tgindex
Каюм Насы(й)ри | Музей | On-line

Каюм Насы(й)ри | Музей | On-line

Статистика
@nasiyriказахский

📍Казань, Парижской Коммуны, 35 (Приём посетителей временно приостановлен в связи с ремонтно-реставрационными работами) https://vk.com/qayum_nasyri

Последний пост
13 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
8
Всего постов
23
Тип
открытый
Язык
казахский
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
372
0 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
68
21 постов
Вовлечённость
18,3%
к подписчикам
Постов в день
1,1
всего 23
Упоминаний
2
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
38
1/48двое суток
43
1/72трое суток
46

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • 📽️ О Каюме Насыри снято не мало сюжетов, аудио и видеозаписи богаты материалами об ученом. Хотим поделиться одним из содержательных видеозаписей о Каюме Насыри. Лектор - Ильдус Котдусович Загидуллин, российский и татарский историк, доктор исторических наук, доцент, заведующий отделом Института истории имени Шигабутдина Марджани, специалист по истории татар Нового времени. https://yandex.ru/video/touch/preview/12022646638450765612

  • Спектакль-дневник «В тени занавеса» 14 августа | 19:00 Музей Салиха Сайдашева и татарской музыки, Горького, 13 Билет: 500 рублей, доступно по Пушкинской карте 💳 Приглашаем увидеть камерный спектакль «В тени занавеса». В основе постановки лежат дневниковые записи Раузы Фатыховны Усмановой – первого профессионального театрального критика ТАССР. Площадкой для него станут экспозиционные залы музея. Она начала вести дневник. Тайком. Пряча тетрадь за английской книгой, чтобы никто не догадался, что она записывает жизнь. Раузе четырнадцать. На дворе 1937 год. Это история о детстве, которое наблюдает за миром внимательнее, чем сам мир смотрит на себя. Режиссер — Амина Миндияр Рауза — Амира Улуташ, школа-студия «Апуш» мастера – заслуженный артист РТ Миляуша Шайхетдинова и народный артист РТ Зульфия Валеева.

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • 🏡Без хәзерге көндә Казан шәһәрен яхшы беләбез, урамнарын, күңелгә якын булган күренешләрен хәзер үк танып алабыз. Ә менә XIX йөзьеллыкта Казан нинди булган микән? Тормыш ничек барган, халкы нинди булган? Каюм Насыйри этнографик материалларында болай дип яза: Казан. Бу дөньяда кем килеп, кемнәр китмәделәр. Һәм һәркасыйбыз, әлбәттә, китәчәкбез. Мәгәр, җан хатимә белән китсәк икән диеп, даимән хәер-фатыйхада булыйк. Бу дөньяның Европа өлешендә, иң олуг елга - 3400 чакрым озынлыкта Волга, яки Кара Идел елгасының сул тарафында, Казан елгасы исемендә суның Волга елгасына кушыла торган җирендә, Волгадан җиде чакрым арада Казан шәһәре - Идел буенча беренче дәрәҗәдә олуг вә матур бер шәһәрдер. Олуглыгы, календарьлар хисабына караганда, йөз меңнән арткандыр, ике йөз мең диелсә дә ышанырга мөмкин. Урамнарында вә базарларында халкы казан кебек кайнап тормактадыр. Бу шәһәрдә һәм кемнәр килеп, кемнәр китмәделәр. Хәтта бу шәһәрдә падишаһ вә ханлык сөргән кемсәнәләрнең исемнәре онытылып, гүяки дөньяга һич килмәгәндәй булдылар. Бөтен дөнья ахырында һәм шулай булачак. Ошбу шәһәрдә берничә мең мөселманнар да мәгыйшәт кыйлмакталардыр. Шәһәр кешеләре, әлбәттә, рәсми рәвештә мәгълүмдер. Без монда тәгаен кыйлмаенча яздык. Халык телендә, Казанда утыз мең мөселман бар, дисәләр дә, ул кадәр үк булмаска кирәк, җөзафә (үлчәүсез) әйтелгән сүз булырга кирәк. Хәзерендә унике месҗет күренәдер. Ул мәхәлләләрдән дә мең кешелесе вә ... галимнәр бар микән. Безнең татар халкының гадәтендә мең кешеле мәхәлләгә ике йә өч мәсҗет төзү, халкы азмы-күпме, аны сөйләү. Максатыбыз - анда нинди халык яши, вә ни кәсеп белән мәшгульләр, нинди холыкталар - шуны бәян кыйлып, шәригатькә каршы булган, начар булган холык вә гадәтләребезне ташлап, күркәм холык тәхсил итмәк. Фотолар ачык чыганаклардан алынды. Этнографик материалларны киләсе постларда дәвам итеп язачакбыз 💖

  • 7 авг.5971из indekazancity

    Почему татары были одним из самых грамотных народов Поволжья XIX века, как тюбетейки продавали по всему региону и зачем в каждом доме висели шамаили? Гуляем по выставке «Культурный код Казани: духовное наследие и традиции» и отвечаем на эти вопросы вместе с Луизой Камаловой, главным специалистом выставочного отдела Казанского Кремля 🪗

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • 😴Белгәнебезчә Каюм Насыйри этнографиягә кагылышлы бай материаллар калдырган. Алар төрле темаларга багышланган. Каюм Насыйри татар халкының йолаларын, тим-томнарын һәм башка тормыш юнәлешләрен тирәнтен язып калдыра. Йорт җиһазларына багышланган материалның бер өлеше белән танышып китик 🌟 Бәгъзе кешеләрнең аш өе үз алдына була; бәгъзеләрнең шул өендә, ягъни үзе тора торган бүлмәнең бер бүлмәсе аш өе була; ашны шунда пешерәләр яки түбән өйдә пешерәләр. Ул өйдән башка ишек алдында була баз, ат амбары, тагы башка келәт кебек нәрсә, бакча, күбрәк капка төбендә кибет була. Күп кешеләр бар урта гына хәлле булса да тавык-чебеш, каз үрдәк, күркә кебек нәрсәләрне асрыйлар, сыер һәм асрыйлар. һич мөселман катыксыз аш ашамас, ашка катык салып ашар. Чәйне сөт белән эчкән кеше бик сирәк булыр; әмма катыкны ашны күбрәк яраталар. Шуның өчен күп кешедә сыер бар. Хәтта фәкыйрьлек булса, кәҗә асрый сөте-катыгы өчен. Өй кошларын асраучы бик аз, сандугач кебек сайрый торган кошларны асраштыргалыйлар. ✏️Этнографик материаллардан алынган бер өлеш

  • Каюм Насы(й)ри | Музей | On-line pinned a photo

  • видео или голосовое, без подписи

  • Пешеходная экскурсия по сердцу старой Казани! 🏡 Погрузитесь в атмосферу ушедших эпох — приглашаем на увлекательную прогулку по Старо-Татарской слободе. Это место дышит историей: здесь каждый дом — свидетель больших событий, а улицы хранят память о людях, изменивших культурный облик города. Мы пройдём маршрутом, по которому когда‑то ходил Каюм Насыри, и поговорим о знаменитых жителях слободы — о том, как они жили, чем вдохновлялись и какой след оставили в истории. Вы узнаете о традициях, быте и судьбах людей, чьи имена прочно вписаны в летопись Казани. Увидите старинные здания, мечети и особняки, услышите истории, которые оживляют прошлое и делают его ближе и понятнее. В завершение экскурсии — уличная выставка, посвящённая Каюму Насыри. Она станет отличным финальным штрихом: вы сможете глубже познакомиться с наследием просветителя и по-новому взглянуть на его вклад в культуру и науку. 📍Место встречи: У ворот музея Каюма Насыри, ул. Парижской Коммуны,35 ⏳ Продолжительность: 1,5 часа 💰 Стоимость: 500 рублей 👦 Возраст: 12+ Не упустите шанс увидеть Казань с новой стороны. Напишите нам в комментариях и мы свяжемся с вами!💖

  • На протяжении долгого времени у нас в музее совместно с проектом Миллиард.Татар проводились лектории. Лекции были посвящены самым разным темам, а мы поделимся с вами лекцией Азата Ахунова, кандидата филологических наук, ведущего научного сотрудника Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, доцента кафедры религиоведения Института социально-философских наук и массовых коммуникаций Казанского федерального университета. Нам особенно приятно познакомить вас с лекцией Азата Марсовича, так как тема Каюма Насыри ему интересна и близка, вызывает особый трепет, также как и у нас! За время нашего сотрудничества нам удалось завязать дружбу, которую мы ценим 😌 Мы будем очень рады, если вам лекция окажется полезной! Открыть можно лекции здесь, нажав на данный текст ☺️

  • 🔥Дуслар, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясы Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан Каюм Насыйри турында бай мәгълуматлы проект белән Татарика челтәрендә таныша аласыз. Сылтамасын беркетәбез ☺️ 😶‍🌫️https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/personalii/nasyjri-kayum 😶‍🌫️

  • 🌞Матур, ямьле җәй көннәрендә күңелгә, тәнгә шифа бирә торган нәрсәләр турында сөйләшип алыйк әле. Каюм Насыйриның «Шифалы үләннәр» китабында дәва үләннәренә генә түгел, җиләк-җимешләргә дә игътибар бирелгән. Мәсәлән, әфлисун җимеше турында галим кызыклы тасвирлама бирә🍊 «Нарәнеҗ-төрнәҗ (әфлисун) - күренекле җимеш. Бездә әфлисун дип атыйлар. Италиядә һәм Франциянең көньягында үсә. Бакчаларда, теплицаларда да үстерәләр. Даруга бу агачның кабыгы кулланыла. Шулай ук яфрагы, җимеше, җимешенең кабыгы да даруга ярый. Киптереп коры җирдә сакларга кирәк. Коелган яфрагы дәвага ярамый. Үзлеге лимон белән бер һәм кешенең табигатенә салкынлык бирер. Уган чәчәген ике кашык алып, бер стакан чиста суга салып эчәләр. Үт авыруына файдалы», - дип яза.

  • Каюм Насыйри турында Әхмәтһади Максуди истәлеге белән сезне таныштырып китәбез: Ниһаять, Печән базарыннан барып Екатеринский урамга кергәч, сул якта бер йортка кердек. Каюм әфәнде Насыйров шул йортның ишегалдындагы флигельдә тора икән. Бик кечкенә агач бер өй иде. Ишектән кереп бер бүлмәне үткәч, икенче бүлмәдә эстинәгә терәлеп куелган бер өстәл янында камчат бүрекле, бикасап камзуллы бер кеше утыра. Сәлам биреп янына бардык. Күрештек. Ләкин ул каршысындагы бер малайга сөйли торган сүзендә дәвам итеп: «Шурпаң кайнап чыгу берлән күбеген җиеп ташла, бәрәңгене бераз кайнагач салырсың, мин сиңа шуны кичә дә әйткән идем, онытма...»- диде. Ул арада без шундагы урындыкларга утырган идек. Малай киткәч безгә карап: «Без ашны үземез пешереп ашыймыз, бу малай әле яңы кергән, аш пешерү рәтен белеп йиткермәй»,— диде. Бүлмәнең икенче ягында мич артында малайның аш пешерү илә мәшгуль икәнлеге беленеп тора иде. Язган әсәрләре хакында сүз ачып, хезмәт кылмиясе өчен рәхмәтебезне белдердек. «Язганыңны укысалар ярар иде, укымыйлар шул»,— диде. Тагын ниләр язарга хәзерләнгәнен сорадык. Ни җавап биргәне хәтеремдә юктыр. Өстәл тугрысында эстинәгә яңы бер чабата эленеп тора иде. Буның анда куелуының сәбәбене сорадык, сораудан үземезне тыя алмадык. Ләкин канәгатьләнерлек җавап алынмады: «Аны берәү бүләк итеп биргән иде», — диде. Бер әдипкә чабата бүләк ителүнең вә аның да язу өстәле каршысына куелуның сәбәпләрен белергә күңел бик кытыкланса да сорарга кыюлык йитмәде. Каюм әфәнде илә бераз мосахәбәт (сүз йөртү) итәр өчен үтәдән биредән сүз ачып карадык. Ләкин булмады: сүзне озайтмый, соралган нәрсәгә иң кыска рәвештә бер җавап бирә дә туктый. Ниһаять, ядкяр итеп рәсемеме сорадык. «Чыгартканым юк»,—диде. Бераз утырганнан соң үзе хакында булган хөлус вә хөрмәтемезне бәян итеп хозурыннан чыктык. Күңел күтәрерлек, рух бирерлек бер сүз дә ишетә алмадык Ләкин аны күрүемездән бик мәмнүн калдык (шат булдык). Чөнки заманасына вә мохитенә күрә шулкадәр зур әдәби вә гыйльми хезмәт итә алуның мөмкинлеген күрү безнең күңелләрдә куәт вә истиъкбаль өчен өмид арттырды.