, кайчак психланабыз, кайчак уйланабыз, кыскасы, яшибез. Кушыл, бергә угы-чугы килик 🌚 Калган социаль челтәрләрдә: ya_sheren 💚

Последний пост
14 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
15
Всего постов
26
Тип
открытый
Язык
казахский
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
179
0 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
46
26 постов
Вовлечённость
25,7%
к подписчикам
Постов в день
2,1
всего 26
Упоминаний
1
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
37
1/48двое суток
42
1/72трое суток
45

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • Гафу итегез, ашаганда сүз кузгалттылар 😁

  • без подписи

  • Бер сораулары телсез калдырды. Ә син нишләп балалар алып кайтырга теләмисең? Бәтәч, минем балаларым булмагач та, мин бала алып кайтырга теләмим дигән сүз түгел икәнен алар аңламый бугай әле. Мин монда айга бер: “Әгәр дә 35кә кадәр кияүгә чыкмасам, мин әле биш бала алып кайтырга өлгерәм микән?” – Рәфидәнең башын катырам инде 😁💃 "Мин бит әле кияүгә чыкмадым," дигән җавапка алар: ә сиңа ничә яшь?.. Ну хет "старушка" димәделәр инде бу сабый сыман 😆 Минем өчен тагын бер кызыклы күзәтү булды. Кечкенә вакытта бала әйләнә-тирә дөнья белән таныша торган сораулар яудырса, яшүсмер чорына җитәрәк үзенең хис-кичерешләрен өйрәнә башлый икән, шуңа бәйле сораулар туа, эчендә булганын әйтә. Һәм нәкъ шул вакытта бик мөһим кебек тә ул баланы тыңлый белү, ишетә белү. Акыл сатмый гына позитив фикер кертү уйларына. Миңа бик ошады әле нәкъ менә яшүсмер белән аралашып карау, күптән ул яшьтәгеләр белән күрешкән юк икән. Дүшәмбе янәдән җылы юкка очалар, хәтта кызганыч та мин аның белән күбрәк аралашып кала алмавым. Хм... Моны язганда мин чынлап торам “әллә психология өлкәсенә кереп китәсе инде” дип уйланып алдым 🧐

  • Кичә Төркиядән кунаклар кайтып китте. Биш ел элек мин аларны озатканда, алар шундый нәниләр генә иде. Әтиләре төрек булгач, шул якка күченеп киттеләр. Ә ул вакытка кадәр мин бик еш кына аларга кунакка йөри идем, гел уйный идек, китаплар укый идек. Һәм алар каникулда Казанга кайткач, ничә еллап узып та мине онытмый, “бу апайны күрәсебез килә,” – дип минем фотоларга төртеп күрсәткәннәр.

  • Әбине мунчага алып кердем, көлеп эчем катты 😅😂 Көлергә уңайсызлана-уңайсызлана көлдем рәхәтләнеп! Кияргә дигән күлмәк җиңнәрен, мин юынып чыкканчы, аякларына киеп куйган 🤣 Моны күргән кеше көлми чыдап тора алмый, ышаныгыз! Кичке яхшы кәеф өчен әбигә рәхмәт 🔥💃

  • Минем "Один вопрос в день" дигән китап шае дәфтәрем бар. Бүләк ул ☺️ Һәм шуннан сорау: бәхеткә нәрсә илтә? Нәрсә илткәнен санадым да, ахырына болай дип язып куйдым (куйганмын, чөнки рандом бер көн җавабын укыдым). Ә бөтенләй, бәхеткә илтә торган иң төп юл ул – кәнәгать була белү. Без һәрчак бәхет кайдадыр якты киләчәктә дип уйлыйбыз, ә бәхет янәшә. Һәр көн – ул бәхет. Кайда булсаң да, ничек булсаң да. Мин бүген авылда, әти-әни янында, мин аларны һәр иртә кочаклап исәнләшәм, әти белән көләм, әнинең тәмле ризыкларын ашыйм. Ә кайчандыр бәхет ул кечкенә Рузикның кулын тотып йоклап киткәнен көтеп яту иде, аның белән сугышу, бергә берәр чаклык эшләү иде. Кайчандыр ниндидер чит җирдә авыз ачып биналар карап йөрү, үзең өчен яңа мәдәният, яңа яшәеш ачу иде. Иртәгә бу дуслар белән бергә җыелышып өстәл уены уйнау, аннан ашарга бару булыр. Бәхет – ул машина йөртә алуың, түтәл утый алуың, мунча керә алуың. Хәтта диплом яклар алдыннан көне буе ач йөреп хәл китү дә бәхет иде лә, мин бит анда ризык кадерен, су тамчысының көчен аңладым. Хәтта миңа "юк" диюләре дә бәхет, мин күпме авыр вакыйгалардан бер "юк" белән азат калганмын. Бәхет – ул бүгенге булган кешеләреңнең, әйберләреңнең кадерен белү, ул кылган гамәлләреңнән шат калу, ул булганына шөкер итә белү, һәм әйе, якты киләчәккә, ни дисәң дә, ышану. Бәхеткә юл юк аңа, син я бәхетле була беләсең, я юк. Миңа рәхәт булып китте. Аңлыйм, бүгенге көндә һәркешегә дә туры килә алмый бу. Әмма күпчелеккә кәнәгать була белү дә күпме бәхет китерә алыр иде. Пыс. Монысын да рандом көнгә җибәрергә сайладым. Укып алырга кирәк вакытка дип уйлыйк баштан ук 😅

  • Минем бик-бик умарта тотасым килә. Әти белән әни нәрсә әйтерләр икән минем мондый идеягә? 😁😅 Әле бер бакча җиләккә килештереп бетереп булмый, әтине 😁 Әни үзе үк шулай хыяллана шикелле 🌝 Ә тагын кышкы парник оештырып булмас микән ул? Һәм гараҗ өстенә җылы кертеп 🤭 Тагын мин әле телим үземә эш бүлмәсе, ул дүрт өлешкә бүленәчәк: эш өстәле - спорт зонасы - минем кызыксынулар - ясаган әйберләр склады 😁 Уртада түшәмгә эленгән тибрәнгеч булачак 🌝 һәм зууууур тәрәзә, тәрәз төбе ял итү өчен йомшак мендәрләр белән тулы булачак. Ә түшәм астында бер кат озыыын киштә бар бүлмәне тутырып, китапларымны төзеп куям 😌 Җиләк иң җиңеле бугай, шуннан башларга кирәк 😁

  • Бәрәзә авылы тарихын өйрәнү/цифлаштыру дәвам итә. Менә мин белгән идем миндә хет бер фаиз марый каны булганын 😅 Югыйсә, каян марыйлар иҗатына шуның кадәр көчле кызыксыну булуын мин аңлата алмыйм. Ал лиеш, ала уке 💃 Әмма, бу бит әле минем канда итальян һәм испаннар каны булуын расламый, мин аларның да җырларына ут кыздырып бии алам 😁🌚

  • без подписи

  • без подписи

  • без подписи

  • без подписи

  • без подписи

  • 11 авг.431из idel_tatar

    Киләсе ике атнага чаралар исемлеге ☝🏻 #карточкалар

  • Рөхсәт сорап төшердем, әллә кая куя күрмә диде 😁 Шуңа моннан ерак китмәсен инде ул, сезгә ышанам 🌝 Миндияр абый, әллә ничәродный абый әнинең 🤭 Аңлавыгызча, кабат авыл буйлап йөрдем. Бүген мине танымый торган кешеләргә кердем. Кем икәнемне әйткәч, берсе: "әәә Равилгә охшагансың шул," – ди, икенчесе: "әйе, Лилиягә охшагансың, әтәч ягына тарткансың икән," – ди 😁

  • без подписи

  • Кич утырып гәҗит укыйбыз. "Әтнә таңы" битләре 📰 Ничек матур итеп, зурлап язган Гөлшат апай 🥹😭

  • без подписи

  • Эх, иптәшләр, рус телен искә төшерергә кирәк... Бүген обучение үткәрдем, башымда бер рус сүзе юк, ярым инглизчә булды бугай ул 😅 Әмма чәйниккә аңлаткан кебек аңлатырга тырыштым, үзем дә чәйник кенә булгач, җиңел булды кебек ул яктан 😂 Сүз уңаеннан, үзең турында начар шаярма, баш шаяруны аңламый дигән язма укыдым кичә. Шуңа күрә, мин шактый башлы һәм акыллы дип үземә искә төшереп куям 🤓🌚 Рус теле сөйләм клубына язылам, начурт. Бармы андые? 😁

  • Чираттагы кызыклы авыл киче узып бара, бүген җен-пәриләр, ачлык заманы, марый нәселләре, яшерелгән байлыклар турында тыңладым 👹😅 Суаралыкка менмәслек үк булмады, сәер рәсемнәр ясамасаң, җеннәр ияреп йөрми дип аңладым 🤪 Мин бүген тыңлаган ачлык заманы егерменче гасыр башы дип исәпләп чыгардым, сугыш һәм сугыш арты еллары. Эттән сөяк талап шулпа пешерүләр, черек бәрәңге җыюлар. Марый нәселләре дигәнен авылның тулы шәҗәрәсен төзеп тикшерсәң генә инде, сүз ул бер, эзләнү ике, өч, дүрт, биш әле ул... Аны кемне дә марый дип атап булыр иде. Аңлыйм инде, бардыр марые да, Казаннан теге явыздан качып кайтучылар да, ә дәлилләр өчен күпме тир түгәргә кирәк. Мин әзер түгел анысына ук 😅 Ә чүлмәктәге алтыннар, какуй монда борынгы заман алтынын табу, әбинең биш еллык пенсиясен дә таба алмадык 😂 Аның каравы, миндә бик мөһим кадрлар бар, кадерләп кенә саклый торган! Вәт байлык җыйдым мин! Бүген бу коллекциягә Бәрәзәнең хуҗалык йортында булган балалар бакчасы сурәте өстәлде. Башы-очына чыгып альбомын да җентекләп тасвирлап ясый алсам иде 🙏