Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
описание
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
2 488
подписчиков
Охват к подписчикам
8,6%
ERR
Реакции к просмотрам
1,28%
113 на 31 постов
Пересылки к просмотрам
0,68%
60
Постов в день
2,7
всего 33
Где отзываются чаще
доля реакций к просмотрам- 12 авг.Сөембикә Ханбикәнең Казаннан җибәрелүенә 475 ел. Мәскәү ультиматумына ышанып, 1551 елның 11 августында аны башта Зөягә, ә 12 августта Мәскәүгә озаталар. Ул анда мәҗбүриләп Шаһгалига кияүгә бирелә һәм 40 яше дә тулмастан вафат була. 1552 елда Казан ханлыгы җимерелә.8,14%
- 13 авг.Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручыларның күбесе Казаннан булган Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Аның хисабына күрә, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында 79 укучы татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) биргән. Узган ел 32 кеше тапшырган. Татар теленнән БРИны бирүчеләрнең иң күбе —Казаннан. Башкаланың 58 укучысы татар теленнән БРИны тапшырган. 🔻"Туган тел" фәне БДИ системына керми. Бу республика эчендә генә тапшырыла торган имтихан. Ул татар белгечлеге буенча белем эстәргә теләүчеләр өчен генә калдырылды. 🔻Ни өчен Казанда татар теленнән имтиханны бирүчеләр саны арткан дигән сорауга, мәгариф өлкәсендәге белгечләр Азатлыкка "бу — беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучыларның хезмәте, тырышлыгы", дип аңлатты. "Димәк алар максатчан тырышыбрак эшли", ди алар. 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар. Алдагы елларда татар телен сайлаучылар саны бераз артты. ▪️2017 елда Русиядә милли телләр мәктәпләрдә ихтыярига калдырылганнан соң, аларга игътибар кимеде. Моннан тыш, БДИны бары тик урыс телендә генә тапшырып була. Шунлыктан ата-анадар мәктәптә милли телләрне укуга гариза язарга ашыйкмый. Тулырак 👉 монда укыгыз.5,26%
- 12 авг.🇰🇬Кыргызстанда барлык һава ширкәтләре мәгълүматны кыргыз телендә дә җиткерергә тиеш Хәзер барлык һава ширкәтләре, илнеке дә, чит илнеке дә, юлчыларга мәгълүматны кыргыз телендә дә җиткерәчәк. Бу кагыйдәләр Кыргызстаннан очучы халыкара рейсларга да кагыла. Кыргызстан министрлар кабинеты каршындагы Гражданнар авиациясе дәүләт агентлыгы белдерүенчә, әлеге чара дәүләт теленең дәрәҗәсен күтәрү, юлчыларның мөһим мәгълүматка тигез мөмкинлекләр белән ирешүен тәэмин итү һәм гражданнар авиациясендә хезмәт күрсәтү стандартларын яхшырту максатын күздә тота. Кыргыз телендә булырга тиеш: ➡️Иминлек кагыйдәләре ➡️Очып китү һәм төшү турында мәгълүмат ➡️Гадәттән тыш хәлләр вакытында коткару күрсәтмәләре ➡️Очыш вакытындагы башка мөһим игъланнар Шул ук вакытта кыргыз телендәге хәбәрләрнең эчтәлеге башка телләрдә җиткерелгән мәгълүматка тулысынча туры килергә тиеш. ▪️Элек "ЮВТ-Аэро", Nordwind һава ширкәтләре татарча сәламли иде. Гомумән, хәзер кайсы һава ширкәтләре татарча сәламли яки хезмәт күрсәтә, беләсезме? @azatliqradiosi3,80%
- 11 авг.Уфа мэры Ратмир Мәүлиев рәсми рәвештә вазифасыннан азат ителде Вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнүче Ратмир Мәүлиевны рәсми рәвештә Уфа мэры вазифасыннан азат иттеләр. Моңа кадәр Башкортстан башлыгы "мәхкәмәгә кадәр" аның шәһәр башлыгы…3,13%
- 14 авг.Чаллыда узган уку елында туган тел буларак татар телен өйрәнүне 70,9% укучы сайлаган. Бу хакта республиканың август киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерде. Туган тел буларак татар телен сайлаучылар саны артып бара, ди ул. 2023-2024 уку елында татар телен – 66,8%, 2024-2025 уку елында – 69,2% укучы сайлаган, 2017-2018 уку елында Мәскәү кушуы белән Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылудан туктады. Шуннан соң татар телен республикада "туган тел" предметы нигезендә ата-аналар гаризасы белән генә укып була. Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә татар телен атнасына 1-2 сәгать кенә укыйлар. Укытучылар һәм белгечләр бу тел үзләштерү өчен бик аз дип саныйлар. Татарстанда 2025-2026 уку елында татар телен ничә укучы сайлаганы билгесез, рәсмиләр бу санны әлегә атамады. 2024-2025 елда татар телен укучыларның 63,58 %-ы сайлаган иде. Республика буенча тенденция тискәре: 2017-2018 уку елында татар телен укучыларның 69% кеше сайлаган. Тулырак 👉 монда укыгыз. @azatliqradiosi2,99%
- 11 авг.Казанда нәшер ителгән "Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның асаба халыкларның телләрендәге күренекле китаплар исемлегенә эләккән "Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның балалар, яшүсмерләр өчен асаба халыкларының телләрендә чыккан күренекле китаплар коллекциясе исемлегенә кергән. Бу хакта комиксның авторлары "Татарча комикс"ның рәсми каналында хәбәр итте, шулай ук бу хәбәр ЮНЕСКО һәм Яшьләр өчен китаплар буенча халыкара шурасы сәхифәсендә дә раслана. "Елыйм! Безнең өчен бу — зур шатлык һәм чын күңелдән эшләнгән эш" дип язган китап авторлары. ЮНЕСКОның рәсми каталогында китап Tatar hatyn-kyzlary / Tatar Women исеме белән күрсәтелгән. "Татар хатын-кызлары" комиксы татарның дүрт күренекле хатын-кызы — беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, композитор Сара Садыйкова, математик Сара Шакулова һәм очучы, Советлар берлеге каһарманы Мәгүбә Сыртланова турында сөйли. Текст авторы — Радиф Кашапов, рәсемнәрне Наталья Якунина, Юлия Галиәкбарова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова иҗат иткән. IBBY–UNESCO Collection of Remarkable Books for Young Readers in Indigenous and Endangered Languages проекты— асаба халыкларның телләрендә һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләрдә балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына багышланган яңа халыкара коллекция. Бу проект 2022–2032 елларга билгеләнгән Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы кысаларында тормышка ашырыла. Даими коллекция ЮНЕСКОның Париждагы китапханәсендә сакланачак. ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы дип аталган проектында татар теленә ЮНЕСКО белгечләре "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән. Тулырак 👉 монда укыгыз.2,58%
- 6 апр.без подписи2,50%
- 10 авг."Туйдырдылар инде үзләренең сугышлары белән!" Түбән Камага һөҗүмдә 13 кеше һәлак булды Түбән Камада дроннарның берсе яки аларның калдыклары сәнәгать мәйданында "хостелга" төшкән, һәлак булган 13 кешенең 9ы шуннан. Фотоларга караганда, "хостел" дигәннәре буйдан-буйга сузылып киткән баракларга охшаган. 7 корбан - Үзбәкстан ватандашы. Халыкта курку бар, сугыштан тую сизелә, бу хакта ачыктан-ачык социаль челтәрләрдә дә язалар. Азатлык аралашкан кешеләрнең берничәсе Түбән Кама заводларының берсендә эшли, шәһәрнең күпчелек кешеләре сәнәгать ширкәтләрендә хезмәт куя. Алар дроннар күп оча, әмма бу хәлләргә күнегеп булмый, дип куркулары белән уртаклашты. Бөтен кеше балаларның иминлеге өчен борчыла. Мәгълүматның яшерелүе дә борчый кешеләрне. Шул ук вакытта кешеләр хакимияттән шәһәр бәйрәмен үткәрмәүне, объектларны саклауны көчәйтү сорый, сугыш бетерүне сорарга батырчылык итүчеләр бик әз. Бүгенге хәлләр турында мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.2,41%
- 11 авг.ТҮбән Камада дрон һөҗүмендә һәлак булган мигрантлар кайда яшәгән һәм кайда эшләгән? 10 августта Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды. Дроннарның берсе эшче мигрантлар яшәгән хостелга төште. Анда тугыз кеше һәлак булды, 20се яраланды. Корбаннарның сигезе Үзбәкстаннан, берсе Таҗикстаннан иде. Алар туган якларында җирәнәчәк. Әлеге хостел турында кыска ролик карагыз.2,20%
- 14 авг.Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 август, әлеге сәгатькә ниләр бар, ниләр юк: 🔷Сумы өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә ана белән бала һәлак булган, дип хәбәр итте өлкә хәрби идарәсе башлыгы Олег Григоров. 🔷Япония Путинның Итуруп утравына сәфәр ясавына җавап итеп Русиягә каршы санкцияләрне катгыйландырырга җыена. 🔷Кыргызстан президенты Садыр Җапаров икенче мөддәткә дә президентлыкка намзәт буларак катнашырга җыена, дип хәбәр итте 24 Kg. 🔷Латвиядә беректәш илләрнең хәрби очкычы илнең һава киңлегенә кергән дронны бәреп төшергән, дип хәбәр итте Латвия Кораллы көчләре. 🔷Төркия 2027 елның беренче айларында Айга тикшерү аппараты җибәрергә җыена. Бу хакта илнең сәнәгать һәм технологияләр министры Мехмет Фатих Каджыр белдерде. 🔷Бүген иртәнге якта Ленинград өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә Усть-Луга портында янгын чыккан.1,79%
- 31 мар.без подписи1,44%
- 12 авг.Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр кыскача: 🔷 Новороссийскида һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә сигез яшьлек бала һәлак булган, сигез кеше зыян күргән, дип хәбәр итте Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев. Губернатор сүзләренчә, 21 торак йортка һәм дүрт ширкәткә зыян килгән. Кондратьев шулай ук Темрюк районының Волна бистәсендә бер кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Украина телеграм-каналлары Новороссийски портында янгын чыккан дип яза. 🔷 Буа районында узган төндә Яңа Чәчкаб авылындагы ике катлы йортта янгын чыккан. Ике кеше — йорт хуҗасы һәм аның хатыны һәлак булган. Тагын өч кеше, шул исәптән бер яшүсмер, хастаханәгә җибәрелгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. 🔷 «Яндекс Пэй» кушымтасы App Store кибетеннән алынган. Бу хакта түләү сервисы үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. 🔷 Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсендә Русия хакимиятенең быел көз Дәүләт думасына сайлаулардан соң яңа мобилизация дулкыны башларга әзерләнүе турында мәгълүмат бар. Бу хакта 11 август кичендәге мөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский белдерде. 🔷 «Вёрстка» басмасы 2024 елдан бирле Русия саклану министрлыгының колонияләрдә җәза үтәүче хатын-кызларны сугышка җәлеп итүе турында язды. Хатын-кызларга килешү төзергә тәкъдим иткәннәр һәм аларны тактик медицина бүлекләренә җибәргәннәр. Басма белән сөйләшкән хатын-кызларның берсе фронттагы хәлләрен: «Без барыбыз да хокуксыз коллар», — дип тасвирлаган.1,21%