Минем чәчем җиде толым
Статистика«Минем чәчем җиде толым» романы Автор: Луиза Янсуар
- Последний пост
- 2 нояб.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 23
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 13 авг.
- 1/24сутки в ленте
- —
- 1/48двое суток
- —
- 1/72трое суток
- —
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
без подписи
без подписи
без подписи
Көзнең соңгы аен ваклый башладык! Соры ноябрьгә бераз якты төсләр өстик әле😉 Телефон заставкасына кую өчен яхшы сыйфатта комментарийләрдә беркетәбез. #минемчәчемҗидетолым #луизаянсуар #ноябрь_2025
без подписи
Бүген - 1 ноябрь - азаб чигүче Изге Матушка Елисаветаны (Великая княгиня Елизавета Фёдоровна) искә алу көне 🕊 Романның бер өлешендә аның турында да сүз бара: "Янсуар әби патша гаиләсен, "гөнаһлары җитәрлек" дип санаса да, барыбер бик каты жәлли. "Беркем дә мондый үлемгә дучар булырга тиеш түгел, бала суеп, дәүләт төземиләр", - дип, бик каты сукрана. Үзе атеист булса да, "совет дәүләтенең халыкка файдалы яклары юк түгел", дисә дә, "бала канын, миллионнарның канын Ходай кичерсен", дип еш кабатлый. Миңа фото кырыена язылган шигырьне кычкырып укып күрсәтә: Эмалевый крестик в петлице И серой тужурки сукно… Какие печальные лица, И как это было давно. Какие прекрасные лица, И как безнадежно бледны — Наследник, императрица, Четыре великих княжны... Шул ук журналда без тагын бер фотоны еш ачып карыйбыз. Ул муенына рәт-рәт затлы муенса таккан, чигүле ак күлмәк кигән бик моңлы һәм искиткеч матур ханым. "Бөек княгиня Елизавета Федоровна, Николай Патшаның хатыны Александра Федоровнаның сеңлесе" ди аны әбием. Ирен үтергәч, ул, үтерүчене гафу итеп, монастырьга нигез салган, үзе дә монахиня булып киткән. Әмма большевиклар, патшаны бәреп төшергәч, аны да җәзалап үтергән. Бу Елизавета Федоровнаны безнең постриг алган һәм монастырьга киткән бер дәү тутабыз бик нык хөрмәт итә. Аның обителе дә Елизавета хөрмәтенә төзелгән. Бер җәйдә, авылга кунакка кайткач, бергә җиләккә төшкәндә, ул миңа аның турында күп сөйләде. Принцесса булган чакларын да, монастырь ачканын да, ярлыларны бушлай ашатып, бушлай дәвалаганын да... "Император Николай II Елизавета Федоровна – безнең вөҗданыбыз", - дия торган булган... Киткәндә, дәү түти миңа "Матушка Елизавета" тәресен һәм аның теге мин ошаткан, әле принцесса чагында төшкән фотокарточкасын биреп калдырды. Артына матур сырлы почеркы белән "Принцесса Елизавета Гессен-Дармштадт" дип язып куелган..." #минемчәчемҗидетолым #луизаянсуар #матушкаелисавета #княгиняелизавета
🍁Октябрь аеның икенче санына анонс🍁 🍂1, 6 бит —«Мин-Җан-Туфрак» спектакле турында. 🍂2 бит — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт советына еллык юлламасындагы төп эш юнәлешләре. 🍂3бит – Иван Черкасовның махсус хәрби операциядән ялга кайтканда Ходайга яраулы эшләр башкаруы. Түбән Кама полициясенең участок уполномоченные Николай Домолазов хезмәте. 🍂4бит— Казаклар Чаллысы авылы кызы, Казан федераль университеты студентларына белем бирүче Зоя Кириллова белән әңгәмә. 🍂5 бит — әтиләргә багышланган язмалар. Кукмараның «Урал» хуҗалыгы шофёры Вячеслав Иванов йортны кемнәр өчен сала? 🍂7бит — «Улы өчен ат алган», «Керәшенчә винегрет» язмалары. 🍂8бит – Владимир мәктәбе укытучысы Николай Бачков йорт җиткезергә дигән акчага нәрсә сатып алган? «Бөяр белән Алан арасы...» язмасы. 🍂9бит — «Язмыш буйлап – җыру белән». 🍂10бит — «Белемнек». 🍂11 бит— Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек. 🍂12бит— «Покрау чыңы».
"Ранним утром на улицах Ханоя часто можно наблюдать, как к дверям уличных кафе выстраиваются очереди из желающих позавтракать. Но вместо чашки крепкого кофе горожане берут большую плошку горячего фо — говяжьего бульона, которым заливают рисовую лапшу, тонко нарезанное мясо и пряные травы. Считается, что такая еда придает сил на весь день..." Так пишут в одном очень популярном сайте, посвященном вьетнамской еде. В Ханое я не была. А вот самый первый и сакральный вариант романа "Җиде толым" закончила в этом заведении под огромную плошку Фо Бо и была довольна бесконечно 👄 Так что заглядывать сюда теперь тоже сакрально ⬇️ Food Hanoi на Островского, 39/6 И это не реклама, а просто наводка, кому за вкусом и вдохновением ❤️ #минемчәчемҗидетолым #немногосакрального #любимые_места_казани
"ШАРА БӘБКӘСЕ" Кибәч ягыннан, ягъни әтием ягыннан безнең нәселнең кушаматы - Шаралар, ә фамилиябез - Шаровлар. Мине шулар ягына охшаган дип әйтәләр. "Сине урманга алып барып ташласаң да, Шаралар кызы икән бу, дип, кире үзебезгә апкайтып бирәчәкләр, кызым", - дип көлә әни. Өйдә мине "Шара бәбкәсе" дип йөртәләр. Мин, фантазиясе ничава гына эшли торган бала буларак, шунда ук күз алдыма китерәм: менә мин урман аланында шау агач арасында япа-ялгызым утырам икән, шунда әллә нинди таныш булмаган дәдәйләр белән түтиләр бер өер килеп чыга да: "Бу бит - Шаралар кызы", - дип, миңа төртеп-төртеп күрсәтә башлый. Мин, аларның ялгышмаганын белдереп, вәкарь белән генә баш кагам. Шуннан соң алар, мине фуфайкага төреп алып, Кибәчтәге өебезгә китереп тапшыра: "Мәгез, бу - сезнең Шара бәбкәгездер..." ҖИР ЙӨЗЕНДӘГЕ ИҢ ТӘМЛЕ АШ Әти мине, имештер, кечкенәдән бер дә кулыннан төшермәгән. "Кулъяулык кебек атаң кулында җөридер иең", - дип сөйли әни. Мин шул аның куен кесәсенә сыеп бетәрдәй бала инде... Әти белән бәйле истәлекләрем хәйран минем. Ә иң җетеләре - әни Казанга укырга кышкы сессиягә киткән чактагылар. Бер кечкенә генә эпизод семьяда легендага әйләнде аннары. Ул чакта әти миңа җир йөзендәге иң тәмле ашны пешереп ашаткан иде. Андый ашны аңа кадәр ни әнинең, ни әбиләрнең пешергәне булмаган кебек, аннан соң да башка һичкем пешерә алмады. Ул кайнаган сөткә пешергән рожки токмачы иде. "Ничекләр итеп кенә пешерде икән соң аны папаң?!" - дип аптырый иде әни дә, әбиләр дә. Ашны кәстрүлдә дә, чуенда да пешереп карыйлар. Юк инде, әтинеке кебек килеп чыкмый тегеләрнең! Мин шунда ук: "Папаныкы кебек булмаган бу", - дип, вердикт чыгарам. Әти үзе кул селтәп кенә котыла: "И, бала ачыкканрак чак булгандыр инде, шуңа бик тәмле тоелгандыр". Иптәш кызларга исә: "Безнең әти ул ашны рецептсыз-нисез генә, күз йомып та пешерә ала", - дип мактанам. Әтинең даны артканнан-арта, билгеле. Җитмәсә, һәр өйдә дә аталары ашарга пешереп бирми балаларга... МОРОЖНЫЙ Нәрсә уйлаптыр, белмим, шулай берсендә әти Питрәчтән кыш уртасында ике олы коробка белән мороженое алып кайтты. Бер каптагылары - кимереп була торган камыр рожокка салынган, алары сары һәм көрәнсу төстә, ә икенчесендәгеләре төрле төстәге чәчәкләр төшерелгән картон савытка урнашкан, алары алсу һәм зәңгәрсу, агач сап белән каерып ашыйсың. Мин бәхеттән чак шартлап үлмәдем бу кадәр морожныйны күргәч! Әни никтер бер дә сөенмәде, шунда ук кашларын җыерып, ике кулын бөеренә таянды. "Николай Николаеч белән апаларга ике коробка морожный кайткан икән" дигән хәбәр, билгеле инде, яшен тизлегендә авылга да таралды. Миңа морожныйны, башта сак кына ашарга кушып, касәгә "җылытырга" салып бирделәр. Аннары кәнфитләнеп тормадылар: болай да тоттырдылар. Әни белән әти күрмәгәндә, мин берничәсен морозильниктан урлап алып та ашадым. Буш калган урыннарга коробкада яткан арттагы берничә рожокны кадап куйдым. Аннары, тәре каршына барып, Иисус белән әнисеннән "җазыкланганым" өчен гафу да үтендем-үтенүен... Әмма ул "җазык" мине барыбер куып тотты! Озын сүзнең кыскасы, өченче көнгә мин инде "гатауый" идем. Фельдшер Мария түтине чакырып алдылар. Ә теге коробкадагы рожоклар белән чәчәкле савытларны алырга безнең өйгә авыл балалары чиратка тезелде. #минәтикызы #cөембикәжурналы #туганайлар #әтиләркөне
«Әти үз гомерендә ике төш күргән. Шуның беренчесе нәкъ менә урсайның үлеме алдыннан. Урсай чем-кара чәчләрен, уртада буразна калдырып тарап, ике толымга үргән. Аннан ул буразна, киңәеп, сукмакка әверелгән. “Без барыбыз да шул юлдан китеп бардык, урсаең берүзе Кибәчтә кул болгап сукмак уртасында басып калды”, – дип сөйли ул төшне әти» Луиза Янсуарның “Минем чәчем җиде толым” романыннан өзек📖 ДӘВАМЫ:👉 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/luiza-iansuarnyn-minem-cacem-ide-tolym-romanynnan-ozek-1759315119
"Әни белән әтинең муенына асылынып, кич саен "мин дә план язам" дип тора торган булгач, миңа аерым дәфтәрләр бүлеп бирү йоласы керттеләр. Китап шкафында махсус урын да чистартып, хәстәрләп куйдылар: анда әни "Луиза киштәсе" дигән табличка язып элде. Шул дәфтәрләремә мин тырыша-тырыша, линейка белән таблица сызып, сырлап, тутырып, "план" язып чыгам. Узачак дәреснең максатын билгелим, бурычларын куям. Өйдә булган бөтен курчакларымны, җирән аюым белән сары филне дә утыртып куеп, дәрес укытам, продлёнкалар уздырам, журналга билгеләр тезәм. Аю белән филнең әти-әнисен гел мәктәпкә чакырып, балаларының укуын яхшыртырга өндим. Эшләремне бетергәч, таслап, тәртипләп, дәфтәр-китаплар, карандаш-ручка, линейкаларымны үз киштәмә җыештырып куям" "Минем чәчем җиде толым" * Фотода әтием Николай Николаевич Шаров һәм әнием Нина Алексеевна Шарова - яшь укытучылар - Кәвәл мәктәбендә укытканда. Укытучылар көне котлы булсын! Карт бабамнар да - укытучы, кадерле бәйрәм) #минемчәчемҗидетолым #луизаянсуар #укытучыларкөне
Саҗидә апа Сөләйманова турында әби гел "талант инде" ди, без аның шигырьләрен тәүлек буе яттан сөйләп йөрибез. Баштарак мин Саҗидә апаны каядыр еракта яши һәм, ерак яшәгәнгә күрә, безгә кунакка кайтып җитә алмый торган туганыбыз дип уйлый идем. Хәзер инде беләм: ул Әлмәт дигән нефтьчеләр шәһәрендә торган шагыйрь апа булган икән, мин туарга бер ел кала, "начар авырудан китеп барган". Исән калмаячагы билгеле булгач язган бер шигыре бар Саҗидә апаның: Фәлән вакыт гомерең калган, диеп, Син куркытма, доктор, өркетмә, - Күреп торам: язмыш өстәлендә – Имза куелмаган беркетмә. Саҗидә апа сүзләренә язылган җырларны еш җырлый әби, мин дә аларны яттан беләм: "Саубуллашу вальсы", "Урсал тау", "Гүзәлия җыры", "Урсал тау"... Ә туйларда аргыш булып, кияү белән кәләшне, кода-кодагыйларны, туган-тумачаларны каршылаганда, керәшен туй такмаклары белән беррәттән, "Туй җыры"н да өздерә генә. "Минем чәчем җиде толым" Бүген Саҗидә апаның туган көне 🍁 #луизаянсуар #минемчәчемҗидетолым #саҗидәсөләйманова
📙Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» автобиографик романыннан тагын бер хикәяне тәкъдим итәбез! Рәхәтләнеп укыгыз!⤵ Ул елларда Янсуарда пожарлар еш була иде. Чуаш очында, безнең тирә-юньдә дә янучылар бар, ә менә Казак очында Янсуар әбиләрнең тирә-як күршеләре бөтенесе диярлек нигезе көлгә калганчы янып чыкты. Кайсылары – икешәр мәртәбә. Иң гаҗәбе – пожар буласы көнне авыл клубында, һичшиксез, һинд киносы күрсәтәләр. Һинд киносы күрсәткән көнне авылда, һичшиксез, пожар. Бу нинди закончалык булгандыр, әмма ул кышта Янсуар халкы өчен «Цветок в пыли» белән «Җанала-а-а-а-ар!» дигән сөрән тәңгәл төшенчәләр булып калды. Бөтен авылның эченә шом кереп урнашты. Без, балаларга, һинд киноларына йөрергә ярый. Олылардан клубка алып баручы кешең булса, билет сатып алсалар, хет өч кереп кара, хет биш. Олылар алдына утырып карасаң, урын биләмәсәң, ничәнче мәртәбә бушка керсәң дә, ачуланмыйлар. Ассортимент мондыйрак: «Любимый Раджа», «Сангам», «Слоны – мои друзья», «Затянувшаяся расплата», «Зита и Гита»... тулырак сайтта укы
без подписи
без подписи
без подписи
Октябрьгә яңа календарьлар белән керәбез🍂 Телефон заставкасына кую өчен яхшы сыйфатта комментарийда беркеттек. #минемчәчемҗидетолым #луизаянсуар #октябрь_2025
без подписи
без подписи
без подписи