Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
СтатистикаОфициальный канал мухтасибата города Набережные Челны ДУМ РТ - новости, анонсы предстоящих событий - отчеты о прошедших мероприятиях - актуальная информация в городе делись с братьями и сестрами 🤳
- Последний пост
- 14 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 14
- Всего постов
- 23
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Новости и СМИ
- В каталоге с
- 13 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 136
- 1/48двое суток
- 155
- 1/72трое суток
- 168
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Бүген шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин "Җәмигъ" мәчете төзелешен зиярәт итте. Хәзерге вакытта анда истәлекле вакыйгага әзерләнү эшләре бара. Аның турында "Җәмигъ" мәчете төзелеше фонды директоры Уел Галим улы: "Ике зур манара өчен гөмбәзләр Ростов областенән кайтып җитте. Детальләр массив булганлыктан, алар 5 фурага бүленгән иде. Хәзерге вакытта аларны җыю һәм тикшерү эшләре башкарыла. Соңгы ике, сигезенче һәм тугызынчы ярымайларны манараларга куярга әзерләнәбез" - дип белдерде.
без подписи
29 августа в Казани пройдет общегородской Мавлид, приуроченный рождению Пророка ﷺ 13.00, возле мечети "Марджани" ❗❗❗В программе: 📍розыгрыш путевок в хадж среди мусульман 📍театрализованные представления 📍вагазы от любимых в народе хазратов 📍викторины для детей 📍ярмарка Halal Market 📍Акция "Помоги собраться в школу" - 150 школьников из нуждающихся семей получат от БФ "Закят" школьные принадлежности ко Дню знаний 🤲Ждем казанцев и гостей столицы! Организаторы – ДУМ РТ при содействии Администрации Раиса РТ, Префектуры «Старый город» Исполкома г.Казани и Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования. Наш канал в Max: https://max.ru/dumrt
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
12 август көнне Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте "Нур-Ихлас" мәчетендә МХО-да катнашучы, анда һәлак булган хәрбиләр һәм аларның гаилә әһелләре өчен Корбан ашы уздырылды. Чарада Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасарлары Илдар хәзрәт Зияров белән Фаат хәзрәт Мөхәммәтов, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин, хәрбиләр һәм башка кунаклар катнашты. Мәҗлес өйлә намазыннан соң Илдар хәзрәт Зияровның кунакларны сәламләү сүзләре һәм динебездә ватанны саклау белән бердәмлек турында кыскача нәсыйхате белән башланды. Әлфәс хәзрәт авыр хәлдәге кешенең хәлен белешү, мәрхәмәтлелек һәм безнең Аллаһ каршында торган бурычларыбыз турында вәгазь сөйләде. Рөстәм Галиуллин МХОда якыннары катнашкан, вафат булган ата-аналарга һәм ханымнарга шәһәребез мэры Наил Мәһдиев исеменнән сәламләп рәхмәт сүзләрен җиткерде. МХО ветераны Айрат кардәшебез сугыш кырындагы авырлыклар һәм андагы төрле милләт халкының бердәмлеге турында сөйләде. Үз чыгышында ул шулай ук туганнар һәм шәһәрдәшләр ярдәме хәрбиләр өчен зур терәк булуын да искәртте. Соңыннан Коръән аятьләре укылды һәм ватанны саклау юлында вафат булганнар өчен дога кылынды. Мәҗлес дәвамында башка кунаклар чыгышлары да булды. Мөхтәсибәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нәризә ханым МХОда якыннарын югалтканнарның кайгыларын уртаклашты, җыелган халыкны “Намаз уку җиңел ул” проектында катнашырга чакырды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры ярдәме белән хаҗ кылып кайткан ата-аналар һәм ханымнар сәфәр хәтирәләре белән бүлеште һәм Республикабыз Рәисенә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Мәҗлес җылы мохиттә үтте. Анда барлыгы 90га якын ата-ана, ханымнар һәм хәрбиләр чакырулы иде.
❗️Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә. 📍Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. 📍Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5нче майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. 📍Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. 📍Яр Чаллы шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 7нче августка туры килә: бу көнне ястү сәг. 21:57-дә укыла. 8нче августның исә иртәнге намаз вакыты 7нче август сәг. 23:46-да керә. 🌙Игътибарлы булыгыз!
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally pinned a photo
без подписи
без подписи
Үз вакытында, шәһәребез мөхтәсибәте бик вакытлы, динебезне күркәм рәвештә күрсәтү юлында бик мөһим, карар кабул итте. Корбан чалуны мәчет янында үткәрмәскә, аның өчен шәһәребез тышында махсус мәйданчык әзерләргә. Үзегез аңлыйсыз- күп мәчетләр торак йортлар янында, нинди анда сораулар барлыкка килүен. Дингә дәгъват юлында мәйданчык бик зур роль уйнады, шәһәребезнең абруен, мөселманнарның дәрәҗәсен күпкә арттырды. Ләкин еллар үтте. Шәһәребезне танырлык түгел - зурайды, төзекләнде, матурланды. Безнең Корбан мәйданчыгына төзекләндерү кирәклеге бөтен кешегә ап-ачык аңлашыла башлады. Бу бик зур эш - проект һәм башка кәгазь эшләреннән башлап төлелеш эшләренә хәтле. Заманча, тәртип белән, ыгы-зыгыдан башка, бөтен катнашучыларга да уңайлы рәвештә эшли торган мәйданчык ясау- безнең өстә! Бөтен тырышлыгыбызны куеп башлыйбыз, Бер Аллаһка гына тәвәккәл кылабыз! Йә Раббыбыз! Бу эшне күркәм рәвештә башкарып чыгарга юлларыңны ач! Ярдәм итүчеләрнең малларына бәракәт бир, җәннәт бакчаларында урыннарын билгелә!
Аллаһ рәхмәте белән "Чаллы Яр" мәчетендә 20.07-25.07 аралыгында балалар өчен рухи-әхлакый курслары узды. Һәр көнне мәчетебез балаларны ишекләрен киң ачып каршы алды. Килеп, күрешеп, хәлләрне белешкәч, иртәнге гимнастика ясап шәкертләребез сабак алырга ашыкты. Мөгаллимнәребез каршынд зур бурыч торды. Каникул вакытында нинди уку инде ул?! Шуңа күрә кыска арада мөһим мәгълүматны җайлы формада бирү кирәк иде. Эшкә мониторы да, компьютер-ноутбугы да, мөгәллимнәребезнең артистлык сәләтләре дә яхшы гына "кереп китте"😊. Сабаклардан соң ачык һавада актив уеннар, ә урамнан ачыгып, кибегеп кергәч тәмле үлән чәе (нәкъ әбинеке кебек), очпочмак, пицца, конфет-печеньелардан торган мул табын көтә иде. Кыска гына булса да, курсларының бәрәкәтле үтте. Иман шартларын да, белмәгән кешеләр хәрефләрне дә, Коръән укый торганнар сүрәләр дә өйрәнделәр. Ахыргы уку көне кече сабантуй белән тәмамланды. Рәсемдә шул бәйрәм һәм дәрес мизгелләре .