100 ел элек
СтатистикаТатар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез! Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад" قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
- Последний пост
- 14 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 3
- Всего постов
- 24
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 70
- 1/48двое суток
- 80
- 1/72трое суток
- 86
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Искә төшерү. Казан губернасы, Зөя өязе Мулла Иле авылының зыялы крестьяннарыннан Гыйззәтулла Хәйрулла улы Галиәкбәров бик кыска гына мөддәт авырып 14 нче гыйнварда вафат итте. Гыйззәтулла бала чагында авылда үсеп әүвәл мәктәбенә йөргән булса да, уку сөюче Хәйрулла абзый улын Казанга китереп «Мәдрәсәи Госмания»гә биргән. Соңра Гыйззәтулла учительская школага кергән иде. Аның белән мин шунда белешендем. 1901 нче елларда мин школага кергәндә, школаның төсе тәмам алмашынган иде. Искедәге школникләрдәге әхлаксызлык вә мәсләксезлек беткән, мәктәптә идейный хәят башланган иде. Бу үзгәрешнең зур сәбәпчеләре Гаяз әфәнде Исхакый, һәм Садри әфәнде Максудыйлар дисәк хата булмас. Бу әфәнделәр шәкертләрдә милли рух вә фикер уйгатучыларның беренчеләреннән иделәр. Яңа буын яшьләре аларның эзләреннән баралар, күбрәге алар фикерендә тәрбияләнәләр иде. Гасырыбызның тәүге елларында школа шәкертләрендә фикер, укуга дәрт, халыкка хезмәт итәргә ниятләр бик күтәренке иде. Алар бик ташып рус әдәбияты илән танышу өстенә, үз телләрен дә өйрәнәләр, язалар, русчадан тәрҗемәләр ясыйлар иде. Мәдрәсә шәкертләре илән берләшәләр иде. Мәрхүм Гыйззәтулла да яхшы эшлеклеләрдән иде. Үзе авыл малае булганга табигый Гыйззәтулла күбрәк авыл кайгысын кайгырта иде. Авылларыбызның кара вә наданлыгын яхшы белгәнгә, аларны шул золмәттән коткарырга хезмәт итәргә хәзерләнә иде. Үзенең тырышлыгы вә булдыклыгы аркасында Казанның җәмәгать эшенә катнашкан алпавытлар, адвокатлары илән танышып, авыл кирәкләрен тутыру юлларын өйрәнә, белгәннәрен крестьяннарга өйрәтә иде. Үз тирәсенең фикерле муллалары, сайланган җәмәгать хадимнәре Гыйззәтуллага киңәшкә бик еш киләләр иде. 1906-7 нче елларда Гыйззәтулла армый, талмый, ерак вә суыклыкка карамый халыкка чыгып авыл арасында әллә никадәр эш эшләде. Ачлык вакытларында профессор Васильев белән бергә мөселман авылларына сталавайлар ачтырып йөрде, фәкыйрьләргә казнадан икмәк вә акча тараттырды. Авыл балаларына мөселманча вә русча уку-язу өйрәтү өчен авылына школа ачтырды. Соңра халыкның ихтыяҗы төшкәндә казнадан акча алып тору өчен «Вак бурыч» җәмгыяте ачтырды. Соңгы көннәрдә нияте кызлар мәктәбе ачтыру булган иде. Ләкин бу ниятенә җитешә алмый мескен вафат булды. Бу Гыйззәтулланың аз гына вакытта эшләгән җәмәгать эшләре. Кешелек җәһәтеннән Гыйззәтулла киң табигатьле, күркәм холыклы, һәрдаим көләч йөзле, һәркемгә йомшак сүзле, ышанычлы иптәш вә фидакарь дуст иде. Аның гомерендә бер дошманы булмагандыр. Шуңа күрә белеш вә танышлары аның яшьли үлеменә кайгыралар, һәм аны сагыналар. Укымышлы, эшлекле каһарман йөрәкле Гыйззәтулла кебек бер егетнең вакытсыз арабыздан чыгуы яшьләр өчен дә, халкыбыз өчен дә хакыйкатьтә зур тәэссефле хәлләрдәндер. Школада чакта, соңра 6-7 нче елларда Гыйззәтулла бик күп очрашкан, бер юлда эшләшкән, берләшкән, бергә кайгышкан иптәшем булганга мин бигрәк тә сине, Гыйззәтулла дустым, кызганам вә сагынам! Сагынам синең күңелле мәҗлесләреңне, авыл халкына гына беткән керсез калебеңне. Бу хасиятләрең бер вакытта күңелемнән югаласы юк. Шулай ук эшләгән эшләрең дә халыкның арасыннан югалмас. Син үз бурычыңны үтәдең, үз өлешеңә тиешле рәхәтне күрә алмасаң да михнәтне чиктең. Әмма вакыты шундый иде. Син Тау ягында яктылык орлыгы чәчүчеләрнең беренчеләреннән идең. Бу орлыклар кара вә уңдырышлы туфракка төшкәндер дип ышанам мин. Ашлык уңар. Синең эзеңнән баручылар Тау ягының чәчәк атып башак тутырып, дулкынланып утырганын да күрерләр. Гыйззәтулланың атасы Хәйрулла абзыйга һәм анасына иптәшләре күркәм сабырлык телиләр: сез кайгыгызда ялгыз түгелсез ... хәсрәтегезне уртак йөклибез. Шакир Мөхәммәдьяров. "Вакыт", 22.02.1911 год, №735
РЕЗОЛЮЦІЯ ОРЕНБУРГСКАГО МАГОМЕТАНСКАГО ДУХОВНАГО СОБРАНІЯ НА 7 ОКТЯБРЯ 1910 ГОДА. Попечитель Курдымской Соборной мечети, Верхне-Татышлинской волости, Бирскаго уѣзда Габдулсалихъ Мухаметзарифовъ Гузаировъ представляетъ при прошеніи отъ 10 Іюня сего года приговоръ Курдымскаго Приходскаго схода, постановленный 26 мая 1910 года, ходатайствующихъ объ учрежденіи попечительства и разрѣшеніи сбора пожертвованій для исправнаго содержанія мечети и медрессе, проситъ Магометанское Духовное Собраніе дать дальнѣйшій ходъ означенному въ приговорѣ ходатайству. Изъ представленнаго приговора видно, что прихожане Курдымской Соборной мечети, Верхне-Татышлинской волости, Бирскаго уѣзда отъ числа 86 старшихъ домохозяевъ обсудивъ о приходскихъ нуждахъ по содержанію мечети и медрессе пожертвованнаго приходу ихъ Ахуномъ Гарифуллой Кійковымъ означеннымъ приговоромъ отъ 26 мая с. г. за №71 постановили: учредить при ихъ мечети приходское попечительство на обязанность коего возложить: 1 – Попеченіе объ исправномъ содержаніи мечети и медрессе. 2 – Изысканіе средствъ на ремонтъ и обстановку мечети и медрессе. 3 – возбуждать ходатайство отъ имени прихода объ открытіи общественныхъ учрежденій какъ на средства прихода такъ и земства и казны и объ исполненіи въ послѣднемъ случаѣ этихъ средствъ установленномъ порядкомъ. 4 – Выписку для мечети и медрессе газетъ и журналовъ одобреннымъ ученымъ Комитетомъ Министерства Народнаго Просвѣщенія, наблюденіе за состояніемъ приходской библиотеки, опредѣленіе и увольненіе библиотекарей, разсмотрѣніе ихъ дѣйствій. 5 – Сношеніе со всѣми Правительственными мѣстами и лицами по дѣламъ прихода безъ особаго уполномочія; 6 – Возбужденіе ходатайствъ: а) объ открытіи добровольныхъ пожертвованій на тѣ и другія нужды прихода при невозможности обойтись средствами б) объ учрежденіи сего попечительства. 7 – Принятіе добровольныхъ пожертвованій деньгами и имуществомъ. 8 – Предсѣдателемъ попечительства избрали на трехлѣтіе съ сего числа Габдулсалиха Мухаметзарифова Гузаирова ЧЛЕНАМИ: Ахметсалима Гаисина и Ахмедуллу Хикматуллина Кійковыхъ и Секретаремъ Ахунa Гарифуллу Мухаметгалиева Кійкова, которые поведеніи хорошаго, подъ судомъ не были и не состоятъ. Попечительство обязуется обсуждать вопросы и вносить въ протоколы, которые хранить при мечети и передавать духовенству мечети, а копіи направлять по принадлежности. Оренбургское Магометанское Духовное Собраніе разсмотрѣвъ доложенное ходатайство ОПРЕДѢЛЯЕТ: Согласно Ходатайству прихожанъ Курдымской Соборной мечети, Бирскаго уѣзда утвердить Предсѣдателемъ Попечительства Габдулсалиха Мухаметзарифова Гузаирова, Членами: Ахметсалима Гаисина и Ахмедуллу Хисматуллина Кійковыхъ и Секретаремъ Гарифуллу Мухаметгалиева Кійкова. О чемъ дать знать указомъ и отослать ему шнуровую книгу черезъ Верхне-Татышлинское Волостное Правленіе, Бирскаго уѣзда для записи приходовъ и расходовъ со взысканіемъ за нее 50 коп. которые просить полностью прислать въ Духовное Собраніе. "Вакыт", 22.02.1911 год, №735
Мирская жизнь — всего лишь только час, Так посвяти покорности его. Глубоким морем стала жизнь для нас, В котором утонуло большинство.
Вопрос: Если спросят человека о его пути в знании, в делах и в вероубеждении, и он ответит: «Мой мазхаб в знании — это Слово Всевышнего Аллаха, мой мазхаб в делах — это мазхаб Величайшего имама, да смилуется над ним Аллах, а мой мазхаб в вероубеждении — мазхаб приверженцев Сунны и согласия». Если он знает это — прекрасно. А если он не знает этих трех вещей, то не принимается его свидетельство и его имамство, однако люди к этому беспечны. Татархания. Вопрос: У человека есть сын и дочь. Если отец хочет подарить им что-либо, то лучше ли сделать долю мальчика равной доле двух девочек, согласно мнению Мухаммада, или же, согласно мнению Абу Юсуфа, следует разделить между ними поровну? И именно это является избранным. Танвир аль-Басаир шарх аль-Ашбах ва-н-Назаир. Вопрос: Человек в состоянии осквернения знает, что если он станет совершать полное омовение, то опасается хозяина дома. Обязан ли он совершить таяммум? Согласно его мнению, он совершает таяммум, и на нем нет обязанности возмещать. Ношение шаровар является сунной, и это из наиболее скрывающих одеяний для мужчин и женщин. Первым, кто их надел, был возлюбленный друг. Это сунна пророков, благословение Аллаха над ними. Рубаха надевается до шаровар, а шаровары надеваются сидя, чтобы жизнь не стала трудной и не постигла человека беда. Хизанат аль-Фатава. Сказал Посланник Аллаха, да благословит его Аллах и приветствует: «Кто удлиняет свои шаровары, того проклинает каждый ангел на небесах и на земле, и не принимается от него поклонение...» Садр аш-Шахид.
Депутатлар
без подписи
Поможем четырехлетней Солихе восстановиться после тяжелой травмы! До травмы Солеха была весёлой и подвижной девочкой. Она бегала, прыгала, играла в прятки и устраивала для кукол домашние обеды. Сама одевалась, убирала игрушки и помогала маме мыть посуду. В мае случилась трагедия. Солеха получила тяжёлые повреждения головного мозга, лёгких, позвоночника, таза и левой ноги. Девочка перенесла кому, реанимацию и пять операций. Два с половиной месяца врачи устраняли последствия травмы. Теперь Солеха в сознании, понимает команды и понемногу двигает руками и ногами. Но она полностью зависит от взрослых. Девочка дышит и питается с помощью специальных трубок. Большую часть времени лежит, потому что её тело всё ещё не слушается. Восстановление идёт постепенно. Солеха понемногу кушает сама, мышцы укрепляются. Сейчас девочка учится удерживать голову и корпус, сидеть, двигать руками и глотать. Реабилитация помогает сохранять положительную динамику и шаг за шагом возвращает Солехе утраченные навыки. Семья израсходовала имеющиеся средства, но прерывать занятия нельзя. Без помощи специалистов девочке не справиться. Сумма к сбору: 486.721₽ Поддержать Солеху 🔗
без подписи
Язылыгыз, кушылыгыз - монда гел акцияләр булып тора! https://t.me/niyat_fond
"Ватаным Татарстан" газетасындагы Җомга чыгарылышларныда 09.1998 - 02.1999 арасында Җәүдәт Миңнуллин белән Рәиф Мәрданов үзенчәлекле 14 дәрестән торган колонканы алып барганнар. 14 дәресен дә табып, тәкъдим итәбез. 💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty) 💻 - платформабыз 📣 - каналыбыз
Отправьте этот пост в семейные и дружеские чаты — это может стать причиной большого блага 🤲 📎 Ссылка для участия: https://t.me/Umraofficial
без подписи
Язылыгыз, кушылыгыз - монда гел акцияләр булып тора! https://t.me/niyat_fond
🏠Это место, где Лиля сможет чувствовать себя свободно и безопасно 💚Здесь всё продумано с учётом её потребностей: удобный пандус, широкие проходы, комфортная планировка и уютная терраса, где можно проводить время на свежем воздухе. Большая часть работ уже позади. ✨До новоселья осталось совсем немного. Нужно завершить санузел и приобрести необходимую бытовую технику. Если вы давно хотели стать частью доброй истории — возможно, именно сейчас подходящий момент⤵️ Поддержать программу «Жильё» и помочь Лиле завершить строительство дома можно по ссылке https://fondniyat.ru/programs/zile-nuzdayushhimsya
Каенсар авылы (Кукм. р-ны) , 1912 http://elib.shpl.ru/ru/nodes/49404-1911-1912-gg-kn-2-obschestvennye-raboty-1913
Мәрхүм Әхмәтҗан бабай Сәйдәшевнең үз каләме белән язылган тәрҗемәи хәле берничә номердан бирле «Бәянелхак»та басылып килә. Моның бик кызык һәм бик мөһим урыннары бар. Мәсәлән түбәндәге юлларны укыгач, Әхмәтҗан әфәнденең табигатен аңлау өстенә, элеккеге түрәләр хәленнән дә байтак мәгълүмат алырга мөмкин. Түбәндәге вакыйганы гайнән күчерәбез: 1872 нче елларда Мамадыш өязе Каенсар авылының мулласы күрше авылның бер таныш керәшен укытучысына якшәмбе көн кунакка килгән. Чәй эчеп утырганда сүз ара сүз чыгып, мулла дин мәсьәләләренә керешеп киткән һәм сүз арасында икона турында тәхкыйранә төрле сүзләр сөйләгән. Соңыннан исә керәшен укытучысы: «Динебезне мәсхәрә кылды» дип мулланың өстеннән судка биргән. Бу эш Казанда окружной судта каралачак иде. Мин мулла ягыннан защитник итеп Соколов исемле бик үткән һәм оста бер присяжный поверенныйны чакырдым. Хезмәт хакы 500 сум түләдек. Ул заман мәшһүр миссионер Ильминскийның яңа эш күрсәтә башлап, миссионерларның куәтләнгән вакыты иде. Аларның астыртын эш йөртүләре аркасында мулланы Себергә җибәрергә хөкем иттеләр. Әмма шаһитләрнең бер-берсенә хилаф сөйләүләре сәбәпле, бу эш сенатка озатылды. Без мәзкүр присяжный поверенный Соколовка дәхи 500 сум биреп, юл расходларын үзебез күтәреп, аны Петербургка җибәрдек. Хөкем тәгъйин ителгән көнне Соколов мәхкәмәгә керсә дә, сенатка пакет килеп төшеп, ул эшне бөтенләй карамыйча, Казан мәхкәмәсе тәсдыйк иткән хөкемне раслаганнар. Казанга кайткач Соколовны мәхәлли мәэмурләр 24 сәгать эчендә Казаннан чыгардылар. Мәзкүр мулланы Себергә җибәрделәр. Шул вакыт Казанда полицмейстер Мосолов дигән кеше иде. Ул миңа: «Каенсар мулласын Себергә җибәрделәр. Соколовны сөрделәр. Инде Әхмәтҗан Сәйдәшевка чират җитте. Әгәр 1000 тәңкә акча түләмәсә, 3-4 көннән Себергә китәргә әзер булсын!» дип бер танышым аркылы белдерде. Мин куркуымнан: «Хәерле булсын» дидем, 1000 сумны бирдем, эш әлхәмдүлилләһ шулай калды. “Вакыт”, 1912 ел, №988
Фатиха Аитова мәктәбендәге беренче күргәзмә ХХ гасыр башы Казан тормышында татар хатын-кызлары мәгарифе өлкәсендә чын инкыйлаб чоры була. Күренекле язучы һәм мәгърифәтче Нәҗип Думави безгә бу чорның гаҗәеп бер вакыйгасы турында тарихка кереп калырдай истәлек калдырган. Сүз Фатиха ханым Аитова җитәкләгән кызлар мәктәбендә узган кул эшләре күргәзмәсе турында бара. 9нчы июнь көнне ачылган әлеге күргәзмә татар җәмгыяте өчен бөтенләй яңа һәм ишетелмәгән күренеш була. Нәҗип Думави мәктәпкә нинди хисләр кичереп килүен болай дип тасвирлый (“Вакыт”, 1912 ел, №988): «...бу эш безнең татар галәмендә әле яңа нәрсә булганга, мин бөек шәук вә күтәренке күңел белән мәктәпкә кердем...». Залга керүгә, язучыны чын мәгънәсендә гаҗәеп манзара каршы ала. Ул үзен гап-гади уку йортында түгел, ә иң кыйммәтле, затлы киемнәр кибетендәге кебек хис итә. Монда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тегелгән киемнәр, нәзек зәвык белән чигелгән мендәр тышлары, букчалар (сумкалар) һәм җәймәләр тәкъдим ителгән. Һәрбер әйбер шулкадәр пөхтә һәм тәртип белән эшләнгән ки, мәктәпнең чын-чыннан зур уңышларга ирешүе ерактан ук күренеп тора. Авторны бигрәк тә бер нәрсә таң калдыра: һәр әйбергә аны кем эшләгәне һәм бәясе язылган булуга карамастан, хаклар бик арзан була. Моның сәбәбен оештыручылар болай дип аңлата: «...эш хакы керми, бары материя өчен генә хак тәгъйин ителгән...». Ягъни, укучы кызлар үзләренең хезмәте өчен түләү алмаган, бәя бары тик кулланылган тукыма һәм материал чыгымнарын гына каплаган. Төп максат – акча эшләп баю түгел, ә халыкка кызларның һөнәрен, сәләтен күрсәтү булган. Күргәзмәгә халык бик күп килгән һәм әйберләрнең күбесе шунда ук сатылып беткән. Гадәттә «кул эшләре» дигәндә безнең күзаллауга бары тик чигү-бәйләү генә килә. Әмма Фатиха Аитова мәктәбендә кызларны кием тегү серләренә дә тирәнтен өйрәткәннәр. Манекеннарга кидереп куелган егерме-уттыз зур кием, диварларга эленгән йөзләгән данә эш һәм өстәлләрдәге хисапсыз вак-төяк әйберләр моның ачык дәлиле булып тора. Әмма мәктәпнең иң зур яңалыгы моның белән генә чикләнми. Соңгы сыйныф укучыларына кулинария – аш-су әзерләү фәне дә укытыла башлаган. Нәҗип Думави укучы кызлар пешергән ризыкларны авыз итеп карый һәм үзенең мәкаләсендә мондый мөһим тарихи фактны теркәп куя: «Ысулы белән аш пешерә белү татар хатыннарында әле бөтенләй юк иде бит...». Моңа кадәр татар хатын-кызлары бары тик әниләре, әбиләреннән күреп, үзләре ишетеп кенә ризык әзерләсә, хәзер бу чын һөнәри дәрәҗәгә күтәрелгән. Шул уку елында бу гыйлемне бары тик дүрт кенә кыз үзләштергән булса, киләсе елга уннан артык укучы көтелгән. Шул сәбәпле, мәктәп җитәкчелеге зур планнар корган: пешкән ризыкларны сату өчен махсус «нәмунә ашханәсе» (ягъни үрнәк булырдай заманча ашханә) ачу күздә тотылган. Биредә дә ризыкка бәя бары тик азык-төлек чыгымнарыннан гына чыгып куелырга тиеш булган. Думави моны кесәсе сай, әмма тәмле ашарга яратучы Казан яшьләре һәм шәкертләре (студентлары) өчен чын сөенеч – яхшы хәбәр дип бәяли. Мәкаләсен йомгаклап, Нәҗип Думави үзенең соклануын яшерми: «...Фатиха ханымның вә аңа булышучыларның иҗтиһадларына хәйран калып, мең-мең рәхмәтләр укып чыктым...». дип яза. Чыннан дә, Фатиха ханым Аитованың бу хезмәте татар хатын-кызларын заманча һөнәрләргә өйрәтүдә һәм аларның җәмгыятьтәге урынын яңа яссылыкка күтәрүдә зур адым булган.
без подписи
Буа өязе Бәке Җомрасы карьясенә ахунд Шәһидулланың үтенүе буенча Әхмәт бай Хөсәенов үзе сәламәт вакытта ак таштан хифзы-сыйххәткә муафыйк зур итеп мәктәп салган иде. Мәктәпне салганда авыл халкы “ахунд авылга училище сала, балаларны бозарга кул куйган, үзенә крестлы чикмән килгән, идән астында яшереп тота”, дип хыялланып, мәктәпкә булышмаганнар иде. Хәтта таш-ком ташу кебек атлы хезмәтләрне акчага ялланып та эшләмәгәннәр иде. Таш-комны күрше авыл руслары ташыган. Кирәк кадәр суны ахунд үз аты белән ташыткан иде. Һәм мәктәп өчен авылдан урын да бирмәгәннәр. Мәктәпне ахунд үзенең бер җиренә салдырган иде. Мәктәп тамам булып, яхшы мөгаллимнәр укытуын күргәч, Бәке Җомрасы мужикларының да күзләре ачылган, ахунд хәзрәттән күз яшьләре белән ризалык сораганнар иде. Ахунд хәзрәт тә, тискәре халкына укуның кирәклеген аңлата алганга шатланып, риза булган иде. 1911-12 уку елында ахунд хәзрәт иршады, халыкның теләве буенча земство тарафыннан русский класс ачылган иде. Фәкать учитель мөгаллим табылмаганга гына үткән сәнә русский класс булмады. Менә шул кадәр мал, шул кадәр көч сарыф итеп салынган мәктәп бу җәй 10 июльдәге янгында ахунд хәзрәт каралтылары белән бергә янып китте. Уку вакыты якынайганга ахунд хәзрәтне күреп мәктәп хәленнән сораштым. Мәктәп страховать ителмәгән икән. Сембер губернский земствосы мәчет-мәктәпләрне страховать итәргә димләп ел саен язу җибәрсә дә, безнең халык иҗабәт итми. “Безнең эш Аллаһка тапшырылган, безнекен Аллаһ саклый”, диләр. Берәр каза килсә, күзләре акая, кая барасыларын белмиләр. Мәктәпне гыймарәт өчен 500-600 сум кирәк булганга авыл халкының көче җитәрлек түгел икән. Юкса 500-600 сум Бәке Җомрасы кебек авылларга зур акча түгел. Шул ук Бәке Җомрасы халкы җир алыр өчен берьюлы 2000-3000 акча таба алганнар иде. Ахунд хәзрәт мәктәп гыймарәте хакында Әхмәт байның мөтәвәллиләренә мөрәҗәгать иткән икән, аннан ул эшкә сумма юклыгын бәян итеп җавап биргәннәр. Әхмәт бай кебек истикъбальне кайгыртучан бер кешенең салган мәктәпләрен гыймарәт итү өчен сумма калдырмавы гаҗәбрәк тоела. Земствога да мөрәҗәгать иткән. Анда “үз мөлкебез булмаган бинаны 500-600 сум хараҗәт тотып төзәтә алмыйбыз, аны безгә сат яки пожертвуйте шул вакыт төзәтербез” дигәннәр. Ахунд хәзрәт берәүнең вакыфын пожертвовать итә алмасын сөйли. Мәгәр мәктәпнең янгыннан калган таш бинасын земствога сатып, алган акчасына Әхмәт бай исеменә Бәке Җомрасы карьясенә кызлар мәктәбе салу фикере барлыгын аңлатып куйды. Һәр ничек булса да Бәке Җомрасында мәктәп мәсьәләсе караңгы икән. Кояш газетасы. 11 сентябрь 1913 ел.
Мамадыш өязеннән. Кыр эше беткәч, бу тараф халкы кыр эшләрен бетерү белән читкә, кәсепкә агыла башладылар. Соң көннәрдә волостной правлениеләр һәрвакыт паспорт алучылар белән тулы була. Чүриле, Бөкмеш, Сатыш, Елыш волостьларының һәрберсеннән ел саен 2 меңнән 3 меңгә кадәр паспорт бирелүе, бу тарафта халыкның ни кадәр читкә китүләрен күрсәтсә кирәк. Күп авылларда кыш көннәрендә эшкә ярамаган картлар, 10-12 яшьлек укучы балалардан башка ир заты сирәк очрыйдыр. Бу вакытта казна борычларын түләү, бәгъзе каравылга җыю кебек хезмәтләр дә хатыннар өстендә буладыр. Хасил, бу ничә айлар авыллар да хатыннардан гына гыйбарәт булып торадыр. Елдан-ел тормышның кыйммәтләнүе, җирнең азаюы сәбәпле, авыл халкы фәкыйрьләнә бара, шунлыктан һәркем читкә китү ягын карыйдыр. Хәтта туганнан бирле уеннан чыкмаган һөнәрсезләр дә төрле җирләргә кара эшкә китәргә мәҗбүр буладыр. «Кояш» газетасы, 12 нче сентябрь 1913 нче ел.