tgindex

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

Статистика
@tamlekunashlarЕдаказахский

🍒Гади һәм көндәлек рецептлар! 🍒Тормыш! 🍒Киңәш-табыш! 🍒Лайфхаклар!

Последний пост
8 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
0
Всего постов
21
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Еда
В каталоге с
13 авг.
Подписчики
2 085
−1 за 4 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
1 347
21 постов
Вовлечённость
64,6%
к подписчикам
Постов в день
0,0
всего 21
Упоминаний
0
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
102
1/48двое суток
116
1/72трое суток
126

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • 🍅🍅🍅Кипкән помидор (вяленый помидор) рецепты (Соңгы арада помидорларны шул рәвешле кышка әзерләү модага кереп китте). Рецепты безнең мах каналында,кушылыгыз https://max.ru/join/vPZIp7sC04LawN48UCIgfsXBl8GNI0oOxGwo48EhXe0

  • 📌Ялгызлык бик яман икән, бик яман. Кара каршы утырып талашыр кешең дә булмагач... 📍Махтагы танышу чаты! Өйләнмәгән, кияүдә булмаган ханым,әфәнделәрне танышу, фикер алышу чатына чакырып калабыз. https://max.ru/join/-Ma46L4eaqqcklUgbOcgbwPXhlnTjyoqiChpzP0hrr4

  • Хәерле җомга иртәсе белән! Иртәнге чәйләребез тәмле булсын! Творог өстенә сметана, песок, ванилин, 1 бананны шакмаклап турап салып болгатабыз. Ләвәшне җәябез, сметана сылыйбыз, аннары әзер массаны җәябез, рулет итеп төрәбез, өстенә сметана сылыйбыз да 180С ка куеп, өстен кызарганчы пешереп алабыз. Тәмле булсын 🤗

  • 22 мар.1 00157

    Кичке ашларыгыз тәмле булсын! Ялкаулар бәлеше Камыр: 📌4 аш кашыгы майонез тәменчә тоз ике йомырка 📌1 стакан он (коймак камыры кебек куелык) Эчлек: 📌500гр.фарш суган 📌2-3 бәрәңге тәмләткечләр,тоз 📌Эш барышы: Он,майонез,тозны коймак камыры куелыгында болгатабыз. Майланган табага камырның яртысын салабыз. Камыр өстенә,фарш белән кыргычта уылган бәрәңгене,калган камырны эчлек өстенә салабыз. 30-45 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз. Тәмле булсын 🤗

  • Исәнмесез, сезнең белән элемтәне югалтмас өчен, МАХ та канал булдырдык, шугы ссылка белән керә аласыз, алдагы көннәрдә дә бергә булсак иде

  • Присоединяйся к каналу по ссылке: https://max.ru/join/kbqbjN2ciiIrN0loI1hBHl8Bc7oo4kBDxHLnB8e4rWU

  • без подписи

  • Ял көннәрендә сыйланырга чизкеек Камырга 📌 50гр.песок 📌200гр.он 📌30 мл. су 📌60гр. сыер мае Эчлеге 📌900гр.творог 📌3шт. йомырка 📌70гр. Песок 📌100мл.сливки( мин сөт салдым) 📌Ванилин 2гр. Камыр ясап табага җәеп 180гр.15 - 20 мин. пешереп аласы, аннары өстенә ,эчлекне җәеп, тагын 20мин.пешереп аласы Тәмле булсын 🤗

  • 13 мар.1 40865

    Җомга көне мөбәрак булсын! Кишер пирогы Кирәк булачак: 📌Йомырка 2 шт Шикәр комы 140 гр Үсемлек мае 100 гр Кишер 130 гр Әстерхан чикләвеге 50 гр Камыр көпшәкләгеч 1 ч.к. Он 150 гр Имбирь+дарчин+мускат чикләвеге 1 ч.к. Эремчекле сыр 140 гр Шикәр оны 2-3 а.к. 📌Йомырка, шикәр комын миксер белән күпертергә. Үсемлек мае, вак угычтан уылган кишер, вакланган чикләвек салып, кашык белән бутарга. 📌Коры ингредиентларны барысын бергә бутап камырга кертергә. Камырның яртысын табага салырга, уртасына эремчекле сырны шикәр оны белән бутап салырга. Калган камыр белән капларга. Алдан кызган 180 грлы духовкада әзер булганчы, якынча 40 минут пешерергә. Тәмле булсын 🤗

  • 13 мар.1 16234

    #ремонтподключ #дизайнпроект ❤️Ремонт ясарга җыенучылар шушы номер белән шалтрата аласыз 89172669467 ❤️Яңа фатирга күчкәннәргә, яшь гаиләләргә ташламалар каралган. https://t.me/remontdizaininteryer

  • 8 мар.1 7081329

    8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Сезгә корычтай сәламәтлек, чиксез бәхет, күңел күтәренкелеге һәм язгы җылылык телим. Йөзегездән елмаю китмәсен, тормышыгыз мәхәббәт, шатлык һәм якты хисләр белән тулы булсын. Гүзәллек һәм наз бәйрәме котлы булсын!

  • 6 мар.1 488413

    Җомга иртәсе хәерле булсын, иртәнге чәйләрегез тәмле булсын! 10 минутта коймак 📌Майлылыгы 2,5, күләме  450 г бер кап кефирга ике йомырка, бер бал кашыгы тоз, ике кашык шикәр комы һәм он салып куерак камыр басабыз. Шуннан соң гына бер кашык чәй содасы салып болгатабыз. 📌Бер 10 минут тирәсе тотканнан соң газ өстендә пешереп алабыз. Тәмле булсын 🤗

  • 26 февр.1 93558

    Хәерле иртәләр булсын! Кабымлык круассаннар 📌Кирәк була: Катлы камыр - 1кап Колбаса - 200гр. Сыр - 100гр. Йомырка өстенә сөртү очен - 1шт. Сыр һәм колбасаны турыпочмаклык формасында телемләп турыйбыз. Колбаса сырдан юкарак булсын. Катлы камырны түгәрәк формасына кертеп җәябез, сигез өлешкә бүләбез. Хәр өчпочмакнын киң өлешенэ колбаса һәм сыр куябыз. Рулет сыман итеп торәбез, кырыйларын бөгеп куябыз. Йомырка белэн өслэрен сылап чыгабыз.  Круассаннарны пергамент кәгазе жәелгэн табага тезәбез. Алтынсу төскә кергәнче духовкада пешерәбез. Тәмле булсын 🤗

  • 24 февр.1 891517

    Бүген Банан кексы ясап карарга булдым 150 г он, 100 г бәрәңге крахмалы, 250 г атланмай, 1 стакан шикәр комы, ½ бал калагы чәй содасы, 1 кап ванилин, 4 йомырка, 3 банан, 100-150 г әстерхан чикләвеге. Йомшарган атланмайны шикәр комы белән уарга. Шунда ук күпертелгән йомырка, изелгән банан, вакланган чикләвек, крахмал белән болгатылган он, ванилин, чәй содасы өстәргә һәм камыр басарга. Майланган кекс формасына кабарырлык урын калырлык итеп камыр агызырга. Өстен тигезләп, духовкада 40-50 минут пешерергә. Әзер кекска вакланган чикләвек яки шикәр оны сибәргә. Тәмле булсын🤗

  • 23 февр.1 7191531

    Бәйрәм көненә 🍎Алма пирогы 📌200гр ак май 📌4 аш кашыгы кибет каймагы 📌2 ч калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) 📌400гр он салып йомшак камыр басабыз, 20 минутка салкынга куеп торабыз. Эчлек өчен алмаларны🍎 кабыгыннан чистартып төшләрен алабыз, телемләп турап камыр өстенэ җәябез. 400 гр кибет каймагына, 2 йомырка, 300 гр шикәр комы, 4 аш кашыгы он салып болгатабыз да алмалар өстенә агызабыз. 180 гр та 40 - 45 мин пешә, алгач өстенә шикәр пудрасы сибәбез. Тәмле булсын 🤗

  • 23 февр.1 51285

    без подписи

  • 22 февр.1 8341027

    Кичке Ашларыгыз тәмле булсын Тун астындагы ит. 📌Ит 📌Кибет каймагы 📌Суган 📌Бәрәңге 📌Корейча кишер 📌Тоз, борыч 📌Сыр Озынча иттереп итне турарга,сыек майда табада кыздырып алырга.Суганны ярым боҗра итеп турарга,бәрәңгене озынча турарга,тозлап, борычларга, сырны вак угычтан уарга. Табаны (минем пыяла савыт)сыек май бн майлап,бар ингридиентларны катлап тезәргә. Ит+каймак+суган+бәрәңге+каймак+корейча кишер+сыр. 180°С 45-50 минутка духовкага озатырга. Тәмле булсын 🤗

  • 18 февр.2 058235

    Кадерле мөселман кардәшләребез! Сезне барлык айларның солтаны булган изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәбез! 🤲❤🌙 Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһы Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде🤲❤ Хуш киләсең Рамазан! Мөбарәк булсын изге ай!🤲❤️❤️❤️

  • 18 февр.2 303738

    Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын. Королевская ватрушка 📌500гр.эремчек 📌4 йомырка 📌Ярты. ст. шикәр комы 📌ванилин Кашык очында гына сода Камырына 1 пачкалсын. маргарин 1,5 ст. он Ярты ст. шикәр комы Камыр көпшәкләндергеч Тоз Тәмле булсын 🤗

  • 16 февр.2 153819

    Краб таякчыкларыннан котлет Краб таякчыклары - 200гр. Йомырка - 3шт. Сыр - 120гр. Сарымсак - 1тырнак Каймак - 2а.к. Он - 2а.к. (панировка очен ярты стакан) Сухари Тоз Краб таякчыкларын һәм сырны угычтан уабыз, алар янына 1 йомырка, изелгэн сарымсак өстәп каймак кушып яхшылап болгатабыз. Соныннан он да кушабыз. Котлетлар ясап башта аларны онда әвәлибез, аннары тоз салынган йомыркада, соныннан сухарида. Майлы табага салып алтынсу төскә кергәнче  кыздырабыз. Тәмле булсын 🤗