- Последний пост
- 10 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 4
- Всего постов
- 20
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 102
- 1/48двое суток
- 116
- 1/72трое суток
- 126
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
без подписи
без подписи
Татар бистәсендә банер концепты. 2026.
Нияз остаз гений инде
Башкортстан турында гел бәхәсләшәләр, ләкин гомуми манзара да бер дә шатландырмый. Урыслардан үрнәк алырга кирәк 😏
беренче татар әдәби телле LLMны ясадык — TATlit. нульдән, башка модельга таянмаган, телнең морфологиясен күздә тоткан чи татарча модель. кардәш казах башкорт кыргызларның датасетларын бераз кулландык, аларга рәхмәт яусын күп иттереп. әнгәмә кору мөмкинчелеге әлегә юк, аның өчен аерым рәвештә тәрбияли башладым. яңа тест ясадым, беренче җаваплары мондый чукынчыкның: И: Син роботмы, әллә кешеме? TATlit : Мин — робот. И: Татар мәдәнияте өчен иң мөһим әйбер нәрсә? TATlit: Иң мөһиме – ул татар теле. И: Син татарчадан башка тел беләсеңме? TATlit: Юк, белмим. И: Кояш кайдан чыга? TATlit: Җирдән. И: Филләр оча аламы? TATlit: Юк. И: Иртәгә яңгыр явармы? TATlit: Җылы, кояшлы көн булыр. И: Өч төрле җәнлек атап кит. TATlit: Төлке, куян, бүре... И: Мәхәббәт нәрсә ул? TATlit: Ярату, ярату. И: Ни өчен күк зәңгәр? TATlit: Күктә йолдызлар күп. И: Айга ничек очарга? TATlit: Кыш көне. И: Татар тарихы өчен иң мөһим вакыйга нинди? TATlit: Шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру.
кайбер миңгерәүләр хаман "татар теле чәчәк ата, әнә күпме пыраект бар, грантлар, чәкчәкөчпочмаккыстыбый" ди. дуслар, пыраект булуы — телнең бетүенә иң зур дәлил. чәчәк атучы телгә пыраект кирәк түгел, ул уңай шартларда — ысул, максат түгел. әгәр кайсыдыр (элек татарча сөйләшелә торган) шәһәрдә/авылда ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ КЛУБЫ ачыла икән — димәк анда татар теле үлемгә таба чаптыр-чоптыр җөгерә. ие — кызганычка каршы. ләкин диагноз куймыйча дәвалаү мөмкин түгел. ә дәүләт хаман халык акчасына/тире/каны хакына ясалган архивларны (китап/ТВ/радио/кино һ.б.) киң җәмәгатьчелеккә интернетка чыгармый.
монда да ❤️ куяр өчен бераз бустларга кирәк, бай пыремиум дусларым! https://t.me/boost/yqelga апдейт: булды, куеп була!
вот так теперь выглядит в строке меню / и когда около курсора языки выходят, тоже так показывает, просто кайф!
TatPC_4mac.bundle.zip
2026 футбол дөнья чымпейанатында тарихта беренче тапкыр (барлыгы 48дән) ике төрки халык такымы уйный — төрекләр һәм үзбәкләр. моңынчы төрекләр ике тапкыр узганнар иде, 1954 вә 2002дә (3нче урын).
Тагын бер татар гәзите ябыла ахры… киләсе ел каталогында Юлдаш гәзите юк.
матур афиша ясаганнар. алай-болай 2нче июнь Парижда булсагыз, килегез! "Аталык" — Илшатның чит илгә күченгәннән соң әтисен, тамырларын һәм үзен эзләве турында язган документаль пьеса. Француз бюрократиясе белән язышмалардан, әни, әби, апаларының татарча тавышларыннан, хатыны, уллары белән сөйләшүләрдән һәм үткәнне "терелткән" санлы омтылышлардан өч телле (татарча, русча, французча) хәтер монтажы туа. Шәхси тарих анда сүзләр, география һәм буыннар аша үсеп чыга.
пьесам өчен татарча укый торган хатын-кыз табарга авыр булып чыкты Парижда. кемдер шәһәрдә булмый, кемдер кыенсына. ярый мәйтәм мин бу ЯИне маташтырам ич, шуннан укытыйм, әни/әби тавыш клоннарын ясап. ярыйсы гына чыга, охшаш. берничә кызык момент: 1) кайбер сүзләр өчен каты "к, г" өчен башкорт "ҡ, ғ" хәрефләрен куллану ярдәм итә 2) "а"ны кайчак "о" буларак язу әйбәтрәк, мәсәлән, "Амин" сүзендә. 3) яздырылган тавыш нинди хис белән яздырылган булса, клонга да шул чагыла. 4) ни хәтле чиста яздырылган булса, шуның кадәр оригиналга якынрак чыга.
татар сөйләме синтезы өчен беренче ясалма интеллект моделемне өйрәтәм
Татарский добавили в DeepL https://www.deepl.com/en/translator (Оригинал: Я сегодня проснулся в прекрасном настроении, но, несмотря на это, мироздание сделало все возможное, чтобы к вечеру я был в состоянии побитой собаки.) Перевод от DeepL: Мин бүген иртән…
логотипны татарчага "логотип", "фирма билгесе/тамгасы" я "сәүдә тамгасы" дип тәрҗемә итәләр. "тамга" дөрес, шәп, ләкин "лого" — ул "логос"тан, ягъни "сүз"дән. иң ямьлесе һәм чыганак мәгънәсенә якыны "тамга-сүз" була, минемчә. "сүз-тамга" дип тә әйтеп була…
логотипны татарчага "логотип", "фирма билгесе/тамгасы" я "сәүдә тамгасы" дип тәрҗемә итәләр. "тамга" дөрес, шәп, ләкин "лого" — ул "логос"тан, ягъни "сүз"дән. иң ямьлесе һәм чыганак мәгънәсенә якыны "тамга-сүз" була, минемчә. "сүз-тамга" дип тә әйтеп була, ләкин безнең телебез рәттән ике тартык аваз ошатмый, ритмы да юнәлеш килешендәге сүз шикелле.
Я - не Тукай
"Фатирник" бигрәк ямьсез сүз