tgindex
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀

Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀

Статистика
@min_hatinkizЕдаказахский

Здесь есть все для вас➡️: рецепты, упражнения, полезные советы, лайфхаки и статьи. Сез хатын-кыз?! Файдалы мәгълүмат эзлисезме?Димәк бу канал сезнең өчен!🥰Рәхим итегез💓 ----------------------------------- Для связи: @rinasabir

Последний пост
14 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
5
Всего постов
22
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Еда
В каталоге с
13 авг.
Подписчики
5 455
−1 за 4 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
371
22 постов
Вовлечённость
6,8%
к подписчикам
Постов в день
0,7
всего 22
Упоминаний
0
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
138
1/48двое суток
158
1/72трое суток
170

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • Ашъяулыктагы тапларны ничек бетерергә? Ашъяулыктагы тапларны бетерүнең гади генә ысулы болайрак: 🧴Суга бәрәңге крахмалы салып, ботка рәвешенә килгәнче болгатабыз. Шул катнашманы таплы урыннарга сылыйбыз (аны башта җылытып алырга да мөмкин). Сеңсен өчен берничә сәгатькә калдырабыз. Соңыннан ашъяулыкны гадәти ысул белән юабыз. 🧼 Шулай ук кер сабыны да таплардан котылырга ярдәм итә. Ашъяулыкны сабынлы суда берничә сәгать тотканнан соң яхшылап юарга гына кала. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝

  • Шикәрдән ничек баш тартырга? Татлы ризык куллануны киметү өчен бу гадәтләрне тормышка ашырырга тырышыгыз: 1. Татлы эчемлекләрне суга алмаштырыгыз: газировкада, сутларда һәм татлы чәйдә шикәр күп. 2. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк ашагыз: аларда табигый шикәрләр, шулай ук витаминнар, минераллар һәм клетчатка бар. 3. Ризыкны өйдә әзерләгез: ашамлыкларга өстәлгән шикәр күләмен шулай контрольдә тоту җиңелрәк. 4. Этикеткаларны укыгыз: ризыкларның составына игътибар итегез. 5. Альтернатива табыгыз: әгәр бик нык татлы ризык теләсәгез, җиләк-җимеш, баллы йогурт, яки югары какаолы кара шоколад кулланып карагыз. ✅ Шулай әкренләп үз тормышыгызга яңа гадәтләр кертегез.

  • Зирек миллеге нидән дәвалый? Авырткан буыннарны дәвалау өчен бик күп ысуллар бар, хәтта мунча кереп тә сызланулардан котылырга була. Моның өчен буыннарны каен миллеге белән түгел, ә зирек агачы миллеге белән чабарга кирәк. Ул буыннардагы һәм мускуллардагы авыртуны баса. ✅ Мунчага кергәч, авырткан урынга биш чәй калагы балга өч чәй калагы кәбестә һәм өч чәй калагы чөгендер суты кушып ясалган катнашма сөртәләр. Тирләгәч, аякларны – табаннан өскә, ә кулларны бармактан җилкәгә таба массажларга кирәк. Һәм бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә. ✅ Ары таба башта сөрткән катнашманы тәннән юып төшерәләр.

  • Яшь чагында әле яшь буласың Ә утызда инде балалар... Кырык яшьтә кияү - килен була Илле яшьтә инде оныклар. Алтмыш яшькә житкәч туктыйсың да - Гомер узганлыгын аңлыйсың Үзем өчен яши алмый калдым Яшим әле диеп уйлыйсың. Ләкин инде дулкын ярга какмый Агымсулар кулгә әйләнгән Яшен яшьнәп яуган яңгырлар да Томанлы янгырга әйләнгән. Утырасың да - уйларга чумасың Гомер юлларыңны барлыйсын Узган гомереңнен һәр мизгеле Үзеңә булганын аңлыйсын. Бала, онык, кияү- киленнәрең Син үстергән тормыш гөлләре Алар хәзер ныклы таянычын Алар белән үтә көннәрең... Үзем өчен яши алмадым дип Уй килмәсен һич тә башыңа Көзге кебек бар узган гомерең Тора хәзер басып каршыңда... Әлфия Галимова

  • Иң уңышлы «песочный камыр» рецепты Кирәк була: 1 пачка сыер мае (180гр) 100гр шикәр комы 1 йомырка 2 аш кашыгы сметан 20% 0,5 чәй калагы сода Он 250-300 гр. Эш барышы: Сыер маен угычтан уабыз. Шуңа шикәр комы, он (бөтенесен дә тугел) салып уабыз. "Крошка"лар барлыкка килә. Уалып тора. Шуңа 1 йомырка, сметан, чәй содасы өстәп, камырны ясыйбыз. Камырны каты итмибез, кул белән җыябыз. Пакетка салып, берәр сәгать холодильникта тотабыз. Аннан инде пешерергә була. (тортлар, чизкейклар һ.б.) Алисә Фәйзуллина

  • Яшəү бəхет, яши белсəң əгəр... Яшик əле... Яшəү рəхəт жирдə, Бер-береңнең белсəң кадерен. Туганнарның кадерлəрен белеп, Үлгəннəрнең белсəң каберен. Яшик əле... Яшəү үзе бəхет, Һəр минуты аның кадерле. Син яраткан сине сөйсə əгəр, Белсə əгəр синең кадерне... Яшəү белəн үлем арасында Көрəшерлек булса йөрəгең. Авыруларга каршы тора алсаң, һəм кемгəдер булса кирəгең. Яшəү рəхəт... Яшəп булса əгәр Адашмыйча барыр юлларда. Бер-береңне хөрмəт итеп яшəп, Һич калмыйча чит-ят кулларга... Яшəү үзе бəхет... Әгəр балаларың Хөрмəт итеп сине яшəсə... Ходай биргəн шушы гомерлəрне Шөкер итеп əгəр үтәлсәң... Иңне-иңгə куеп яшьнəсəң... Эльза Шагова

  • Бавыр коймагы рецепты 500г бавыр 🥛250 сөт 🥚3 йомырка 🍶25-30 гр үсемлек мае 🧂тоз, 🍚1стакан он (330гр минем стакан). Эшләү тәртибе: иттарткычтан бавырны чыгарабыз, йомырканы бик яхшылап болгатабыз, сөтен кушабыз, тәменчэ тоз (1чәй калагы бн салдым),он салабыз. Төерләре калмасын, яхшы итеп болгатабыз,шушы массага әзер бавырны кушып,тагын яхшылап болгатабыз,табада пешереп алабыз. Торт итеп ясасагыз да, коймак итсәгез дә була. Лилия Хөснуллина рецепты

  • Теш сызлаганда нишләргә? Әгәр дә кинәттән генә тешегез сызлый башлый икән, ә табибка барырга мөмкинлегегез булмаса, шушы ысулны кулланып карагыз. ▪▪▪▪▪▪▪▪▪▪▪▪▪❗Яртышар чәй кашыгы сода һәм тозны 1 стакан кайнаган суга салып болгаталар да, бераз суынгач, әледән-әле авызны чайкыйлар. Яки суганның согын сыгып, теш щеткасын шунда чылаталар да, сызлаган теш янындагы уртка ышкыйлар, көненә берничә тапкыр кабатлыйлар. ❗Авызны чөгендер согы белән чайкау яки чөгендер телемен озаклап чәйнәү дә сызлауны баса. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝

  • Ашказаны-эчәк авыруларыннан кәбестә ярдәм итә Яңа сыгылган кәбестә согы: ▪ашказаны согының әчелеге түбән булган хроник гастриттан ▪ашказаны яки уникеилле эчәк җәрәхәте ▪бавыр ▪талак авыруларыннан ▪симерүдән ярдэм итә. ❗Ашарга 1 сәгать кала, көнгә 2 тапкыр яртышар стакан җылы кәбестә согы эчергә була. Әзер сокны суыткычта 2 тәүлек сакларга ярый. Кызлар, кемнәрнең эчеп караганы бар?Ярдәмен күрдегезме? ❤ Әйе, файдасы бар 👍 Эчеп карарга кирәк булыр 🔥 Бер дә эчкәнем юк

  • Чәч үсүен тизләтүче рецепт 📍Бер литрлы банкага суган кабыгын тыгызлап тутырырга, сыйган кадәр аракы һәм бер кап канәфер өстәргә. Караңгы урында, әледән-әле болгаткалап, 10 көн тотарга. Юар алдыннан, тампон ярдәмендә чәч тамырларына әлеге төнәтмәне сөртергә. Башны полиэтилен пленка белән капларга һәм өч сәгатькә җылы яулык яки сөлге белән чорнарга. 💯Нәтиҗәсе искитәрлек! Чәчләр тиз үсә һәм калыная. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз

  • Тузан утырмасын өчен 🧴Өйдәге җиһазлар өстенә тузан тиз утырмасын өчен, ун өлеш суга бер өлеш глицерин салып болгатырга һәм шул суда чүпрәкне чылатып, сөртергә. Моны атнага бер мәртәбә эшләргә була. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз

  • 3 авг.374113

    Бу кешегә һәрчак нидер җитми: Кара икмәк булса, ак җитми, Шуышып йөргән чакта – аяк җитми, Җәяү йөргән чакта – ат җитми, Аты булса, машинасы җитми, Очар өчен ракетасы җитми, Планетасы җитми… Күк җитми… Бу кешегә ифрат күп җитми. Шул кешегә ләкин кайчагында, Башларына кайгы төшепме, Бинахакка кайгы күтәрепме, Гамьсезлектән җаны өшепме, Ап-акны да кап-карага буяп, Матурны да ямьсез күргәндә, Якты дөнья белән бәхилләшеп, Һәлакәтен эзләп йөргәндә, – Шул юлыннан тартып алыр өчен, Бу кешегә ифрат аз җитә: Бер җылы сүз – Күңел эретерлек наз җитә. Әнгам Атнабаев

  • 3 авг.393312

    ҖИМЕШ БӘЛЕШЕ Камыр: 160 г атланмай, 2 аш кашыгы майонез, 1 йомырка, 150-200 г су, аз гына чүпрә яки камыр көпшәкләгеч, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, он. Эчлеккә: 3 стакан дөгене бүрттерергә, 250-300 г йөзем, 150 г тирәсе өрек һәм караҗимеш, 2-3 аш кашыгы шикәр комы кушарга. Бәлеш төбенә 350 г корт сибәргә һәм эчлекне салырга. Раилә АХУНОВА

  • Чөгендер яфрагыннан коймак Кирәк булачак: 15-30 данә чөгендер яфрагы, 1 баш суган, 2 йомырка, 2 аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр. Кыздыру өчен үсемлек мае кирәк булачак. Яфракны, суганны турыйбыз. Йомырка, он һәм тәмләткечләрне кушып болгатабыз. Әзер массадан коймаклар ясап, ике яклап майлы табада кыздырабыз. Бик тәмле һәм файдалы ризык әзер. 🥞 Табынга каймак белән бирәбез. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, якыннарыгызга җибәрегез👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝

  • Буыннар авыртканда нәрсәләр ашарга ярамый? ❗Беренче чиратта рационнан итнең майлы сортларын, кыздырган ризыкларны, баллы газлы суларны, туңдырманы алып ыргытыгыз. ❗Составында фосфат булган ризыкларны ашамагыз, фосфат организмда җыелып бара һәм остеопороз китереп чыгара. Мондый продуктларга: куертылган сөт (сгущенка), спиртлы эчемлекләр, йомшак сыр (плавленый), краб таякчыклары, чүпрәле ак күмәч, казылык керә. Кузгалак, шпинат, редистан да баш тартыгыз, чөнки аларда буыннар өчен зарарлы булган кузгалак кислотасы бар. ❗Составында пурин булган продуктларны да сак кулланыгыз: каһвә, кара һәм яшел чәй, шоколад, бавыр. ❗Кыздырган әйбер урынына парда пешкәнен ашагыз, газлы суны сок яки компотка алыштырыгыз, баллы ризыклардан күрәгә, кара җимешкә күчегез. ❗Тозны да чамалап кына ашарга кирәк, чөнки ул организмдагы сыеклыкны тоткарлый. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝

  • Гайбәт сөйләгән өчен гафу үтенеп укый торган дога "Әлләһүммәгфирлий, вә лимән игътабтуһу вә заламтуһу, вә әсәту илайһи. Вә тәҗәваз әнний вә әнһу" Аллаһым! Мине һәм кемнең гыйбәтен сөйләгән булсам, кемгә золым һәм яманлык кылган булсам, аны һәм мине гафу ит. Мине дә, аны да гөнаһлардан кичер, гафу ит. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, якыннарыгызга җибәрегез👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝

  • Чөгендер яфрагын ашагыз, бик тә файдалы ул... ✅ Чөгендер яфраклары аскорбин кислотасына, РР, А витаминына, кеше психикасына уңай йогынты ясый торган В төркеме витаминнарына, фолий кислотасына, минераль катнашмаларга бай. ✅ Чөгендер яфракларын ябыгу өчен дә ашыйлар, чөнки аның калорияләре аз. Гомумән алганда, ул иммунитетны күтәрергә, йөрәк-кан тамырларын, сөякләрне ныгытырга ярдәм итә. ✅ Канда тимер күләме аз булган кешеләргә аеруча файдасы тиячәк. ✅ Эчәкләр белән бәйле проблемалар булганда да кулланырга киңәш ителә. ✅ Чөгендер яфрагы ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да җенес органнары белән бәйле авырулар булганда файдалы. ☝ Кыш көне ашау өчен, сез аны суыткычта катырып куя аласыз. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝

  • 8 июл.515173

    Әни безгә кунак булып килде. Азга гына, тик бер сәгатькә. Йөзәрләгән чакрымнар узып, Калдырып ла мине гаҗәпкә. Әй, сагынган. Кочып туя алмый, Сыйпый-сыйпый үбә битләрдән. Хәл-әхвәлләр сорый... Әкрен генә Күчтәнәчләр чыга биштәрдән. Куе итеп кайнар сөтле чәйне Ясап куям табын түренә, Бер күз йөртеп чыккач әйтә әни: «Ак чәчләрең, кызым, күренә?!» «Әй әнием, – димен – яшьлек – мизгел, Еллар үзенекен ала шул!» Газиз әнкәй дәшеп куя шунда: «Минем өчен сез гел бала шул!» Шелтәләп тә ала якын итеп: «Вакыт табалмыйсыз килергә. Сезне көтсәң, еллар узып китәр, Үзем килдем сезне күрергә!» Дөнья куып йөгерәбез һаман. Күрешергә чыкмый сәбәп тә. Әни килгән. Барлык эшен ташлап, Күпкә түгел. Тик бер сәгатькә! Гүзәл Хәбибуллина

  • Җиләк белән банан кайнатмасы Моның өчен җиләкне банан белән 3:1 исәбеннән кушып кайнаталар. Ингредиентлар: 🔻1 кг яңа җыелган җиләк 🔻350 г нык өлгергән банан 🔻500 г шикәр комы Әзерләү: 🔺Җиләкне җыеп, агып торган су астында юып, өстенә шикәр комы салып куярга. Әгәр җиләк артык эре икән, аларны яртылаш бүлгәләргә була. Җиләкнең үз суы бүленеп чыксын өчен аны 4-7 сәгатькә калдырырга кирәк. Җиләкне утка куеп, кайнап чыкканчы тотарга, әмма кайнатмаска кирәк. Болгатырга, күбеген җыеп алырга һәм сүндерергә. Кайнатма суынгач, аны тагын утка куярга. 🔺Бананны кисәкләргә бүлгәләп, вилка белән изәргә һәм кайнатмага кушарга. Җиләкле-бананлы кайнатманы кайнап чыкканнан соң 15 минут сүрән утта тотарга. Күбеген җыярга да онытмагыз. Әзер кайнатманы коры стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм капкач белән капларга. Өстен аска әйләнедереп куеп, тукыма белән каплап, суынганчы тотарга. ✅ Кайнатманы салкынча урында сакларга.

  • Җир җиләгенең файдасы Иммунитетыгызны ныгытасыгыз килсә, җир җиләге ашагыз. ✅ Ул организмның стресска каршы торуына, кәефнең «уйнаклавын» җайга салуга ярдәм итә. ✅ Моннан тыш, ул күздәге кан басымын җайга сала. ✅ Гомумән 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен җир җиләге бик кирәк, чөнки ул баш мие күзәнәкләренең картаю процессын акрынайтырга һәм хәтерне, игътибарлылыкны озак еллар сакларга булыша. ✅ Җир җиләге составындагы антиоксидантлар тышкы кыяфәтне яхшыртырга, яшь калырга ярдәм итә. ✅ Табиблар кан басымы югары булганнарга көненә, ким дигәндә, 100 грамм җир җиләге ашарга киңәш итә. ❓Кызлар, быел җир җиләкләре җыйдыгызмы әле? Кемнәр җир җиләге ярата, сездән реакцияләр көтәм 🔥 ❤ 👍 🤗 💯