КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР
СтатистикаОфициальный telegram-канал КРЯШЕНЫ - КЕРӘШЕННӘР «Туганайлар» - единственная в России газета для кряшен и о кряшенах Наш сайт – tuganaylar.ru Связаться: 8917 250 97 95
- Последний пост
- 14 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 68
- Всего постов
- 74
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 13 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 36
- 1/48двое суток
- 41
- 1/72трое суток
- 44
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Бу көнне бала белән үткәрер өчен нишләргә? Тулырак: https://intertat.tatar/news/ati-anilarga-1-sentyabrda-yal-kon-alu-ysullary-5880402 Интертат МАХта
«Чулпы» керәшен фольклор ансамбле түтиләре💙 🏡Питрәч районының Керәшен-Сәрдәсе авылы 🎥: Алиса Ахметшина #питрау2026
🌿Питрәч районының 🏤Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында «Кич атна кичендә» дигән очрашуга җыелганнар🌌 💬«Җәйнең җылы, истә калырлык кичендә җыелучылар бик мөһим һәм кызыклы теманы кузгаттылар. Сүз керәшеннәрнең милли киемнәрендәге борынгы бизәкләрне һәм үзенчәлекле атрибутларны саклап калу, аларны бүгенге көнгә яраклаштырып яңарту турында барды. Очрашу барышында катнашучылар үзләренең гаилә архивларындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, әби-бабалардан калган чигү үрнәкләрен карадылар. «Борынгы бизәкләр — ул безнең тарихыбыз, аларны онытмаска, киләчәк буынга җиткерергә кирәк», — дигән фикер һәркемнең күңелендә яңгырады», — диде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.
🌇Түбән Кама шәһәренең 🎶«Баш чишмә» керәшен фольклор ансамбле солисты ✨Галина петровна Бал Спасына💛 бәйле истәлекләре белән уртаклашты🤗 💬«Без бәләкәй чакта, Бал спасында, авылдагы балаларны умартачы ишегалдына җыя иделәр. Умарта тотучы кешеләр бал алып чыгып, аны савытка агызып, безне сыйладылар. Ә йорт хуҗасының хатыны кызларга, малайларга әле пичтән яңа гына алынган, кетердәп тора торган хуш исле ипи бирә иде. Без бала-чаганың ничек сөенгәнен күрсәгез иде ул вакытта», – дип яза Галина Петровна. 📸Фото: Г. Булановадан.
без подписи
без подписи
Питрәчнең 🍯 «тырыш, баллы» керәшен егетләре💛 Питрәч районының Шихазда авылы кырыенда урнашкан умарталыкта 🐝Пётр Колчин, 🐝Иосиф Мураткин, 🐝Иван Харитонов бер-берсен ярты сүздән аңлап эшлиләр. Бу аларга табышлы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә💪 ЯЗМАНЫ УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/pitracnen-bally-kerasen-egetlare-uzara-anlasyp-esli
без подписи
без подписи
🌿Менделеевск районының 🏘️Сәйтәк авылында Бал Спасын бәйрәм иттеләр🍯🤗 Бу хакта тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/saitak-avylynda-bal-spasyn-bairam-ittelar
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи
🍯14 август Бал Спасы башланып китте. Бал Спасы умартачылар бәйрәме дә булып тора. 🐝Беренче Спаска умарта кортлары бал җыюдан, бал ясаудан туктый. Умартачылар бал аерта, аны чиркәүләрдә аруландыралар. Халык арасында яшәп килә торган ышанулар буенча, беренче Спастан соң гына балны ашарга яраган☝️ Ә бу матур фотолар Минзәлә районының Иске Мәлкән авылыннан. Аллен Акимов. Бар инде ул оста керәшен җегетләре!💛
⛪️Успение (Спас) уразасына кердек. Успение уразасы беренче - Бал Спасыннан соңгы Спаска кадәр дәвам итә. Православлар 28 август - Алланы тудырган Изге Кыз Марияның бу дөньядан күчкән көненә ураза тотып әзерләнә. Успение уразасы дүрт озын уразаның берсе булып санала. Олы уразадагы кебек, Успение постында да сөтле ризыклар, күкәй, ит продуктлары тыела. 19 август - Урта Спаста - Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көнне балык ашарга рөхсәт ителә. Боларга өстәп, чиркәү кушуы буенча, понедельник, среда, пятница көннәрендә яшелчәләрне чи килеш, пешермичә ашарга кирәк; вторник, четверг көннәрендә пешкән ризык; суббота, воскресенье шәраб һәм үсемлек мае кабарга ярый. Успение уразасында да, ашаудан гына тыелып калмыйча, шулай ук шау-шу куптарып күңел ачуларга бирелмәскә, күңелне начар уйлардан һәм гамәлләрдән аруландырырга кирәк. Тоткан уразаларыбызны Ходай кабул итсен!
без подписи
без подписи
без подписи
без подписи