tgindex
жить жизнь 🍇

жить жизнь 🍇

Статистика
@zaramisovnaМузыкаказахский

җан җылысы белән алмашу урыны автор - @zaramisovnaa макста - https://max.ru/c/-70916136293827/AZ75usFnFWY

Последний пост
14 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
7
Всего постов
23
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Музыка (по похожим)
В каталоге с
13 авг.
Подписчики
252
0 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
166
22 постов
Вовлечённость
65,9%
к подписчикам
Постов в день
1,0
всего 23
Упоминаний
0
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
108
1/48двое суток
123
1/72трое суток
133

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • Мин исем китеп кыз әнисе булу турында хыялланмадым. Әмма кызым тугач аның чәчләрен үрергә хыяллана идем. Ниһаять үсеп җитте ул чәч, СөбеханАллаһ МашАллаһ. Шундый нәни генә булса да толымнар ясап йөрибез хәзер 🥹

  • Говорят, у всего есть год спустя. Сегодня ровно год, как не стало моей бабушки. И только сейчас, кажется, приходит настоящее осознание. Некоторые раны не затягиваются по календарю. Они просто превращаются в комок тёплой грусти, который греет душу воспоминаниями и омывает лицо слезами. Эта грусть - как одеяло: то мягко обволакивает сердце, то превращается в колючий плед из детства… Я скучаю. И хочу скучать. Не хочу, чтобы это самое «год спустя» стёрло эту грусть из моего сердца. Ведь память - единственное, что у нас остаётся, когда человека уже нельзя обнять.

  • А вы попробуйте в школе поработать и не стать зомби 😂 Но на всякий случай туда устраиваться не буду

  • Чираттагы мөслимә хиҗабын салганын күрсәм, кәефем төшә. Әгәр ул берәр танылганрак кеше булса, бигрәк тә кызганыч. Болай да яулык кияргә батырлыгы җитмәгәннәр, икеләнүчеләр тагын да шикләнә башларга мөмкин бит. Ләкин беркемне дә гаепли алмыйм - хакым юк. Әлбәттә, мин мондый адымны хупламыйм, әмма аңлыйм: бу җиңел юл түгел. Шуңа күрә аларга да, үземә дә нәфескә каршы торырлык иман ныклыгы телим. Дөньяда болай да мөселманнарга карата нәфрәт җитәрлек - бер-беребезне дә дошман күрергә кирәкми. Аннары... Мин үзем беркайчан да шикләнмәдем дисәм, ялган булыр. Шикләнү, курку, үзеңә ышаныч җитмәү - нормаль хәл. Бер генә дәвасы бар: Аллаһка булган ярату, Аның безгә булган яратуын тою һәм Аның ризалыгына омтылу. Башымдагы яулык аркасында берни югалтмадым. Үземне берәүдән дә ким я артык тоймыйм. Ничек бар шулай яратам, ничек бар шулай яраталар. Ошамый башласа, яулыкны гына алыштырам, матур итеп бәйләргә генә өйрәнәсе калды 😁 Сүз уңаеннан. «Сиңа болай килешә» дип әйткән һәркемгә аерым рәхмәт 🤍

  • А вы попробуйте в школе поработать и не стать зомби 😂 Но на всякий случай туда устраиваться не буду

  • без подписи

  • - Әни, син ник таудан шумыйсың? - Мин карт бит инде, кызым - Юк бииит! Әни, син яңа, син яңа!

  • 1 авг.251172

    Без кечкенә вакытта каникул саен Килдебәктә әтинең бертуган апасында өелешеп ята идек. Җәй көне җизнигә ияреп "паркка" барабыз. Машина паркы инде ул, заправкасы да бар. Зәлидә «Парк түгел бит бу, маймыллар кайда соң монда?» дип шелтә дә белдергән иде берсендә 😂 Шул заправкада җизнинең будка сыманрак эш урыны бар иде дип истә калган. Анда Әлфинә Әзһамова дисклары. Популяр иде ул вакытта, әмма безгә кринж тоела иде. Хәзер менә янәдән праймга кайтты. Җырлары да ярыйсы кебек 😁 Безнең өйдәге зумер да тыңлый хәтта. Видеода Булат Шәйми «Онытмаган» җырын башкара.

  • Второй день смотрю обзор на «Одиссею» Нолана. Очень интересно, но не с кем обсудить. Думала я. Но вспомнила, что Гомера проходят в 5 классе. Ну всё, пятиклашки, держитесь 😁 Вообще, я люблю всю эту древнегреческую мифологию, эстетику, героев и богов. Но пока 5 класс мне не дали. Работу тоже. Ждём и наслаждаемся последними деньками декрета 🤩🌟 😂

  • Стоило вернуть реакции, пост сразу улетел в стратосферу 🚀 🤣 Күптән шулай язарга хыялланган идем. Кст, стратосфера алай ук биек һәм ерак түгел инде ул, шуны беләме икән моны уйлап тапкан кеше? 😁 #душнила

  • - Әни, мин кызыл машинада йөргән идем бит име? - әйе, кызым - нишләп йөргән идем мин андааа? - йөрисең килгәндер - нишләп йөрисем килгәәән? - машиналар яратасыңдыр - Әни, мин нишләп машиналар яратаааам? -... - Әти, кара монда нинди күп дереволар! Нишләп монда күп дереволааар? - Кемдер аларны утырткан да, үсеп чыкканнар - Нишләәәп? - Табигатьтә шулай инде - Нишләп тагибәттә шулааай? Әти, нишләп светофор кызыл яна? - Машиналарны контролировать итә - Нишләп кортнолиробать итәәә? Иң кызыгы, ул бу сорауларның күбесенчә җавапны үзе дә белә. Юри генә кайвакыт без дә бәйләнәбез "нишәәәп?" дип, яратмый 😁

  • Берьюлы безнекенә ачкыч тыгып газапланган иде бер абый. Мин тишектән карап тордым, вәйт котым алынды шунда. Ул тоже шулай бутаган булып чыкты, квартира номерын күтәрелеп карады да, тайды тизрәк. Хәзер мин сине аңлыйм, абзый...

  • Мин бүген ялгыш икенче этажда (кешегә ияреп) лифттан төшеп калып, башка квартирага керергә маташтым 😭 Урыны нәкъ безнеке кебек, ишекләр бөтенесе бер инде монда. Ярый, ачкыч тыкмадым инде, тоткасын тартып карадым да, әкрен генә шакыдым. Аңлагач, чаптым тизрәк. Анда берәү дә яшәми яки өйдә булмаганнар дип өметләник, ачучы булмады һәрхәлдә. Шулай да, бер-ике-өч көн чыгып йөрмәскә исәп 😭🤣🙈

  • Кичә сеңлемнәргә кунакка бардык. Күчтәнәч: шушы шоппер, эчендә кинза (мин яратмыйм, петрушка дип бутап алганмын), Хәлилнең футболкасы (Галия киеп кайткан иде), черкиләргә каршы кыстыргыч (Галия талап алып кайткан иде). Кулда үзем ясаган айс-латте. Норм? 😁

  • Әллә нинди кызыклы чаралар үтә инде Казаныбызда, өлгер генә 💃 Бу Мәскәү базарында фламенко кичәсе. Концертны беренче «татарча» фламенко бн тәмамладылар)

  • без подписи

  • Илдар: ник син минем бн фото кертмисең? Безнең фотолар:

  • Интернетта шундый кызыклы фактка тап булдым. Алманнар (немец) озак вакытка берәркая киткәндә өйдәге ризыклар бозылып, әрәм булмасын өчен күршеләрнең ишегенә элеп китә икән. Дөрес нәрсәме икән дип эзләп караган идем, чат gpt болай ди: Да, такое действительно встречается, но это не является общенациональной традицией. В Германии довольно развито движение foodsharing — люди бесплатно отдают ненужные, но пригодные к употреблению продукты через специальные пункты («Fairteiler») или приложения, чтобы сократить пищевые отходы. Гениально. Мин дә шулай бүлешер идем күршеләр бн, бездә дөрес аңламаячаклар дип уйлыйм)

  • Омсктан килгән Себер татарлары белән сөйләшеп кайттык кичә юл буе. Казан күрергә килгәннәр. Тәмле өчпочмак ашыйсылары килә, нинди кафе-ресторанга җибәрергә дә белмәдем. Без өйдә ашыйбыз ич инде андый нәрсәне 😅 Кызык булды аларны тыңларга. Әнисе Фирүзә, кызы Кристина исемле. «Фаина Фёдоровна дип йөртә укучыларым» - ди, укытучы булып чыкты ул апа. 4нче класска кадәр татар теле укыган, авылларда татар мәктәпләре әле дә бар икән. Үзе дә авылда тора, узган ел газ керткәннәр, утын якмый башлаганнар. Үзебезнең нинди рәхәттә яшәгәнне аңлыйсың инде шунда. Но бензин арзанрак диде, кст)) Хоккей турында гына сөйләшмәдек. «Хәтерлисезме, 2009нчы елда сезнекеләрне 11:1 бәргән идек?» дип сорыйсы килгән иде 😁

  • без подписи