tgindex
Интертат: иң популяр татарча медиa

Интертат: иң популяр татарча медиa

Статистика
@intertatgazetaМузыкаказахский

«Интертат» сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар 16+ РКНда теркәлү: https://gosuslugi.ru/snet/67f650f57dc2a52ccfb69eb2

Последний пост
13:00
Последнее чтение
14:00
Постов за неделю
82
Всего постов
88
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Музыка (по похожим)
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
10 999
+8 за 5 дн.
Сутки
−4
−0,04%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
286
40 постов
Вовлечённость
2,6%
к подписчикам
Постов в день
11,7
всего 88
Упоминаний
38
каналов
Охват размещения
по 12 постам
1/24сутки в ленте
404
1/48двое суток
462
1/72трое суток
498

Медиана по постам, которые мы застали свежими и померили через сутки.

Посты

  • 🌸Баулы районы Исергәп авылында яшәүче Римма Нәгыймованы күпләр тәҗрибәле мөгаллим буларак кына түгел, гүзәллек тудыручы бакчачы итеп тә белә. Төрледән-төрле чәчәкләр үстерә ул. Быел петуния чәчәген генә дә 84 төп утырткан. Гел яңалыкка омтылучы оста куллы ханым быел аларны махсус конструкциядә агач формасында үстерә башлаган. Интертат МАХта

  • "Кеше үзе эшли башлагач, эшләгән вакытта төрле юллар туры килә, сиңа ришвәт бирергә мөмкиннәр, берәр төрле «откат»лар, эшләр өчен төрле хәрәм кәсеп юлларын тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Мөселман кешесе монда Аллаһтан куркып, хәләл юлны эзләргә тиеш, хәләл белән, хәрәмгә кермичә кәсеп итәргә тиеш. Аллаһ язган ризык ул киләчәк, ләкин киләсе ризыкны дөрес юл белән ала белергә кирәк", - ди Әмәт мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев. Интертат МАХта

  • Рус телендә җырлаучы татар артистлары исемлегенә тагын бер җырчы кушылды. Дилә Нигъмәтуллина – YALID Интертат МАХта

  • Алинә чит илдәге тормышы, Шон белән мәхәббәт тарихы һәм кызына милли тәрбия бирү нечкәлекләре турында сөйләде: https://intertat.tatar/news/amerika-egete-songa-kiyauga-cykkan-alina-maksatym-kyzyma-tatar-telen-nygytyp-oiratu-5880426 Интертат МАХта

  • Мин яратам сине, Татарстан! 💚🤍❤️ Видео: Ильвина Интертат МАХта

  • «Бер кич өчен ярты миллион туздырып, бер елдан аерылышалар» Күптән түгел дус кызым кияүгә чыкты, туй уздырдылар. Ул бай гаиләдән түгел, кияү егете дә урта хәлле генә гаиләдән. Әмма туйны бик зурдан кубып, купшы итеп уздырдылар. Ярар, туйга килдем. Очраклы гына шаһидә кызның башка кыз белән сөйләшеп торганын ишеттем. Интертат МАХта

  • Халык шагыйре Равил Фәйзуллин улы Газиз Фәйзуллинга зур интервью биргән. Аталы-уллы Фәйзуллиннар Аккош күлендә татар әдәбияты, дөньядагы үзгәрешләр һәм кешелек турында фикер алышканнар. Равил Фәйзуллин татар шигъриятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, әдәбияттагы үзгәрешләр, илһам чыганаклары, цензураның әдәбиятка һәм җәмгыятькә тәэсире, милләт һәм тел, глобализациягә кагылышлы сорауларга әтрафлы җаваплар биргән. «Без ата белән ул булып түгел, интервью бирүче һәм интервью алучы роленә кереп сөйләштек. Миңа интервью алу, аны монтажлау процесслары ошады. Бәлки, алга таба да бу эшемне дәвам итәрмен», диде Газиз Фәйзуллин. Интертат МАХта

  • Хәерле иртә!💛 Уңышлы эш атнасы булсын! Интертат МАХта

  • Яллар үтте, ял итәргә өлгердегезме? Интертат МАХта

  • 16 августта күренекле шагыйрь, фронтовик, Әлмәт язучылар оешмасына нигез салучы Әдип Маликовның тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан узган җомгада нефтьчеләр башкаласында «Гомер мизгелләре» исемле әдәби кичә үтте. Интертат МАХта

  • Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика районнарына сәфәрләреннән соң, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чараларын арттыру карары кабул ителгән. Нәрсәләр үзгәрәчәк? • Бер баш сыер өчен субсидия 6300 сумнан 10 меңгә күтәрелә; • Үгезләрне юридик затлардан гына түгел, ә шәхси эшмәкәрләрдән һәм крестьян фермер хуҗалыклары башлыкларыннан да сатып алып булачак; • Яңа төр ярдәм барлыкка килә – мөгезле эре терлек симертү өчен мини-ферма төзү чыгымнарының бер өлешен каплау. Субсидияләрнең югары ставкасы 2027 елдан гамәлгә керә. Интертат МАХта

  • ❗️Мошенниклар студентларга стипендия теркәргә, тулай торакта урын алып калырга яки уку өчен түләргә тәкъдим итеп, шәхси мәгълүматларын урлый башлаган. Аферистлар фишинг сайтлары белән СМС-хәбәрләр юллый. Шул сайтта шәхси мәгълүматларны һәм стипендия күчерү өчен банк белешмәләрен язарга тәкъдим итә. Ә телефоннан алар үзләрен деканат, кабул итү комиссиясе яки бухгалтерия хезмәткәрләре булып таныштырырга мөмкин. Интертат МАХта

  • Мәктәп укучыларының әти-әниләре пәрдәләргә, чәчәкләргә һәм сыйныф өчен кирәк-яракларга акчаны бары тик үз теләкләре буенча гына тапшыра ала, мәктәпне финанслау ата-ана бурычларына керми. Мәгариф турында законның 44 маддәсендә әти-әниләрнең бурычлары санала, һәм алар арасында мәктәпне финанслау юк. Ата-аналар комитеты карары да акча җыюны мәҗбүри түләүгә әйләндерми. Әти-әниләр үз теләкләре белән мәктәпкә акчалата яки җиһазлата ярдәм итәргә хокуклы. Чәчәкләр һәм бүләкләр белән дә шул ук принцип – сатып алуда катнашырга мәҗбүр итәргә ярамый. Интертат МАХта

  • Карбыз сатып алганда юлда яки санкцияләнмәгән урыннарда түгел, ә кибеттә сатыл торганнарына өстенлек бирергә кирәк. Өлгергән карбызның билегләре: Карбызның буй-буй рәсеме ачык төстә һәм аерымачык күренеп торырга, суккалаганда эче куыш кебек тавыш чыгарырга, сабагы коры булырга тиеш Яртыга яки чиреккә кисе сатыла торган карбызларны алырга ярамый, чөнки карбызның баллы йомшак өлешендә бактерияләр бик тиз үсә һәм үрчи. Юл буйларында сатыла торган карбызларда авыр металл тозлары булырга мөмкин, бигрәк тә алар тиешсез шартларда, тиз үстерү өчен нитрат кебек ашламалар кулланып, үстерелгән булса. Нитратлар сәламәтлеккә бары тик зыян гына сала. Алар кан составындагы гемоглобин белән бик тиз реакциягә керә, нәтиҗәдә организм күзәнәкләре дәрәҗәсендә кислород ачлыгы башланырга мөмкин. Нитратлар шулай ук яман шеш килеп чыгуга да этәргеч була ала Ничек карбызның яраклылыгын тикшерергә. Карбызның кызыл йомшагын алып, сулы стаканга салырга кирәк: әгәр су кызыл төскә керә икән, бу карбызны ашарга киңәш ителми Интертат МАХта

  • «Шон минем шалтыратуларыма да, хатларыма да җавап бирми башлады. Дусты аша гына Шонның юл фаҗигасенә очравын һәм кома хәлендә хастаханәдә ятуын белдем. Минем ничек борчылганымны, йөрәгем авыртканны сөйләп кенә аңлатырлык булмады. Шул көннәрдә үземнең Шонны бик нык яратканымны аңладым. Бераздан Шон аңына килеп, минем белән элемтәгә чыкты. Үзе белән нәрсәләр булганны сөйләде. «Мин инде хәзер элекке Шон түгел, каты җәрәхәтләрдән соң, йөзем дә элеккеге кебек түгел. Килмәсәң дә, мин сине аңлармын», - диде.» Америка егете Шонга кияүгә чыккан Алинә белән мәхәббәт тарихы һәм кызына милли тәрбия бирү нечкәлекләре турында сөйләштек. Интертат МАХта

  • Ә сез бүген ирегезне ни белән сыйлыйсыз? Интертат МАХта

  • Татарстанда «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерелә башлады. Күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган фильм шагыйрәнең тууына 100 ел тулу уңаеннан төшерелә. «Саҗидә» картинасы Саҗидә Сөләйманованың язмышындагы барлык мөһим этапларны колачлый: балачак, сугыш еллары, Әлмәт нефте белән өзлексез бәйләнеше, нефть техникумында укытучы, шәһәр радиокомитеты редакторы һәм партия комитеты лекторы булып эшләү еллары, иҗат чоры һәм шагыйрәнең авыруга каршы көрәше. Интертат МАХта

  • Әллә көз килеп җитте инде? Һава торышы бигрәк бозылды👍 Интертат МАХта

  • Иҗаттан килгән акча гаиләне тәэмин итәргә җитәме? Әгәр эш булса – җитә. Гармун тартып кына акча эшләп булмады. Кредит, ипотеканы ябарга да җитми иде ул акча. Мин Ринат Рахматуллин, Вадим Захаров төркемендә гармунчы булып эшләдем, алар миңа: «Без сиңа пиар ясыйбыз, сине танытабыз», - диделәр. Тик популяр ясый алмадылар, гармун тартканымны беркем белмәде. Җырчы буларак чыгышлар ясый башлагач, «Син кайда йөрдең соң, сине күргән булмады», - дия башладылар. Мин 20 ел гармун тартып йөргәнемне, Ринат Рахматуллин, Вадим Захаров төркемнәрендә эшләвемне әйткәч, «Без сезне белмибез», - дип җавап бирделәр. Элек гармунчы булып йөргән, ә соңгы ике елда җырчы буларак танылган автор-башкаручы, композитор Нияз Сафиуллин белән интервью тәкъдим итәбез. Интертат МАХта

  • Милли матбугат хәзер кабалану, кыскалык, социаль челтәрләргә һәм видеоформатка яраклашу юлында. Бигрәк тә эстрада артистларының эчке тормышын селкеп салуны, фаҗигәләрне гадәти вакыйга итеп кабул итәргә өйрәндек. Укучыны шуңа өйрәттек. Шушы темаларның күп укылуын авыр кабул итәм. Кеше фикерли торган язма урнаштырасың икән, ул иң аз карау җыя. Бу бик кызганыч. Татарстанның атказанган атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева белән әңгәмә Интертат МАХта