tgindex
Диния Нәзарәте

Диния Нәзарәте

Статистика
@dumrt_tatarРелигияказахский

ТР МДН Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә. Элемтә өчен: dum.rt@tatar.ru

Последний пост
14 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
38
Всего постов
44
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Религия (по похожим)
В каталоге с
13 авг.
Подписчики
1 396
−1 за 3 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
57
40 постов
Вовлечённость
4,1%
к подписчикам
Постов в день
5,4
всего 44
Упоминаний
6
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
49
1/48двое суток
56
1/72трое суток
60

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • 📚Бүген Апаста ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм ТР Мөфтие киңәшчесе, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов катнашында “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды.   🤝Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны пансионат ачылу белән тәбрикләде һәм бинаны төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.   ☪📖Илфар хәзрәт Хәсәнов кунакларны һәм дин кардәшләрне Мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләде, барлык катнашучыларны Мәүлид ае башлану белән котлады һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең үгет-нәсихәтләрен искә төшерде.   🔹Учреждение бер үк вакытта 40 тәрбияләнүче һәм 4 тәрбияче өчен каралган, яшәү бушлай. Укыту программасы 4 елга исәпләнгән һәм 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән.   🌙Белем бирү барышы татар халкының рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнүне, татар телен тирәнтен өйрәнүне, гарәп телен факультатив өйрәнүне, шулай ук рухи тәрбия бирүне күздә тота.   📸ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары һәм фотосурәтләре файдаланылды.

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • видео или голосовое, без подписи

  • 💫 💫 💫 Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды шәһәркүләм Мәүлидтә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен уздыра   🧰 🧰 Аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак🛎. 🤲🤲Акциядә һәркем катнаша ала, моның өчен акчаларны zakyatrt.com сайты аша җибәрергә мөмкин. Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете каршында узачак. Тантаналы ачылыш – 13:00 сәгатьтә.

  • Бүген, кояш баю белән, рабигыль-әүвәл ае керә. Татарстанда сафәр ае ничек узды? 🔹 Мөфти Камил хәзрәт Патриарх белән очрашуда катнашты һәм аңа истәлекле бүләк – Идел буе Болгары дирһәме күчермәсен бүләк итте 🔸 Ираннан танылган сөнни дин галиме Абдулкадыйр Йосыф әл-Гарифи Мөфтигә һәм Диния нәзарәте голәмәләренә иҗазәтләр тапшырды 🔹 Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары тормышка ашыру өчен Нәзарәттән һәм партнерлардан грантлар алды 🔸 Татарстанның барлык мәчетләрендә мөселманнар Түбән Камага дошман һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнар өчен дога кылды 🔹 Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте 🔸 Дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды 🔹 Азнакай мөхтәсибәтендә “Әсләм” IX Коръән укучылар бәйгесе узды 🔸 Мөфти Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашты 🔹 Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды 🔸 Тарихи Алабуга җирендә традицион җәядән ук ату буенча “Туган Батыр” V Бөтенроссия турниры узды 🔹 Кукмара мөхтәсибәтендә IX Мәчкәрә укулары узды 🔸 Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары узды 🔹 Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне җибәрде 🔸 Бөгелмә шәһәренең “Гәүһәр” мәчетендә МХОда һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән чираттагы очрашу узды 🔹 Буа мөхтәсибәтендә волонтерлар МХО сугышчылары өчен “Леший” маскировка костюмнары тегә  🔸 Диния нәзарәте хәзрәтләре Казан гидларына лекцияләр укый 🔹 Бөгелмәдә Татарстан Республикасы мәчетләре арасында мини-футбол буенча республика турниры узды

  • 29нчы август көнне Казанда пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең дөньяга килүенә багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак.   Вакыты һәм урыны: сәг. 13.00-дә, “Мәрҗани” мәчете каршында.   ❗❗❗Программада: 📍мөселманнар арасында хаҗга юлламалар уйнату; 📍театральләштерелгән күренешләр; 📍халык яратып өлгергән хәзрәтләрнең вәгазьләре; 📍балалар өчен викториналар; 📍Halal Market ярминкәсе; 📍“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе – “Зәкят” хәйрия фонды республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 укучыга Белем көненә мәктәп кирәк-яраклары тапшырачак;   🤲Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын көтеп калабыз!   Шәһәркүләм Мәүлидне Диния нәзарәте ТР Рәисе Администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештыра.

  • видео или голосовое, без подписи

  • 💫💫Бүген Диния Нәзарәте хәзрәтләре журналистларга Татарстанда узачак Мәүлид ае чаралары турында сөйләде.   🕌🕌Быел Татарстан мөфтияте Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көне уңаеннан нәрсәләр әзерләде? 📍29нчы августта Казанда – шәһәркүләм Мәүлид; 📍мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә – Мәүлидләр, тематик кичәләр һәм мәҗлесләр; 📍“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе – “Зәкят” хәйрия фонды республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 мәктәп укучысына Белем көненә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырачак; 📍Диния нәзарәте хәзрәтләренең махсус хәрби операция зонасына барып сугышчылар катнашында Мәүлид кичәләре үткәрүе.

  • ⚡️Мөфти Камил хәзрәт Мәүлид ае – Пәйгамбәребезнең ﷺ туган ае якынлашу уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итте. Тулы текст белән биредә танышырга мөмкин.   👉Үзенең мөрәҗәгатендә Мөфти ассызыклаганча, Пәйгамбәрнең ﷺ үгет-нәсыйхәтләре, үрнәге – барысы да мөэмин-мөселманнар иярергә тиешле хак юлдыр, Коръәннән соң ислам нигезләренең берсе булган Сөннәт.   📍Мәүлид аенда Пәйгамбәргә ﷺ салаватлар әйтү, аның сирасын (тормыш юлын) өйрәнү, үзе һәм аның гүзәл сыйфатлары турында вәгазьләр тыңлау, аның пәйгамбәрлек иткән вакытларын һәм аның шул бөек чорда булган гаҗәеп вакыйгаларны һәм могҗизаларны искә төшерү дөрес санала. Бу күркәм чаралар халык арасында Мөхәммәдкә ﷺ һәм аның сөннәтенә карата мәхәббәт тәрбияли, хак ислам кыйммәтләрен саклый һәм бөтен кешелек дөньясы өчен уртак булган мәңгелек әхлакый төшенчәләр турында искә төшерә.   🕌Мөхәммәд ﷺ – Кыямәт Көнендә барлык мөселманнар өчен шәфәгать кылучы, бу дөньяда хөрмәтлеләрнең иң хөрмәтлесе һәм бакыйлыкта иң мәртәбәле зат.

  • 🕌Мәүлид аенда Казанның «Мәрҗани» мәчетендә вәгазь кичәләре узачак – аларны танылган татар хәзрәтләре алып барачак. 📿Вәгазьләр һәр чәршәмбе көнне икенде намазыннан соң үткәреләчәк. 👉Беренче булып, 18нче августта кичке биштә (17.00), мәхәллә халкы каршында Татарстан мөфтиятенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясаячак.  🌙Мөбарәк Рабигыль-әүвәл аенда вәгазь кичәләре барышында хәзрәтләр пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ турында сөйләячәк. 👳📚Чәршәмбе көннәрендә уза торган татар вәгазьләре проекты Мәүлид аеннан соң да дәвам итәчәк.

  • видео или голосовое, без подписи

  • 💫💫«Зәкят» хәйрия фонды Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләргә каралган дәүләт ярдәменә кушылды һәм үзе акча җыя башлады. 🕌🕌Акча Нәзарәтнең Түбән Кама мөхтәсибәте белән берлектә җыела, мөхтәсибәт урындагы вәзгыятьне яхшы белә һәм зыян күрүчеләр белән элемтәдә тора. ❗❗❗❗Акча җыю тәмамлану белән, мөхтәсибәт аны зыян күргән гаиләләргә тапшырачак, алар аны үзләре теләгәнчә: сәламәтлекләрен яхшыртуга, төзекләндерү эшләренә, башка ихтыяҗлары өчен тота алачак. 🆘🆘Сәдаканы монда күчерергә мөмкин. ❗❗❗️Ярдәм бары акчалата гына кабул ителә. 🤲🤲 Ярдәм кулы сузучыларга Аллаһның рәхмәте ирешсен.

Диния Нәзарәте — tgindex