tgindex
Сүзлекче язмалары 📚

Сүзлекче язмалары 📚

Статистика
@rinatsafarovМузыкаказахский

Дуслар, мин Ринат Сәфәров булам. Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сүзлекләр төзү белән шөгыльләнәм. Эш барышында ачыкланган татар теленең кызыклы фактларын һәм күзәтүләремне сезгә дә тәкъдим итәм.

Последний пост
13 авг.
Последнее чтение
15 авг.
Постов за неделю
2
Всего постов
21
Тип
открытый
Язык
казахский
Категория
Музыка (по похожим)
В каталоге с
12 авг.
Подписчики
783
0 за 2 дн.
Сутки
0
0,00%
Неделя
 
Месяц
 
Просмотров на пост
406
20 постов
Вовлечённость
51,9%
к подписчикам
Постов в день
0,3
всего 21
Упоминаний
2
каналов
Охват размещения
оценка
1/24сутки в ленте
214
1/48двое суток
245
1/72трое суток
264

Оценка по просмотрам недавних постов: пост набирает почти всё за первые сутки.

Посты

  • БЫЛТЫР – БЫЕЛ – ЯРЕН Ниндидер күренешне бер генә сүз белән белдерә алу, шундый сүзләрнең күплеге телнең байлыгын күрсәтә торган билге. Телебездәге шундый гаҗәеп сүзләр арасында рәттән килгән өч елның һәрберсен атау берәмлеге бар. Былтыр – узган ел ⬅️, быел – агымдагы ⬇️, ярен – киләсе елны ➡️ белдерә. 🔹 Бәлки, ялгышамдыр да, ләкин нәкъ шул аерым сүзләр рәсми стильгә ничектер сыеп бетмәгән кебек. Норматив акт 📑 ишеләрдә узган ел нәтиҗәләре, агымдагы ел күрсәткечләре кебекләр ешрак кулланыла. Нигә? Белмим. Русчадан туры тәрҗемәме? 🤷‍♂ 🔹 Бу өч сүз арасында, мөгаен, ярен дигәне иң кызыгыдыр. Ул сүзлекләргә электән теркәлеп килә һәм ешрак яренгә формасында кулланыла. Ләкин аны нишләптер диалекталь сүз дип күрсәтәләр. Мәгәр Г. Бәширов (Быел булмаса, яренгә), Ә. Еники (Яренгә исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!), А. Гыйләҗев (Чормага менгереп куярмын, яренгә кайткач рәхәтләнеп уйнарлар), И. Юзеев (Яренгә театр институтына китәм!), З. Зәйнуллин (Шул кечкенә нәрсәдән яренгә бер яшьлек бозау зурлыгындагы эт үсеп җитеп, яһүднең яшелчә уңышын арттыруда төп көчкә әйләнә) кебек элеккерәк язучылар да, Д. Булатова (Быел бура буратсак, яренгә казыттырабыз), А. Әхмәтгалиева (Быел бозау булса, яренгә тана, аннан сыер дигән сүз бит ул, Алла боерса…) кебек хәзер актив иҗат иткән әдипләр әсәрләрендә дә бу сүзнең әледән-әле кулланылуы аны диалекталь дип санауга зур киртә дип саныйм. 🔹🔷🔹Минемчә, мәсәлән, ниндидер престижитатор, кинетостатика терминнары – әдәби, яренгә кебек үзе кыска, үзе уңайлы, үзе бөтен телдә дә була алмаган сүзне 😘 әдәби түгел дию акылга сыя торган эш түгел.

  • “СҮЗЛЕКЧЕ ЯЗМАЛАРЫ”на – 2 ел! Икенче ел да үтеп китте. 🎉 Беренче постны язганда, бу каналның күпме яшәячәге һич билгеле түгел иде. Дөрес, бүген дә билгеле түгел, ләкин ике ел эчендә 250ләп пост чыгарылган. Мондый санга барып җителер дип уйламый идем, әлбәттә. Сезнең кызыксыну, сорауларыгыз, тәнкыйтьләрегез, киңәшләргез бу эшнең кирәклегенә ышандырды. 💥 Әйе, быел Телеграмга керү берникадәр проблемалы була башлагач, канал материалларын карау саны, язылучылар санының үсеп бару динамикасы берникадәр сүлпәнәйгән кебек булды 📉, тик соңгы арада, бигрәк тә җәйге айларда кабат ниндидер җанлану башланды кебек 📈. 💥 Былтыргы августтан алып быелгы августка кадәр чыгарылган язмалардан иң күп каралганнары 👀 ‒ “хитлары” Нәвем базарына китәргә, Алла — Аллаһ һәм Лаеш шулпасы эчмәгән икән. Кызык, ләкин ни өчен нәкъ шулар икәненә үзем дә җавап таба алмыйм. Кайвакыт тырышып-тырмашып, әллә кайлардан мәгълүмат туплап язылган постка күпләрнең исе китми. Кайвакыт, киресенчә, аягөсте дигәндәй сырлап ташлаган язма әллә никадәр карау җыя. Ничек кенә булса да, чыгарылган постлар файда китерсен, телебезне тагын да тирәнрәк аңлауга, сүзләрне дөресрәк куллануга ярдәм итсен иде. Берегезгә дә сер түгел: башта язганнарым “Идел” журналында чыга килә. Алар язмаларымны кәгазьдә бастыру белән бергә сайтларында электрон форматта да эләләр. Шуларның кайберләренә сылтама бирү белән сүземне тәмам итәм. Киләсе елларда да бергә булыйк дигән теләктә калам.   https://idel.top/news/fan/dores-soilas-sakaldyryk-kuzelderek…   https://idel.top/news/fan/dores-soilas-magielumati-suze-doni…   https://idel.top/news/fan/dores-soilas-olimpiia-olimpiada   https://idel.top/news/fan/dores-soilas-tolke-kemme-narsame   Барыгызга да хөрмәт белән “Сүзлекче язмалары”ның авторы Ринат Сәфәров

  • 6 авг.284172

    ОЧСЫЗ «Арзан», «түбән бәяле», «юнь» сүзләренең синонимы булып йөргән очсыз хәзерге әдәби телдә алай бик еш очрамаса да, аны бөтенләй диалектизм дип карап булмый. Әмма диалектның аның яңгырашына тәэсир итүе бәхәссез. 🪙 Халык этимологиясе очсыз сүзен ниндидер оч- сүзенә нисбәт иткән дә, шуннан «очы булмаган»ны очсыз дип китереп чыгарган. 🪙 Чынлыкта очсыз ул очыз сүзеннән үзгәргән, һәм аның оч- дигән ниндидер тамырга бернинди дә кагылышы юк. Очыз исә госманлы, чыгтай телләрендә, хәзерге уйг., кр.-тат., төр., ком. телләрендә учуз (uçuz), кар.-балк. уцуз формасында кулланылган һәм кулланыла. 🪙 Татар теленең аерым сөйләшләрендә дә очыз яңгырашы яшәп килә икән. Мәсәлән, Мордовиядә чыга торган «Татар газетасы»нда: «Саранскиның иң зур залы шыгрым тулы иде, чөнки бу концертка билетлар бик очыз иде» дип очрый. Сәер булса да, без хәзер сөйләштә борынгылыгын саклаган вариантны – диалекталь, мәгънәсезрәк юл белән бозыла төшкән вариантны әдәби норма дип санарга мәҗбүр. 🪙 Әле бит аның тагын очсызлы дигәне дә очраштыргалый. Ну, җәмәгать, үзе -сыз, үзе шунда ук -лы белән ясалган сүзләр турында ни уйларга да белгән юк 🤦‍♂. Бусы ялгыш, тупас хатадыр инде аның? 🤷‍♂

  • ЫРУ // ЫРУГ Теләсә кайсы тел үзенең үсеш тарихында төрле этаплар үтә һәм үзгәрешләр кичерә. Шул сәбәпле, мәсәлән, борынгы төрки телнең бик күп тармакларыннан берсе булып формалашуга карамастан, хәзерге татар телендәге яңгырашлар теге замандагылардан аерыла. 📌 Биология терминнары арасында әле ыру, әле ыруг дип кулланылган сүз бар. Болардан ыруы — телнең табигый үсеше процессында башка шундый ук типтагы сүзләр кебек үзгәреш кичергән вариант. Ягъни татар телендә ауслауттагы -ғ/-г, кагыйдә буларак, төшеп кала: бор. сарығ — хәз. сары 🟡, бор. тарығ — хәз. тары, бор. бәг (бәк > бәй) — хәз. би («кайната», «кайнана» мәгънәсендә биата(й), биана(й) яки бием сүзләрендә кулланыла) һ. б. ш. 📌 Әмма башка кайбер төрки телләрдә бу -ғ/-г сакланып калган. Шундыйлардан уйгур телен атарга мөмкин. Ыруг сүзе Алты Урда чорында ук канцелярия теле аша нәкъ уйгурлардан алынган дип санала. (Күп кенә уйгурларның ул дәвердә язу-сызу 📝, документация 📜 эшләре белән шөгыльләнүе мәгълүм). Шуларны исәпкә алганда, минемчә, биологик термин буларак ыру сүзен куллану аклана төшә кебек (ни дисәң дә үзебезнеке). Ыруг сүзен исә тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда куллану урынлы булыр иде. 📌 Шул ук принцип олы һәм олуг сүзләрендә дә күзәтелә. Олы формасы татар теленең табигый үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән, олуг дигәне — башка төрки телдән алынма. Соңгысын «олуг хан», «олуг фәрман» кебек контекстларда куллану акылга муафикъ.

  • МӘҮЛА КОЛЫЙ, РӘМИЕВ, МӨХӘММӘТ Мөхәммәт әллә ни кыенлык тудырмый кебек, шулай да бу исемне йөрткән татар кешесе белән ислам ☪ пәйгамбәренең исемнәре язылышы арасында аерма бар: Мөхәммәт Мәһдиев, Мөхәммәт Мирза кебекләр т аша, Аллаһның илчесе д аша Мөхәммәд дип языла. ❇️ Мәшһүр бертуган Мөхәммәтшакир белән Мөхәммәтзакир Рәмиевлар фамилиясенең гарәп графикасындагы язылышына күз салсак, ул رامييف формасында булган һәм бернинди икеләнүсез Рамиев дип укыла (-ев урынына -еф язуны традиция дип кабул итәм), чөнки ул рами – «укчы, ук атучы ♐️» сүзеннән ясалган. Әмма бүген бу фамилияне йөртүчеләр үзләрен дә, теге бертуганнарны да Рәмиев дип яза: Зөфәр Рәмиев (танылган әдәбият белгече, текстолог). Шуларга иярептер инде, Казандагы IT-паркка исеме бирелгән Бәшир аганың фамилиясе дә Рәмиев дип языла (теге ике бертуганның нәсел дәвамчысы ла). Нигә? «Тигә» – дия иделәр без бала чакта, чөнки сәбәбен беркем әйтә алмый. ❇️ Һәм тагын бер очрак: нисбәләр һәм фамилияләр турында язганым булды инде. Алар күбесе кеше исеменнән яки торак пункт атамасыннан ясалган. Тик менә Мәүла Колый исемендәге Колый нәрсә ул? Уйлый белмәүме? Төпкә төшеп тормаумы? Кандалый, Укмасый кебек нисбә түгел лә инде. Югыйсә бу бит Мәүла Колы, ягъни «Алла колы» дигән исем. Шундый ук әкәмәт мәшһүр төрекмән әдәбияты классигы Мәхтүмколый язылышында да бер чыккан иде. Аның да исемен татар телендә шулай бастырып чыгардылар. Әмма, минемчә, бу исем дә Мәхдүм + колы компонетларыннан оешкан һәм шул ук «Алла колы» дигәнне белдерә. Мәхдүм сүзе «макталган, мактауга лаек, хәмд ителгән» мәгънәсе белән Аллаһка ишарәли булса кирәк. Татар тарихында бу сүз муллаларның улларына карата кулланылган: Безнең Зәки мәхдүм моңарча анасыннан һич аерылмаган, рәхәт вә йомшак тәрбиядә генә үскән вә шәһәрне бер дә күрмәгән иде (Г. Ибраһимов). ❇️ Нәрсәдер үзгәртергә өндәмим ❌. Мирас булып калган мондый проблемаларны бүген хәл итеп булуына ышанып та бетмим, ләкин аларның барлыгын гына күрсәтәсем килде.

  • МИНИСТРЛЫКЛАР «Менә минем рус телендә яза торган коллегам “Минобрнауки РТ” дип кыска гына яза да куя, ә мин татарча “Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрылыгы” дип тутырып язам, чөнки бездә аның кыска варианты юк», – дип зарын сөйләп алды бер журналист. 📕 Рәсми булмаган атамаларны кыскарту бары тик үзебездән тора. Беркем дә «тимерьюл вокзалы» 🚂 дигәнне ТЮВ, «сәүдә үзәге»н СҮ, хәттә СӘҮ дип әйтүдән, язудан тыймый. Әмма министрлыклар һәм ведомстволарның кыскартылмалары хөкүмәтнең махсус карары белән раслана. Аларны беркем дә үзе теләгәнчә ясый алмый. Ни кызганыч, Татарстанның бер генә дәүләт идарәсе органының да рәсми карар белән кыскартылмасы расланмаган. 📗 Министрлыкларда аббревиациянең ике калыбы күзәтелә. 1⃣ – сүзләрнең беренче хәрефләрен генә калдырып кыскарту. Төрки республикаларның министрлыклар исеме күбесенчә бу ысул белән кыскартылган: Қазақстан Республикасының Оқу-ағарту министрлігі – ҚР ОМ (ҚР ОМ бұйрықтары); O‘zbekiston Respublikasi Maktabgacha va maktab ta’limi vazirligi – MMTV (MMTV huzuridagi Respublika ta'lim markazi); Türkiye Cumhuriyeti Çalışma ve Sosyal Güvenlik Bakanlığı – ÇSGB. 2⃣ калып – иҗекләр калдырып кыскарту. Моңа мисал булып рус телендәге аббревиатуралар хезмәт итә ала: Министерство финансов Российской Федерации – Минфин России; Министерство науки и высшего образования Российской Федерации – Минобрнауки России. Шул ук вакытта Россия минстрлыклары өчен беренче калып та кулланыла: Министерство иностранных дел Российской Федерации – МИД России. 📘 Шулай итеп, Татарстан (һәм шулай ук Россия) министрлыклары һәм ведомстволарының кыскартылмаларын булдыру тел белгечләренә килеп төртелми, хөкүмәт органнарына гына бәйле. Моңарчы кирәксенмәгәч, аларга ул бүген дә кирәк түгел инде, ә менә журналистларның моңа ихтыяҗы бар, шуңа күрә матбугат чараларында бу хакта бераз языштырылса, яңгыратылса, исләренә төшергәләп торылса, ихтимал, татар телендә дә ТР Юсмин ⚖, ТР Мәдмин 🪉, РТ Мәфмин 👨‍🏫🔬 яки ТР ЮМ, ТР ММ, ТР МФМ кебекләр барлыкка килер. Тик барлыкка килерме икән?..

  • ҮТКЕР – ҮТКЕН «Үткен дип куллану дөресме, үткер дипме?» Шулай шул, вариантлар булганда, мондый сораулар һәрвакыт чыгып торачак. Гадәттә, тәҗрибәле редакторлар, билгеле бер фикергә килеп, бер генә вариантны сайлыйлар да эзлекле рәвештә шул вариантка төзәтә баралар, ләкин кирәкме икән алай итәргә? ✅ Шәхси күзәтүләремә күрә, үткен сүзе ешрак кулланыла. Һәрхәлдә, минем үткер дип язганнарны шулай төзәткәләгәннәр иде. Мин андый чакта, ихтимал, -р белән булганы диалекталь варианттыр, дип уйлый идем. Ләкин эш алай түгел икән. -кын/-кен (-гын/-ген) кушымчасы ярдәмендә ясалган башка сүзләр булуы үткен вариантына каршы чыгуга киртә куя. Чаг.: азгын, кискен, талгын. Мондагы кушымчаны тюркологлар -кан/-кән (-ган/-гән) кушымчасына кайтарып калдыра, ягъни үткен < үткән (үтә торган) булып чыга. ✅ Шул ук вакытта -кыр/-кер (-гыр/-гер) кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзләр дә аз түгел (күбрәк тә дияр идем әле): тапкыр, өлгер, сизгер, елгыр, кыңгыр, очкыр, откыр, уйгыр (мондагы кушымчаларның кайберләре телебезнең хәзерге торышында кушымча буларак кабул ителми). Димәк, болар рәтендәге үткер вариантын да «легитим», яшәргә хокуклы. ✅ Сүзлекләрдә һәрвакыт диярлек үткер һәм аннан ясалган формаларны (үткерлек, үткерләргә, үткерләнергә, үткерләндерергә һ. б.) икенче планга калдыру аларны диалекталь сүзгә әйләндереп бетергән инде бугай. Ләкин -кыр/-кер (-гыр/-гер) кушымчасының башка әдәби сүзләр ясауда кулланылуы аның диалекталь булмавын күрсәтә. Җитдирәк нәтиҗә чыгару өчен, җитдирәк тикшеренү сорала, әлбәттә (яңа мисаллар табу, куллану ешлыгын, таралыш ареалын ачыклау, башка төрки телләр белән чагыштыру), тик безнең моңа форматыбыз туры килми.

  • ӘЙТАЛМЫЙ // ӘЙТӘЛМИ «...бер-берсен күрәлмичә», «...бер-берсен күралмыйча». Кайсы варианты дөрес икән? Хикәя фигыльнең хәзерге заман юклык формасы -мый/-ми кушымчасы ярдәмендә ясала. Шул ук вакытта әгәр дә бу кушымчалар 1⃣ ал-ырга ярдәмлек фигыле белән, 2⃣ нечкә нигезле сүз белән килсә, алмый формасы әлми булып әйтелү очраклары еш очрый. Бу аеруча Казаннан көнчыгышка киткән саен ешая бугай. Мәсәлән: Сикердем читәннәрен лә, Йөгердем, җитәлмәдем. Ни булды икән телләремә — Сау бул, дип әйтәлмәдем, – дип җырлыйлар. ✔️ Казанда яши башлаганчы, мин моны норма дип саный идем. Монда килгәч, бик кискен төзәтә башладылар. Хәзер инде озак еллар шул юлда казынгач, мондый нәтиҗәгә килдем: әдәби телнең иң тикшерелгән, иң югары таләпләргә туры китерелгән стилендә килә алмыйча, күрә алмый, җитә алмадым дип язу дөрес була. Шул ук сүзләрне диктор укыса, аларны кушып әйтү дөресрәк була: киләлмый, күрәлмыйча, җитәлмадым... ✔️ Кайбер төбәкләрдә менә бу кушылып языла торган икенче компонент кушымчага әверелү этабын кичерә. Әлегә бу процессны әдәби тел кабул итми, шуңа күрә әйтелә килсә дә, язуда аерым һәм икенче компонентны калын итеп язарга кирәк шикелле. Мәгәр бу сөйләм вариантлар әсәрдә персонаж телендә кулланылса, аларны шулай сөйләм телендәгечә кушып һәм нечкә вариантта бирергә мөмкин дип саныйм. 📌 Моңа охшаш мисал (Казан тирәсендәге халыкта аеруча таралган бугай): апкилде, апкитте, апкайтты, апкерде, аппарды кебек сүзләр. Болар да әдәби телдә асылда алып килде, алып барды... кебек язылырга һәм әйтелергә тиеш.

  • СӘДӘФ // СӘДӘП Хәзерге норматив сүзлекләр 📚 мөмкин кадәр орфографик вариантлардан котылу юлын эзли. Шундый вариантлы сүзләр арасында сәдәф һәм сәдәп парлары да бар. Мондый п/ф чиратлашуына татар телендә шактый гына мисал табарга мөмкин. Алардан кайберләренең ф вариантлысы әдәби санала (туфрак – тупрак, керфек – керпек, фәрештә – пәрештә), кайберләренең – п вариантлысы (пәрдә – фәрдә). Кайбер очракларда бу хәрефләр белән генә аерылган сүзләр этимологик дублетка әйләнгән: Әпипә < Афифә > Гафифә. ❇️ Бу п/ф чиратлашуы бер татар теленә генә түгел, төрле телләргә дә хас. Мәсәлән, тат. әфәнде, фән – уйг. әпәнди, пән; тат. пот һәм рус. пуд – нем. Pfunt/фунт; тат. пестә – төр. fıstık һәм рус. фиста(шка) һ. б. ш. ❇️ Сәдәф/сәдәп сүзенә килгәндә, минемчә, сәдәф дигәнен норма, сәдәп дигәнен диалекталь санау дөресрәк булыр. Бу сүзнең гарәп алынмасы булуы һәм чыганак телдә нәкъ ф аша кулланылуы иң ышандыргыч аргумент була ала бугай (шул ук хәлдәге фәрештә сүзе дә чыганак телдәгечә кулланыла). Р. Әхмәтьянов «тат. әд. телендә сәдәп һәм сәдәф – этимологик дублетлар», ягъни сәдәп ул «төймә», сәдәф – «энҗе кабыгы, перламутр 🐚» дисә дә, асылда «төймә» мәгънәсе шул ук «энҗе кабыгы»ннан ясалган кирәк-яракны атаудан барлыкка килгән, шуңа күрә бу төшенчәләрне белдергән сүзләрнең язылышын аеруда зур мәгънә юк шикелле.

  • МУЛЛА, ИМАМ, ХӘЗРӘТ... «Идел Буенда хәзрәтләр форумында булып кайттым». «Хәзрәт булуның үз эстетикасы бар». Матбугаттан алынган бу җөмләләрнең нәрсәсе дөрес түгел? 🌙 Әгәр дә дини традияция 🕌 эзлексез яшәп килсә, мөгаен, дини лексика белән әллә ни проблемалар булмас иде, ләкин диннең шактый зур тәнәфестән соң институт буларак татар арасында активлашуы, әнә шул өзеклек бүген аерым сүзләрнең урынсыз кулланылуына китергән (булса кирәк). 🌙 Дин әһелен белдерү өчен иң популяр сүз мулла дисәм, бик ялгыш булмастыр. Хәзерге татар телендә мулла 👳‍♂ гомуми планда төрле дәрәҗәдәге дин әһелен белдерә, әмма Совет чорында тискәре коннотация салынганга, дин әһелләре телендә, гадәттә, бу сүз бик яратып кулланылмый. 🌙 Имам сүзенең дә мәгънәләре күп. Мәсәлән, бернинди махсус белеме булмаса да, алга басып ике-өч кешегә намаз укыткан кеше дә имам. Нигездә, бүгенге дин әһелләренең күбесен имам дияргә ярыйдыр (билгеле, казыйлар, мөәззиннәр, мөхтәсибләр дә бар). Шуңа күрә форумнар, корылтайлар турында сүз барганда, әлбәттә, имам (яисә инде дин әһеле) сүзен куллану акылга муафикъ. 🌙 Хәзрәт дигәнебезне имам, мулла яки шулар ише башка сүзләр урынына куллануны дөрес дип әйтеп булмый, чөнки хәзрәт ул әнә шул имамга, муллага хөрмәт белән мөрәҗәгать итү (!) сүзе. Ягъни әфәнде сүзе ничек ир-атка карата кулланылса, хәзрәт тә шулай ук дин әһелләренә карата кулланыла. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Мәгәр элек ул дин әһелләренә карата гына түгел, хөкемдарлар һ. б. өчен дә кулланылган. Г. Тукайны исегезгә төшерегез: «Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул». 🌙 Һәм соңгы фикер: нечкәлекләренә кереп тормаганда, татарның дин әһеленә хәзрәт дип эндәшүе православие динендәгеләрнең үз дин әһелләренә батюшка, католикларның изге ата (Holy Father, святой отец) дигәненә туры килә дип аңлыйм. Ялгышсам да, ялгышым имамнар форумы урынына хәзрәтләр форумы дию кебек түгелдер, шәт. Һәрхәлдә: «Мин хәзрәт булып эшлим», – диюче үзен үзе әфәнде дигән кебек булып чыга. Хәзрәтме син, бик үк хәзрәт түгелме әле, анысын инде мөрәҗәгать итүче кеше ихтыярына калдырыйк.

  • ҖАЙРА Күпләр өчен бу сүз яңадыр дип уйлыйм. Җайра ул кимерүчеләр отрядыннан тәне озын энәләр белән капланган имезүче хайван. Бүгенгә кадәр нәшер ителгән зоологик терминология сүзлекләрендә бу җәнлекне белдерү өчен дикобраз сүзе кулланылган, синоним буларак уклы керпе сүзтезмәсе тәкъдим ителгән. 2020 нче елда басылып чыккан «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә әлеге безнең җайра сүзе дә теркәлгән. 🟢 Гомумән алганда, бу җанварны белдерү өчен эзләнүләр күптән башланган. Минем кулдагы «Рәсемле гыйльме хайванат» дәреслегендә (1910) аны хинзир керпесе (гарәптә хинзир «дуңгыз» 🐖) дип биргән булганнар. 🟢 Дикобраз дигәне Совет чорында актив кертелә һәм бүгенгә кадәр төп төрмин буларак кулланыла. Шулай да аның кычкырып торган рус сүзе булуы, «дикий» һәм «образ», ягъни «кыргый, вәхши» һәм «кыяфәт, күренеш» сүзләреннән оешканлыгы аермачык танылу аны ничектер кабул иттерми шикелле (югыйсә жираф 🦒, зебра 🦓, крокодил кебек сүзләр андый хис тудырмый кебек, чөнки рус теленеке түгеллекләре ачык билгеле). 🟢 Уклы керпе варианты, минемчә, – госманлы теле йогынтысы: хәзерге төрек телендә бу хайван oklukirpi, кырымтатарда oqlu kirpi/окълу кирпи. 🟢 Җайра сүзе Урта Азия телләрендә таралыш алган: үзб. 🇺🇿 jayra, каз. 🇰🇿 жайра, кырг. 🇰🇬 жейре, таҗ. 🇹🇯 ҷайра. Бу сүзнең этимологиясен таба алмадым, ләкин кыскалыгы һәм күршедәге кардәш (һәм кардәш булмаган) телләрдә кулланылуы аның термин буларак татар теле өчен дә иң кулай һәм функциональ вариант икәнлеген раслый. 🟢 Шәхсән мин бөтен вариантлар арсыннан җайра дигәнен сайлар идем. Сезнең фикер башкача да була ала, әлбәттә. Шулай да җайраны татарча дикобраз дип әйтәсе килмәүдә фикерләребез уртак дип уйлыйм.

  • 6 июл.386162

    ОШАУ – ОХШАУ Берничә сүзнең яңгырашы яки морфемалар составы белән охшашлыгы сәбәпле шул сүзләрнең лексик мәгънәсе төрле булуын аермау, аларны урынсыз куллану күренеше паронимия дип атала. Паронимия мөнәсәбәтендә булган сүзләр паронимнар була. Безнең ошау белән охшау моңа ачык мисал. 📌 Сүзләрнең икесе дә күпмәгънәле булуга карамастан, төп мәгънәләре түбәндәгегә кайтып кала: ошау – «күңелгә хуш килү ❤️», охшау – «кемгә яки нәрсәгә дә булса тартым, шуңа охшаш булу 💧🟰💧». Хәзерге телебездә мәгънәләре һич кенә дә якын булмаса да, боларның берсе урынына икенчесен куллану 🔄 шактый киң таралган. Һәм шуны да әйтергә кирәк, кистереп раслап булмаса да, сөйләм телендә охшау дип кулланылган урынчылыкта, гадәттә, ошау сүзе кулланылмый, һәм киресенчә, ошау дип сөйләүчеләр охшау сүзен бик телгә алмый, ләкин, әйткәнемчә, әдәби телдә болар икесе ике төшенчә. 📌 Араларындагы буталчык чыгуга тарихи нигез бар, чөнки алар икесе дә уртак тамырга барып тоташа. Хәтта алай гына да түгел. Ясалыш ягыннан охшау сүзе борыгырак һәм гомумтөрки характердагы сүз, ул ох (оқ/уқ) + -ша- компонентларыннан гыйбарәт. Төрле фикерләр әйтелсә дә, мондагы ох (оқ/уқ) борынгы төрки телдә «нәсел, токым» кебегрәк мәгънә булып, шуңа -ша фигыль ясагыч кушымча кушылган һәм «нәселенә тарту, нәселен хәтерләтү» дигән мәгънә чыккан. 📌 Ошау исә гомумкыпчак сүз дип санала. Ул әлеге охшаудан ясалган, ягъни ошау < охшау. Мәгънә күчешенә аңлатма эзләп карасам да, күңелгә ятышлы бернәрсә дә таба алмадым. Бәлки, сез ярдәм итәрсез?

  • ДЮНА – БАРХАН Мондый «татар» сүзләреннән кайберәүләр өрки бездә 😨, әмма телибезме, юкмы, этимологик яктан алар «үзебезнеке» булмаса да, хәзерге татар теле сүзләре дип санала һәм сүзлекләргә теркәлә. Мәгәр мине аларның килеп чыгышы түгел, «ни өчен бер үк әйберне ике төрле атыйлар икән?» дигән сорау кызыксындырды. Бу ком тауларының алай үзем уйлаганча бер үк нәрсә булмавы ачыкланды. Бәлки, белгәнсездер. Белмәсәгез, рәхим итегез. ➡️ ❇️ Дюналар да, барханнар да җил көче белән ясала торган ком калкулыклары булса да, аермалары да шактый икән. 1⃣, дюналарның биеклеге 300 метрга, озынлыгы 300 километрга җитә ала. Ягъни алар галәмәт зур! Сыртлары, гадәттә, чагыштырмача туры сызык булып сузыла. Ком чүлләрендә ялгызак дюналар зур-зур тезмәләргә берләшә. Барханнар исә алай нык сузылмый. Аларның иң бикләре 200 метр чамасыбула. Ләкин барханның иң ачык билгесе – аның җил искән якка урак яки дага шикелле ике мөгезе. Ягъни барханнар һәрвакыт кәкре була. 2⃣, дюналар комны тоткарлый торган үсемлекле, ташлы урыннарда барлыкка килә, шул сәбәпле алар хәрәкәтсез диярлек. Ком аларның ике ягына да сөзәкләнеп җыела. Барханнар исә ешрак тоткарлыксыз ачык ком чүлләрендә оеша һәм бик актив күчеп торалар (елына 50 км. күчә алалар). Аларның җилдән ышык яклары шактый текә, җилгә каршы ягы сөзәк була. ❇️ Һәм тагын бер кызык факт: дюналар – тын таулар, барханнарда исә «җил җырлый» 🎼, ягъни ком бөртекләре бер-берсенә ышкылудан улаган кебек тавыш чыга. Шуны «җырлый торган барханнар» диләр.

  • РЕДАКТОР – МӨХӘРРИР Бу сүзләрдә принципиаль аерма юк та кебек. Бәлки, шуңа күрәдер берничә ел элек нәшер ителгән бер сүзлегебезнең кулъязмасында редакторлар редактор сүзен мөхәрриргә төзәткәннәр иде. Әмма миңа бу ике сүзнең мәгънәсе тулысынча тәңгәл килми кебек тоела. Аңлатып карыйм. ✏️ Редактор ул – турыдан-туры текстны редакцияләү белән шөгыльләнүче кеше. Ул техник редактор, фәнни редактор, җаваплы редактор булырга мөмкин. Минемчә, мондагы төп сүз ул «текст» 📜. Текстка үзгәрешләр кертү, андагы кимчелекләрне төзәтү 📝 редакторның вазифасы. ✏️ Нинди дә булса китап, газета, журнал һ. б. ш.ны бастырып чыгару эшенә җитәкчелек итүче, аның эшчәнлегенә юнәлеш бирүче хезмәткәр исә мөхәррир. Мәсәлән: газетаның элекке мөхәррире 🧑‍💼, нәшриятның баш мөхәррире 👨‍💼. Монда алгы планга оештыру эшләре һәм җитәкчелек чыга кебек. ✏️ Дөрес, бу ике сүз дә рус теленә бертөрле, бары тик редактор дип тәрҗемә ителгәнгә, кайберәүләрдә ниндидер ризасызлык туарга мөмкин, ләкин... ✏️ Ләкин редактор 🟰 мөхәррир, мөхәррир 🟰 редактор дип караган очракта (боларны тулы синонимнар дип санасак), өр-яңа терминологиядә сәер генә хәлгә килеп төртеләбез. Хәзер яшәвебезне күз алдына китерә алмаган компьютерларыбызда 💻 текстны һәм сурәтне үзгәртергә, төзәтергә мөмкинлек бирә торган программаны редактор дип атыйбыз. Монда да теге текст (һәм шуңа тагылып дигәндәй сурәт 🌄) сүзе шалт итеп килеп чыга. Бу редакторны мөхәррир дип әйтергә һич телем бармый минем. Димәк, телибезме, юкмы, әмма бу ике сүзнең мәгънә төсмерләре, хәтта тулысынча мәгънәләре аерыла баруга йөз тота.

  • КАМЧАТ БҮРЕК Җәмәгать хозурына чыгарыла торган теләсә нинди материал, текстмы ул, җырмы, кат-кат тикшереләдер дип уйлыйм үземчә. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш инде ул. Хата җибәрүнең ояты ни тора! 🤦‍♂ ✋ Ә юк, кемгәдер берни дә тормый икән шул. Берара булачак бер сәхнә йолдызы радиода: «Син минем кыска иярдә», – дип җырлап алган иде. Хәзер ишетелми әле ул җыр. Кыска ияр нинди була соң ул? Русның на коротком поводке дигәнен татарча әйтергә маташу булгандыр инде. ✔️ Бу арада тагын бер шундый галәмәт колагыма чалынды. «Сандугач сайрыйдыр кайларда? Төлке тун 🦊, камча бүрек байларда», дип халык җырын башкардылар. Шул камча бүрекне кат-кат кабатлый бит әле үзләре. ✔️ «Ай-һай бу яшьләр! 💁‍♂» дия торган яшькә җиттем ахрысы. Соң җырларга керешкәч, җырның сүзләрен аңлап башкарырга кирәктер бит инде! Татарда камча бүрек юк, камчат бүрек кенә бар. (Бәлки, аны камчы сүзенең бер варианты дип аңлагандыр болар?) ✔️ Аңлатмалы һәм тәрҗемәле сүзлекләрдә камчат сүзен «сусарлар семьялыгыннан кыйммәтле мехлы (күрекле) су җәнлеге» дип аңлаталар. Аны башкача калан, диңгез камасы яки Камчатка кондызы диләр икән. Әнә шул Качаткага бәйле дип уйлап булса кирәк, бу каманың күрегеннән тегелгән баш киемен дә камчат бүрек дия башлаганнар. (Камчатканың исеме тур. кызык кына мәгълүмат монда). ✔️ Ләкин этимологик яктан камчат бик катлаулы сүз. Тат. камчат < рус. камчатый, камчатный. Рус телендәге сыйфатлар исә камка исеменнән ясалган һәм «бизәкле борынгы кытай ефәге» дигәнне белдерә. Үз чиратында русның камкасы тат. қамқа (яки башка төрки) сүзеннән алынган (к. мәкальдә Кием кисәң – камка ки: эче тузмас, тышы уңмас) һәм кыт. һаң-фоу (башка чыганакта кин-хуа «алтын төс») дигәнгә кайтып кала. Димәк, камчат бүрек тәүдә ефәктән тегелгән баш киемен, соңрак күрекле бүрекне белдергән. Җыеп шуны әйтә алам: камка бик күп телләрдә һәм бик борынгыдан таралган, шуңа күрә безгә кергән юлын һәм мәгънәләрен ачык кына билгеләү шактый кыен.

  • ИДЕЛ БУЕ Белемнәребез арткан саен, ниндидер кагыйдәләргә яңача караш, аларның хәзерге заман таләпләренә туры килмәгәннәрен үзгәртү әллә ни гайре табигый нәрсә түгел бугай. ❇️ «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» дигән сүзлекне төзегәндә бер үк төрле языла торган ирекле сүзтезмә белән географик атамалардан кайберләренә игътибар ителде. Татар телендә берничә сүздән оешкан географик атамаларның бик күбе буе, аръягы, алды, арты кебек компонентлар ярдәмендә ясала. ❇️ Ирекле сүзтезмәләрдән аеру өчен (алар һичшиксез аерыла), географик атаманың һәр элементы баш хәрефтән язылырга тиеш: Идел Буе, Идел Аръягы, Байкал Аръягы, Кама Аръягы, Кавказ Арты, Кавказ Алды, Кара Диңгез Буе, Днестр Буе, Амур Буе, Урал Алды; Казан Арты, Тау Ягы, Саз Ягы (Себердә, рус. Заболотье). Әйе, боларның барысы да рус телендә бер сүз буларак ясала һәм кулланыла, чаг.: Поволжье, Заволжье, Забайкалье, Закамье, Предкавказье... ‼️ Ләкин буе, аръягы, алды, арты сүзләре, географик территорияне белдермәгәндә, юл хәрефеннән языла, мәс.: Идел буе каеннары, авылның тау ягы. Мондый очракта рус теленә тәрҗемәләр югарыдагы кебек булмый. Сизәсездер бит?

  • ЙӨРГӘН АЯККА ЙӨРМӘ ЭЛӘГӘ Янымда әнә шул мәкальне кулландылар да: «Ишеткәнең бар идеме?» – дип сорадылар. Сүз барышында мин шундый фикергә килдем: өйдә генә утырсаң, беркем дә сиңа берни дә китереп бирми; әгәр дә аякларың белән йөреп сәбәбен эзләсәң, бер файдасы булмый калмый. Әмма мондагы иң табышмак сүз ул – йөрмә. Шуның ни икәнен эзли-эзли, бер фәнни мәкаләлек материал җыелды. 1⃣, бу мәкальнең төрле, хәтта капма-каршы мәгънәгә килә торган күп кенә варианты барлыгы ачыкланды. Йөргән аякка йөрмә эләгә. Йөргән аякка җүрмә иярә. Йөргән аякка йөрем иярә. Йөргән аякка йон иярә. Йөргән аякка җим иярә. Йөргән аякка мал иярә. Күп йөргән аякка чүп иярә. Йөргән аякка саулык иярә. Йөргән аякка таш тияр. (Әти белән әнине интектерә торгач, алар безнең якта моның Йөрегәнгә йүрмә (юрьмә?) эләгә дигән варианты барлыгын исләренә төшерде.) 📌 Болардан йөрмә, йон, җим, мал, саулык белән килгәннәре, Н. Исәнбәт аңлатканча, «йөргән кеше ризык таба» мәгънәсендә 👍. Җүрмә, чүп, таш белән килгәннәре «күп йөрсәң, җәзасын да алырсың» кебегрәк аңлашыла бугай. Йөрем дигәнен татарча-русча сүзлек «ход, шаг; ходьба; походка» сүзләре белән тәрҗемә иткән һәм мисал итеп китерелгән әлеге мәкальне «тот, кто часто ходит (путешествует), привыкает к быстрой ходьбе» дип тәкъдим иткән. Шәхсән миңа Н. Исәнбәтнең аңлатмасы хакыйкатькә якынрак һәм борынгырак мәгънәне чагылдрыра төшәдер кебек тоела. Нәкъ шул «йөрсәң, барыбер нәрсәдер табасың, йөргәч-йөргәч бер чыга инде ул җае, буш калмассың» мәгънәсе мәкальләрнең тулырак вариантларында ачыла төшә шикелле. Чаг.: Йөргәнгә йөрмә эләгә, йөрмәгәнгә юкә эләгә. Йөргән аякка йөрмә, йөрмә булмаса, ярма. Йөргәнгә йөргәм эленер, ятканга җан җуынмас. 2⃣, бу мәкаль(ләр)нең башка төрки телләрдә шактый гына параллеле бар икән. Башк.: Йөрөгән аяҡҡа йүрмә эләгә. Чув.: Ҫӳрекен ҫӳрме тупнӑ. Ҫӳрекен ҫӳрме тупнӑ тет. Ҫӳрекен ҫын ҫӳрме ҫиет. Çӳрекене çӳрме çакланать, тет. Каз.: Жүрген аяққа жөргем ілінеді. Жүргенге жөргем ілінеді. Үзб.: Yurgan oyoqqa yo’rg’a yo’liqar. Димәк, бу бик борынгы һәм шактый киң таралган мәкаль. 📌 Ниһаять, йөрмә сүзенә аерым тукталыйк. Нәрсә соң ул? Ул бер генә норматив сүзлеккә дә теркәлмәгән, шуңа миндә зур кызыксыну уятты да. «Татар теленең зур диалектологик сүзлегендә» йөрмә «азык, җим» дип аңлатылган да үрнәк буларак Йөргән айакка йөрмә ләгә ул дигән җөмлә бирелгән. Шул ук сүзлектә җүрмә сүзе дә теркәлгән, «камчы» дип аңлатылган һәм иллюстрация буларак Җөргәнгә җүрмә ләгә ул китерелгән. Йөрмәне «сырлан» кебек ниндидер ябышкак үлән дип тә аңлатулар очрый, ләкин болар берсе дә сүзнең мәгънәсен дөрес ачмый. Инде телгә алынган Н. Исәнбәт аңа мондый аңлатма бирә: «йөрмә – эчәк-бавырны казылык кебек итеп карындыкка йөрмәп тегеп пешерелгән тутырма» (йөрмәү фигыле сүзлекләргә җүрмәү формасында теркәлгән икән). Бу йөрмә дигән ашамлыкны төрле татар чыганакларыннан эзләп табарга тырыштым. Т. Х. Хәйретдинованың «Названия пищи в татарском языке» китабында да 📖, Ф. С. Баязитованың «Аш-су һәм халык традицияләре лексикасы»нда да 📖 ул теркәлмәгән. (Хәер, анда киңрәк таралган аш-су төрләре генә теркәлгән. Безнең якта атның майлы юан эчәген тозлап, борычлап, сарымсак сөртеп эче тышка әйдәндереп пешерелә, суынгач, казы кебек телемләп табынга бирелә торган әйләндермә дигәннең дә беркая теркәлгәнен күргәнем булмады). 📌 Мәкаль башка халыкларда да булгач, аларның чыганакларына да күз салдым. Чувашлар ҫӳрме дигәннән рулет формасында әзерләнгән эчәк-бавыр ризыгын аңлый. Башкортлар йүрмәсе сыер яки сарык эчәкләрен чәч кебек итеп үреп казанда куырып (суда пешерепме?) әзерләүдән гыйбарәт (шулай ук эч маена уралган рулет дип аңлату да очрый). Казакның жөргем дигәне дә малның юан эчәге белән нечкә эчәген үреп әзерләнә торган ризык. 📌 Йөрмә сүзен безнең сүзлекләргә дә кертергә кирәк дип саныйм. Аңлатмасы да азмы-күпме ачыкланды инде хәзер. Ихтимал, кемнеңдер бу азыкны ясаганын күргәндер? Кайсы якларда һәм ничек әзерлиләр икән? Бөтен күрше-тирәдә булган ашамлык бездә генә булмый калмастыр бит?

  • ПОЧЫК БОРЫН Сезнең ничектер, минем кайбер сүзләрнең мәгънәләре ниндидер ассоциациягә бәйле күз алдына килеп баса. Мәсәлән, почык борынны мин табак белән шаңк итеп китереп суккач ямьшәйгән, очы изелгән кебегрәк кечкенә борын 👃 дип күзаллый идем. Мәгәр почык сүзенең ни икәнен белгәч, бик тә ялгышканымны аңладым. ‼️ Почык хәзер бездәге кебек үк башка төрки телләрдә дә борынга карата кулланыла: тат. почык, каз. пұшық, үзб. po'chuq, хәтта таҗ. пучуқ. Чыгышы ягыннан бу сүз «ярты, ярым» дигәнне белдерә икән (төрекнең buçuk дигәне бу мәгънәне саклаган: iki buçuk – ике ярым). Димәк, безнең почык борын ул «тулы», «бөтен» борынның яртысы булып чыга. Вәт әкәмәт! 🤭 ❇️ Аңлатмалы сүзлектә почык «очы өскә чөелеп торган кыска; курнос» дип аңлатылган, ләкин этимологиясенә караганда, аның «чөелеп тору» төсмере юк. Анысы инде рус теле йогынтысы, чөнки русларда курносый ул «короткий и вздёрнутый (о носе)». Чөелүнең аяклары шуннан үсә. ❇️ Һәм бер башлагач почыкның үлчәү берәмлеген белдергәнен дә әйтеп китим. 1 почык ул 2 батманга тигез авырлык, ягъни бер батманның яртысы була. Мәкальдә: Батман бирсәң – күп булыр, подаука бирсәң аз булыр, почык бирсәң тамандыр. Монда да почык борынгы төп мәгънәсеннән ерак китмәгән.

  • ТӘКЪДИР ИТҮ Гарәп теленең قدر/қдр тамыры үтә продуктив. Аннан берничә дистә сүз ясалган. Шулардан байтагы татар теленә дә алынган һәм яңа сүзләр ясалуга нигез булып киткән: кадер, кадәр, кодрәт 💪, кадир, микъдар. Болар рәтенә тәкъдир сүзе дә керә. Тәкъдир шактый аңлаешлы сүз кебек, аны язмыш дип тә кулланырга мөмкин, тик менә тәкъдир итү формасына килгәндә, бераз мөгез чыгарулар күзәтелә (хәер, соңгы вакытта кимегән кебек тә күренә). 📌 Нәрсә әйтмәкчемен? Мөгаен, колагыгызга чалынганы бардыр: ниндидер китап 📖 яки фәнни хезмәт 📚 чыгу уңаеннан безне шуның таныту, күрсәтү чарасына чакыралар. Шул чараны нәрсә дип атыйлар? Тәкъдир итү. Имеш, «русча» сүзнең татарча эквивалентын кулланалар. 📌 Ярар, «презентация» сүзен кулланасыбыз килмәсен дә. Ләкин бит аның бераз төбенә төшәргә буладыр да адекват эквивалентын табарга буладыр. Латин теленнән praesento дигән сүз «тәкъдим итәм» дигәнне белдерә. Димәк, чараны да тәкъдим итү дип атау дөрес була. Безгә кардәш телләрдән кайберләре презентация сүзеннән җирәнми, кайберләре үз вариантларын тапкан (мәс., уйг. سۇنۇم/сунум, төр. sunum, үзб. taqdimot). Иң кызыгы исә: гарәп телендә дә бу төшенчәне тәкъдим сүзе белән бәйлиләр (العروض التقديمية/әл-‘уруд‌ әт-тәқдимиййә), ягъни аларда да бу очракта бернинди дә тәкъдир юк. 📌 «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» тәкъдир итү сүзенә өч мәгънә бирә: 1) алдан билгеләү, язу (Аллаһы Тәгалә тур.); 2) берәүнең эшләгән эшен тану; уңай бәя бирү; 3) ихтирам итү, кадерле күрү. Болар арасында «презентация» мәгънәсенә туры килгәне юк. Кыскасы, тәкъдир итү дигәнне «презентация» урынына куллану тупас хата. Ялгышмасам, ул әлеге дә баягы 90 нчы елларда туган бер имгәклек.

  • 8 июн.523163

    РӘХӘТ-ЛОКЫМ Он, крахмал, шикәр һәм төрле чикләвек 🌰 төшләре, җимеш сулары 🍇 кушып әзерләнә торган рәхәт-локым күптән инде солтаннар табынында гына түгел, безнең кебек төрекләрдән шактый ерак яшәгән гади халыкка да килеп иреште. Төрекләрне искә алуым бу тәм-томның Госманлы империясендә барлыкка килүенә бәйле. ❇️ Кайда уйлап чыгарылуыннан бигрәк, әлеге ашамлыкны белдергән сүз кызык. Бездә ул беренче тапкыр рәхәт-локым язылышында 2007 елгы «Татарча-русча сүзлек»тә теркәлгән. (Хәер, XIX г. сүзлекләренә күз салмадым). Шуннан соң 2017 һәм 2024 елгы орфографик сүзлекләргә дә кертелгән. ❇️ Төрекчә аны lokum дип кенә дә йөртәләр. Бу сүз үз читратында latilokum дигәннән кыскарган, latilokum исә гарәпнең راحة الحلقوم‎ /рахәт әл-хульқум сүзенә кайтып кала һәм рәхәт+хулькум сүзләреннән гыйбарәт. Рәхәт дигәнен болай да аңлыйбыз инде. Хулькумы исә «тамак, бугаз» дигән сүз, ягъни турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, рәхәт-локым ул «тамак рәхәте» булып чыга. (Җәя эчендә генә lokum сүзенең татар телендә дә булган lokma/локма «кисәк, кабым, сынык» сүзенә нисбәте юк). ✅ Һәм тагын бер өстәмә. Баягы гарәпнең хулькум дигәне, берникадәр фонетик үзгәреш кичереп, безнең телебездә алкым яңгырашында болай да кулланыла инде. Ул нигездә «тамак, бугаз» мәгънәсен саклап калган, тик шул нечкәлек бар: дөрес аңласам, бу сүз күчерелмә мәгънәдәрәк йөри, ягъни анатомик термин буларак кулланылмый. Безне туган туфрагыбыздан аерып, җиде ят җиргә сөргән шул бәдбәхет Шомаларга дөнья-ахирәттә игелек күрсәтмә, Ходаем, ашаган ашлары алкымнарыннан килсен (Г. Әпсәләмов). Мондый көтелмәгәнлектән карчыкның җаны алкымына килде (М. Кәбиров).

Сүзлекче язмалары 📚 — tgindex