ДУМ РФ татарча
СтатистикаРоссия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәрләре
- Последний пост
- 13 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 3
- Всего постов
- 21
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 14 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 69
- 1/48двое суток
- 79
- 1/72трое суток
- 85
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Рабигу-ль-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлламгә салаватлар бигрәк тә күп итеп укыла Әлеге салават иң таралганнардан санала: اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ Укылышы: «Әлла´һүммә салли галә´ Мүхәммәд вә галә´ ә´ли Мүхәммәд» Тәрҗемәсе: «И Аллаһ! Мөхәммәдкә, аның гаиләсенә һәм кавеменә рәхмәтеңне бир») Фотосурәттә: Пәйгамбәребезнең исеме язылган, филография ысулы белән ясалган шамаил Авторы - Ислам Саламатов @DUMRF_TAT
Рабигу-ль-әүвәл ае Бүген - 13 августта, кояш баю белән мөселман каленьдаренда рабигу-ль-әүвәл ае керә. Бу – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәллам дөньяга килгән ай. Коръән Кәримдә болай диелгән: «Без сине галәмнәргә рәхмәт итеп кенә җибәрдек» («әл-Әнбия» сүрәсе, 107 нче аять). Шуңа күрә без - мөселманнар өчен рабигу-ль-әүвәл ае - шатлык, рәхмәт һәм рухи яңарыш чоры. Аллаһы Раббыбыз безне Пәйгамбәребезгә иярергә өнди: «Әйт: «Әгәр сез Аллаһны сөясез икән, миңа иярегез, шулвакыт Аллаһ та сезне сөячәк һәм гөнаһларыгызны гафу итәчәк. Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле» («Әлү Гыймран» сүрәсе, 31 нче аять). Ә Пәйгамбәр үрнәгенә иярү-көндәлек тормышта яхшылыкка, гаделлеккә һәм шәфкатьлелеккә өйрәнү дигән сүз. Рабигу-ль-әүвәл аенда мөселманнар салаватлар укый, Аллаһ Расүленең тормыш юлын өйрәнә, Мәүлид кичәләрендә бу белемнәрен тарата, Аллаһы Раббыбызның бөек мәрхәмәте – Пәйгамбәребезнең Кыямәт көнендәге шәфәгате турында искә төшерә, игелекле гамәлләр кыла. Аллаһы Тәгаләнең Илчесе үзе хәбәр иткәнчә, ул беренче булып үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк һәм аның шәфәгате кабул ителәчәк. Пәйгамбәребез үзенең өммәте өчен дога кылыр һәм Аллаһ мөэминнәрне уттан коткарыр, аларның хәлен җиңеләйтер һәм җәннәттә дәрәҗәләрен күтәрер. ИншәАллаһ! @DUMRF_TAT
Һәлак булганнар рухына дога 10 август - Татарстан Республикасында матәм көне Түбән Кама шәһәрендәге сәнәгать һәм гражданлык объектларына пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң 13 кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган. Әлеге кайгылы хәбәрдән соң Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин тәгъзия белдерде: Түбән Камада булган коточкыч фаҗига турындагы хәбәр барыбызны да кайгыга салды. Пилотсыз очу аппаратлары белән тыныч халыкка мәкерле һөҗүм аркасында 13 кешенең гомерен өзелгән, дистәләрчә кеше яраланган. Бу авыр көндә шушы афәттән зыян күргән һәркемнең кайгысын уртаклашам һәм борчуларыгызны күтәрешәм. Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә һәлак булганнарга Үз мәрхәмәтен күрсәтсен, җаннарына тынычлык бирсен иде, яралыларның авыртуын җиңеләйтсен, аларга тизрәк шифасын бирсен һәм һәлакәт урынында эшләүче белгечләргә, медицина хезмәткәрләренә, коткаручыларга көч бирсен. Бигрәк тә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм якыннарына Аллаһы Раббыбыздан ныклы көч һәм күркәм сабырлыклар сорыйм. Һәлакәт урынында үзен куркыныч астына куеп эшләүчеләргә Ярдәмче һәм Яклаучы булган Раббыбыз ярдәмен вә яклавын бирсен. Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе @DUMRF_TAT
Коръән нәсыйхәте Намаз укы: اتْلُ مَا أُوحِيَ إِلَيْكَ مِنَ الْكِتَابِ وَأَقِمِ الصَّلَاةَ إِنَّ الصَّلَاةَ تَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاء وَالْمُنكَرِ وَلَذِكْرُ اللَّهِ أَكْبَرُ وَاللَّهُ يَعْلَمُ مَا تَصْنَعُونَ Коръәннән вәхий ителгән аятьләрне укы һәм [фарыз] намазны укы, тәхкыйк, намаз, укучыны [фәхеш кебек] әшәкелекләрдән дә, [шәригатьтә дә, акыл белән дә] гаеп саналган эшләрдән саклый. Намаз - Аллаһны зикер итүнең иң зурысы. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны белә («Әл-Ганкәбүүт» (үрмәкүч) сүрәсе, 45 нче аять). Җомга көн мөбарәк булсын! @DUMRF_TAT
Остазларның эшен дәвам иттерәбез Сафаҗай авылының 575 еллыгына багышланган җыенда Мәскәү Ислам институты мөгаллиме, туган авылында балалар өчен җәйге мәдрәсә оештыручыларның берсе Илдар Рафаил улы Аляутдинов күренекле якташлары Хөсәин Фәизханов белән Абдулгалләм Фәизханов һәм башка безгә кадәр яшәгән галим, мөгаллимнәрнең эше дәвамлы булуына ышандырды. Сафаҗай җәйге мәдрәсәсе эшли башлауга быел 30 ел булган һәм шушы вакыт эчендә анда 41 мөгаллим сабак биргән. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, Түбән Новгород өлкәсе мәчетләрендә эшләүче җәйге лагерь мөгаллимнәре өчен семинар быел нәкъ менә Сафаҗайда уздырылды. Анда бу авыл мәдрәсәсе тәҗрибәсен өйрәнделәр, балалар белән эшләүнең заманча алымнарына төшенделәр. Сафаҗайның үзендәге җәйге мәдрәсә балаларны берьюлы 4 мәчеткә бүлеп укыта. Быел анда 220 бала шөгыльләнә. @DUMRF_TAT
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
видео или голосовое, без подписи
#Сафаҗай575 Күренекле галим Хөсәин Фәизхановның якташлары туган авыллары Сафаҗайның 575 еллыгын билгеләп үтә Бүген - 31 июльдә, Түбән Новгород өлкәсендәге борынгы татар авылы Сафаҗайның (Красная Горка) 575 еллыгына багышланган чаралар уздырыла Нижгар төбәгендәге…
#Сафаҗай575 «Сөям җаным-тәнем белән» Сафаҗайның 575 еллыгы уңаеннан авыл халкына Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе, казый Гаяз Закировтан милли шигърият белән баетылган котлау @DUMRF_TAT
#Сафаҗай575 Чын тормышка байлык җыю турында Идел буе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсовтан кыска нәсыйхәт @DUMRF_TAT
#Сафаҗай575 Сафаҗай авылының 575 еллыгына Түбән Новгород өлкәсе губернаторы котлау юллаган Глеб Никитин Сафаҗай халкы якташларының хәрби һәм хезмәт батырлыгы, авылда сакланган үзенчәлекле татар мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурлана алуын билгеләп үткән Өлкә губернаторы котлавында: 🖋️«Монда туып-үскән шәхесләр арасында милли үзаңны ныгытуда мөһим роль уйнаган галим, дин белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе Хөсәин Фәизханов аерым урын алып тора. Бүген җирле халык тырышлыгы белән борынгы авыл үзгәрә һәм үсә, иртәгәге көнгә ышаныч белән карый», - диелгән. @DUMRF_TAT
#Сафаҗай575 Сафаҗайның 575 еллыгы белән авыл халкын Милли шура рәисе котлаган Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев милли һәм дини мирасыбызны саклауда үрнәк булуын билгеләп узган Милли шура рәисе хатында: 🖋️«Тарихы 5 гасырдан артып киткән Сафаҗай авылы да уңган һәм хезмәт сөюче, динне саклап калган, һәрдаим мәгърифәткә омтылган, татарлыгы белән горурланган милләттәшләребез белән дан тота. Күренекле галим, мәгърифәтче Хөсәин Фәизханов исеме исә татар тарихына алтын хәрефләр белән язылган», - диелгән. @DUMRF_TAT
#Сафаҗай575 Күренекле галим Хөсәин Фәизхановның якташлары туган авыллары Сафаҗайның 575 еллыгын билгеләп үтә Бүген - 31 июльдә, Түбән Новгород өлкәсендәге борынгы татар авылы Сафаҗайның (Красная Горка) 575 еллыгына багышланган чаралар уздырыла Нижгар төбәгендәге…