- Последний пост
- 23 мар.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 20
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Спорт
- В каталоге с
- 14 авг.
- 1/24сутки в ленте
- —
- 1/48двое суток
- —
- 1/72трое суток
- —
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
"Ак Барс" овертаймда "Трактор"ны 3:2 исәбе белән җиңде тәки🔥 Гафу соң язганга, уен әле генә бетте. Плей-офф уеннары шундый инде алар.
"Рубин" бүген Самарада 0:0 исәбенә уйнады.
Хоккей буенча Гагарин Кубогының плей-оффында Казанның "Ак Барс" командасы беренче раундта Чиләбенең "Трактор" командасына каршы уйнаячак. Серия 23 мартта Казанда башлана.
Футбол буенча Россия чемпионатының 21нче турыннан соң турнир таблицасы шундыйрак төс алды. "Рубин", хәтта ике феноменаль җиңүдән соң да, үз урынында.
"Рубин" бүген тагын шаккаттырды. Казанлылар чемпионатның тагын бер лидеры - "Локомотив"ны җиңде. Җиңде генә түгел, 3:0 исәбе белән тар-мар итте. Франк Артига - яңа могҗизачы?
"Нефтехимик" та җиңде бүген. Якташларыбыз овер-таймда "Трактор"ны бирелдерде🔥
"Ак Барс" мәйданында "Спартак" хоккейчыларын кабул итте һәм 4:1 исәбе белән җиңү яулады🔥
без подписи
"Рубин" бүген үз мәйданында Россия чемпионатының лидеры, узган елгы чемпион "Краснодар"ны кабул итте. Уен казанлылар файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Казанда салкын иде. Уен башланыр алдыннан матчны уздырырга кирәкме икән дигән сораулар да булды. Температура күрсәткечләр мөмкинлек биргәч, уздырырга булдылар. "Рубин"ның баш тренер Франк Артига өчен дә имтихан иде бу: үз тамашачылары алдында яңа баш тренерның беренче уены. Гомумән алганда, "Рубин" матур тәэсир калдырды. Өстенлек тә безнең якта булды. Беренче таймда ук яңа уенчыбыз Назми Грипши исәпне ачты, ә икенче таймда Нижегородов (Россия премьер-лигасында беренче голын кертте) исәпне 2:0 ясады. Уен ахырында көндәшләр бер туп кертте кертүен... Шунысы кызык, әлеге очрашу алдыннан "Зенит"ның "Оренбург"ка оттырганы билгеле булды. Җиңгән очракта "Краснодар" беренче урындагы позициясен тагын да ныгыта ала иде. Булмады. Салкын казанлыларга булышты, димәк.
Илья Карпухин бер сугуда көндәшен нокдаунга җибәрде🔥
"Ак Барс" үзе бозында "Себер" белән уйнады. Гүзәл затларыбызга шәп бүләк - 6:3, казанлылар файдасына🌷
Афәрин!
Нишли соң бу "Ак Барс"? Тагын "Лада"га оттырдык. Кунакта. 3:5 исәбе белән...
"Амур" белән "Нефтехимик" уеннан соң кул кысышу вакытында сугыша башлаган. Түбәнкамалылар бүген дә оттырды 1:3, "Амур" файдасына.
Ниһаять "Ак Барс" җиңде🏒 Уен Чиләбедә "Трактор" командасына каршы узды, очрашу 0:1 исәбе белән тәмамланды. Казанлылар составындагы бердәнбер алканы күпчелектә Барабанов кертте. Аерым алганда, Максим Арефьевны билгеләп үтергә кирәк, уен барышында травма алган…
Ниһаять "Ак Барс" җиңде🏒 Уен Чиләбедә "Трактор" командасына каршы узды, очрашу 0:1 исәбе белән тәмамланды. Казанлылар составындагы бердәнбер алканы күпчелектә Барабанов кертте. Аерым алганда, Максим Арефьевны билгеләп үтергә кирәк, уен барышында травма алган Тимур Биляловны алмаштырып, уенны "сухарь"га тәмамлады!
Сергей Богдановичка - 50 яшь! Семак турында бара сүз. Россия футболы тарихында зур эз калдырган футболчы һәм тренер. 2008-2010 елларда Семак "Рубин"да уйнады. Ике ел эчендә ике тапкыр Россия чемпионы булып танылды. Казанлылар өчен 61 уенда катнашып, 12 гол кертә. Котлыйбыз!
Татарстан хоккейчылары оттырды бүген. "Ак Барс" үз бозында "Лада"га буллитлар сериясендә җиңелде. Гәрчә 3:0 исәбе белән отып барса да. "Нефтехимик" кунакта ЦСКАга җиңелде: 0:2.
"Зенит-Казан" үз мәйданында адашларын - Санкт-Петербургның "Зенит"ын 3:0 исәбе белән отты. Ә уеннан соң "Зенит-Казан" өчен 700нче матчын уздырган легендар Максим Михайлов исеме клубның Дан залына кертелде. Шунысы да бар, Михайлов тагын бер елга Казан командасы белән килешү төзегән 🔥
"Ак Барс" кунакта "Лада"ны җиңүгә иреште🔥