tgindex
ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

Статистика
@tatar_faidaказахский

Полезный канал

Последний пост
18 мар.
Последнее чтение
13 авг.
Постов за неделю
0
Всего постов
20
Тип
открытый
Язык
казахский
В каталоге с
13 авг.
Подписчики
1 670
0 за 3 дн.
Сутки
+1
+0,06%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
1 334
20 постов
Вовлечённость
79,9%
к подписчикам
Постов в день
0,0
всего 20
Упоминаний
0
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
1/48двое суток
1/72трое суток

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • МАХта татар телендәге иң популяр каналларның берсе кайсы икәнен беләсезме? Без беләбез! Белмәсәгез, сез дә кушылыгыз! max.ru/shahrikazanda

  • Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына туры килә. Бәйрәм иртәнге күмәк намаз белән башлана. Республиканың шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башлана. 7:00 сәгатьтән 7:30 сәгатькә кадәр имамнар бәйрәм вәгазе укый, 7:30 сәгатьтә гает намазы башлана. Татарстан авылларындагы мәчетләрдә бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгатьтән (якынча 6:30 сәгатьтә) укылачак. ❗️20 март республикада бәйрәм уңаеннан ял көне булачак. Ул җомгага туры килә. Димәк, республика халкы 20 марттан 22 мартка кадәр өч көн рәттән ял итәчәк. Көннең икенче яртысында шәһәрдә ел саен уза торган «Рамазан-фест» бәйрәме узачак. Ул Иске Татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында 13.00 сәгатьтә башлана. Чара программасында театральләштерелгән тамашалар, лекторийлар, ярминкә һәм фудкорт планлаштырылган. Балалар өчен мастер-класслар һәм актив уеннар оештырыла.

  • 15 мар.734104из shahrikazan

    Хатын-кыз ямьсез булалмый, Хатын-кыз чибәр була! Шуны күрмәгән ир-ат ул, Әлбәттә, җүләр була. Хатын-кыз ямьсез булалмый, Юньсезе булыштыра… Кайчакта чип-чибәрләр дә Күңелне кырыштыра. Хатын-кыз ямьсез булалмый — Күрә белергә кирәк, Хатын-кызның күңеленә Керә белергә кирәк! Хатын-кыз ямьсез булалмый — Ул шулай яратылган… Күпмесенә сокланылган, Күпмесе яратылган! Хатын-кыз ямьсез булалмый! Яратсаң, ул нурлана! Болай да матур хатын-кыз Тагын да матурлана! Хатын-кыз ямьсез булалмый — Хатын-кыз матур, матур! Хатын-кызны моннан соң да Ир-атлар матурлатыр! Хатын-кыз ямьсез булалмый Яратылса, яратса… Шул хатын-кыз – кичләр җитсә, Шул хатын-кыз – таң атса! Роберт Миңнуллин

  • Махны татар телендә укыйсыгыз килсә, безгә кушылыгыз! Бөтен татар безне укый! https://max.ru/shahrikazanda

  • 25 февр.1 5183653

    Дога🤲 Йә Раббым, Үзеңнең ачуыңнан, нәфрәтеңнән, газабыңнан, гафу ителмәгән, кичерелмәгән гамәлләрдән, начар нияттән, буш сүзләрдән, хәерсез эшләрдән, файдасы булмаган гыйлемнән, кабул ителмәгән догадан, каты күңелдән, туймый торган нәфестән, вакытны һәм малны исраф итүдән, туганлык-кардәшлек җепләрен өзүдән, кирәксез адәм булудан, гаделсезлек кылудан Үзең сакла. Йә Раббым, гариплектән, сукырлыктан, саңгыраулыктан, аңсызлыктан, телсезлектән, йогышлы авырулардан, яман чирләрдән, өшүләрдән, пешүләрдән, газап-әрнүләрдән, зәгыйфьлектән, сабырсызлыктан, эч пошулардан, шик-шөбһәләрдән, җан тынычсызлыгыннан, башкаларға йөк булудан Үзең сакла. Әәмиин !🤲

  • 24 февр.1 180616из tatar_yadkarlare

    ҖИМЕШ БӘЛЕШЕ КАМЫР: 0.5 стакан су 2 аш кашыгы сыек май 2 аш кашыгы каймак 1 аш кашыгы атланмай 1 аш кашыгы майонез тоз, шикәр комы 0,5 ч.к. чүпрә он ЭЧЛЕК: 1 стакан дөге кипкән җимешләр (йөзем, күрәгә, кара җимеш) 6-7 аш кашыгы корт 4-5 аш кашыгы шикәр комы 0,5 ч.к. тоз 200 гр эретелгән ак май Бүрттерелгән дөгегә йөзем җимеше, шикәр комы, тоз, ак май салып болгатабыз. Эчлек әзер. Күрсәтелгән азыклардан камыр ясыйбыз һәм кабартып тормыйча бәлешне ясый да башлыйбыз. Камырны аскы өлешенә зуррак, капкач өлешенә кечерәк итеп бүләбез. Таба кырыйларына камырны кисмәс өчен чиста чүпрәк яки тастымал урап куябыз. Зур өлешне җәеп табага салабыз. Корт, корт өстенә бераз атланмай салабыз. Эчлек салып, бәлешне бөрәбез. Кызу мичтә 40-45 минут пешереп алабыз. Өстен майлап табынган кайнар килеш чыгарабыз. Тәмле булсын!

  • Помидорның нинди сортын утыртырга? Консервлау өчен кайсы да ярый, әлбәттә, әмма күп кенә сортларның кабыгы бик юка, маринадлаган вакытта тиз ярылалар. Шуңа да кышка әзерләп калдырасы помидорларның калын кабыклысын алу отышлы. Моның өчен Империя F1, Ляна, Яблонька России, Ракета сортлары кулай. Салат ясаганда, киресенчә, калын кабыклы помидорлар җайсызрак. Димәк, салат өчен Микадо, Бисквит, Сахар красный дигәннәрен сайлагыз. Помидорлар төсләре белән дә аерыла. Мажор F1, Розовый слон, Пинк парадайз, Розовый фламинго дигән сортлар алсу төстә була. Малиновый звон, Робинзон, Малиновый богатырь куе алсу төстә. Көрән төстәгеләрен утыртып карыйбыз дисәгез, Черная жемчужина, Чёрный принц, Чёрный мавр, Чёрный шоколад сортларын алыгыз. Медовая конфетка F1, Золотые купола, Лимонный гигант, Вишня жёлтая сортлары сары төстәге җимешләр белән куандырыр. Яшел томатлар да була, Сахар зелёный, Болото, Абсент, Киви, Малахитовая шкатулка, Зелёный чили сортлары шундыйлардан.

  • 23 февр.1 049103из tatar_yadkarlare

    Гөлләрегезгә кар саласызмы?

  • 21 февр.1 29364

    Данир Сабировның әнисеннән бәрәңге бөккәне рецепты Аны бәрәңге тәккәсе, бәрәңге бөкресе, бәрәңге төрмәсе дә диләр. Сез аны үзегез яраткан камыр белән пешерә аласыз. Ә бу очракта чүпрәсез, төче камыр рецепты тәкъдим ителә. Камыр өчен: су, май, тоз, сода. Эчлек өчен: бәрәңге, суган, тоз, борыч. Эчлеккә әнис орлыгы салучылар да бар. 200 градуска кадәр кызган духовкада ярты сәгать пешерергә.

  • 18 февр.1 39863из tatarlaronline

    Ә сез Рамазанга әзерме?😊

  • 18 февр.1 46032

    – Уразада авыздан ис килмәсен өчен кипкән канәфер кабып, аны чәйнәмичә, йотмыйча гына йөрергә ярыймы? – Ярамый, ул уразаны боза. – Тәравих намазын укымаучы гөнаһлы булмыймы? Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/iftarga-cakyrylyp-ta-barmasan-gonahly-bulmyisynmy

  • 17 февр.1 36211

    Сезнең ни эшегез бар соң? Минем хатын шундый инде. Бизәнергә яратмый, ирен үстерергә яратмый. Без трендларга туры килмибездер инде. Үзегезнең кайгыртыгыз, җәмәгать. Кешенең тышкы кыяфәте турында сүз кузгату, гомумән, матур эш түгел... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/firdus-tiamaev-seznen-ni-esegez-bar-son

  • 15 февр.1 33548

    Борыч, кыяр, кәбестә: Лилия Мортазина бакчачы киңәшләре белән уртаклаша. Редисны мин март аенда ук, кар эри башлауга пластик тартмаларга утыртам. Тартма төбенә калын полиэтилен пакет салып калдырам. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kinas-sandygy/boryc-kyiar-kabesta-liliia-mortazina-bakcacy-kinaslare-belan-urtaklasa

  • 11 февр.1 75159

    Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан эремчекле кекс рецепты. Ингредиентлар: 150 грамм эремчек, 1 йомырка, 70 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 200 грамм он, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 10 грамм ванилин, 4 аш кашыгы кайнатма (абрикос джемы), 30 грамм йөзем, 30 грамм чикләвек. Барлык ингредиентларны бергә болгатырга һәм камыр басарга. Аннары йөземне яхшылап юарга, ә чикләвекне вакларга кирәк. Камырны җәяргә, джем яки кайнатма ягарга, йөзем белән чикләвек сибәргә, рулет итеп төрергә, кырыйларын бөгеп куярга. Аннары уртага кисәбез, әмма бераз кисмичә калдырырга, үрергә. Табаны үсемлек мае белән майларга. 180 градуска кадәр кызган духовкада 45 минут пешерергә. Чәйләрегез тәмле булсын!

  • 6 февр.1 8931016

    Корейча кыяр ясау рецепты. Салат өчен 700 грамм кыяр, 1 бал кашыгы тоз, 1 кишер, 5-6 тырнак сарымсак, 1 суган яки бер бәйләм яшел суган, петрушка, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 3 аш кашыгы соя соусы кирәк була. Кыярны эре, озынча итеп турарга, кишерне махсус угычтан уарга, сарымсакны сыткыч аша чыгарырга, суганны ярымбоҗралап турарга. 50 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы корейча кишер тәмләткечен салып кайнарлатып алырга һәм салатка кушарга. Салатны яхшылап болгатырга, ике сәгатькә суыткычка куярга. Гөлүзә Василова

  • 6 февр.1 59892

    Тәския апа бар яктан да килгән ханым. Оста бакчачы да әле ул. Аннан күреп, ул оештырган группада утырып, шәхсән үзем дә бакча тотарга өйрәндек. Тәския апа бакча эшен башлады инде. Баклажан, борычларны чәчеп куйды. Бүгенгә бу группада орлыклар турында сөйләшәләр. Кайсылары әйбәт, кайда очсыз, фикерләшәләр... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/kunelem-kuskanca-bulysyrga-tyrysam

  • 3 февр.1 36571из shahrikazan

    Телеграмда татарча каналлар бик күп түгел. Бүген сезгә Миләүшәнең каналын калдырып үтәм. Биредә: ✅Тәмле рецептлар ✅Тормыш - көнкүреш ✅Файдалы киңәшләр ✅Әнисе Әлфиянең иҗат җимешләре ✅Бакчачылык ✅Шәһәрдән, авылдан контент. https://t.me/milechka_tatar Каналына рәхим итегез🔼🔼🔼

  • 31 янв.1 608101из tatar_yadkarlare

    Кыш көне иң тәмлесе яшел суган бөккәне! Идея бездән, пешерү сездән)

  • 24 янв.2 0666

    без подписи

  • 24 янв.2 148117из tatar_yadkarlare

    🍩Ял көннәрендә тәм-томнар пешереп, якыннарыгызны сыйлагыз әле. Сезгә бик тәмле һәм җиңел әзерләнә торган бер ризык пешерергә тәкъдим итәбез. 🍩Эремчекле пончиклар Кирәк була: 📍эремчек 65 гр. 📍1 йомырка 📍75 гр. акмай 📍50 мл. сөт 📍60 гр шикәр комы 📍1,5 бал кашыгы разрыхлитель 📍1 бал кашыгы ванильле шикәр 📍125 гр. он Эш барышы: 📍Йомшартылган акмайга шикәр комы, эремчек салып яхшылам болгатабыз. Сөткә 1 аш кашыгы он салып болгатабыз һәм шуңа калган онны, шикәр комын, разрыхлитель, ванилинны өстәп, камыр ясыйбыз. Камыр уртача сыеклыкта булырга тиеш. Он бераз кимрәк яки артыграк кирәк булырга мөмкин. Әзер камырны махсус капчыкка салып, пончикларны мультипекарьда пешерәбез. Бер ягы кызаргач, әйләндереп алабыз. Мультипекарь булмаган очракта силикон формаларда духовкада да пешерергә була. Тәмле булсын😊