tgindex
Timergali hazrat

Timergali hazrat

Статистика

Вәгазьләр, насыйхәтләр, хәдисләр

Последний пост
14 авг.
Последнее чтение
14 авг.
Постов за неделю
5
Всего постов
27
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Религия (по похожим)
В каталоге с
13 авг.
Подписчики
2 848
−1 за 4 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
497
27 постов
Вовлечённость
17,5%
к подписчикам
Постов в день
0,7
всего 27
Упоминаний
0
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
204
1/48двое суток
233
1/72трое суток
252

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • без подписи

  • Мәүлид аенда һәм җомга көнендә Пәйгамбәребез сәлләллаһү галейһи вә сәлләмгә күп итеп салаватлар әйтегез. Салават әйтү рәвеше: Аллаһүммә салли галә сәййидинәә Мөхәммәд вә галә әәли Мөхәммәд Җомга мөбарәк булсын 🤲

  • Мәүлид ае мөбарәк булсын ❤️🌹

  • без подписи

  • 12 авг.265из dumrt_tatar

    без подписи

  • Гомәр ибн әль-Хаттаб һәм әль-Мисвар кыйссасы Имам Әхмәд ибн Ханбәльнең «Әз-Зүһд» китабында болай дип сөйләнелә: Әл-Мисвәр ибн Мәхрамә сәүдә итү өчен күп дәрәҗәдә азык-төлек җыеп куя. Көз көне яңгыр болытларын күргәч, ул моңа рәнҗи һәм күңеле төшә. Шуннан соң ул үзенә:— Сабыр, мин мөселманнарга файда китерә торган нәрсәне нәфрәт итә башладыммыни?! — ди. Ул Гомәр ибн әл-Хаттабка килә дә болай ди:— Әй мөэминнәрнең әмире! Мин азык-төлек җыеп куйган идем, ә яңгыр болытлары чыкканын күргәч, күңелем төште. Шуңа күрә мин бу малдан бернинди табыш алмаячагыма ант иттем. Гомәр аңа:— Аллаһ сиңа бәрәкәт бирсен! — дип җавап бирә. Хикмәтле сүзләр Йөз сырхаудан дәвалаучы табиб булсаң да, ә табышың кешеләрнең авыруыннан торса да — аларга сәламәтлек телә. Кәфенлек сатучы булсаң да, ә табышың кешеләрнең үлеменнән торса да — аларга озын гомер телә. Адвокат булсаң да, ә табышың кешеләрнең үзара низагларыннан торса да-аларга татулык телә. Тормышта кайгылы вакыйгалар һәрвакыт булачак, ләкин үз файдаң өчен аларның килүен теләмә. «Әй Аллаһ! Кыйәмәт көнендә Синең каршыңа басканда миңа чиста, саф күңел (кальбән сәлим) бирүеңне сорыйм...»

  • 10 авг.29711из dumrt_tatar

    Мөфти Камил хәзрәт Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгысын уртаклашты:   “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Түбән Камада коточкыч һөҗүм нәтиҗәсендә якыннарын югалткан гаиләләрнең, шулай ук зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Хөрмәтле түбәнкамалылар, бу хәсрәтне республика мөселманнары сезнең белән бергә кичерә. Без бу вакыйгаларның гөнаһсыз корбаннары – туганнарыгызны һәм якыннарыгызны югалту ачысын уртаклашабыз.   Раббыбыздан мәрхүмнәргә мәрхәмәт, аларның якыннарына бу кайгыны күтәрү өчен көч һәм сабырлык, ә җәрәхәтләнгән кешеләргә тизрәк савыгу өчен шифа сорыйбыз. Йә Рабби, җир йөзендә тынычлык урнаштыр!   Бүген Татарстан мәчетләрендә өйлә намазында мәрхүмнәр һәм зыян күрүчеләр өчен дога кылдылар. Барлык дин кардәшләребезне бу авыр мизгелләрдә догада булырга чакырам”.

  • 6 авг.449121

    Җомга намазына йөрүнең фазыйләте      Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ир-атларның җомга намазына йөрүе хакында: “Кеше җомгага барды исә, Аллаһы Тәгалә бер җомга белән икенче җомга арасындагы гөнаһларны ярлыкый”, – дигән. Җомга мөбарәк булсын 🤲 Достоинство посещения пятничного намаза (Җомга намазы) Наш Посланник (салляллаху алейхи ва саллям) сказал о посещении мужчинами пятничного намаза: «Если человек пойдет на пятничный намаз, Всевышний Аллах простит грехи, совершенные между этой пятницей и следующей пятницей».

  • 6 авг.453121

    📌Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Вакыт тизләнмичә, Кыя­мәт көне җитмәс һәм бер ел – бер ай, бер ай – бер атна, бер атна – бер көн, бер көн бер сәгать, бер сәгать кәгазь бите янып беткән вакыт кебек үтәр», – дигән (имам Әхмәд). Җомга мөбарәк булсын🤲

  • 4 авг.465112

    ⚜Хасан әл-Басри әйтте: «Ий Адәм баласы, син — бары тик көннәрдән генә торасың . Бер көн киткәч, синең бер өлешең дә китә».

  • 4 авг.492112

    Гали ибне абу Талип (Аллаһ аннан разый булсын) әйтте: «Акыллы кешенең теле — йөрәгендә, ә ахмакның йөрәге — телендә». Бу сүзләрнең мәгънәсе: ✅Акыллы кеше сөйләр алдадыннан уйлый, аның сүзләре иманлы һәм төпле була. ✅Ахмак кеше уйламыйча сөйли, күңелендәге бар серне һәм уйны тиз генә телгә чыгара.

  • 31 июл.657144из dumrt_tatar

    ❗️Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә.   📍Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.   📍Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5нче майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.   📍Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә.   📍Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8нче августка туры килә: бу көнне ястү сәг. 22:06-да укыла. 9нчы августта исә иртәнге намаз вакыты сәг. 00:19-да керә.   🌙Игътибарлы булыгыз!

  • ❗️"Бел, ий кеше, һичшиксез, яманлыкка этәрүче нәфес — синең өчен Иблистән дә катырак дошмандыр. Шайтан исә нәфеснең теләкләре һәм нәфес аша сиңа каршы көч ала. 🔥 ☝ Шуңа күрә үзеңне ялган өметләр, масаю-тәкәбберлек белән юатма (алдама). Чөнки үзенә тынычлык, йомшаклык, йокы һәм ваемсызлык хас булу — нәфеснең табигатеннән. 🔥 Шайтан нәфесне шуңа чакыра, ә нәфеснең чакыруы — батыл (ялган). Нәфестән килгән һәрнәрсә — алдау. Әгәр син нәфесеңнән канәгать булсаң һәм аның теләгенә буйсынсаң, ул һәлак булды дигән сүз. (Әбү Ләйс тәфсирендә шулай аңлатыла). Җомга мөбарәк булсын 🤲

  • الاختبار الذي انفتح حولك الكثير، لم يكن صدفة، بل كان هدية من الله تعالى لك Испытание, которое открыло для тебя многое вокруг , не было случайностью , это был дар от Всевышнего для тебя Синең өчен тирә-юньдәге күп нәрсәне ачкан сынау, очраклылык түгел иде, бу Бөек Аллаһның сиңа биргән бүләге иде

  • Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Кем кешеләргә карата мәрхәмәтле булмый, аңа Аллаһ та мәрхәмәт итмәс». «Җиңеләйтегез, авырайтмагыз; сөендерегез, нәфрәт уятмагыз». «Яхшылыкка юл күрсәтүче (сәбәпче булган) кеше — шул яхшылыкны кылучы кебектер».

  • Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Сезнең өчен иң хәерле көн – ул җомга көне. Шуңа күрә бу көнне миңа күбрәк салават әйтегез. Дөреслектә, сезнең әйткән салаватларыгыз миңа барып ирешә”, – дип әйтте. جمعة مباركة

  • Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: ⚜️    "Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер ризыкны  да тәнкыйтьләми иде. Әгәр аны ашыйсы килсә – ашый, килмәсә, аңа кагылмый гына иде". 🕌  Җомга көне мөбарәк булсын! Раббыбыз ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык иңдерсен. Аллаһым безне булганның кадерен белеп, шөкер итеп яшәүче колларыннан кылса иде. Әәмин.

  • Не всегда видно, как Аллах тебя спасает. Иногда — это “случайный” отказ. Иногда — тишина. Иногда — разбитое сердце. Но знай: каждый “нет” ради лучшего “да”.

  • ⚜ Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһиссәләм болай дигән: "Биш әйбер килгәнче, башка биш әйбернең кадерен белеп, кулланып калырга ашык: 1. Картлык килгәнче яшьлекне 2. Чир килгәнче сәламәтлекне 3. Ярлылык килгәнче байлыкны 4. Мәшгульлек килгәнче вакытны 5. Үлем килгәнче гомерне". Җомга мөбарәк булсын 🤲 جمعة مباركة

  • Ихлассыз башкарылган гамәлнең файдасы зур түгел عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «‌رُبِّ ‌قَائِمٍ ‌حَظُّهُ ‌مِنْ ‌قِيَامِهِ السَّهَرُ، وَرُبَّ صَائِمٍ حَظُّهُ مِنْ صِيَامِهِ الْعَطَشُ» «Күпме төннәрен уяу торучылар бар, аларның  уяу торулары йокы калдырудан гына гыйбарәт. Һәм күпме ураза тотучылар бар, уразалары сусаудан башка бернинди дә файда бирми». "Сахих ибне Хиббан", 2407 ("Ихсан" китабында: 3481) Ибне Әби-д-дүнья, "Фадаил Рамазан", 38