Шәрык клубы / Восточный клуб
СтатистикаТатар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы ⏰Эш вакыты: 10:00-18:00, көн саен 📍Казан, Татарстан ур. 8 ☎️ 8 (843) 200-12-37 (Эш вакытында шалтырату сорала)
- Последний пост
- 6 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 23
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 145
- 1/48двое суток
- 166
- 1/72трое суток
- 179
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская «Титаник» фильмында төп рольләрдә уйнамасалар да, алар татар театры тарихында тирән эз калдырдылар. 🚢 Бу тарих белән сез Интерактив мультимедиа комплексы – «Шәрык клубы»нда таныша аласыз. Без һәр көнне сезнең өчен эшлибез. Экскурсияләр 10:00, 12:00, 14:00 һәм 16:00да үткәрелә. Татар театры дөньясына чумыгыз һәм үзегез өчен яңа белемнәр алыгыз!🌊 Несмотря на то что Габдулла Кариев и Сахибжамал Гиззатуллина-Волжская не играли главных ролей в фильме «Титаник», они оставили глубокий след в истории татарского театра. Познакомиться с ней вы можете в Интерактивном мультимедийном комплексе истории татарского театра «Шарык клубы». Каждый день мы работаем для вас. Экскурсии проводятся в 10:00, 12:00, 14:00 и 16:00. Погрузитесь в мир татарского театра и откройте для себя новые знания! 🌊
Билли Айлишның җырын Булат һәм Алсу Шәйми татарча башкара 👇🏼 19 август көнне Шәрык клубы ишегалдында алар "Тараф" концерты барышында бергә чыгыш ясаячак! 🎟️Билетлар сатуда
Август аенда күрсәтеләчәк ВИДЕОСПЕКТАКЛЬЛӘР 08.08 | 14:30 "Минем исемем кызыл" "Меня зовут красный" ・Автор: Орхан Памук ・Режиссер: Максим Кальсин ・Билет 15.08 | 14:30 "Көтәм сине..." "В ожидании..." ・Автор-режиссер: Илгиз Зәйниев (без субтитров на русском языке) ・Билет 22.08 | 14:30 "Әлдермештән Әлмәндәр" "Старик из деревни Альдермыш" ・Автор: Туфан Миңнуллин ・Режиссер: Марсель Сәлимҗанов 26.08 | 18:00 "Сагынырсызмы?" "На закате" ・Автор: Артур Шайдуллин ・Режиссер: Фәрит Бикчәнтәев ・Билет
6 август көнне 19:00 сәгатьтә үтәчәк ТАТАРЧА СТЕНДАП кичәсенә рәхим итегез! Киләсе чараларга да билетлар алып өлгерегез: ・20 август 19:00 ・10 сентябрь 19:00 • 24 сентябрь 19:00
АВГУСТ АФИШАСЫ • 6 август 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ Билет • 8 август 14:30 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Минем исемем Кызыл" / "Меня зовут Красный" Билет ・ 15 август 14:30 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Көтәм сине" / "В ожидании" Билет ・19 август 20:00 - Булат Шәйми һәм ТАРАФ концерты Билет ・20 август 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ Билет ・22 август 14:30 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Әлдермештән Әлмәндәр" / "Старик из деревни Альдермыш" Билет ・23 август 14:00 - Олыларга "Күңел өчен" остаханәсе / Мастер-класс для взросоых "Для души" Билет ・26 август 18:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Сагынырсызмы?.." / "На закате" Билет ⚡️Көн саен Сезне Шәрык клубында татар театры тарихы буйлап сәяхәткә чакырабыз. Экскурсияләр вакыты: 10:00, 12:00, 14:00, 16:00!
Кичә Шәрык клубында ТАТАРЧА СТЕНДАП үтте! 🎙️ Очрашу бик җылы мохиттә узды, чыгыш ясаучылар тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде 🔥 Сезне киләсе ТАТАРЧА СТЕНДАП чараларында да көтеп калабыз! Билетлар сатуда: • 6 август 19:00 • 20 август 19:00
ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "МУЛЛА" Автор: Туфан Миңнуллин Режиссер: Фәрит Бикчәнтәев Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә. Пьеса “Мулла” - одно из последних творений выдающегося драматурга Туфана Миннуллина. Пьеса удостоена Специальной премии Министерства культуры Республики Татарстан на конкурсе “Новая татарская пьеса” (2006). Татарской деревне грозит вымирание и, что еще страшнее, кризис бездуховности. Сможет ли городской мулла, несмотря на свою молодость, человек сложной судьбы, предотвратить катастрофу? Спасет ли хоть одну живую душу, направит ли сельчан на путь истинный? Спектакль не дает однозначного ответа, но ставит вопрос ребром, зарождает сомнения в душе зрителя. ・12+ ・16 июль 18:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билет
без подписи
Июль аенда узачак видеоспектакльләргә чакырабыз! Приглашаем на видеоспектакли, которые пройдут в июле! 🎞️ 11 июль 14:30 - "Әлдермештән Әлмәндәр" / "Старик из деревни Альдермеш" 🎞️ 16 июль 18:00 - "Мулла" Билет 🎞️ 23 июль 18:00 - "Сөясеңме, сөймисеңме?.." / "Любишь, не любишь?.." Билет 🎞️ 31 июль 18:30 - "Әрем исе" / "Запах полыни" Билет Адрес: Шәрык клубы (Татарстан, 8) * видеоспектакли на татарском языке, с русскими субтитрами
ТАРИХ БИТЛӘРЕ...⏳ ...Казанның якты йөзе — Шәрык клубы. Еллар узу белән аның даны арта, абруе ныгый. Казанга килгән һәр күренекле кунак монда булуны үзенең бурычы саный. Клуб әкренләп шәһәрнең горурлык символына әверелә. 1911 елның февраленда монда диңгез формасында бер сәер кунак килә. Ул — Габделкәюм Саттаров, беренче ранг капитаны, рус-япон сугышында С.О. Макаров белән бергә сугышкан батыр. Җир шарын әйләнеп чыккан, берничә тел белгән бу шәхес егерме биш елдан соң туган авылына кайта. «Каюм әфәнде формада йөри, татар эшләренә зур игътибар бирә», — дип яза газеталар. Аңа, татар мадрәсәләрен күргәч, «татарларны болай укыйлар дип белми идем» дип соклануы да гаҗәп түгел. 1913 елның апрелендә Казанга Гаяз Исхакый кайта. Язучының озак еллар ят җирдә яшәп, туган шәһәргә әйләнеп кайтуы — үзе бер бәйрәм. Ул Шәрык клубында К. Мотыйгый концертына бара, Гали Зайпинның оста скрипка уйнавы, Фатыйма туташның милли җырлары аның күңеленә хуш килә. 1914 елда клубка Потсдам профессоры Рассум, әдипләр, инженерлар, мәгърифәтчеләр агыла. Алар татар театрының үсешенә сокланалар, лекцияләр тыңлыйлар, китапханәләр белән кызыксыналар. Иң тантаналы мизгел — Төркиянең элекке премьер-министры Хөсәен Хилми пашаның визиты. Аны бөтен тантана белән каршы алалар. Паша Казан татарларының үсешенә сокланып, клуб оештыручыларын чын күңелдән тәбрик итә. Бу визиттан соң губернатор, вице-губернатор, шәһәр башлыгы Шәрык клубының фахри әгъзалары булып китәләр. Шәрык клубы әдәбиятта да эз калдыра: Фатыйх Әмирхан, К. Тинчурин әсәрләрендә ул тере образ булып яши. Россия империясендәге төрки-мөселманнарның иң абруйлы оешмасы булган бу клуб — ул гади бина түгел, ул татар рухының, мәдәниятнең, белемгә омтылышның тере тарихы. * Әлеге мәгълүмат Җәүдәт Миңнуллинның "Шәрык клубы. Тарихи очерк" китабыннан алынды. _______ СТРАНИЦЫ ИСТОРИИ...⏳ ...Светлый лик Казани — Восточный клуб. С годами его слава крепнет, авторитет возрастает. Каждый именитый гость, приезжающий в Казань, считает своим долгом побывать здесь. Клуб постепенно становится символом городской гордости. В феврале 1911 года сюда входит необычный посетитель в морской форме. Это — Габделькаюм Саттаров, капитан первого ранга, герой русско-японской войны, сражавшийся бок о бок с адмиралом С.О. Макаровым. Человек, объехавший земной шар и владеющий несколькими языками, спустя двадцать пять лет возвращается в родную деревню. Газеты пишут: «Каюм-эфенди носит форму, проявляет большой интерес к татарским делам». А увидев татарские медресе, он признаётся: «Я и не знал, что татары учатся так усердно». В апреле 1913 года в Казань приезжает Гаяз Исхаки. Возвращение писателя после долгих лет скитаний становится настоящим праздником. В Восточном клубе он присутствует на концерте К. Мотыги, слушает виртуозную игру скрипача Гали Зайпина и народные песни в исполнении юной Фатимы — всё это находит отклик в его душе. В 1914 году в клубе собираются профессора, писатели, инженеры и просветители. Они восхищаются развитием татарского театра, слушают лекции, интересуются библиотеками. Приезжает и профессор Потсдамского университета Рассум. Особо торжественным событием становится визит бывшего премьер-министра Турции Хусейна Хильми-паши. Его встречают с подобающим почётом. Паша восхищён успехами казанских татар и искренне поздравляет основателей клуба. После этого визита губернатор, вице-губернатор и городской голова становятся почётными членами Восточного клуба. Восточный клуб оставил след и в литературе — он оживает на страницах произведений Фатиха Амирхана и К. Тинчурина. Этот клуб — не просто здание. Он был одним из самых влиятельных общественных объединений тюрко-мусульманских народов Российской империи. И сегодня он остаётся живой историей татарского духа, культуры и неугасимой жажды просвещения. * Данная информация взята из книги Джавдата Миннуллина «Шәрык клубы. Исторический очерк».
ТАРАФ | Акустик электрон концерт | Булат Шәйми белән Алсу Шәйми | 19 август 20:00 Сез аларны "Ярату", "Утрау", "Матур бит" кебек җырларны ишетеп таныйсыздыр. Ике егет, гитара һәм электрон музыка – болар барысы да "Тараф" төркеме. 19 август көнне Шәрык клубында Тараф концерты үтәчәк. Беренче "Унсигез" альбомыннан да, "Икенче" альбомыннан да җырлары көтелә, шуңа күрә концерт ахырында биергә әзерләнегез! Шулай ук блогер-музыкант Булат Шәйми үзенең кавер җырларын башкарачак. Алар арасында Булат татарчага тәрҗемә иткән Билли Айлиш, Эйбел Макконен кебек артистларның популяр җырлары да булачак. Алсу Шәймиева, Булатның сеңлесе, дә кушылып җырлап кичәне ямьләндерәчәк. ・Шәрык клубы (Татарста ур., 8 йорт) ・Билет бәясе 600 ₽ ・12+
ИЮЛЬ АФИШАСЫ ・7 июль 18:00 - Лекция "О женском здоровье" ・11 июль 14:30 - Видеоспектакль "Әлдермештән Әлмәндәр" / "Старик из деревни Альдермыш" ・16 июль 18:00 - Видеоспектакль "Мулла" Билет ・23 июль 18:00 - Видеоспектакль "Сөясеңме сөймисеңме?.." / "Любишь, не любишь?.." Билет ・30 июль 19:30 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ + диджей (Шәрык клубы ишегалдында) / СТЕНДАП ШОУ ПО-ТАТАРСКИ + диджей (во дворе Восточного клуба) Билет ・31 июль 18:00 - Видеоспектакль "Әрем исе" / "Запах полыни" Билет ⚡️Көн саен Сезне Шәрык клубында татар театры тарихы буйлап сәяхәткә чакырабыз. Экскурсияләр вакыты: 10:00, 12:00, 14:00, 16:00!
ТАТАРЧА СТЕНДАП 🔥| 30 ИЮЛЬ 19:00 | ШӘРЫК КЛУБЫ Дуслар, сезне 30 июль көнне Шәрык клубында узачак ТАТАРЧА СТЕНДАП кичәсенә чакырабыз! Көлү, актуаль темалар, таныш тормыш хәлләре һәм кызыклы ачышлар – барысы да бу чарада. Ә стендаптан соң барыбызны бер күңелле яңалык көтә. Диджей MERAKI барыбызны да үзенең моңлы көйләренә биетәчәк! Рәхим итегез! Билетлар сатуда
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи