Татарча хәдисләр 📿
СтатистикаСораулар: @Hadistlgrbot Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре Каналны Нурислам хәзрәт Вәлиулла алып бара Перевод хадисов на татарский язык Нурисламом Вәлиулла https://t.me/usulhadis
- Последний пост
- 23 июл.
- Последнее чтение
- 17 авг.
- Постов за неделю
- 0
- Всего постов
- 40
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- В каталоге с
- 13 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 378
- 1/48двое суток
- 433
- 1/72трое суток
- 467
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
Иминлек, сәламәтлек һәм көнлек ризык – бөтен дөнья нигъмәтләренә тиң عَنْ سَلَمَةَ بْنِ عُبَيْدِ اللَّهِ بْنِ مِحْصَنٍ الْخَطْمِيِّ، عَنْ أَبِيهِ – وَكَانَتْ لَهُ صُحْبَةٌ – قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ: «مَنْ أَصْبَحَ مِنْكُمْ آمِنًا فِي سِرْبِهِ، مُعَافًى فِي جَسَدِهِ، عِنْدَهُ قُوتُ يَوْمِهِ، فَكَأَنَّمَا حِيزَتْ لَهُ الدُّنْيَا» Гобәйдуллаһ ибн Михсан (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Аллаһның Илчесе ﷺ әйтте: «Сездән кем иртәне үз малы өчен борчылмыйча каршы алса, тәне сәламәт булса һәм үзенә җитәрлек бер көнлек ризыгы булса, аңа бөтен дөнья байлыгы бирелгән кебек булыр.» Чыганагы: Сүнән әт-Тирмизи, № 2500.
Тәкъвалык, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгының кадере عَنْ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ خَبِيبٍ، عَنْ عَمِّهِ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ: «لَا بَأْسَ بِالْغِنَى لِمَنْ اتَّقَى اللَّهَ عَزَّ وَجَلَّ، وَالصِّحَّةُ لِمَنْ اتَّقَى اللَّهَ عَزَّ وَجَلَّ خَيْرٌ مِنَ الْغِنَى، وَطِيبُ النَّفْسِ مِنَ النِّعَمِ» Габдуллаһ ибн Хәбибнең абзые (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Аллаһның Илчесе ﷺ әйтте: «Аллаһтан куркып яшәгән кеше өчен бай булуда гөнаһ юк. Әмма Аллаһтан куркып яшәгән кеше өчен сәламәтлек байлыктан да хәерлерәк. Ә күңелнең тыныч һәм пакь булуы — Аллаһның зур нигъмәтләреннән.» Чыганагы: «Мүснәд Әхмәд», № 23158. https://t.me/tathadisler
Һәр игелек – сәдака, хәтта елмаю да عَنْ جَابِرِ بْنِ عَبْدِ اللَّهِ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ: «كُلُّ مَعْرُوفٍ صَدَقَةٌ، وَإِنَّ مِنَ الْمَعْرُوفِ أَنْ تَلْقَى أَخَاكَ بِوَجْهٍ طَلْقٍ، وَأَنْ تُفْرِغَ مِنْ دَلْوِكَ فِي إِنَاءِ أَخِيكَ» Җәбир ибн Габдуллаһ (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Аллаһның Илчесе ﷺ әйтте: «Һәр яхшылык — сәдака. Яхшылыкның бер төре — мөселман кардәшеңне ачык йөз, елмаеп каршы алу. Шулай ук үз чиләгеңдәге судан кардәшеңнең савытына салып бирү дә яхшылык булып санала.» Чыганагы: Мүснәд Әхмәд, № 14877. https://t.me/tathadisler
Иң күркәм холыклы һәм иң батыр кеше кем? عَنْ أَنَسٍ قَالَ: «كَانَ النَّبِيُّ ﷺ أَحْسَنَ النَّاسِ، وَأَجْوَدَ النَّاسِ، وَأَشْجَعَ النَّاسِ، وَلَقَدْ فَزِعَ أَهْلُ الْمَدِينَةِ ذَاتَ لَيْلَةٍ، فَانْطَلَقَ النَّاسُ قِبَلَ الصَّوْتِ، فَاسْتَقْبَلَهُمُ النَّبِيُّ ﷺ قَدْ سَبَقَ النَّاسَ إِلَى الصَّوْتِ، وَهُوَ يَقُولُ: لَنْ تُرَاعُوا، لَنْ تُرَاعُوا، وَهُوَ عَلَى فَرَسٍ لِأَبِي طَلْحَةَ عُرْيٍ مَا عَلَيْهِ سَرْجٌ، فِي عُنُقِهِ سَيْفٌ، فَقَالَ: لَقَدْ وَجَدْتُهُ بَحْرًا، أَوْ إِنَّهُ لَبَحْرٌ.» Әнәс ибн Мәлик (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Аллаһның Илчесе ﷺ кешеләр арасында иң күркәм холыклысы, иң юмарты һәм иң батыры иде. Бер төнне Мәдинә халкы ниндидер тавыштан куркуга төште. Кешеләр тавыш килгән якка ашыктылар. Әмма юлда аларны Аллаһның Илчесе ﷺ каршы алды. Ул инде кешеләрдән алданрак барып, нинди тавыш икәнен үзе тикшереп кайтып бара иде. Ул: «Курыкмагыз, курыкмагыз!» – дип әйтте. Үзе исә Әбү Талханың (ашыгудан) иярсез атына атланган, ә муенында кылычы асылынып тора иде. Соңыннан ул шул ат турында: «Мин аны бик җитез һәм көчле итеп таптым», – диде. Чыганагы: Сахих әл-Бохари, № 6033. https://t.me/tathadisler
Иң еш укылган догаларның берсе: нәрсә сорарга кирәк? عَنْ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ عَمْرٍو رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ ﷺ كَانَ يُكْثِرُ أَنْ يَدْعُوَ: «اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الصِّحَّةَ، وَالْعِفَّةَ، وَالْأَمَانَةَ، وَحُسْنَ الْخُلُقِ، وَالرِّضَا بِالْقَدَرِ» Габдуллаһ ибн Гамр (Аллаһ аннан һәм атасыннан разый булсын) риваять итә: Аллаһның Илчесе ﷺ еш кына болай дип дога кыла иде: «Йә Аллаһ! Синнән сәламәтлек, гыйффәт, ышанычлы булуны, күркәм холык, һәм тәкъдиргә разый булуны сорыйм». Чыганагы: «Әл-Әдәб әл-Мүфрад», № 307. https://t.me/tathadisler
Бүген яңа һиҗри ел башланды — Мөхәррәм аеның беренче көне җитте. Габдуллаһ ибн Һишәмнән риваять ителә: Аллаһ Илчесенең ﷺ сәхабәләре, яңа ай яки яңа ел башлангач, түбәндәге доганы, Коръәнне өйрәнгән кебек үк, ятлый торган булганнар: ٱللَّهُمَّ أَدْخِلْهُ عَلَيْنَا بِٱلْأَمْنِ وَٱلْإِيمَانِ وَٱلسَّلَامَةِ وَٱلْإِسْلَامِ وَجِوَارٍ مِنَ ٱلشَّيْطَانِ وَرِضْوَانٍ مِنَ ٱلرَّحْمَٰنِ «Йә Аллаһ! Бу айны (елны) безнең өчен иминлек, иман, сәламәтлек, Ислам, шайтаннан сыену һәм Рәхимле Раббыбызның ризалыгы белән башлат». («Могҗәм әс-Сәхабә», 3/543) Ибн Хәҗәр «әл-Исабә» китабында (4/218) болай дигән: «Бу хәдис, мәүкүф булуы ягыннан, сахих хәдис шартларына туры килә». https://t.me/tathadisler
Быел, 2026 нчы елда, 29 нчы майның ахшам намазына хәтле Корбаннарны чалып бетерергә кирәк. Чалмаганнар, ашыгыгыз ❤️
Чалынган Корбанның берәр җирен сатырга, яки эш хакы итеп түләргә ярыймы? عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رضي الله عنه قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ بَاعَ جِلْدَ أُضْحِيَّتِهِ فَلَا أُضْحِيَّةَ لَهُ». Әбу Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Пәйгамбәр ﷺ болай диде: «Кем корбанлык хайванының тиресен сатса, аның корбаны кабул булган корбаннардан саналмас (савабы кимер)». әл-Бәйһакый, "әс-Сүнән әл-Күбра", №19233 #Корбан https://t.me/tathadisler
Ни рәвешле Корбан чалырга кирәк? عَنْ شَدَّادِ بْنِ أَوْسٍ قَالَ: «ثِنْتَانِ حَفِظْتُهُمَا عَنْ رَسُولِ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: إِنَّ اللهَ كَتَبَ الْإِحْسَانَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ، فَإِذَا قَتَلْتُمْ فَأَحْسِنُوا الْقِتْلَةَ، وَإِذَا ذَبَحْتُمْ فَأَحْسِنُوا الذَّبْحَ، وَلْيُحِدَّ أَحَدُكُمْ شَفْرَتَهُ، فَلْيُرِحْ ذَبِيحَتَهُ.» Шәддәд бин Әүс, Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын, риваят ителә, Расюлюллаһ ﷺ болай дип әйткәнен исемдә калдырдым: Дөреслектә Аллаһ һәрбер эштә яхшылыкны әмер итте (...) Хайван чалсагыз да, күркәм итеп чалыгыз. Һәрберегез үз пычагын яхшылап үткенләсен һәм чалына торган хайванны (газапламыйча) тынычландырсын». Сахих Мөслим, № 1955 #Корбан https://t.me/tathadisler
Корбан чалуның нинди фазыйләте бар? عَنْ عَبْدِ اللهِ بْنِ حَسَنِ بْنِ حَسَنٍ، عَنْ أَبِيهِ، عَنْ جَدِّهِ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ ضَحَّى طَيِّبَةً بِهَا نَفْسُهُ، مُحْتَسِبًا لِأُضْحِيَّتِهِ؛ كَانَتْ لَهُ حِجَابًا مِنَ النَّارِ» Пәйгамбәребез ﷺ болай дип әйткән: «Кем дә кем ихлас күңелдән һәм (савабын фәкать) Аллаһтан гына өмет итеп корбан чалса, бу корбан аның өчен җәһәннәм утыннан (саклаучы) пәрдә булыр». Әт-Табарани, «әл-Мугҗәм әл-Кәбир», 2736. #Корбан https://t.me/tathadisler
Мәчеткә барып кайткан саен сиңа җәннәттә нәрсә әзерләнеп куелыр? عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم « مَنْ غَدَا إِلَى الْمَسْجِدِ أَوْ رَاحَ أَعَدَّ اللهُ لَهُ فِي الْجَنَّةِ نُزُلًا كُلَّمَا غَدَا أَوْ رَاحَ ». Әбу Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Пәйгамбәр ﷺ болай диде: «Кеше мәчеткә барган һәм мәчеттән кайткан саен Аллаһ аңа җәннәттә һәр барган-кайткан саен сый-хөрмәт әзерләтеп куяр». Сахих Мөслим, №669 Мәчеткә йөрисең икән, димәк, сине җәннәттә, мәңгелек йортыңда көтәләр, һәм анда эләгү ихтималы бик югары дигәнне аңлата бу. #намаз https://t.me/tathadisler
Шаярганда ялган сөйләргә ярыймы? Ә балага вәгъдә биреп, үтәмәскә ярыймы? عَنِ ابْنِ مَسْعُودٍ، قَالَ: لَا يَصْلُحُ الْكَذِبُ فِي جدٍّ وَلَا هَزْل، وَلَا أَنْ يَعِدَ أحدُكم صبيَّه شَيْئًا ثم لا يُنْجِزه له. Габдулла ибне Мәсгуд (Аллаһ аннан разый булсын) әйтә: «Җитдилектә дә, шаяртуда да ялган рөхсәт ителми. Шулай ук берегез сабый балага берәр нәрсә вәгъдә итеп, аннары аны үтәмәве дә дөрес түгел». Әдәб-үл-муфрад, 387. Искәрмә: Бөтен чыганакларда бу сүзләр Габдулла ибне Мәсгудның (радыяллаһу ганһу) үз сүзләре буларак риваять ителә, ә Пәйгамбәребезнең ﷺ сүзләре буларак түгел #әхлак #гөнаһ #тел_афәтләре #хәдис_түгел #таралганялгышларнытөзәтү Мәүкуф https://t.me/tathadisler
Бөтен кеше кайгыга баткан көнне синдә яктылык булуын телисеңме? عَنْ بُرَيْدَةَ، عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «بَشِّرِ الْمَشَّائِينَ فِي الظُّلَمِ إِلَى الْمَسَاجِدِ بِالنُّورِ التَّامِّ يَوْمَ الْقِيَامَةِ». Бурәйдә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Пәйгамбәр ﷺ болай диде: «Караңгылыкта мәчетләргә йөрүчеләрне Кыямәт көнендә тулы нур белән сөендерегез». Сүнән Әбу Дауд, №561; Сүнән Тирмизи, №223 #намаз https://t.me/tathadisler
Аллаһы Тәгалә кайсы урыннарны ярата? عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: « أَحَبُّ الْبِلَادِ إِلَى اللهِ مَسَاجِدُهَا، وَأَبْغَضُ الْبِلَادِ إِلَى اللهِ أَسْوَاقُهَا ». Әбу Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Аллаһның Рәсүле ﷺ болай диде: «Аллаһка иң сөекле урыннар — мәчетләр, ә Аллаһы Тәгалә иң яратмаган урыннар — базарлар». Сахих Мөслим, №671 #намаз https://t.me/tathadisler
Гает көннәрендә ураза тотарга ярыймы? عَنِ الزُّهْرِيِّ قَالَ: حَدَّثَنِي أَبُو عُبَيْدٍ مَوْلَى ابْنِ أَزْهَرَ «أَنَّهُ شَهِدَ الْعِيدَ يَوْمَ الْأَضْحَى مَعَ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ رضي الله عنه فَصَلَّى قَبْلَ الْخُطْبَةِ،» ثُمَّ خَطَبَ النَّاسَ، فَقَالَ: يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَدْ نَهَاكُمْ عَنْ صِيَامِ هَذَيْنِ الْعِيدَيْنِ، أَمَّا أَحَدُهُمَا فَيَوْمُ فِطْرِكُمْ مِنْ صِيَامِكُمْ، وَأَمَّا الْآخَرُ فَيَوْمٌ تَأْكُلُونَ نُسُكَكُمْ. Әбү Губәйдәдән (радыяллаһу ганһу) риваять ителә: «Мин Гомәр ибнел Хаттаб (радыяллаһу ганһу) Корбан бәйрәме көнендәге бәйрәм вәгазендә булдым. Ул хөтбәгә хәтле намаз укытты, аннары хөтбә укыды, һәм әйтте: Ий кешеләр! Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи үә сәлләм) Бәйрәм көннәрендә ураза тотуыгызны тыйды. Бу бәйрәм көннәренең берсе Ураза гаете, икенчесе Корбан гаете». Сахих Бохари, 5571 https://t.me/tathadisler
Садака фитр ни өчен бирелә? عَنِ ابْنِ عُمَرَ، قَالَ: كُنَّا نُؤْمَرُ أَنْ نُخْرِجَهَا، قَبْلَ أَنْ نَخْرُجَ إِلَى الصَّلَاةِ، ثُمَّ يَقْسِمُهُ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم بَيْنَ الْمَسَاكِينِ إِذَا انْصَرَفَ، وَقَالَ: «أَغْنُوهُمْ عَنِ الطَّوَافِ فِي هَذَا الْيَوْمِ» Ибн Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Безгә аны (садәка әл-фитрне) намазга чыгар алдыннан тапшырырга боерыла иде. Аннары Аллаһның Рәсүле ﷺ аны мохтаҗлар арасында бүлә иде һәм болай диде: «Бу көндә аларны соранып йөрүдән азат итегез». "әл-Әмуәл" (Ибн Зәнҗүәйһ), №2397 https://t.me/tathadisler
Фитр садакасын кайчан түләргә? عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ قَالَ: «فَرَضَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم زَكَاةَ الْفِطْرِ طُهْرَةً لِلصِّيَامِ مِنَ اللَّغْوِ وَالرَّفَثِ، وَطُعْمَةً لِلْمَسَاكِينِ، مَنْ أَدَّاهَا قَبْلَ الصَّلَاةِ، فَهِيَ زَكَاةٌ مَقْبُولَةٌ، وَمَنْ أَدَّاهَا بَعْدَ الصَّلَاةِ، فَهِيَ صَدَقَةٌ مِنَ الصَّدَقَاتِ.» Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Аллаһ илчесе ﷺ фитыр сәдакасын ураза тотучыны буш сүзләрдән һәм әдәпсезлектән пакьләү өчен, шулай ук фәкыйрьләрне ашату өчен фарыз кылды. Кем аны намазга кадәр бирсә — ул кабул ителгән чистарыну садакасы була. Ә кем аны намаздан соң бирсә — ул гади сәдакаларның берсе генә була.» Сүнән Әбү Дауд, 1609 https://t.me/tathadisler #садака
Рамазан гаетенә ничек барырга кирәк? عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ قَالَ : كَانَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ لَا يَغْدُو يَوْمَ الْفِطْرِ حَتَّى يَأْكُلَ تَمَرَاتٍ. وَقَالَ مُرَجَّأُ بْنُ رَجَاءٍ : حَدَّثَنِي عُبَيْدُ اللَّهِ ، قَالَ : حَدَّثَنِي أَنَسٌ عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : وَيَأْكُلُهُنَّ وِتْرًا. Ураза гаете көнендә Расулюллаһ (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) иртән берничә финик ашамыйча (өйдән) чыкмый иде. Һәм аларны так санда ашый иде (3, яки 5, яки 7 итеп). Сахих Бохари, 953
Кадерле Рамазан аебыз тәмамланып килә... Гает көне кичәсен ничек үткәрергә? عَنْ أَبِي أُمَامَةَ البَاهِلِي رَضِيَ اللهُ عَنْهُ قَال: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى الله عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: مَنْ أَحْيَا لَيْلَتَيْ الْعِيدِ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا لَمْ يَمُتْ قَلْبُهُ حِينَ تَمُوتُ الْقُلُوبُ “Кем дә кем 2 гает кичәсе төннәрен иман һәм (Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә) өмет белән гыйбадәттә үткәрсә, башка кешеләрнең йөрәкләре һәлак булган көндә аның калебе үлмәс, сәламәт калыр”. Кыуаму сүннә, “Тәргыйб вә тәрхиб”, 373. #рамазан
Зәкәтен түләмәгәнгә нинди җәза әзерләнгән?? عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رضي الله عنه قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ آتَاهُ اللهُ مَالًا، فَلَمْ يُؤَدِّ زَكَاتَهُ، مُثِّلَ لَهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ شُجَاعًا أَقْرَعَ، لَهُ زَبِيبَتَانِ، يُطَوَّقُهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ، ثُمَّ يَأْخُذُ بِلِهْزِمَيْهِ، يَعْنِي شِدْقَيْهِ، ثُمَّ يَقُولُ: أَنَا مَالُكَ، أَنَا كَنْزُكَ، ثُمَّ تَلَا: {لَا يَحْسِبَنَّ الَّذِينَ يَبْخَلُونَ} الْآيَةَ.» Әбу Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Аллаһның Рәсүле ﷺ болай диде: «Кемгә Аллаһ мал бирсә, әмма ул аның зәкятен түләмәсә, Кыямәт көнендә аның малы чәче коелган зур агулы елан рәвешендә күрсәтелер. Аның күзләре өстендә ике кара тап булыр. Ул елан аның муенына уралачак, аннары аның яңакларыннан тешләп: “Мин — синең малың, мин — синең хәзинәң” — дип әйтер». Аннары Пәйгамбәр ﷺ бу аятьне укыды: «Саранлык кылучылар…» (Әлү Гыймран сүрәсе, 180 аять). Сахих Бохари, №1403. https://t.me/tathadisler #садака