Батырлар илендә
СтатистикаКөрәш яңалыклары. Көрәшчеләр турында. Батырлар дөньясында. Хөрмәт белән Радик Сабиров
- Последний пост
- 3 июн.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 33
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Спорт (по похожим)
- В каталоге с
- 14 авг.
- 1/24сутки в ленте
- —
- 1/48двое суток
- —
- 1/72трое суток
- —
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Танылган журналист, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабировның ятормыш юлын искә алабыз. Гомере кинәт өзелгән хезмәттәшебезнең урыны оҗмаһ түрләрендә булсын... 💔
Сбор помощи семье Радику Сабирову
https://messenger.online.sberbank.ru/sl/K27G4ZmfmjqZ23NXn
Радик Сабиров туган авылы Яңа Үзидә җирләнде. Әти-әнисе, гаиләсе, туганнары, барлык якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! Радик гел эш дип янып-көеп торды, ялны белмәде. Үзе артыннан күпме зур, якты эзләр калдырды. Бөтен кешене көйләргә тырышты, игътибар бирде, үзен күләгәдә калдырырга ярата иде. "Йөрәк борчый. Кан басымы бик каты күтәрелә", - дип әйткәли иде. Тромб булган, дип баралар. "Эшләмә бу хәтле. Медаль такмаслар. Үзеңне дә онытма", - дия идек аңа. Көрәштә исә Радик тере энциклопедия булды. Көрәшебез журналистикасы башка болай булмас инде, гөрләп тормас, бик зур бушлык барлыкка килер... Ярышларда чемпионнарны ничек итеп сузып игълан итүләренә хәтле матур, оригиналь булды бит аның. Мактый да белде, проблемаларны да яхшы күрсәтеп барды. Бөтен әйберне үз эченә җыеп барды инде. Без студент чордан башлап, 24 ел аралаштык. Ярдәмчел, кешелекле, юмор хисле булды, тормышны яратты. Мунча, бәрәңге бакчасы, алмагач, яңгыр фотоларын да үзенчә аерым бер стиль белән, матур итеп куя иде бит ул. 47 яшь. Бик иртә китте((. Соңгы көннәрендә дә эш дип янды. Сабантуйларга багышлап китап чыгарырга җыенган иде. Анда да эшләп калыйм дип ашыккан кебек. Тыныч йокла, дустыбыз🙏Урының оҗмахта булсын! Онытмабыз сине! Лилия Йосыпова
без подписи
"Шәһри Казан" ятим калды... "Шәһри Казан" газетасы гаиләсе бүген ятим калды. Төнлә, баш мөхәрриребез Радик Рәшит улы Сабиров, кинәт йөрәге туктау сәбәпле, вафат булды. Һәрберебезне барлап, үз итеп, кирәк чакта сүгеп, коллективны бер йодрыкка туплап торган редакторыбыз әле май аенда гына 47 яшен тутырган иде. Һәр бәйрәмдә тост әйткәндә без аңа кешелекле, рәхимле булуы өчен рәхмәт әйтә идек! Бергә үткән хезмәт юлыбыз өчен рәхмәт Сезгә, Радик Рәшит улы! Урыныгыз Җәннәт түрләрендә булсын! Гаиләгезгә, әти-әниегез, балаларыгызга Ходай сабырлык бирсен! "Шәһри Казан" коллективы.
Радик Сабиров: «Кабергә алып китеп булмаса да...» Теге яки бу танылган кеше вафат була да, халык аны йә үтереп мактый, йә бетереп тәнкыйтьли башлый. Ул кеше әле бай да булса, акчасын да саный башлыйбыз. Игътибар иткәнегез бардыр: элеккеге җитәкчеләр, гамәлдәге түрәләр, миллионер-миллиардерлар вафат булса, «акчаңны, байлыгыңны кабергә алып китеп булмый шул» дип, мәрхүм өчен «шатланабыз» яки «борчылабыз». Чыннан да, бер караганда, фани дөньяда тырыша-тырыша нигә мал тупларга тырышабыз да, нигә акча җыярга омтылабыз икән? Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/radik-sabirov-kaberg-alyp-kitep-bulmasa-da?ysclid=mpxpevs615984912471
Ишекне ачып бүлмәгә кердем, Өстәл өстендә яңа саныбыз. Баш мөхәрриребезнең кичә чабып - тырышып тапшырган соңгы саны. Беренче бит “Язылыйк “Шәһри Казан”га !“ дигән язма белән ачыла. Авторы - баш мөхәрриребез Радик Сабиров. Соңы язмасы. Кабат кабат укыйм. Васыять кебек икән бит ул. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/amgyiat/radik-sabirov-turynda-istalek-iatim-kaldyk
без подписи
17.05.1979 - 02.06.2026💔 «Татмедиа» бинасы янында «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлашу мәрасиме узды. Урыныгыз оҗмахта булсын. Сез мәңгегә безнең күңелләрдә каласыз.
Радик дустым урыннын ожмахта булсын😭🤲🏽🤲🏽🤲🏽
https://tatar-inform.tatar/news/sahri-kazan-gazetasy-bas-moxarrire-radik-sabirov-vafat-5924550
Радик дустым урыннын ожмахта булсын😭🤲🏽🤲🏽🤲🏽
https://tatar-inform.tatar/news/sahri-kazan-gazetasy-bas-moxarrire-radik-sabirov-vafat-5924550
Танылган көрәшче Айрат Галимҗанов вафат булган. Кайгылы хәбәр. Бүген көндез танылган көрәшче Айрат Галимҗанов вафат булган. Мәрхүм белән иртәгә хушлашачаклар. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/sport/tanylgan-korasce-airat-galimanov-vafat-bulgan
Илдус Камалов🔥
Сабан туе якынлаша. Көрәшчеләр өчен дә “урак өсте” бу. Көрәшеп кенә җитеш. Республика авылларында һәм район үзәкләрендә Сабантуй 6-7 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 13 июньгә, ә Казанда 20 июньгә планлаштырылган. Спортчылардан кайсы Сабан туйларына барырга уйлаулары турында белештек. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/sport/kazan-saban-tuenda-koras-byel-kierenkerak-bulacak-kemnar-kaida-koraserga-uilyi
Күңелсез хәбәр. Балтач районы көрәшчеләрен бөтен республикага таныткан журналист Нурзада абый Сәмигуллин вафат булган. Мәрхүмне иртәгә Ор авылында җирлиләр. Урының җәннәттә булсын, Нурзада абый🤲
Чүпрәле районының Кече Чынлы авылы Сабан туенда ир-ат көрәшчеләрләрне өч төркемгә бүлеп бүләклиләр: кунаклар, яшьләр, авылның төп көрәшчеләре. Өчесенә өч тәкә. Ә менә хатын-кыз көрәшчеләргә тагын да зуррак бүләкләр каралган. Укырга: Чынлы Сабан туе батырына 100 000 сум акча! Кемгә?
Бүген көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Универсиада чемпионы Илдар Сәгыйть улы Гиниятуллинның туган көне! Илдар Сәгыйтович! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә озын гомер, нык тазалык, муллык, күңел тынычлыгы телим. Балаларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Телим сезгә озын гомер, Шатлыкларның иң-иң олысын. Көннәрнең дә бәхетлесен генә, Ә гомернең якты, нурлысын.