tgindex
املا Имла

املا Имла

Статистика
@iske_imlaказахский

Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.

Последний пост
11 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
1
Всего постов
115
Тип
открытый
Язык
казахский
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
245
+3 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
244
40 постов
Вовлечённость
99,6%
к подписчикам
Постов в день
0,1
всего 115
Упоминаний
6
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
55
1/48двое суток
63
1/72трое суток
67

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • میلتیق انداز (ت.) МЫЛТЫК-ӘНДАЗ и. Стрелец (XV йөз ахыры - XVIII йөз башы Русиясендә мылтыкчы гаскәри). Җөмлә урыс падишаһы Барис Фидыравичның хөкеме ярлыгы белән уңда-сулда карачу газамәт бикләре ултырып, күчә-күчә, урам-урам мылтык-әндазлар җәлаләт вә сәясәт белән кул кушырып торыр (Кадыйргали бик). ("Барлык урыс падишаһы Борис Федорович [Годунов]ның хөкеме ярлыгы белән, уңында-сулында бөек карачы бәкләре утырып, юл-юл, урам-урам мылтыкчылар (стрелецлар) вәкарь һәм тәртип белән кул кушырып торалар"). #لغات

  • 9 авг.804из dr_bormotucher

    Идел буенда хатын-кызларга махсус эшләнгән бу нәфис затның hәр ярымында хуҗасына ике юллык изге теләк язылган: عدولار پایمال اولسون یولنکده یوکرسون قل‌لارتیک Гадулар паймал улсын, Юлыңда йөгерсен коллартик (Дошманнар ким-хур булсын, Юлыңда коллардай йөгерсен). Чыганагы: https://t.me/efr14441444/43

  • Кадыйргали бикнең 1602 елда язылган тарихнамәсендә

  • Кадыйргали бикнең 1602 елда язылган тарихнамәсендә Хаҗигәрәйнең ил агалары тарафыннан мөхтәмәлән Казан тәхетенә чакырылуы турында дастан (Санкт-Петербург дәүләт университеты Көнчыгыш факультеты китапханәсе, Ms.O. 59, кәгазь 147). Чыганакта Казан тирәсендәге авыллар телгә алына.

  • без подписи

  • Олуг Мөхәммәд ханның һәм Хаҗигәрәй ханның якын туганлыгы аркасында, алар дөньядан китеп баргач та, Кырым һәм Казан ханлыклары бер-берсенә бик якын булганнар. Шул дәрәҗәдә ки, Кырым ханлыгына нигез салучы Хаҗигәрәй ханның (1440 нчы еллар башы - 1466) Олуг Мөхәммәд хан вафатыннан соң (1445) Казан тәхетенә, ә Олуг Мөхәммәд ханның оныгы, Казан хөкемдары Ибраһим ханның (1467-1479) Хаҗигәрәй хан вафатыннан соң Кырым тәхетенә утыруының вакыйгый (реаль) ихтималы булган. Ибраһим хан ике ай чамасы Кырым тәхетендә утырып та алган, диләр. Рәсемдә: Кадыйргали бикнең 1602 елда язылган тарихнамәсендә Хаҗигәрәйнең ил агалары тарафыннан мөхтәмәлән Казан тәхетенә чакырылуы турында дастан (Санкт-Петербург дәүләт университеты Көнчыгыш факультеты китапханәсе, Ms.O. 59, кәгазь 147). Чыганакта Казан тирәсендәге авыллар телгә алына. #منابع

  • Чагатай һәм татар имлаларының кайбер үзенчәлекләре Чагатай имласында язылган текст: برکا وقت تیز اوزا، آیرلغاچ آقرین، بیلیب بولمای عمر آخرین. سینسز کوب کون‌لار اوزدی، باغچه‌دا گل‌لار سولدی، کونکول‌لارم آچیغ ساغش‌غه تولدی(*) (*)Шушы җырның беренче юллары. Госманлы имласы тәэсирендә эшкәртелгән ХХ йөз башы татар имласында язылган текст: برگه وقت تیز اوزا، آیرلغاچ آقرین، بلوب بولمای عمر آخرین. سینسز کوب کونلر اوزدی، باغچه‌ده گللر صولدی، کوڭللرم آچی صاغشقه طولدی. Чагатай имласының төп үзенчәлекләре: 1) кушымчалар еш кына тамырдан аерым языла: کون‌لار - көннәр ساغش‌غه - сагышка 2) төрки сүзләрдә "с" һәм "т" авазлары, каты йә йомшак әйтелешле булуларына карамастан, س һәм ت хәрефләре белән генә биреләләр (سولدی (госманлыча صولدی) сулды, تولدی (госманлыча طولدی) тулды); 3) -да/-дә/-та/-тә урын-вакыт килеше кушымчасында "а" һәм "ә" авазлары һа-и рәсмия (ه) белән түгел, әлиф (ا) белән бирелә (دا); 4) -гә/-кә юнәлеш килеш кушымчасы کا дип бирелә; 5) -лар/-ләр күплек кушымчасы لار дип бирелә. Хәзерге татар теле өчен ХХ йөз башы татар имласы күбрәк яраклаштырылган. Ләкин запас вариант буларак чагатай имласын да күз уңында тотабыз, чөнки ул тирән тарихлы һәм үзенчә җазибәле (шармы булган) бер имла. #قواعد #چغتایچه

  • 6 авг.105из bursaviyya

    без подписи

  • 6 авг.1122из dr_bormotucher

    18 йөз ахыры - 20 йөз башы Мәхкәмә-и Шәргыя-и Оренбургия сәнәдләрендә (документларында) бүгенге телебезне дә бизәрлек хикмәтле истыйлахлар (терминнар) һәм гыйбарәләр очрый. Менә күземә чалынган берничәсе: о ته‌تیل тәтел - бәйнә-бәйнә (?). صونکنده اوشبو حال نی ته تیل خلق مزغه هم فولصنوی پرافولینیه غه معلوم قلدوم Соңында ошбу хәлне тәтел халкымызга һәм вулуснуй правлинияга мәгълүм кылдым (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 7196, л. 33 об., 33). Башкорт телендә "ихлас сөйләргә яратучы" мәгънәсен белдергән "тәтелбай" сүзе бар, "тәтел"нең тамырдашы түгелме икән? о بتمک бетмәк - кабул итмәү (?). о منم ضرریمه شاهدلرگه بتمایمن Минем зарарыма шаһидләргә бетмәймен (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 7196, л. 37 об., 29 об., 26). о کامللتمک камилләтмәк - тәмамлау, җиренә җиткерү. о و هم بیوردم مذکور پراولینه غه شول اشنی کامل‌لتورغه Вә һәм боердым мәзкүр Правлинага шул эшне камилләтергә (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 7492, л. 12 об.). о مامور мәэмүр - уполномоченный. о دخونوی سوبرانیه دان اوکاز ایله مامور احمدولی بولاتف Духовнуй Субраниядан указ илә мәэмүр Әхмәдвәли Булатов (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 9221, л. 16 об.). о توبه باشی түбә башы - авыл старостасы (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 10880, л. 13). о طانمق танмак - инкяр итү, баш тарту. о دیدم اَلّه طاناسنک‌می یا اونوتدنک‌می Дидем: "Әллә танасыңмы я оныттыңмы?" (НА РБ, ф. И-295, оп. 3, д. 12150, л. 29 об.). Л. З. Будагов сүзлегендә китерелгән аңлатма: 《طانمق (в джагатайском иногда تانکماق) - отрекаться, отрицать, запираться (в показаниях). Казанско-татарское: ایتکان سوزینی طاندی "он отрекся от сказанного"》(Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. Т. 1. Б. 730-731). #ИскеСүзләр #ОнытылганМәгънәләр #لغات

  • صنعی فهم ایجادی Сонгый (ясалма) фәһем иҗаты 🙃 #شایارتو

  • Мөселманча яшертен язу турында кызык мәгълүмат. Яшертен язу Яшертен язар өчен шушы түбәндәге ачкычны белергә тиеш: کم صلا او حط در سه له(*) Яшертен язган вакытта кирәк хәрефләрне югарыдагы ачкычның һәр сүзенең киресенчәсеннән алына. Мәсәлән, کم дигәндә ک хәрефе…

  • Мөселманча яшертен язу турында кызык мәгълүмат. Яшертен язу Яшертен язар өчен шушы түбәндәге ачкычны белергә тиеш: کم صلا او حط در سه له(*) Яшертен язган вакытта кирәк хәрефләрне югарыдагы ачкычның һәр сүзенең киресенчәсеннән алына. Мәсәлән, کم дигәндә ک хәрефе م га, م хәрефе ک гә йөри. Ачкычта булынмаган хәрефләр үз урыннарында йөриләр. Үрнәк: هیلسینکی فینلاندیه‌نڭ باش شهریدر. لیهعینمی فینص‌نریلنڭ بوش شلدیرد. Һилсинки Финляндиянең баш шәһәредер. Чыганак: Хәмидулла Хәсән. Яңа иман шарты һәм белемлекләр. Һелсинки, 1968. 108 бит. (*) Гадәттә бу хәрефләр башкачарак тәртиптә китерелә: کم صلا او حط له در سع Аларны истә калдырыр өчен фарсыча бер икеюллык та бар: کم صلا او حط له در سع حرف منقوط را به جایش دع Кәм, сала, әү, хат, ләһ, дәр[-ү] сәгъ - Хәрфе мәнкут-ра бә-җаеш дәгъ. (Кәм, сала, әү, хат, ләһ, дәр, сәгъ - Нокталы хәрефне үз урынында калдыр(**). (**) Мөселман яшертен язуында бер-берсен гарәп әлифбасындагы ноктасыз хәрефләр генә алыштыра, нокталы хәрефләр сүзләрдә үз урыннарында калалар.

  • Скажем «нет» графомании! Не заменяйте простые глаголы на сложные без надобности:

  • https://m.business-gazeta.ru/news/707860 وَأَعِدُّوا لَهُمْ مَا اسْتَطَعْتُمْ مِنْ قُوَّةٍ أَلَا إِنَّ الْقُوَّةَ الرَّمْيُ أَلَا إِنَّ الْقُوَّةَ الرَّمْيُ أَلَا إِنَّ الْقُوَّةَ الرَّمْيُ آلارغه قارشی حالنکزدن کیلگانچه قوّت طوپلانکز. حقیقتاً قوّت - اوق آتمقده‌در، قوّت - اوق آتمقده‌در، قوّت - اوق آتمقده‌در (حدیث شریف) Аларга каршы хәлегездән килгәнчә куәт туплагыз. ХакЫйкатән, куәт - ук атмактадыр, куәт - ук атмактадыр, куәт - ук атмактадыр (Хәдис-е шәриф). #منابع #احادیث

  • دلبرا هجرینک اوتیدا یانامن اورتانیب وصلینک تیلارمن یانا من کعبه عزمیدین منکا سین مدّعا بولماسانک البته اندین یانامن Дилбәра! Һәҗрең утыда янамын, Үртәнеп васлең теләрмен яна мен. Кәгъбә газмедин миңа син мөддәга Булмасаң, әлбәттә андин янамын. (Әй, ярым! Синнән аерылу утында янамын, Үртәлеп, синең белән кавышырга телим янә мин. Кәгъбәгә бару ниятемә син сәбәпче булмасаң, Әлбәттә аннан(1) янамын(2). (1) Ягъни, Кәгъбәгә бару ниятеннән. (2) Янамын (чагатайча) - кайтамын. #منابع #چغتایچه #امیری #تویوغلر

  • Niyazi. El-Luğatu 'n-Neva'iyye ve 'l-İstişhadatu 'l-Cağata'iyye. (Nevayi'nin sözleri ve çağatayca tanıklar. Mustafa S. Kaçalin). 2011 Ниязиның чагатайча-госманлыча "Абушка" сүзлеге (Кереш, Мәтен, Күрсәткечләр, Факсимиле) #لغات #چغتایچه

  • без подписи

  • без подписи

  • без подписи

  • без подписи