Агыйдел дулкыны
СтатистикаПредставительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://rutube.ru/channel/41679236/
- Последний пост
- 14 авг.
- Последнее чтение
- 15 авг.
- Постов за неделю
- 6
- Всего постов
- 26
- Тип
- открытый
- Язык
- казахский
- Категория
- Музыка (по похожим)
- В каталоге с
- 12 авг.
- 1/24сутки в ленте
- 22
- 1/48двое суток
- 25
- 1/72трое суток
- 27
Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.
Посты
«Ихлас» тапшыруының бүгенге (14 август) чыгарылышы Учалы районы Өрген авылында мәчет ачылышына багышланган. ⠀ Чыгарылышны Альфред Дәүләтшин һәм Илдар Еникеев әзерләде. ⠀ Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) «Туган тел» телеканалында карый аласыз.
Бүген хәтер дәфтәрләрен бераз барлап, 2021 елның җәендә Туймазы районында узган "Җырлыйк әле" үзешчән фольклор ансамбльләренең төбәкара фестиваль-бәйгесенә багышланган тапшыруны карарга тәкъдим итәбез. ⠀ https://rutube.ru/video/cc6556debddbde6ee7e31021db42aefb/
"Дөрестән дә, Кыямәт көнендә сезнең арагыздан минем өчен сөеклерәк һәм миңа якынрак торганы шул булыр, кем (җирдәге тормышта) үзенең яхшы холкы белән аерылып торды". Тирмизи. ⠀ Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр! ⠀ Фотода Учалы районы Учалы авылында урнашкан "Сәгыйдулла" исемле мәчет. На фото мечеть, расположенная в селе Учалы Учалинского района.
Якын көннәрдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Салават Фәтхетдинов Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында концерт куйды. ⠀ "Салават абый" җырын барыгыз да хәтерлисезме?😉
«Гармунлы яшьлегем» фестивале күңелләрдә матур хатирәләр калдырып узды! 🪗❤️ Җырлар, гармун моңнары, биюләр, матур чыгышлар һәм, иң мөһиме - җылы очрашулар! ✨ Бу матур бәйрәмне безнең белән бергә үткәргән һәркемгә зур рәхмәт! Килүегез, җырлавыгыз, биюегез һәм шушы көнне тагын да күңеллерәк иткәнегез өчен рәхмәт! ❤️
«Ихлас» тапшыруының "Җырлыйк әле" төбәкара фольклор ансамбльләре фестиваленә багышланган чыгарылышын карап өлгермәгән булсагыз, сылтама аша үтеп, сез моны эшли аласыз. ⠀ https://rutube.ru/video/private/82a428e49ed60a0182b80418be3a519d/?p=N9BLH4jLVJgZFWb6-mQkOg
Бер вакыт кына! Кадерле очрашулардан фотомизгелләр. #башкортстантатарлары #уфататарлары
8 август көнне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, журналист, С. Сөләйманова, Ә. Атнабаев, Р. Төхвәтуллин исмендәге премияләр лауреаты Ләйсән Кәшфинең (Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева) күркәм гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. ЯРЫЙ ӘЛЕ… Ярый әле без акыллы түгел, Ярый вакыт аша күрмибез. Гел яхшыга өмет итәбез дә, Гомерләрне җептәй эрлибез. Безнең теләк телә мантыйкны да, Безнең өмет өтә вакытны. Безнең максат сыта кысаларны, Без эзлибез җирдә хаклыкны. Алдан күрү, ярый, насыйп түгел, Өметкә тас килми чынбарлык. Бездә – хыялый көч, акыллылар Ералмасны ерып чыгарлык. Без сөюдә сукыр, чукрак, надан, Без бит гомер буе көтүдә – Тиң түгелне, гамьсез, битарафны... Һәм мәхәббәт иҗат итүдә. Акыллыга дөнья, һай, авырдыр, Ярый әле шундый булганбыз. Соры Җирне алга мана торган Шагыйрь җаннар булып туганбыз. Ләйсән Кәшфи.
"Фәкать туган телдә Иман иңә кеше җанына". Равил Фәйзуллин. ⠀ Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр! ⠀ Фотода Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылындагы мәчет. На фото мечеть, расположенная в поселке Стерлибашево Стерлибашевского района.
🌟Балагызга иҗат һәм илһам дөньясын ачыгыз! 🌟 🎭Уфада татар телендә «ДАН» балалар театр студиясе ачыла! Балагыз кыюрак булсын, үз фикерләре белән бүлешергә өйрәнсен һәм иҗади потенциалын ачсын, дип хыялланасызмы? 5-15 яшьлек балаларны студиядә шөгыльләнергә чакырабыз! Биредә алар: ✅яңа дуслар табарга һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшырак аралашырга; ✅үз-үзенә ышанычын үстерергә; ✅мавыктыргыч тренингларда актерлык осталыгы нигезләрен үзләштерергә; ✅җырларга һәм биергә; ✅иҗади проектларның бер өлеше булырга һәм үзен сәхнәдә сынап карарга өйрәнәчәк. 😎Аралашу - татар телендә! Студия эшчәнлеге сентябрьдә башлана. Ашыгыгыз - төркемнәрдә урыннар саны чикле! 📞: 8 917 426 95 56.
«Ихлас» тапшыруының иртәгәсе (7 август) чыгарылышы Туймазы районы Төмәнәк авылы янында урнашкан "Бабай утары" этноүзәгендә узган "Җырлыйк әле" төбәкара фольклор ансамбльләре фестиваленә багышланган. ⠀ Чыгарылышны Мөхәммәт Галләмов һәм Илдар Еникеев әзерләде. ⠀ Видеода - фестивальдә Гран-при яулаучы Нефтекама шәһәренең "Талбишек" ансамбле. ⠀ Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) «Туган тел» телеканалында карый аласыз.
#башкортстаншагыйрьләре #башкортстанязучылары рубрикасын дәвам итеп, игътибарыгызга Башкортстанның Илеш районында туып үскән татар әдибе, шагыйрь, прозаик һәм драматург, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Әхсән Баянның "Яшьлегемне эзлим" повестеннан өзек тәкъдим итәбез. "... Кеше туа, беренче кабат күзләрен ача. Күзләренә күренгән һәрнәрсә — аның өчен ачыш. Шул ук зәңгәр күк, ай, кояш, йолдызлар, чирәм, урман, су — ачыш. Кеше үсә. Аңа мәхәббәт килә. Ул әйтә: — Минем кебек беркем яратмаган! — ди. Вакыт дигән нәрсә аңа алмашчы китерә. Аның улы әйтә. — Минем кебек беркем яратмас! — ди. Буыннар алышына, һәркайсы кабатлый: — Минем кебек беркем яратмаган! Минем кебек беркем яратмас! Ачышлар күбәя тора. Фәннәр очрашкан җирдә яңа фәннәр, хәрәкәт океанында табышмаклы яңа көчләр ургыла. Алар мәхәббәткә яңалык китерәләр. Билгеле вакытны сайлап, заказ буенча туып булмый. Яшьлек тә, мәхәббәт тә үзе туры килгән чор һавасын сулап яши. Революция, реакция, сугыш, тынычлык — һәркайсы аларга үз эчтәлеген бирә, үз мөһерен суга. Тик ни генә булмасын, соңыннан һәркем бер үк ачышны ясый: — Алып китте еллар яшьлегемне, Бәрабәргә акыл бирде. Алыгыз, Еллар, биргән акылыгызны, Кайтарыгыз Яшьлегемне кире!.."
4 август - Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, шагыйрь Мариc Нәзиф улы Нәзиров туган көн. ⠀ ОЧМЫЙЧА СИН ТҮЗЕП КАРА... Кыр казлары оча җырлап, Кайтаваздай тынлык ярып, Юл алалар еракларга, Югалалар офыкларга: Кыйгак… Кыйгак… Кыйгак… Кыйгак… Алар киткән якка багып, Йорт казлары канат кагып Омтылганда болытларга, Бәреләләр кыекларга: Кыйгак… Кыйгак… Кыйгак… Кыйгак… Төшү белән килеп җиргә, Каурыйларын чәчеп җилгә, Ыңгырашып, сыкрап, елап, Ярсып, соңгы көчен җыйнап: — Кыйгак… Кыйгак… Кыйгак… Кыйгак… Казлар, казлар, мин, аңлыймын сезне, Охшаш язмыш безнең зарда: Очмыйча син түзеп кара Иңнәреңдә канат барда. — Кыйгак… Кыйгак… Кыйгак… Кыйгак…
🎭3 августта Уфа «Нур» татар дәүләт театры труппасы җәйге ялларын тәмамлап, беренче җыелышка очрашты. Быел «Нур" театры истәлекле 35нче театраль мизгелен каршылый. Артистлар, яраткан тамашачыларын премьералар белән сөендерергә дип, яңа спектакльләр өстендә эш башлады да инде. Беренче куелыш 30 сентябрьдә булачак.
“Бабай утары” этнографик комплексында узучы "Җырлыйк әле" үзешчән ансамбльләре фестивалендә Гран-при яулаучы Нефтекама шәһәренең "Талбишек" ансамбле режиссер, фотограф Илдар Еникеев объективында. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Бер вакыт кына! Кадерле очрашулардан фотомизгелләр. #башкортстантатарлары #уфататарлары
8 августта "Бәлешфест"та очрашканга кадәр, дуслар!
Бүген, 1 август көнне, Совет һәм Русия татар шагыйре, журналист, сәясәт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның туган көне. Минем күңел Минем күңел үзгәрүчән, Аязучан болытлы. Минем күңел бик үзсүзле, Ташка үлчим холыклы... Миннән сорап торамыни? – Әйләнә ул агымга; Әйләнә йә талгын җилгә, Әйләнә йә давылга. Әйләнә ул буранга да, Әйләнә ул утка да... Юк аның тынып торганы Бер генә минутка да. Күңелнең нечкә кыллары Кайчак шундый тартыла, Ярсу уйлар тик торганнан Ярларыннан аркыла! Мөлдерәмә тулы күңел... Юкка тулмыйдыр инде. Бик еш тулмас иде дә ул, Үзем шундыйдыр инде... Ә күңел ул әйләнергә Мөмкин хәтта ташка да... Әйләнмәсен... Таш күңелләр Күптер миннән башка да. Роберт Миңнуллин.
"И, Раббыбыз, әгәр без онытсак яки ялгышсак, син безне җавапка тартма! И, Раббыбыз, бездән алда килгәннәргә йөкләгән шикелле безгә дә авыр йөк йөкләмә! И, Раббыбыз, безгә көчебез җитмәгән нәрсәләрне дә йөкләмә! Безне кызган! Син – безнең Яклаучыбыз. Кяфер кавеменә каршы (да) Син безгә ярдәм ит!» ⠀ Бәкарә сурәсе, 286нчы аять. ⠀ Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр! ⠀ Фотода Благовар районы Иске Сынны авылы мәчете. ⠀ На фото мечеть, расположенная в деревне Старые Санны Благоварского района.
Менә шушындый талантлы яшь егет җырлады Туймазы районы Төмәнәк авылы янында урнашкан "Бабай утары" этноүзәге оештырган Сабан туенда. Матур бит, килешәсезме?